Тукай турында истәлекләр

Быел танылган педагог, дәреслекләр төзүче галим Вәли ага Хаҗиевка 105 яшь тулыр иде, аяныч ки, ул 2002 елда (96 яшендә) фани дөньядан мәңгелек йортка күчте. Урыны җәннәттә булсын! Тукайның якын дусларыннан берсе – Вафа Бәхтияровның [1] кайбер язмалары, ягъни архивының бер өлеше Вәли агада сакланган.Вәли аганың тол карчыгы Мәстәгыйдә апа шуларны миңа тапшырган иде. Мин аларны тамгасарга (компьютерга) керттем. «Тукай турында замандашлары» исемле китапта бу истәлекләрнең беркадәре басылды инде [2].

Истәлекләр ниндидер исәп-хисап башкарылган саргылт кәгазьнең чиста ягына гарәп хәрефләре белән төшерелгән. Язмаларда «1942», «1949», «1950» саннары күренә. Язылган еллары, ахры. Кайбер өзекләрне кемдер (бәлки Вафа ага үзедер?) кириллицага күчергән. Җәмгысы өч юка дәфтәр. Тукайга һәм аның замандашларына кагылышлы җирләрне «Безнең мирас» журналы укучылары игътибарына тәкъдим итәм.

Вафа Бәхтияровның язу өслүбе сакланды. Танылмаган сүзләр урынына күп нокта куелды. Бүлек исемнәре минем тарафтан билгеләнде. Кайбер язмаларга астөшермә рәвешендә аңлатма бирү кирәк табылды.

Рабит Батулла

Җилгә каршы төкермә

Тукай, гаскәри эштән калып, Казанга килгәч, Казан яшьләре арасында Ишми ишан турында төрле сүзләр ишетә. Аның яңалыкка каршы икәнен аңлап, яңалыкның чын дошманы дип санап, үзенең «Бер манигы тәрәкъкыйгә» («Алгарышка бер киртә») дигән шигырен яза.

Батарсың дим – йөгермә Нилгә каршы,
Кире кайтыр – төкермә җилгә каршы.

Батыр дип мактасалар – чикмә зәхмәт;
Көчек! Зинһар, дим, өрмә филгә каршы.

Бу шигырь бөтенләе белән алынмады.

Тукай Казанда берничә айлар торгач, тагын да шул ук Ишмигә карата «Кайда?» шигырен яза.

Кем дисез бу фетнәле эшләр башы?
Кайда бер хаксызга тәфтишләр [3] башы?

Кем җигә безгә тәдәнни [4] арбасын?
Кемгә ләгънәт әйтәсе һәм каргасы?

Бәдбәхет, мәлгунь кеше кем, дустларым?
Бер авылның чалмалы карт марҗасы!

Халык җырларын үзгәртеп, шул ук Түнтәр Ишмигә карата:

Кушмый ишан капкасы, нарат икән тактасы,
Нарат булмый нәрсә булсын, бар да донос акчасы.

Безнең урам – таш урам, ташу ага басудан,
Сакалына хөрмәт беткәч, милләт сата ачудан.

Бер ишан хәзрәт симерттем, күркә тавык ашатып,
Сагынсам корсагын карыйм чүмәләгә охшатып, – дип язды.

Никах

1907 елның ахыргы айларында Казанга Вакыйф Җәлал исемле бер егет килеп чыга. Бу матур егетнең «Бәянелхак» һәм «Нур» газеталарында берничә назымнары-бәетләре басылып чыкканлыктан, [ул] газета укучыларга билгеле кеше иде. Бу матур егет Казанга килеп чыккач, Казанда калу теләге белән Казан татар газеталарында эш, урын эзләп, эзләп тә табалмагач, Казан байлары, сәүдәгәрләре арасына кереп китә.

Бу егет татар байлары арасында дин, диянәт, Коръән, хәдистән «фәлсәфә сата». Кыскасы, панисламист Муса Бигиевнең агенты урынын тота. Вакыйф Җәлал Казан татар байлары, сәүдәгәрләре арасында яхшы кеше булып китә. Байлар арасында зур галим, белем иясе булып таныла. Байлар арасында мәҗлестән мәҗлескә бер дә калмый йөри. Кара көчләр арасында тәмам ышаныч казана. Шулай итеп, Ва­кыйф Җәлалны Казан байлары өйләндерү фикеренә төшәләр һәм мәшһүр бай Апанаевларның зур җир-су, урманнарга, шәһәрдә зур таш йортларга хуҗа булган илле-алтмыш яшьлек, кечерәк буйлы, артка-алга бөкресе чыккан, зур башлы, кечкенә борынлы, зур корсаклы, кәкре-камыт аяклы Фатыйма бикә Апанаевага өйләндерәләр. Бөтен байлар шау килеп, зур итеп, бөтен Казан аякка баскан хәлдә туй итәләр. (Насыйри урамы, 42 нче йорт[та].) Бу вакыйганы ишетеп һәм берничә тапкыр Вакыйфны югарыда күрсәткән бикәсе белән урамда атта барганын күреп, Тукай түбәндәге шигырен яза («Әл-ислах» газетасына бирә, шигырь басылып та чыга).

Күңелләр саф чагында шәп, матур кыз сайлыйлар анлар:
«Булыр безнең хатын булса, йөзе айдай», – диләр анлар.

Әгәр дә басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса,
Убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.

Шул чорда озын буйлы бер ирнең тәбәнәк бер хатын белән үбешеп торганын күрсәткән открытка бар иде. Открыткада мондый сүзләр язылган иде: «Весь мир обойдешь, такой пары не найдешь!»

Бу открытка – Вакыйф Җәлалның шәүкый Фатыйма Апанаевага өйләнүе мөнәсәбәте белән берәү тарафыннан ясатылган рәсем иде.

Тиз картаерсың

1907-1908 елларда Тукай еш-еш кына түбәндәге шигырьне кычкырып укый торган иде.

Бер бай углы, бер җегет,
Кайтты Истамбул җөреп;
Сарфы төркине ятлап;
Французча лыгырдап.

Мин бу шигырь … Йосыф Акчурин турында булса кирәк, дип уйлый торган идем. … Йосыф Акчурин мәдрәсәи «Мөхәммәдия»дә берничә ел төрекчә «Сарфы [5] төрки» дәресләре укытты. [Тукай] татар укучыларына Истамбул-төрек сарфы укытуга эче пошып, татарлар өчен кирәксез бер эш, дип уйлаган булса кирәк, дип йөри идем.

1909-1910 елларда, шул ук шигырьне үзгәртеп, «бер бай углы, бер җегет» урынына «бер шәһәрнең бер җегет» дип җырлый торган булды. Монысы инде Ибраһим Әмирхан, дип уйлана иде. Ибраһим Бәйрут, Истамбулда берничә ел «укып» кайтты. Мин берничә тапкыр бу [шигырь] турында Тукайдан сорасам да, [ул] миңа:

– Күпне белсәң, тиз картаерсың! – дип кенә җавап кайтара иде.

Пожалте, господа!

Ялгышмасам, Думаның III җыелышында «Мөселман фракциясе» тарафыннан 80 пункттан торган «Русия мөселманнарының төп теләкләре» исемендә чыгыш ясала. Бу теләкне мөселман депутатларыннан берсе, ялгышмасам, Җантурин, Дума трибунасына чыгып укый. Бу чыгыш урыс карагруһчыларына бер дә ошамый. Думада карагруһчылар башлыгы Пуришкевич, Мартов, октябристлар партиясе башлыгы Гучков, трибунага чыгып … башка … милләтләрне бик каты итеп сүгәләр, төрле былчыраклар аталар. … Пуришкевич:

– Урыс хөкүмәтенең төп законнарына буйсынмыйсыз икән, Төркия солтаны җиренә күчеп китәсез! Анда фәс киеп йөрерсез! – дип мөселман фракциясенең теләкләренә каршы сөйли [6].

Тукай шул карагруһчыларның чыгышларына җавап итеп, «Китмибез»дә:

Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:

– Если лучше вам,

Туда сами пожалте, господа! – дип язды.

Хатын-кыз

1908 елның урталарында Тукайның мәхәббәт-сөю турында берничә шигыре басылып чыга. Шул шигырьләре чыгу белән Казан хатын-кызлары тузга язмаган хәбәрләр тараталар. «Бу шигыре минем турыда, минем хакта. Ул мине сөя, ул минем белән таныш», – дип сөйләп йөрүләрен, шул турыда төрле гайбәтләр ишетеп, шагыйрь бик-бик әрни, күңелсезләнә, борчыла иде. (Кояш, ай, матур кыз, мәхәббәт, сөю, табигатьне сурәтләү – болар бары[сы] да бөтен дөнья шагыйрьләре өчен уртак темалар икәнен аңламыйлар шул.)

Тукай һичбер хатын-кыз белән күрешмәде, сөйләшеп утырышмады. Хатын-кыз булган җирдән кача торган иде. Кыш көннәрне, көн саен диярлек, кич белән Фатихларга барыла иде. Шагыйрьгә күп ярдәме тигән Фатихның анасы Рабига абыстай Тукайны сөйләштерергә тырыша иде. Тукай башын аска иеп, кызарынып, бүртенеп, җавап кайтармый утыра иде.

Безнең җәйге квартирабызга (шул заман яшьләренең штабы, дияргә ярый) ул вакыттагы укымышлырак хатын-кызлар вакыт үткәрү өчен, сөйләшеп утырыр өчен киләләр иде. Алар килсә, Тукай нишләргә белми аптырап йөри башлый, ачулана, төсен үзгәртә торган иде.

Бервакыт берничә хатын-кыз кунаклар килде. Залда без шау килеп чәй эчәбез. Тукай кечкенә бүлмәдә. Чәйгә чыгарга берничә тапкыр чакырылды. Чыкмады. Тукай бүлмәнең урамга карап торган тәрәзәсен ачып, тәрәзә аркылы урамга чыгып киткән. Ишектән чыкса, зал аркылы чыгарга туры килә. Залда хатын-кызлар бар, алар Тукайны күрәчәкләр. «Болай качарга, кыргый булып йөрергә ярамый!» – дип әйтсәң, Тукай:

– Хатын-кыз дигән халык матурлыкны, байларны, акчалыларны ярата. Боларның берсе дә миндә юк. Мин ике [генә үзгә төрле] хатын-кызны беләм, берсе – Пушкинның Татьянасы, икенчесе – мине алманча укыткан Мария Константиновна! – дия торган иде.

Ярәшү

1908 елның җәендә, Тукайны күңелсез, кызганыч тормыштан котылдыру теләге белән, якыннары арасында Тукайны өйләндерү фикере туа.

Безнең идарәгә килеп йөри торган, яхшы гына хозяйка булырлык, Тукайны кулга алырлык, күңелсез тормышыннан котылдырырлык Ф.Ибраһимова сайлана. Кызга да әйтелә. Кыз күнә. Фатих Әмирханның әнисе Рабига абыстай аркылы кызның анасына сүз салына. Кызның анасы да риза була. Хәзерге Насыйри урамы белән Сафьян урамы чатында Апанаевларның … ике катлы агач йортының югарыгы катыннан фатир да билгеләнә. Бу эшкә Тукаебыз бер күнә, бер кире кага, тәмам аптырый, шаша, төрле хыялларга чума. Аннан бу эш барып чыкмый кала. Фатихның «Габделбасыйр гыйшкы» дигән хикәячеге шул турыда язылды.

Бер рәсемгә

Фатихның бүлмәсендә, өстәл өстендә бик матур бер рамкада гимназистский формада, яланбаш, озын калын чәчен икегә үреп, алга салып җибәргән, бик матур, һәркем сокланырлык яшь бер кызның рәсеме куелган. Бу рәсем Фатихның атасы белән бертуган Мәрьям Аппакованың икенче кызы – Гөлсем Аппакованың рәсеме иде. Гөлсем Аппакова көндезен гимназиядә, кичен музыкальный школада укучы яшь бер кыз иде. Тукай Фатихка барган саен шул матур кызның рәсеменә күз сала торган иде. Кайчакта рамканы кулына алып, бик озак карап торган чаклары да булгалый иде. Бу матур, тырыш кыз укуын да бетерми, яшьли үлеп китте.

Тукайның «Бер рәсемгә» дигән шигыре югарыда күрсәтелгән рәсемгә аталган иде.

Бик матур бит, бакчы бу кызның күзенә, кашына;
Мең вә мильюн афәрин бу сурәтнең нәкъкашына.

Бу озын сачны каян алган икән соң бу кояш?
Күр Ходайның кодрәтене, – бер күзең сал башына.

И Кояш! ямьсезлегеңнән син оялырсың, беләм,
Гәр чагыштырсаң йөзеңне син бу бит алмасына.

Күрсә яңлыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә,
Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә.

Үлмәсбану

1908 елның җәендә мәшһүр фабрикант Акчуриннарның берсенең аерган хатыны Үлмәсбану Казанга килә. Бу хатын безнең җәйге фатирыбызга бик еш килә башлый. Бу хатын бераз әдәбият белән таныш, азмы-күпме укыган. Шул заманның аңлы хатыннарының берсе, дияргә ярый. Бу хатын Тукай турында сораша. Аның белән танышу турында сөйли. Шагыйрьне төрле яктан белергә тырыша. Аны кызганып сөйли. Шагыйрьне кызганып, котылдыру юлларын күрсәтә. Көнбатыш әдәбияты белән дә танышу тиешлеген аңлатырга тырыша. Алман телен белү шагыйрьгә бурыч, дип куя. Тукай Көнбатыш телләреннән берсен укырга теләсә, ярдәм итәчәген белдерә. Боларның барысы да Фатих аркылы сөйләнә. Чөнки Тукай бу хатын белән таныш түгел иде. Тукай алман телен укырга күнә. Каршыбызда гына торучы бер алман хатыныннан укый башлый. Бу Үлмәсбану ханым, яхшырак фатир алып, Казанда калу уен да сөйли. Тукай бу эшләрнең кая таба барганын сизеп ала да, укуын ташлый. Үлмәсбануның корган планы барып чыкмый. Фатихның «Хәят» хикәясендәге героиняны әнә шул Үлмәсбану дип белергә кирәк.

Шагыйрь … хатыны исемен алу өчен Казанның йорт-җир хуҗасы булган берничә бай тол хатын Тукайга гыйшык тотып йөрде.

«Болгар» швейцары аркылы өстенә камыр белән «Тукайга» яки «Шагыйрьгә» дип язылган мәхәббәт бәлешләре дә бирелгән чаклар булгалады.

Дәвамы бар

Язмаларны Рабит Батулла әзерләде.

_________________________
1. Вафа Гали улы Бәхтияров 1881 елда Сарытау губернасы Хвалын өязе Зимница авылында туа. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый. 1907-1909 елларда Казанда чыккан «Әл-ислах» газетасының рәсми мөхәррире булып тора (фактик мөхәррире, белгәнебезчә, Фатих Әмирхан). Шулвакытта Габдулла Тукай белән бик якыннан танышып китәләр. Вафаты – 1960 елда.
2. Җыентыкка истәлекләр «сөзелеп», «дөресләп» кертелүенә карамастан (мәсәлән, «Тукай белән Фатих Әмирхан бик еш сүзгә килешәләр иде» дигән җөмләдә оригиналдагы «карта уйнаганда» дигән сүзләр «төшеп калган» һ.б.), без ул урыннарны яңадан кабатлап бастырмаска уйладык. Киләчәктә алар да автор вариантындагыча урын алыр бәлки. Шунысын да искәртү мөһим: «Тукай турында замандашлары» җыентыгын төзүчеләр истәлекләрдәге кайбер фактик төгәлсезлекләрне табып уза. Шуңа күрә, ихтимал, бу мәкалә дә хаталардан хали түгелдер. Хәтер ничек шаярмас! Кыскасы, ул-бу булса, тукайчылардан хәбәр көтәбез. – Редакция.
3. Тәфтиш – тикшерү, ревизия.
4. Тәдәнни – артка китү, антипрогресс.
5. Сарыф – морфология.
6. Габдулла Тукайның күптомлыгында мондый искәрмә бар (1985, 1 том, 365 бит): Дәүләт Думасының 1907 ел маенда булган унбишенче мәҗлесендә, мәсәлән, Уфа губернасыннан сайланып килгән депутат, мөгаллим Кәлимулла Хәсәнов (1878-1949) мөселман мәктәпләренең хәле начарлыгыннан, хөкүмәтнең моңа бер чара да күрмәвеннән зарланып сөйли, суллар кул чабалар, ә уңнар (Пуришкевич, Сазонович һ.б. карагруһлар) урыннарыннан сикереп торып, йодрыкларын төйнәп, ораторга ташланалар һәм «Төркиягә китегез!» дип кычкыралар.

Комментарий язарга