Һади Такташ. Урман кызы

Кем ул анда, кара шәлен ябынган да,
Гөлдән үреп муенсалар тагынган да,
Күбәләктәй, гөлдән гөлгә күчеп йөри
Шаулап торган кырыйсыз киң карурманда? — Әминәм!— Ул туктый, тагын атлый,
Бөгелеп-бөгелеп гөлләр өзә ул,
Тирә-ягы гаднән гөл диңгезе —
Шул диңгездә уйный, йөзә ул.
Кемгә өздең, сеңлем, ул гөлләрне?

I

Син уйныйсың, ә мин шундый ардым;
Өзелеп-өзелеп тыным алам да
Карыйм сиңа: син бер хәят үзең
Уйнап йөргән илдә, яланда.
Толымнарың белән җилләр уйный,
Уңга-сулга ташлый туздырып;
Алар бәхетлеләр…
Соң мин, соң мин нигә,
Төннәр буе шунда утырып,
Кул  сузарга  куркам?!

II

Тарат, сеңлем, озын чәчләреңне!
Алар тузлып төшсен алдыңа,
Шулай килешә сиңа. Су кызыдай
Кил дә хәзер минем алдыма,
Төпсез күзләреңне айга тегәп
Утыр; күлдә — шәүләң уйнасын,
Узган-барган кешеләр туктап карап,
«Су кызы» дип сине уйласын!
Аһ, Әминәм! Булмадың ник бер су кызы,
Иркенлектә уйнап йөрүче?
Ник булмадым мин бер урман углы,
Синең дустың — яшь бер көтүче?
Кыймас иде безгә мәкер күзләр
Болай шөбһә белән карарга.

III

Һейне җан сөйгәне Матильданың
Һаман шулай чәчен тараткан;
Син белмисең, аһ, ул Матильданы
Ничек өзлеп сөйгән, яраткан!
Үлгән чакта һейне, Матильдасы
Төпсез күзе белән һаман да
Карап торган; үлгәч, яшрен генә
Чыгып киткән шунда яланга.
Бик күп еллар үткән, шул яланда
Ялгыз гына гомер уздырган,
Өзлеп сагынганда һенрихын, ул
Толымнарын һаман туздырган…

IV

Син уйныйсың?! Ә мин шундый ардым;
Өзлеп-өзлеп тыным алам да
Карыйм сиңа: син бер хәят үзең
Уйнап йөргән илдә, яланда…
«Яшь шагыйрьне сөйгән Матильдадай,
Мин дә чәчләремне таратам;
Кил, син ардың, дустым! Мин бит сине
Өзлеп-өзлеп сөям, яратам!»
— Ник димисең шулай?
Сорасам да:
«Син бит абыем минем!» диярсең,
Ике кулың белән йөзең каплап,
Башың түбән табан иярсең.
Толымнарың белән җилләр уйный,
Уңга-сулга ташлый туздырып;
Алар бәхетлеләр…

V

Нигә?.. Нигә синең шаян күзләр
Күзләремә болай багалар?
Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр
Керфек очларыңнан агалар?!
Кайчак, күзләреңнән көчләр алып,
Биеклеккә табан ашам мин,
Ә кайчакта  башым түбән иям,
Әй, Әминәм, синнән качам мин.
Син кем, белмим, синең шаян күзләр
Нигә, белмим, болай багалар;
Нинди көчләр, сөйлә, әй, аппагым,
Керфек очларыңнан агалар?!
Син ал инде, ал ул күзләреңне,
Алар шундый, шундый караңгы…
Үле тынлык анда, саф мәхәббәт
Исреп йоклый әле…

VI

Таң алды…
Син кер инде! Тиздән кояш чыгар,
Кер, Әминәм, йокың калмасын!!
Мин дә шунда, дустым, ялгыз калып,
Мактый-мактый   ак  таң алласын,
Соң мәртәбә алып сорнаемның
Өзгәләнгән сихри  кылларын,
Таңның салкын, йомшак җилләренә
Күзләреңне мактап җырларым.
Алар акрын гына тәкрар итәр,
Илдән илгә күчеп җырларлар.
Таңда су алганда яшь киленнәр,
Туктап, таң җилләрен тыңларлар.
Син кер инде, тиздән кояш чыгар;
Әнә томан басты болынны;
Уйганырлар инде кош-кортлар да;
Бир, акыллым, сеңлем, кулыңны!

VII

Күл янында утрып җырлар язам,
Әй, таң җиле, тукта, исмәче!
Йоклап яткан таллар, тирәкләрнең
Яфракларын уйнап ишмәче!
Ниндидер ят өннәр күкрәгемдә
Иштелә дә, тагын тын кала;
Эзлим ул өннәрне, тапмыйм…
Кинәт Тагын бәгърем таша, ут ала.
Туктагыз! Мин җырлыйм:
— Шул урманда
Үскән фәрештәдәй кыз бала,
Җирдә түгел, күктә, гарештә дә
Булмаган бер генә тиң аңа.

Урман биргән аңа матурлыгын,
Күлләр саф суларын сипкәннәр,
Гөлләр, йоклаганда, яшрен генә
Иелеп-иелеп аны үпкәннәр;
Таң җилләре аның, исә-исә,
Озын чәчкәйләрен тараган;
Төн ае, төннәрдә йокламыйча,
Ана булып күктән караган.
Карурманның барлык матурлыгы,
Бар серләре анда җыелган;
Зифа буе булган ак мәрмәрдән,
Күзе сихри нурдан коелган.
Көннәр үткән шулай,
Ул зур үскән;
Менә беркөн матур ак таңда
Кара шәлен ябнып чыгып киткән —
Йөрер өчен кара урманда.
Очраткан ул шунда, күл янында,
Абынып-йоклап яткан берәүне;
Уяткан ул аны —
Ул бер юлчы булган.

VIII

Әй, таң кызы! Сиңа талган юлчың
Таңда искән йомшак җил белән
Сәламнәр җибәрә. Иртә белән
Син килерсең шунда, бик беләм,
Тик мин булмам.
Сеңлем, әй, Әминәм!

Соңгы ядкяр итеп күл янына
Гөлләр өзеп куям бер күләм.
Аны сөйгән гөл-чәчәкләр! Ул килгәндә,
Тәгъзим итеп башыгыз иярсез!
«Сине өзлеп сөйгән юлчы абыең
Еракларга китте», диярсез.

IX

Тирән сахра минем барыр юллар,
Күчалмаслык ерак, караңгы…
Беләм, анда мине кара көннәр,
Ул килер дип, анда караулый;
Беләм, мине көткән кайгы-хәсрәт
Тау-тау булып анда өелгән;
Беләм, шул тауларның асларында
Мин эзләгән җәүһәр күмелгән.

Гаднән — җәннәт.
Хәят — тереклек.
Матильда — һейненен, сөйгән кызы. (Һ. Такташ искәрмәсе. )
Тәгъзим итеп — төрмәт итеп.

 

Комментарий язарга