Шәхесләребез Уку өчен 4 минут

Михаил ЧЕРЕПАНОВ: «Сугышта югалганнарны һәлак булган дип санарга кирәк»

Быел 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 85 ел һәм Казан студентларының, каһарман шагыйрь Муса Җәлил эзләре буйлап, меңләгән сугышчы һәлак булган «Үлем үзәне»нә (Новгород өлкәсендәге Мясной Бор авылы янында) тәүге экспедициясе оештырылуга 45 ел тулды.

 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Черепанов.

 

 

Шул уңайдан Татарстанның «Хәрби Дан Клубы» («Клуб Воинской Славы») патриотик тәрбиягә һәм эзтабарлык эшенә ярдәм итү ассоциациясе рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты Михаил ЧЕРЕПАНОВ белән әңгәмә кордык. Аны без Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында ятып калган, илгә Җиңү яулап кайткан татарстанлылар, шулай ук сәяси репрессия корбаннары турында мәгълүмат тупланган Хәтер китапларын, «Хәтер» электрон китабын төзүгә зур өлеш керткән, сугыш узган җирләргә бик күп экспедицияләр оештырган мөхтәрәм эзтабар буларак беләбез. Бүгенге көндә ул Казанда өстәмә белем бирү укытучысы вазифасында хезмәт куя.

 

– Михаил Валерьевич, Сез гомер буе Бөек Ватан сугышы тарихы һәм аның каһарманнары турында халык хәтерен саклау белән шөгыльләнәсез. Бу теманы кайчаннан өйрәнә башладыгыз?

 

– Моннан нәкъ 50 ел элек, миңа, IX сыйныф укучысына, Киров шәһәре янәшәсендәге Лянгасово станциясе мәктәбенең комсомол комитеты рәисенә, 314 нче укчы дивизиянең Хәрби Дан музеен төзүне йөкләгән иделәр. Ярты елдан соң мин инде «Комсомольское племя» өлкә газетасына әлеге музейның ачылуы һәм дивизия ветераннары белән очрашу узуы турында яздым. Мәктәпне тәмамлаганда мине яхшы укыганым һәм җәмгыять эшләрендә актив катнашканым өчен Мактау грамотасы һәм ВЛКСМ ҮК Почёт Билгесе белән бүләкләделәр.

 

Сугыш темасы минем өчен бер дә очраклы түгел иде. Мин Төмән өлкәсендә, Себер татарлары башкаласы Ишим шәһәрендә тудым. Миңа исемне дәү әтием – Михаил Иван улы Черепанов хөрмәтенә кушканнар. Өч бала атасы һәм мәктәп директоры булган дәү әтием 1941 елда сугышка киткән һәм шул елны ук Новгород өлкәсенең Старая Русса шәһәре янында немец-фашистларга әсирлеккә эләккән. Качарга омтылганы өчен үлемгә хөкем ителгән дәү әтиемә яшерен оешмадагы иптәшләре документларын башка кешенекенә алмаштырырга булышкан. Алар ГРУ разведчиклары булгандыр дип фаразлыйм. Ул яңа документлар белән Бельгиянең Лимбург провинциясендәге Шварценберг шахтасына җибәрелгән. Анда табыла торган күмер немецлар тарафыннан танклар өчен бензин ясауда кулланылган. Аның алдына кыйммәтле ягулык табу күләмен ничек тә булса киметү максаты куелган. Әлеге шахта урнашкан Генк каласының туган як тарихын өйрәнүчеләре миңа Михаил бабамның ул вакыттагы шахтёрларны берникадәр вакытка күмер чыгару күләмен азайтырга күндерүен раслады. Ләкин аны берсе саткан. Бабамны ярым үлем хәленә җиткәнче кыйнап ташлаганнар. Ун көн гомере калганда, аңа яшерен оешмадагылар янә ярдәмгә килгән. Җиһазлар тутырылган вагонеткага качырып, төнлә Арден тауларына илтеп куйганнар. Шулай итеп, 1943 елның ноябрендә Михаил Иванович «За Родину» рус партизан отряды сугышчысына әйләнгән. 1944 елның сентябрендә Бельгиянең Леопольдсбург шәһәрен азат иткәндә кыйпылчык тиеп, бабамның кулы имгәнгән. Шул җирләрдә яшәүче 18 яшьлек Елизавета Ракози ут астында аны җирле госпитальгә алып барып куйганга күрә генә исән калган. Анда аны американлы дип уйлаганнар һәм дәвалап терелткәннәр.

 

Ул Төмән өлкәсе Абат районының Марухи авылына 1945 елның августында әйләнеп кайта. Кулында фашистларга каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнашканлыгы турындагы документлар һәм.. яңа гына туган кызының фотосы була. Кызының да исеме – Елизавета.

 

1992 елда, вафаты алдыннан, дәү әтием миңа Елизавета Ракозины эзләп табарга кушты һәм аңа Себердән җавап хаты яза алмаганы турында хәбәр итүемне сорады. Сер түгел, ул әсирлектә, чит илләрдә булып кайту сәбәпле, һәрвакыт күзәтү астында яшәгән.

 

2019 елда мин, махсус чакыру буенча Парижга барып, Сорбонна университетында лекция укыдым. Бабам сөйләгәннәрдән һәр факт рәсми документлар белән расланды, һәм мине дәү әтием узган хәрби юллар буйлап Бельгиягә чакырдылар. Генк һәм Леопольдсбург калалары мэрлары дәү әтиемнең Бельгиядә Фашистларга каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнашучыларга бирелә торган ике төр медален тапшырдылар. Берсе – сугыштан соң бирелгән медаль.

 

Ә Елизавета туганымны мин әлегәчә тапмадым. Сугыш тәмамлангач аның гаиләсе Бельгиядән күченгән. Алар борынгы венгр нәселеннән булган.

 

Шулай итеп, сугыш тарихы миңа гаилә биографиясе кебек якын.

 

– Ә эзтабарлык язмышыгыз ничек дәвам итте?

 

– Мин 1960 елда тимерьюлчылар гаиләсендә туганмын. Әни ягыннан дәү әтием Павел Алексеевич Никитин сугыш елларында һәм гомере буе лаеклы ялга чыкканчы Ишим станциясендә паровозларга ремонт ясады. Әтием – Валерий Михайлович – паровоз кочегарыннан алып электровоз машинисты һәм Лянгасово станциясе партоешмасы секретарена кадәр карьера үсешен ясады. «Кировкнига» берләшмәсе белән җитәкчелек итте, журналист иде. Әнием – Юлия Павловна – тимерьюлчылар мәктәп-интернатында рус теле һәм әдәбиятын укытты.

 

Шуңа күрә мин дә, әтием артыннан, 1978 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керергә дип килдем. Без КДУда филология факультетының журналистика кафедрасындагы беренче династия булдык.

 

Башта спорт ориентлашуы һәм студентларның үзешчән сәнгатендә катнаштым. Безнең «Юмор һәм гротескның оптимистик театры»н КДУның 1980 еллардагы студентлар һәм укытучылары хәтерлидер. 1983 елда без Казанның беренче шәһәр «Юморина»сында «Тамашачы мәхәббәте» призын яуладык. Агитбригада булып, БАМ төзүчеләре алдында да чыгышлар ясадык.

 

1980 елның августында мине КДУның тарих-филология факультеты «Кар десанты»ның Молдова һәм Украинадагы экспедициясендә катнашырга чакырдылар. Ул чакта без 69 нчы гвардия дивизиясенең хәрби юлын өйрәндек.

 

Факультет тарихчылар һәм филологларга бүленгәч, безгә КДУдагы «Кар десанты»ның 10 нчы батальонын 1980 елның ноябрендә «нуль»дән төзергә туры килде. Мин шундук эзтабарлыкның яңа юнәлешен – дивизиянең хәрби юлын түгел, ә теге яки бу фронттагы конкрет якташларыбызның каһарманлыкларын өйрәнергә, шулай ук татар фронт матбугаты тарихын барларга тәкъдим иттем. Без ул чакта КДУдагы 2 нче корпусның 13 нче катында татар фронт журналистикасы тарихы буенча тулы бер зал оештырдык.

 

1981 елның февралендәге беренче кышкы поход Ленинградта һәм шуның тирәсендә булды. Без «Ватанны саклауда» дип аталган фронт газетасының тулы бер подшивкасын таптык. Безнең тарафтан никадәр татарның каһарманлыгы турындагы яңа мәгълүматлар ачыклануы турында әйтеп тору кирәкме икән.

 

Шул ук елның августында мин студент-журналистларга Муса Җәлил сугышкан һәм яраланып әсирлеккә эләккән Бөек Новгород янәшәсендәге «Үлем үзәне»нә барырга тәкъдим иттем. Ул чакта без Валерий Орлов булышлыгы белән беренче тапкыр «югалган» солдат җәсәден таптык һәм медальонына карап аның кем икәнен ачыкладык. Ул Украинаның Золотоноша шәһәреннән

Михайлов Владимир Владимирович булган. Без медальонда күрсәтелгән адрес буенча хат язып, аның тол калган хатыныннан җавап та алдык. Ул хәтта туйдыручысын югалткан өчен бирелә торган пенсиягә дә ия түгел иде.

 

Шул чорда без «хәбәрсез югалганнар» мәсьәләсе белән генә түгел, Ленинград янында фашистларга каршылык күрсәткәндә кырылып беткән, ләкин «власовчылар» тамгасы тагылган 2 нче удар армиянең уннарча мең сугышчысы проблемасы белән дә очраштык.

 

Бары тик 1987 елның сентябрендә генә миңа бу армия турындагы дөреслекне СССРдагы үзәк газеталарның берсе – «Комсомольская правда» аша сөйләргә рөхсәт иттеләр. 1988 елның 9 маенда исә мин шул газетаның беренче полосасыннан бөтен илебезгә «Имя твое неизвестно. А почему?» дигән сорау бирдем. Нинди сәбәп белән йөзләрчә мең Ватан сакчысы (соңрак аларның 5 миллион икәнлеге ачыкланды) күмелмичә генә түгел, ә «югалганнар» дигән шикле тамга-атамага дучар булып, яла ягылганнар булып кала бирә? Бу проблеманың актуальлеген «Комсомольская правда» редакциясенә СССРның барлык почмакларыннан килгән 3 миллион хат раслады. Бер елдан соң, 1982 елда, яңа ачышлар нәтиҗәсендә, филология факультеты эзтабарларының КДУдагы иң яхшы «Кар десанты» булып танылуына гаҗәпләнәсе юктыр. Мине аның командиры итеп сайлап куйдылар.

 

– Сез университетны тәмамлагач та эзтабарлык шөгылен дәвам иттегезме?

 

– Университетны 1983 елда тәмамлагач, «Коммунист Татарии» журналына әдәби хезмәткәр булып эшкә кердем, һәм бу миңа «югалган» якташларны реабилитацияләүдә бик нык ярдәм итте. Без, Казан студентлары, 1989 елның маенда Новгород өлкәсендә, нәкъ менә 2 нче удар армия бәрелешләре районнарында, беренче Бөтенсоюз Хәтер Вахтасы инициаторлары булдык. Шуннан башлап һәр ел саен анда совет солдатлары җәсәдләрен күмү эше дәвам итә. Искәртәм: күчереп күмү түгел, ә нәкъ менә беренче тапкыр җирләү. Әйтик, Мясной Бор станциясендә һәм Новгородский һәм Чудовский районнары территорияләрендә генә дә 131 мең совет сугышчысы җәсәде табылды һәм җирләнде.

 

1980 еллар ахырыннан мин – СССР һәм БДБ эзтабарлык отрядлары ассоциациясе идарәсе, ә 1991 елдан Россия эзтабарлык отрядлары берлеге идарәсе әгъзасы. Безнең илдә әлегә кадәр 1939-1945 елларда хәбәрсез югалганнар хакындагы мәгълүматларны эзләү буенча бернинди дә дәүләт оешмасы юк. Бүгенге эзтабарлар нигездә хәрби археология белән шөгыльләнә. Хәрбиләрнең үлгән урыннары турында мәгълүмат эзләү буенча җирле халыкның сорау-гозерләренә җавап бирүчеләр юк диярлек. Мин шулай ук Новгород, Ленинград, Волгоград, Мәскәү, Тверь, Тула, Калуга өлкәләрендә, Кырымда һәм Кабарда-Балкариядә узган Татарстан яшьләре эзтабарлык походлары белән җитәкчелек иттем. Һәм без һәр җирдә Ватанны саклаучыларның әлегәчә күмелми яткан җәсәдләренә тап булдык.

 

Медальоннар, бүләкләнүләр һәм шәхси әйберләре буенча берничә йөз сугышчының шәхесе ачыкланды. Ләкин практика Оборона министрлыгы һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте архивларында һәлак булганнар, җәрәхәтләрдән һәм әсирлектә үлгәннәр турындагы мәгълүматларның сер булудан туктаганын да күрсәтте.

 

– Татарстанның Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе нинди уңышларыгыз өчен бирелде?

 

– Мин 1990 елдан башлап, 2007 елларда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Хәтер китабы редакциясенең эш төркеме хезмәтенә нәкъ менә архивлардагы мәгълүматны өйрәнүне нигез итеп салдым. Командага эзтабарлыкта гына түгел, ә программалаштыру өлкәсендә дә профессионал белгечләрне сайладым. Без мәгълүмат базасын баштан ук электрон вариантта төзергә, ә әзер макетны кәгазьгә бастырырга карар кылдык. Ул чакта бу сирәк фал иде әле. Өстәвенә, рус һәм татар телләрендә бастырдык. Һәм без СССРда Хәтер китапларын ике телдә дә нәшер иткән бердәнбер редакция булдык. Дөрес, тагын бер проблема бар иде.

 

РФ Оборона министрлыгы инструкциясе буена без үз китапларыбызда бары тик сугышка республика территориясеннән чакырылган хәрбиләрнең генә исемнәрен мәңгеләштерә ала идек. Хәтта бертуганнар булып та, әгәр күрше өлкәләрдән чакырылганнар икән, алар хакында мәгълүмат бирү катгый рәвештә тыелды, ә инде илнең башка республикаларыннан чакырылсалар, алар турында мәгълүмат бастыруны уйлап та булмады. Без моны тамырдан ялгышлык дип санадык һәм ТР Министрлар Кабинетына безнең китапта ТАССРда туганнарның барысы хакында да мәгълүмат туплау мөмкинлеге бирү турында үтенеч язуы белән чыктык. Хөкүмәт каршы килмәде, ә Оборона министрлыгы хупламады. Шул чакта без һәлак булганнар, җәрәхәтләрдән үлгәннәр һәм әсирлектә җәфа чигеп һәлак булганнар турындагы исемлегебезне бары «Память» («Хәтер») дип атадык.

 

Без Рәфыйк Сәлахиев, Алексей Верховский һәм Елена Фазлыева тарафыннан эшләнгән программа булышлыгы, ЭВМ операторларының тырыш хезмәте ярдәмендә район военкоматларыннан, архивлардан һәм башка төбәкләрдәге Хәтер китапларыннан җыйнап алып берләштерелгән мәгълүматны кертергә дә, барысын татар теленә тәрҗемә итәргә һәм 1993 елда ук бастырып чыгарырга өлгердек. Бу исемлеккә Әгерҗе һәм Азнакай районнарында туган һәм яшәгән, 1939-1945 еллар эчендә сугыштан кайтмаган 15 000 кеше керде. Эшебезнең интенсивлыгын томнарның чыгу вакытына карап та күреп була: 1994 елда – 2-6 томнар; 1995 елда – 7-14 һәм 20 томнар; 1996 елда – 15-18 томнар; 1997 елда – 19, 21, 22 һәм 23 томнар нәшер ителде. 7 ел эчендә без «Хәтер» китабы битләрендә 350 меңнән артык якташыбызның исемнәрен мәңгеләштердек.

 

Ләкин мәгълүматлар һәр көн саен өстәлә генә барды, шуның өчен тагын өстәмә 6 том нәшер итәргә дә туры килде. Соңгысы 2021 елда чыкты. Шулай итеп, ТР Хәтер электрон китабында яу кырыннан кайтмаган 370 мең кеше хакында мәгълүмат тупланды.

 

– Сезнең эш төркеме ул елларда тагы нәрсәләр белән шөгыльләнде?

 

– Без параллель рәвештә «Они вернулись с Победой»ның 57 томын, Сәяси репрессия корбаннары буенча Хәтер китабының 28 томын, Әфганстандагы сугышта һәлак булганнарның Хәтер китабын, «3 дәрәҗә Дан орденнары кавалерлары» басмасын, төбәкләр буенча берничә өстәмә Хәтер китабын, ветераннар мемуарларын, сугыш елларындагы Татарстан тарихы буенча фәнни конференцияләр җыентыкларын һәм энциклопедик басмаларны булдырдык.

 

2026 елда «Зачем живым Долина смерти?» китабым, 25 ел эчендәге эзтабарлык хакындагы публикацияләрем җыентыгы нәшер ителде.

 

2007 елда мине ТР Милли музее карамагындагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалын җитәкләргә чакырдылар. Экскурсияләр белән параллель рәвештә эзләнүләремне дәвам иттем. Татарстан Геройлары китабының икенче томын, Казан Геройлары китабын, «Татарстанның йолдызсыз геройлары»н һәм «хәбәрсез югалганнар» дип саналган яисә үлеменнән соң бүләкләнүчеләр турында мәгълүмат тупланган уннарча брошюра бастырдым. Соңгы алты елда Марий Эл республикасында гомер кичерәм һәм андагы хәрбиләр турында мәгълүматларны нәшер итәм.

 

Мин 2016 елда Эзтабарлык эше белән ватанпәрвәрлек тәрбиясенә булышлык итүче Татарстан Республикасының “Хәрби Дан клубы” ассоциациясен төзедем. Аның рәисе буларак, Татарстан районнары буйлап Хәтер маршларын оештырам, аларны үткәргәндә үз ярдәмчеләребез белән бергә татарстанлыларның хәрби хезмәт урыннары һәм үлгән җирләре турындагы дистәләрчә мең хәбәрне туганнарына җиткердек.

 

Сүз уңаеннан, мин шул вакытта эзләнүләр алып барганда, архив документларында Кызыл Армиядәге 8 700 солдат һәм офицерның, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, бары орденнар белән бүләкләнүе турында мәгълүматлар таптым, алар арасыннан 303 хәрби – татарстанлы.

 

– Мондый күпкырлы эшегездә кемнәр ярдәм итә?

 

– «Хәбәрсез югалганнар»ны эзләүдә миңа «Мемориал Великой Отечественной войны» сайты (кremnik.ru) активистлары һәм Казанның Яңа Савин районында урнашкан мин эшли торган «Простор» Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләре үзәгенең «Яшь эзтабар» берләшмәсенә йөрүче укучылар нык ярдәм итә. Без архивлар аша сугыш кырыннан кайтмаган 40 мең якташыбызның хезмәт итү урыны һәм үлгән җире хакындагы мәгълүматны эзләп таба алдык. Ләкин 130 мең татарстанлының менә инде 85 ел мондый белешмәсе юк.

 

Һәлак булганнарга кагылышлы табылган документлар җәмәгатем, каһарман татар Гайнан Кормашның туганы Сания Газизҗанова (Рамай) тарафыннан һәр якшәмбе көнне Марий Элдагы МЭТР радиоканалының «Татар сәгате»ндә яңгырый.

 

Мәгълүматларны бастыруда, Татарстан муниципаль районнары газеталарыннан кала, «Комсомольская правда» газетасының региональ чыгарылышы да булыша. «Теперь я знаю, где...» дип аталган исемлек һәр чәршәмбе көнне нәшер ителә. Һәм, кануннар буенча, исем-фамилиясе, башка белешмәләре федераль газетада басылган һәрбер хәрби кеше, артык формальлек һәм судларсыз гына, һәлак булган яисә үлгән булып раслана.

 

Без, эзтабарлар, сугыш һәм хәрби хәрәкәт ветераннары белән берлектә, фронттан кайтмаганнарның коллектив язмышы турында дәүләт дәрәҗәсендәге Закон кабул ителүен теләп, инде күптәннән илебез Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәбез. Германия Федератив Республикасында 1950 елларда ук шулай эшләделәр. Әгәр дә хәрби хезмәткәр дошман ягында гомер итмәсә һәм уннарча ел дәвамында туганнарына бернинди дә хәбәр салмаса, димәк, ул штаблар донесениесе буенча аның полкташлары кайчан һәм кайда һәлак булган, ул да шунда һәм шулчак яудан кайтмаган булып теркәлә. Бөек Ватан сугышы башлануга 85 ел тулган елда бу проблема аеруча да актуаль дип саныйбыз. Безнең илдә бу сугыш, яу кырларында ятып калган, госпитальләрдә вафат булган һәм лагерь зиратларында калган ил сакчыларын ҮЛГӘННӘР дип танымыйча тәмамланмаячак.

 

Бу минем соңгы 50 ел эчендәге тормышымның төп максаты. Моңа мин бар көчемне биреп ирешергә тырышачакмын.

 

Мине интернетта табу бик җиңел: ВКонтакте төркемендәге шәхси битемнән тыш, «Клуб Воинской Славы» бите дә бар. Минем барлык табышларым һәм мәкаләләрем «Мемориал Великой Отечественной войны» (kremnik.ru) сайтында даими басыла. 80-85 ел элек һәлак булган туганнарына кагылышлы белешмәләрне һәм аларның бүләкләре хакындагы мәгълүматларны белергә теләп миңа мөрәҗәгать итүче һәркемгә булышырга тырышам һәм тырышачакмын. Солдатның кайсы төбәктә туган, фронтка кайдан чакырылган булуына да карамастан булышам. Мөрәҗәгать итегез.

 

– Михаил Валерьевич, үз тормыш һәм хезмәт тәҗрибәгезне тапшырыр кешеләрегез бармы?

 

– Минем бөтен башлангычларымда кызым Юлия ярдәм итте. Улым Вячеслав та, оныгым Татьяна да. Тормышымдагы гамәлләрем башка оныкларыма да тәэсир итәр дип өметләнәм. Минем, шөкер, алты оныгым бар. Безнең Черепановлар нәселе өчен тормыш дәвам итә.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи