(Гыйлем алган заманда шәкертләр өчен кирәк булган әдәпләр бәян ителгән рисалә)
«Тәрбия – иң кирәкле бер эш»
Халкыбызның олуг галиме Ризаэддин Фәхреддиннең эшчәнлеге гаять күпкырлы булган: тарих, фәлсәфә, педагогика, халык авыз иҗаты, дин тарихы, дини тәрбия буенча дистәләгән хезмәтләр, вакытлы матбугатта даими рәвештә чыгып килгән күпсанлы мәкаләләр, бүгенге укучы өчен дә әле таныш булмаган калын-калын кулъязмалар – барысы да искытмәле тырышлыкка ия булган галимебезнең бәрәкәтле хезмәт җимешләре. Кызганыч ки, бу бай хәзинә озак еллар буе күләгәдә кала бирде. Соңгы елларда гына без Ризаэддин Фәхреддиннең мирасы белән өлешчә булса да танышу бәхетенә ирештек. Аның хезмәтләре җитди рәвештә өйрәнелә башлады: галимебезнең әсәрләре тикшерелә, бүгенге хәрефләргә күчерелеп укучыларга тәкъдим ителә. Моңа карамастан бу искытмәле бай мирасны бүгенге укучыга җиткерүдә башкарасы эшләр әле бихисап.
Ризаэддин Фәхреддиннең әхлак гыйлеменә багышланган хезмәтләре аеруча зур кызыксыну уята. Аның кебек әхлак, тәрбия мәсьәләләренә игътибар биреп, бер-бер артлы китаплар чыгарган башка кешене күз алдына китерү мөмкин түгел. Галимебезнең белем алу, әдәп, тәрбия, әхлакка багышланган хезмәтләре 80гә якын (барлык иҗат иткән китапларының яртысы бу). Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләре һәркем аңларлык гади тел белән, үтемле итеп, тормыштап алынган мисаллар һәм чагыштырулар белән баетылып язылган. Шуңа күрә дә үз вакытында алар яратылып укылган, кайберләре ун-унбер мәртәбә дөнья күргән. Бу Ризаэддин Фәхреддиннең зур тәҗрибәгә ия булуы белән дә аңлатыла. 20 ел буе мәдрәсәдә уку, соңыннан төрле мәдрәсәләрдә белем бирү, озак еллар буе казый һәм мөфти вазифаларын башкару – галимебезне чын мәгънәсендә үз эшенен белгече итә. Шушы бай тәҗрибәгә нигезләнеп, галимебез Уфада казый булып эшләгән елларда ук күпләп хезмәтләр иҗат итүгә керешә (беренче китаплары исә шәкерт чагында ук чыга). Бу елларда аның иң мәшһүр китаплары дөнья күрә: «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата», «Тәрбияле хатын», «Нәсыйхәт», «Шәкертлек әдәбе» һ. б. Бу китаплар кат-кат басылып чыга һәм мәдрәсәләрдә дәреслек буларак кулланыла. Хезмәтләрнең күбесе соңгы мәртәбә ХХ гасырның башында дөнья күргән. Гәрәп графикасында басылганга күрә һәркем алар белән таныша да алмый. Соңгы елларда гына «Тәрбияле хатын», «Тәрбияле бала», «Нәсыйхәт» әсәрләре бүгенге хәрефләргә күчерелеп дөнья күрде. Ризаэддин Фәхреддиннең «Шәкертлек әдәбе» хезмәте исә әле бүгенге укучыга таныш түгел. Бу хезмәт мәктәп-мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләргә, яшьләргә багышлап язылган. Ризаэддин Фәхреддин шәкертләргә әхлакый, рухи тәрбия турында төшенчә бирә. Китапта белемнең кыйммәте, уку әдәпләре, үзенә остаз, иптәш сайлау, тырыш, максатчан булу, чисталыкны ярату, белгәнең белән гамәл кылу, күркәм холыклы булу һ. б. мәсьәләләр карала. «Шәкерлек әдәбе»ндә бүгенге көн өчен дә гаять әһәмиятле белемнәр урын алган. Китабның эчтәлеге бик кызыклы, гыйбрәтле булуын истә тотып без аны, хөрмәтле укучыбыз, Сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә, камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала», – ди Ризаэддин Фәхреддин. «Шәкертлек әдәбе» китабы галимебезнең бу сүзләрен тормышка ашыруда һәм рухи мирасыбызны барлауда хәерле бер эш булыр дип ышанып калабыз.
Мөхәммәтов Илдар, КДУ студенты.
***
Гыйлем
Гыйлем – дөньяда һәм ахирәттә үзеңә файдасы яки зарары була торган нәрсәләрне белү. Гыйлемнән башка сыйфатлар, мәсәлән, батырлык, юмартлык һәм шәфкать итүчелек кебекләр кайбер вакытта хайваннарда да табыла, әмма гыйлем кешегә генә хас.
Гыйлем алу – кешеләр өстендә булган олы бурыч. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре: «Белмәгән нәрсәләргәгезне белгән кешеләрдән өйрәнегез!» – дип боера һәм: «Белгәннәр белән белмәгәннәр бер дәрәҗәдә булмас», – ди.
Пәйгамбәребез хәзрәтләреннән шушы хәдис шәрифләр риваять ителгән:
1) Һәр мөселман өчен гыйлем алу фарыз.
2) Гыйлем алучылар өчен фәрештәләр канатларын иңдереп торырлар.
3) Гыйлем юлына кергән кешене Аллаһы Тәгалә җәннәт юлына кертер.
4) Аллаһы Тәгалә хәзрәте һәм фәрештәләр, җир-күк әһеле, хәтта ки ояларында булган кырмыскалар, судагы балыклар өйрәнүчегә рәхмәт һәм дога кылырлар.
5) Гыйлем алырга дип өеннән чыккан кеше кайтып кергәнче Аллаһы Тәгалә юлында саналыр.
6) Кыямәт көнендә пәйгамбәрләр, галимнәр, шәһидләр шәфагать кылырлар.
7) Аз гыйлем күп гыйбадәттән яхшырак.
8) Гыйлем алган вакытта вафат булган кеше пәйгамбәрләрдән генә түбән булганы хәлдә Аллаһы Тәгалә хәзрәтенә юлыгыр.
9) Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары.
Болардан башка хәдисләр дә күп. Инде юлбашчыбыз булган хөрмәтле пәйгамбәребез хәзрәтләре шушы рәвештә мактаган нәрсәне өйрәнүебез һәм бурыч, һәм олы бәхетебезгә сәбәп булыр.
Хәзрәте Гали: «Аллаһы Тәгалә дошманнарга малны һәм безгә гыйлемне бүлеп бирде, ләкин без табышлы булып чыктык. Аның өчен (чөнки) мал бетәр, гыйлем артыр. Һәркемдә азмы-күпме гыйлем дәгъвасы була. Гыйлеме бар дигәннән шатлана һәм надан дигәнне ишетергә риза булмый, бу эш гыйлемнең зур мәртәбә икәнлегенә дәлил», – дигән.
Габдуллаһ бин Мәсгүд хәзрәтләре, гыйлем алучыларны күрсә: «Хәерле көн, хикмәт чишмәләре! Караңгылыкны яктыручылар! Иске киемле яңа күңеллеләр, һәр кабиләнең чәчкәләре!» – дип әйткән имеш.
Имам Шәгъби хәзрәтләре: «Һәмдан шәһәрәннән фәкыйрь бер кеше булып, Хаҗаҗ хозурына кердем, гыйлемем сәбәпле бай һәм мәртәбә иясе булып чыктым», – дигән. Чөнки гыйлемдә камил икәнлеген белгән, Хаҗаҗ Имам Шәгъбигә күп вазифалар билгеләгән.
Гыйлемле кеше вафат булса да, исеме һаман кала. Галимнәр – кабердә ятсалар да терекләр, әмма наданнар – җир өстендә йөрсәләр дә үлекләр. Гыйлемле булу тәкъвалыкка, тәкъвалык исә – дөнья һәм ахирәттә бәхетле булырга сәбәпче. Гыйлемле булу кеше өчен мөбәрәк бер зиннәт һәм һәрбер өстенлекнең иң гүзәле. Гыйлем – дөнья сукырлыгыннан һәм ахирәт газабыннан коткара торган нур. Гыйлем – аулакта иптәш, чит җирләрдә (горбәттә) сердәш, дуслар хозурында зиннәт һәм дошманнарга каршы үткен корал. Гыйлем алган кешенең теләкләре үзенең алдына килеп көтәр. Гыйлем алу хезмәте насыйп булган кешеләрнең башка хезмәтләргә мохтаҗлыклары булмас. Гыйлемле кешегә һәрбер ишек ачык булыр. Гыйлем белән хәләл-хәрәм һәм барча шәригать хөкемнәре беленер, Аллаһы Тәгаләгә итәгать һәм гыйбадәт кылыныр, кешеләрнең кыйммәтләре артыр.
Шуның өчен гыйлемне ихлас һәм мәхәббәт белән алу тиешле. Ләкин гыйлем алучылар өстендә беркадәр вазифалар бар. Юлдан йөрелмәсә, теләккә ирешү мөшкел булган кебек, вазифалар үтәлмәсә, гыйлем алу да авыр булыр. Бу вазифаларны без шушы рисаләдә язачакбыз.
Дәрес һәм уку тәртибе
Гыйлемне үзенең тәртибе белән уку тиешле. Кирәкләрдән алда бик кирәкләр һәм кирәкмәсләрдән элек кирәкләр укылыр. Бик кирәкләр исә – фарызлар, аннан соң вәҗепләр һәм аннан соң сөннәтләр.
Фарызлардан иң элек үз башына киләчәкләрне (фарыз гайн) белергә тиешле. Балигъ булган кешегә иман һәм игътикад (инану), аннан соң намаз һәм тәһарәт, госел гыйлемнәрен белү; рамазан җитсә, ураза гыйлемен; бай булса, зәкәт һәм хаҗ гыйлемнәрен белү фарыз булыр. Сәүдә белән шөгыльләнергә керешсә, сәүдәнең шәригать каршында булган хөкемнәрен белү кирәк. Башка берәр кәсеп белән шөгыльләнсә, шул нәрсәнең шәригатьчә булган гыйлемнәрен өйрәнү тиешле.
«Заһидлек (диндарлык) турында китап язсаңчы!» – диючеләргә каршы Имам Мөхәммәд хәзрәтләре: «Сәүдә хакында шәригать хөкемнәрен бәян итеп, китап яздым», – дип җавап бирде. Бу җавабы белән заһидлек һәм тәкъвалык мәгамаләләрдә шәригать боерганча булудан башка нәрсә түгел икәнлеген белдерде.
Балигъ булганнар өчен тәвәккәл һәм тәүбә, сабыр һәм риза, хәвеф (курку) һәм риҗа (өмет, ялвару), түбәнчелек һәм гыйффәт (намуслылык) кебек әхлак гыйлемнәрен белү тиешле. Чөнки бу нәрсәләр белән гамәл итү – кешеләр өстендә бурыч. Әгәр дә гыйлемнәре булмаса, ул вакытта болар белән гамәл кылу мөмкин булмас.
Фарыз кифаяләрне (бер яки берничә кеше үтәсә, башкалар өстеннән төшә торган фарыз) өйрәнү – фарыз кифая. Кайбер вакытларда һәм кайбер кешеләргә генә кирәкле нәрсәләр (мәсәлән, җеназа намазы кебек) – фарыз кифая. Ләкин шәһәрдә яки авылда мондый фарыз кифаяләрне белүче яки кылучы булмаса, ул очракта фарыз гайнга (һәркем үтәргә тиешле фарыз) әйләнеп, шул урында вакыйганы белгән кешеләрнең барысы да гөнаһлы булырлар. Шушы сәбәптән фарыз гайннәрне өйрәнгәннән соң, фарыз кифаяләрне дә белү тиешле. Сәламәтлекне саклау рәвешләрен өйрәнү – мөстәхәб. Кайбер галимнәр моны да фарыз кифая дип әйткәннәр. Пәйгамбәребезнең дәва кулланганлыгы мәгълүм.
Гыйлем бик күп, әмма гомер бик кыска һәм аз булганлыктан бик кирәкләр соңында кирәкләрне өйрәнү һәм мөмкин кадәр борынгылар юлы белән йөрү тиешле. Мәсәлән, фарыз гайн булган игътикад (инану) гыйлеме борынгылар ысулынча укылганда һәркем аңларлык дәрәҗәдә җиңел. Сәхабәләр һәм борынгылар гадәтенчә белем алынса, игътикадларны дәлилләре белән белү дә мөшкәл булмас, чөнки алар каршында игътикадларның дәлиле Коръән белән хәдис иде. Игътикад хакында Коръән һәм сөннәттә булган дәлилләр бик ачык һәм җиңел. Игътикадны белгәннән соң пәйгамбәребез һәм сәхабәләрдән мирас булып калган башка гыйлемнәр алыныр. Бигрәк тә пәйгамбәребезнең сиярен (туганнан башлап үлгәненә кадәр булган хәлен, нәсел-нәсәпләрен, халифәләрне һәм ислам хакында булган хезмәтләрне) белү тиешле. Бу гыйлем, бердән, Исламга мәхәббәт урнаштытырганы һәм, икенчедән, шәкертләрнең зиһеннәрен ачып нурландырганы өчен файдалы. Сияр гыйлемен белгән кешенең күңелендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хак рәсүл икәнлеге урын алыр.
Моннан соң шәкерт диннен башка кирәкләрен һәм аннан соң хисап, география кебек дөнья кирәкләрен дә укыр, өйрәнер.
Ният һәм аны дөресләү
Укырга керешүче үзенең ниятен дөресләргә тиешле. Ният – күңел эчендә булган чын фикер, уй ул. Гыйлем юлында йөргән һәм дәресханәләргә кергән шәкертләрнең ният дөресләүләре – олы бәхеттер. Рәсүл Әкрәм: «Гамәлләрнең саваплары нияткә күрә», – дигән. Дөнья эше сурәтендә күрелгән күп гамәлләр изге ният аркасында ахирәт гамәленнән саналырлар һәм ахирәт гамәле сурәтендә күрелгән күп эшләр бозык ният аркасында дөнья гамәленнән хисап ителер. Ниятләре дөрес булган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре күп гыйбадәт һәм олы гамәлләр белән тулы булыр.
Шуның өчен «Укуым һәм гыйлем алуым сәбәбеннән тышым һәм эчем нурлансын һәм беркадәр булса да наданлыгым кимесен, белгәнемне башкаларга өйрәтеп, ислам шәригатенә хезмәт итү насыйп булсын, Аллаһы Тәгалә хәзрәте биргән гакыл һәм сәламәтлек нигъмәтләренә гыйлемем сәбәпле шөкер итә белсәм, Аллаһы Тәгалә хәзрәте риза булган игътикад һәм гамәлләр белән дөньядан үтеп, Рәсүл Әкрәм шәфәгатенә лаек булсам иде», – дип ниятләү тиешле. Моның кыскасы: «Аллаһы Тәгалә хәзрәтенең ризалыгын тапсам иде», – дию булыр. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы ният ителмәгән гыйлем – файдасыз гыйлем. Файдасыз гыйлем исә – әрәм бер нәрсә. Рәсүлебез (с.г.в.) файдасыз гыйлемнән күп мәртәбә сакланган.
«Гыйлемем сәбәпле олы һәм хөрмәтле кеше булып та, халык арасында кадерем олы булсын, сүзем дә йөрсен, шул сәбәпле дин юлында хезмәт итсәм иде», – дип ният итү дә дөрес.
Укуның асыл нияте исә, белеп гамәл итү. Гамәл кылырга сәбәп булмаган гыйлем белән файда алырга мөмкин булмаган хәзинә – икесе бер дәрәҗәдә. Хәтта «Гамәлсез гыйлем Аллаһы Тәгаләнең хозурында кешенең үз зарарына дәлил булыр», – дигәннәр. Ләкин «Ниятне дөресли алмыйм» дип укымый тору – дөрес түгел. Ният дөрес булсын яки булмасын – уку тиешле. Әгәр дә «Хәзер ниятне дөресли алмасам да, бәлки, Аллаһы Тәгалә хәзрәтенен мәрхәмәте булыр, киләчәктә дөресләрмен», – дигән фикер күңелеңә төшә башласа, бу үзе – ният дөресләү. Бер кеше, гарчә бозык ният белән гыйлем алган булса да, соңыннан бу кешенең ниятен гыйлем үзе дөресләр. Олы галимнәрдән Мәҗаһид хәзрәтләре: «Гыйлем эстәгән вакытыбызда яхшы ниятебез юк иде. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме булды, соңыннан ниятне дөресләдек», – дигән. Шулай ук Суфьян Сәүри хәзрәтләре: «Гыйлемне Аллаһы Тәгаләдән башка өчен алган идек, ләкин гыйлем безне бу ниятебездә калдырмады. «Мин Аллаһы Тәгаләдән башка өчен булырга риза булмыйм», – дип, безне үзенә ияртте», – дигән.
Сүзнең кыскасы: гыйлем алу вакытында ният дөресләргә тырышу; ният дөресләнмәсә, кайчан булса да бер дөресләнүне өмет итеп, өзлексез гайрәт һәм мәхәббәт белән уку, өйрәнү тиеш. Бозык ният белән наданлыкны бер-беренә каршы куйганда, наданлыкның зарары артык икәнлеге ачык билгеле. Акыллы кешеләр «Ике зарар очраса, җиңелрәген ихтыяр итәргә тиешле», – дигәннәр.
Остаз сайлау
Тәкъва һәм диндар, яшьлерәк һәм куркым холыклы, пакь нәселле һәм йомшак сүзле, сабырлы һәм тирән гыйлемле, комсыз булмаган һәм шәфкатьле остазны табарга тырышырга кирәк. Әгәр мондый кеше табылмаса, табылган кадәрле дә ярап торыр. Кешенең үзеннән элек остазын сорарлар һәм остазына карап мөгамәлә кылырлар.
Әбү Хәнифә хәзрәтләре күп фикерләү соңында остазлык өчен Хәммәтне ихтыяр иткән һәм: «Хәммәтнең гыйлеме күп, үзе йомшак табигатьле, мәртәбәле (вәкарьле) һәм сабыр кеше иде, шуның өчен аны остаз иттем һәм файдаландым», – дигән.
Югарыда әйтелгән сыйфатлар остазга туры килсә, аны хөрмәтләү, һәр эштә аңа киңәш кылу һәм аның теләге белән йөрү тиешле. Тәҗрибәле остазлар кайсы шәкерт өчен нинди гыйлем файдалы икәнлеген белерләр һәм шундый дәресләр белән шөгыльләндерәрләр. Яшь вакытында Бохари хәзрәтләре бер остаз хозурына килеп, намаз мәсьәләләрен кабатлый башлаганында остаз: «Синен табигатең хадис гыйлеменә яраклы күренә», – дип, хадис галимнәре хозурына җибәргән иде. Бохари хадис гыйлемендә зур имам булып җитеште.
Галимнәрнең барысын да хөрмәтле тоту тиешле булса да, остазның хакы башкалардан артык. Шуның өчен остазны кадерли белү һәм хөрмәтен саклау тиешле. Хәзрәте Гали: «Мин – укытучының колымын, теләсә, мине сатсын яки хезмәт иттерсен һәм теләсә азат итсен», – дигән.
Ата белән ана мәшәкать йорты булган бу дөньяга килүгә сәбәпче булганнары хәлдә, остаз – сәгадәт йорты булган оҗмахка барырга сәбәпче. Шуның өчен остаз хакы ата белән ана хакыннан артык.
Остаз өчен яшерен һәм ачыктан дога кылу тиешле. Әбү Хәнифә хәзрәтләре: «Укыган намазларым соңында остазым, атам белән анам, үземнән укыган шәкертләрем өчен дога кылмый калмадым», – дигән.
Шәкерт үз остазының гайбәтен сөйләмәс, кеше сөйләгәндә риза булмас. Кирәк булмаганда аның алдыннан йөрмәс һәм урынына утырмас. Рөхсәт булмый торып, хозурында сөйләшмәс, гореф һәм гадәтләребезгә туры килмәгән рәвештә ишекләрен тартмас, ачуыннан куркыр, гөнаһ түгел эшләрдә аның кушканын җиренә җиткерер. Мөмкин булган кадәр хезмәтләрен башкарыр. Балаларын, бар якыннарын, дусларын хөрмәт итәр һәм олылар. Әбү Хәнифә хәзрәтләре: «Хәммәтне хөрмәтләвем сәбәпче, аның йорты тарафына аякларымны сузмадым», – дигән. Казый Фахреддин хәзрәтләре олы галимнәрнең берсе булып, үзен шул заманның солтаны да хөрмәт итәр иде. «Бу дәрәҗәләргә остазымны хөрмәт итеп таптым. Остазым Әбү Зайд Дәбусинең ашын пешерә һәм башка хезмәтләрен дә үти идем», – дигән.
Бохарада олы галимнәрнең берсе мәҗседтә шәкертләренә дәрес биргәндә кайбер сәгатьтә аяк өстенә тора иде. Шәкертләре моңа гаҗәпләнгәндә: «Остазымның сабый баласы үзенең иптәшләре белән уйнап йөри, кайчак мәсҗед янына килә, шул баланы күрәм дә остазымны олылап, аяк өстенә торам», – дип моның сәбәбен аңлатты.
Садедеддин Ширази исемле бер галим: «Углым галим булсын диюче кеше гыйлем әһелләрен хөрмәт итсен, гарип һәм мосафирларга шәфкать күрсәтсен, мондый кешенең углы галим булыр. Әгәр дә углы галим булмаса, углының углы галим булыр», – дигән.
Галим сәхабәләрдән Габдуллаһ бин Габбас Зәйд бин Сабит хәзрәтләре атының тезгенен тотып торган һәм: «Рәсүл Әкрәм олыларыбызга бу рәвештә хезмәт итергә боера иде», – дигән.
Гыйлем укытучы кеше олы яки кечкенә булсын, фәкыйрь яки бай булсын белгән нəрсǝне өйрәнү тиешле, гырьләнергә ярамас. Ләкин остазны, югарыда әйтелгәнчә, саф күңелле һәм риясыз, дəгъвaсыз һәм түзәмле, тәкъва кешеләр арасыннан табарга кирәк.
Укыр өчен Бохарага баручы бер шәкерт Сәмәрканд шәһәрендә бер хаким хозурына кереп, үзенең нияте хакында киңәш иткән иде. Хәким исә бу шәкерткә: «Бохарага барган сәгатьтә үк дәрес башлавын яраклы булмас, чөнки тизлектә бер кешене остаз итсәң, ихтимал, ул кешенең холкы һәм фигыле сиңа ошамас та, аннан китәргә мәҗбүр булырсың, остаз булган кешене ташлау күп вакытта гыйлемнән өлешсез калуга сәбәп була. Бәлки, бер-ике ай тирәсе торып, фикер һәм акыл ияләре белән киңәшеп һәм шуның соңында остаз ихтыяр кылсаң, яхшы булыр», – дип гүзәл киңәш бирде. Акыллы кешеләр: «Табибыңны рәнҗетсәң – шифа таба алмассың, остазыңны рәнҗетсәң – надан калырсың», – дигәннәр.
Иптәш сайлау
Тырыш һәм гүзәл холыклы, белгәне белән гамәл кылучы, әдәпле һәм инсафлы иптәшләрне ихтыяр итәргә, ялкау һәм күп сөйләүче, кеше арасын бозучы, ялган эшләргә өйрәтүче һәм кешедән көлүче кебек бозык холыклы иптәшләрдән ерак булырга тиешле. Шәкертләрнең алга барулары һәм артта калуларында иптәшләрнең тәэсире зур.
Яхшы һәм тырыш дус-иптәшләрне ихтыяр итү сабакташ һәм сыйныфташ булуда гына түгел, бәлки һәрвакытта тиешле. Чөнки бер кешенең нинди холыклы икәнлеген белергә теләүчеләр ул кешенең үзеннән бигрәк аның кем белән иптәш һәм юлдаш булуын тикшерерләр, әгәр дә юлдашы яхшы булса, бу кешенең дә яхшылыгы белән, яман булса, моның да яманлыгы белән хөкем кылыныр.
Берничә кеше мосафир булып бер шәһәргә килгәннәр һәм шәһәр халкына: «Шәһәрегезнең яхшылары кемнәр дә усаллары кемнәр икәнлеген ике көндә белдек, чөнки үз арабыздагы яхшылар белән усаллар үзебезгә мәгълүм иде, боларның һәрберсе сезнең шәһәр халкыннан дуслар ясадылар. Әлбәттә, безнең яхшыларыбызның дуслары яхшы һәм усалларыбызның дуслары да үзләре кебек усал була кирәк», – дигәннәр. Шуның өчен: «Мин үзем яхшы булганнан соң, иптәшемнең яманлыгыннан ни зарар?» – дию – ялгыш һәм тиешсез сүз. Бер вакыт очкыны төшеп, киеменне яндырыр.
Ахмак иптәшләрнең яманлыгы кадәр йогышлы һәм зарарлы нәрсә дөньяда юк. Акыллы кешеләр: «Ахмак белән юлдаш булган кеше дә ахмактыр», – дигәннәр. Мәлик бин Динар хәзрәтләре үзенең янында булган бер эт хакында: «Бу эт яман юлдаш һәм ахмак иптәштән яхшырак», – дигән.
Күп сөйләүче иптәшләр гомер ашарлар һәм вакыт исраф кылырлар. Бүлмәдән бүлмәгә, кешедән кешегә сүз сөйләп йөрүчеләр мәктәп һәм шәкертләр өчен күк казасы һәм җир бәласы булырлар. Мондый шәкертләрнең зарары укучыларның һәрберенә дә ирешә.
Күп сөйләүчеләрне борынгылар бер дә сөймәсләр иде. Әгъмәш хәзрәтләре: «Без шундый кавемнәр күрдек: алар буе күрешми торып та очрашуларында «Хәлегез ничек? – Яхшы» дию белән бар сүзләре бетәр, әмма мал кирәк булса, шул сәгатьтә ярым дәүләтләрен бүлеп бирүдән курыкмаслар иде. Әмма бу көнге халыклар, бер көн торып кына очрашсалар да, хәтта тавыкларының исәнлекләренә кадәр сорашалар; кинәт араларында мал мәсьәләсе чыкса, бер генә орлык бирергә дә кулларынын килми», – дигән иде. Аллаһы Тәгалә Әгъмәш хәзрәтләренә рәхмәт итсен. Әгәр дә безнең бу заманыбызны һәм бу халыкны күрсә, ни әйтер иде икән?..
Ялкау кеше белән иптәш булган кеше үзенең теләгенә ирешүдән мәхрүм калыр. Әбү Бәкер әл-Харәзми хәзрәтләре «Һичвакытта ялкауга иптәш булма, чөнки яхшы кешеләр юлдашларының бозыклыгы сәбәпле яман булырлар. Ахмак кешенең ахмаклыгы акыллы һәм аңлы кешегә тиз йогар» мәгънәсендә бер шигырь сөйләгән.
Әгәр дә Аллаһы Тәгалә яхшы һәм аңлы, тәкъва, итагатьле иптәшләр һәм сыйныфташлар насыйп итсә, моны олы бәхет дип белергә һәм моңдый сабакташларны остаз һәм мөгаллимнәр рәвешендә хөрмәтләргә һәм хәтерләрен сакларга тиешле. Һәрбер мөселманның хәлен хөрмәт итү тиешле булса, мондый сабакташларны бар кешедән артык күрү, һәрвакытта хәер-дога һәм күркәм мөгамәләдә булу бигрәк кирәкле эш.
Тынычлык
Уку вакытында мөмкин кадәр дөнья мәшәкатьләреннән бушанып торырга кирәк. Туган-үскән җирләр һәм дус-белешләр күп вакытта күңелне борчыган өчен алардан аерылып ерак урыннарга китү, кайтып-килеп күп йөрмәү файдалы. Шуның өчен шәкерт вакытта хатын алу да яраклы түгел.
Кешеләрдә ике күңел булмаганлыктан, бу рәвештә дөньяга баглануның уку өчен олы зарары бар. Үзеңне бөтенләй тапшырмый торып, гыйлем сиңа үзеңнән берәз дә урыннарда йөртү, гыйлемгә мөнәсәбәтсез нәрсәләр белән шөгыльләнү онытучанлык барлыкка китерү сәбәпле мондый хәлләр шәкерт өчен файдасыз.
Уку өчен ерак урыннарга сәфәр итү һәм мосафирлекне ихтыяр кылу сөннәт гамәлләрдән. Имам Шәгъби хәзрәтләре: «Бер кеше мәшрикъттан мәгърибкә (көнчыгыштан көнбатышка) сәфәр итсә, шул озын сәфәрендә шәригать мәсьәләләреннән бер генә мәсьәләне белеп килсә дә, моның сәфәрен файдасыз дип санарга кодрәтемнән килми», – дигән.
Иҗтиһад – тырышу
Укучы шәкертнең тырыш булуы кирәк. Тырышлыктан башка дөнья малы да табылмый. Инде ахирәт малы да, дөнья малы да булган гыйлем тырышлыктан башка ничек табылыр? «Тырыш кешеләр максатларына ирешер, бикле ишекләр тырышканнарга ачылыр», – дигәннәр.
Әбү Йосыф хәзрәтләре: «Углым вафат булды, кабер казытып һәм җирләп күмеп йөрсәм, Әбү Хәнифәнең мәҗлесеннән калырмын дип куркып, углымны җиһазлап күмү хезмәтен бер кешегә тапшырдым да үзем Әбү Хәнифәнең дәрес мәҗлесенә киттем», – дигән. Шәкертләр өчен Әбү Йосыф хәзрәтләренең шундый гайрәт һәм тырышлыгы үрнәк була ала. Гыйлем алу өчен шәкертнең, остазның, ата яки тәрбия итүченең тырышлыгы зарури. Шушы өч тырышлык бергә җыелса, бер төрле җимеш бирер.
Тырыш шәкертләр төндә дә гадәттән артык йокламаслар, чөнки үзе йоклаган кешенең бәхете дә йоклар, юрган астына ятып, гыйлем өмет иткән кеше чәчмәгәң җиреннән иген өмет итүче кебек гомерен буш фикер белән уздырган булыр. Төнлә гадәтенчә генә йоклаган кешенең көндез дә күңеле хуш һәм рәхәт булыр. «Бу гыйлемне ничек эстәдең?» – дип сораучыларга олуг хәкимнәрнең берсе: «Кичләрен яндырып бетергән майларым эчкән суларымнан артык булды», – дип җавап биргән.
Тырышлык – акыл һәм фикергә, шулай ук тән һәм әгъзаларга зарар китермәс рәвештә тырышу ул. Шуның өчен үзеңне авыру итер рәвеш белән уку – тырышлык түгел, бәлки үзеңне харап кылу һәм гаделсезлек булыр.
Рәсүл Әкрам хәзрәтләре: «Ислам дине – төгәл булган бер дин. Анда гаделлек белән хәрәкәт итегез. Гадәттән тыш нәфесегезгә газап кылмагыз. Арган хәлеңдә йөрергә теләгән кеше омтылганына да җитә алмас һәм атлаган атын да сәламәт калдырмас», – дигән. Һәм икенче бер хәдис шәрифтә: «Нәфсең – атланган атың, аңа һәр вакыт та шәфкатьле бул» – дигән. Шушы сүзләр һәрвакытта кагыйдә һәм үлчәү булырга тиешле. Бәлки тырышлык – тәртип белән уку һәм кабатлау, аңлау, һәм сорау, файдалану һәм шәкер итүдер.
Күңелдә яхшы урнашып калсын өчен дәресләрне кат-кат укырга тиешле, элекке заман галимнәре дәресләрне кабатлау хакында игътибары булырлар иде. Хәтта ки, бүгенге сабакны кабатлау белән генә калмый үткән көн сабакларын да бер кагыйдә буенча «Үткән сабакны – биш, аннан әүвәлгесен – дүрт, аннан әүвәлгесен – өч, аннан әүвәлгесен – ике, аннан әүвәлгесен – бер мәртәбә кабатлау тиешле», – дигән.
Дәресләр никадәр кабатланса да, аңламасан – файдасыз булыр. Шуның өчен дәресләрне аңлау кирәк. Аз дәрес аңлау белән күп булыр һәм бүгенге дәрес яхшы аңланса, иртәге дәресләрнең күп нәрсәләре үз-үзелегеннән беленер. Әүвәлге галимнәр: «Ике хәрефне ятка алу ике китапны ишетүдән яхшырак, әмма ике хәрефне аңлау ике йөк китапны ятка алудан файдалырак», – диярләр иде. Шуның өчен дәресне кабатлау һәм аңлау – кирәкле эш.
Белмәгән яки шөбһәле булган урыннарны остаз һәм мөгаллимнәрдән яки башка белүчеләрдән сорап алырга тиешле. Бу гыйлемнән урынында калуына сәбәп булыр. Үзе белгәннәрен белмәгәннәргә өйрәтү, бергә бергә җыелышып кабатлау һәм сөйләшү бик файдалы.
Сораганнардан яшерү һәм сораудан гарьләнү шәкертләр өчен гаептер. «Бу гыйлемне ничек таптың?» – диючеләргә Әбү Йосыф хәзрәтләре: «Кызганмадым – өйрәттем, гарьләнмәдем – сорадым», – дигән. Һәм бу рәвештә сораучыларга Ибне Габбас хәзрәтләре: «Күп сораучы тел һәм күп аңларга тырышучы күңел белән таптым», – дип җавап биргән. Имам Хәлил хәзрәтләре: «Гыйлемлек – бикле булган хәзина, аның ачкычы – сорау», – дигән.
Ләкин сөйләшү (мөзакәрә) бакалар мисалында шаулашу яки исерекләр кебек җәрәхәтле сүзләр сөйләшү һәм кулларны болгаудан гыйбарәт түгел. Акыллы кеше мондый хәлләрдә булмас. Сөйләшү – әдәп һәм тәрбия белән һәркем үзенең күңелендә булган фикерен ачык сөйләү, бер кеше сөйләгән вакытта Коръән Шәриф тыңлаган рәвештә башкалар тыңлап тору, соңыннан күп белүчеләрдән бере бар кешенең сүзен җыеп арадан дөрес һәм турысын табудыр. Әгәр дә мәҗлестә шаулау кебек әдәпсез эш барлыкка килә икән, ул мәҗлестән ерак торырга кирәк. Чөнки мондый мәҗлеснең соңы дошманлык булыр.
Белгән нәрсәләр өчен күтәрелми һәм тәкәбберләнми, бәлки Аллаһы Тәгалә хәзрәтенең рәхмәте белән насыйп булуын уйларга һәм көч җиткәнчә Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылырга тиешле. Әбү Хәнифә: «Нинди генә нәрсә белсәм дә, шатланып, Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм сәнә кылыр идем. Шуның бәракәтендә бу гыйлемне таптым», – дип әйтер имеш.
Шәкертләрнең Аллаһы Тәгаләгә шөкер итүче булулары, шулай ук алган гыйлемнәрен үзләре һәм милләтләре өчен файда булсын иде дип, догага гадәт итүләре – алган гыйлемнәренең файдалы булачагына билгедер.
Гыйлемлелекнең яхшы саклануы өчен һәрвакытта янында китаплар һәм дәфтәрләр булырга тиешле. Шуның өчен тырыш шәкертләр ничек булса да үз китапларыннан укырга һәм укыган китапларын үз милекләрендә булдырырга гайрәт итәрләр. Кеше китабыннан уку бик яраклы түгел. Китап җыю һәм үзе укыган китапларны яхшы саклау – гыйлемгә мәхәббәтле булуга дәлил. Имам Мөхәммәд хәзрәтләре әүвәл хәлендә өч йөз вәкил һәм хезмәтчесе булган олы байлардан иде. Шушы зур байлыкны гыйлем юлында сарыф итеп бетерде.
Тырыш шәкертләр һәрвакытта һәм һәркемнән аз-аз булса да файдаланырлар. «Тамчы-тамчы күл булыр», – дигән кебек азлап җыелган гыйлем соңрак күп булыр. Әбү Хәнифә хәзрәтләре Хәммәт хозурына фикыһ укырга барганында Хәммәт: «Һәр көн өч мәсьәлә белсәң, ярар, аннан арттырма!» – дип боерган. Остазы әмер иткәнчә һәр көн өч кенә мәсьәлә белеп, ахырында Әбү Хәнифә заманасында беренче галимнәрдән булды.
Гыйлем һәм мәртәбә (фазыйләт) әһелләре белән танышу һәм аларның мәҗлесләрендә булу – бәхеттер. Борынгылардан бер дәртле зат: «Күп галимнәрне күргән идем, ләкин файдаланырга акылым җитмәде», – дип кайгырып сөйләр имеш. Бу көндә беленергә тиешле сабакны иртәгә калдырмау – белем алуның олы шартларыннан. Чөнки һәр көн өчен үзенә хас дәрес һәм шөгыль булганлыктан, бу көн шөгыле иртәгә калса, эш күп җыелып, зиһен таралуга сәбәп булыр. Әүвәлге заман шәкертләре бу көннең дәресләрен иртәгә калдыруны дөрес күрмәсләр, бәлки мөмкин булганда иртәге көн дәресләрен бу көн белергә тырышырлар иде.
Гыйлемне хөрмәтләү
Укучы шәкерт гыйлемнең бик хөрмәтле бер камиллек икәнлеген аңлап, көче җиткән кадәр аны хөрмәтләп тотар. «Бер сүзне меңенче мәртәбә ишетүендә әүвәлге мәртәбә ишеткән кебек кызыксынып һәм ихлас белән тыңламаган кеше, гыйлем әһеле түгел», – дигәннәр.
Мәлик бин Әнәс хәзрәтләре дәрес вакытларында гыйлемне олылау нияте белән тәһарәт алыр һәм сакалын тарар, урынында тезләнеп утырыр һәм соңыннан дәрес башлар иде. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хөрмәтен саклап тавышын артык күтәрмәс һәм һичкемнән артык күтәрелмәс иде. Шуның өчен шәкертләрнең, аеруча дәрес вакытларында, китап һәм кәгазь тоткан заманнарында тәъәрәтле булулары, баш һәм кул, кием-салымнары саф һәм пакь булуы тиешле.
Остаз һәм мөгаллимнәрне, гыйлем әһелләрен һәм үзенең күп белүчеләрне олылау, Коръән Шәриф һәм шәригать китапларын, кәгазьләрне хөрмәтләү – гыйлемне хөрмәтләүдер. Шәмсүл-Иммәһ әл-Хәлүи хәзрәтләре: «Бу гыйлемне китапны хөрмәт итүем сәбәпле таптым, һичвакытта тәһарәтсез кулыма кәгазь тотмадым», – дигән. Шәмсүл-Иммәһ әс-Сәрхәси хәзрәтләре эче киткән бер кичтә дәрес белән мәшгуль булып, унҗиде мәртәбә тәһарәт алган.
Шаригать китаплары хөрмәте булган өчен өсләренә башка нәрсәләр кую һәм алага аяк сузу, тәфсир һәм хәдис кебек мөбәрәк китаплар өсләренә башкаларны кую, гореф һәм гадәттә әдәпсезлек саналган нәрсәләрне кылу гаептер.
Максатчанлык һәм гайрәт
Кошлар канат белән очсалар, кешеләр максатчанлык белән оча. Максатчан булмаганнарның күзләренә кечкенә генә нәрсәләр олы булып күренсә, максатчан кешеләр өчен бик олы эшләр дә кечкенә күренер.
«Ирләрнең тырышлыгы тауларны күчерер», – дигәннәр.
Гыйлем юлы – мөбәрәк, ләкин бик мәшәкатьле һәм авыр юл. Шулай булса да, аның очы бәхет һәм соңы камиллеккә бара. Шуның өчен бу юлга кергән шәкертләрдә максатчанлык белән шатлык, тырышлык белән гайрәт көчле булырга тиеш. Гыйлем ләззәте кадәр ләззәт һич урында һәм һич вакытта булмас. Гыйлем юлындагы михнәтләр көчле булса да, баһадир гаскәр мисалында күкрәк белән каршы торучы шәкертләрнең максатчанлыкларына каршы тора алмас.
Имам Мөхәммәд хәзрәтләре кичләрдә тырышып мәсьәлә белгәннән соң: «Падишаһ балалары бу ләззәттән мәхрүмнәр!..» – дип әйтер иде. Әбү Йосыф хәзрәтләренең бик рәхәт һәм ләззәт белән гыйлем кабатлаганын күргән бер якыны үзенең иптәшләренә: «Гыйлем юлында дөньясын онытты! Хәлбуки, мин яхшы беләмен: биш көннән бирле карны ач!» – дигән.
Ата-ана һәм туган-үскән урыннарны, карендәш кабиләләрне калдырып, ерак урыннарга китеп белем алу, мәктәп һәм мәдрәсә тәртипләренә һәм башка михнәт һәм авырлыкларга сабыр кылу, нәфес теләкләреннән үз-үзеңне саклап тоту – барысы да максатчанлык. Бер шәкерттә максатчанлык һәм тырышлык җитсә, аның укуына каршы бетен дөнья тырышса да, киртә була алмас, андый шәкертнең киләчәк көндә олы бер зат булачагына шөбһәләнмәгез.
Укуга киртә булган нәрсә – фәкыйрьлек түгел, бәлки ялкаулыктыр. Тырыш шәкертләр өчен бу көнгә кадәр фәкыйрьлек киртә булмады, моннан соң да киртә булмас. Дөньяның иң мәшһүр затлары һәм иң бөек галимнәре фәкыйрьлек галәменнән калкып чыкканнар. Әбү Хәнифә хәзрәтләре үзенен шәкерте Әбү Йосыфка: «Зирәк түгел иден, ләкин тырыш һәм максатчан булуың сәбәпле бу дәрәҗәгә ирештең»,– дигән.
Әй, гыйззәтле шәкертләр! «Укыганыбыз ярар, никадәр тырышсак та, артык кеше була алмыйбыз» кебек начар фикердә йөрмәгез! Бәлки бөек табигатьле һәм максатчан булыгыз! Гайрәт булса, артык һәм зур галим булуга һич каршылык юк. Бетен дөньяга дәрес биргән һәм исемнәре кыямәткә кадәр калган галимнәрне Аллаһы Тәгалә сезнең кебек шәкертләр арасыннан дөньяга чыгарган. Киләчәктә, инша-Аллаһ, бу сүзнең дөрес икәнлеген белерсез. Рәсүл Әкрам хәзрәтләре: «Аллаһы Тәгалә эшләрнең бөекләрен ярата, төссезләрен – дошман тота», – дигән. Шуның өчен үзеңне кимсетеп һәм ялкаулыгыбызны качырыр өчен төрле сәбәпләр күрсәтеп торуыбыз һич дөрес булмас.
Шәех Җамаледдин хәзрәтләре Мисырдан сөрелгән вакытта янында бер тиен акчасы һәм бер ашарлык нәрсә юклыгын белеп, Суэстагы шигаләр беркадәр акча җыйганнар да: «Бу акчаны бүләк иттек, әгәр дә бүләгебезне кабул күрмәсәгез, бурыч итеп алыгыз һәм хаҗәтләрегезгә сарыф итегез!» – дигәннәр. Шәех хәзрәтләре боларга: «Бу акчагызда үзегез мохтаҗрак, үзегезгә калсын, карчыга һичвакытта чыпчык авызыннан корт алмас, арыслан да сунар табудан көчсез калмас», – дигән. Бу гайрәтле кеше иске заман галиме түгел, бәлки хәзерге заманыбыз ирләреннән иде.
Гаҗәп максатчан галимнәр бу көндә дә Ислам дәүләтләрендә юк түгел. Бәлки, үз дәүләтегездә дә үрнәк булырлык затлардан ике-өчен яхшы беләбез. Әгәр дә теләсәк, исемнәрен дә язар идек. Шушы сәбәпләр өчен шәкертлек заманын бәхет дип белеп, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләреннән өметсезләнми, бәлки бер файдалы кеше булып җитүшүне теләп, көннән-көн гайрәт һәм максатчанлыкны арттыру тиешле.
Ялкаулык – белем алуга гына түгел, хәтта башка эшләрдә дә теләгәннән мәхрүм булуга сәбәп. Шуның өчен шәкертләр ялкаулык түгел, хәтта ялкаулык китерә торган сәбәпләрдән дә (мәсәлән, күп ашау, күп эчү кебек) сакланырлар. Ялкаулык – дөнья һәм ахирәттә хәерсез бер нәрсә. Аллаһы Тәгалә үз рәхмәте белән моннан сакласын.
Кырмыскалардагы тырышлык, бай кортларындагы гайрәт күренеп торганда, бал кортларының көчләре белән бу кадәр адәм баласы файдаланып тереклек иткәндә Алланы Тәгалә тарафыннан гакыл нигъмәте белән хөрмәтләнгән адәм баласы үз кардәшләренә аз булса да файда китерми торуы яхшы эш булмас.
Белем алу вакытлары
Уку вакыты бишектән ләхеткә кадәр булып, һичкем һич вакытта гыйлемнән хаҗәтсез булмас. Шуның өчен көчле бер зарурат булмаганда «Укыганым җитәр!» дип гыйлемнән күңеленә алу яраклы түгел. «Кайчанга кадәр гыйлем өстисең?» – дип сораучыларга Габдуллаһ бин әл-Мөбәрәк хәзрәтләре: «Кем белер? Бәлки, үзем өчен файдасы булачак гыйлемне һаман ишеткәнем юктыр, шуның ишетү өмете белән берөзлексез белем алам», – дип җавап биргән. Хәсән бин Зияд хәзрәтләре дә карык яшенә җиткәч укырга кереште.
Шулай булса да белем алу өчен яшьлек, аеруча, сабыйлык чаклары иң яраклы вакытлар. Яшьлектә алынган гыйлем ташка казылган накыш мисалында бетмәс һәм онытылмас. Бу вакытларны бәхет дип белергә тиешле. Яшьлек заманы гомердә бер генә килер, ләкин бу гыйззәтле һәм кадерле сәгатьләр озак тормас – утар. Заманнар арасында белем алу өчен яраклы булганнары – кичләр һәм сәхәр (иртәнге, таң ату) вакытлары, шулай ук аулак урыннар һәм аулак вакытлар.
Яза белү
Яза белү – олы бер һөнәр һәм дә шәригать белемнәрен киләчәкләргә калдырырга сәбәп булганлыктан саваплы бер гыйлем. Язу өйрәтүен Аллаһы Тәгалә хәзрәте Коръән Шәрифтә дә әйтә. Кәйбер хәбәрләрдә: «Шәһидләрнең каннары, галимнәрнең каралары кыямәт көнендә үлчәнер, ләкин галимнәрнең караларына булган савап авыр тартыр», – диелгән.
Шуның өчен шәкерт вакытта, аеруча сабыйлык заманында бу һөнәрне белергә тиешле. Башлап укырга керешкәч тә һәр укыган хәрефне яза белү һәм һәр яза белгән хәрефне укый белү бик файдалы. Китаплар күчереп язганда әре каләм, әре хәреф белән яхшы кәгазьгә һәм читләрен иркен калдырып язу, шулай ук хат җибәргән вакытта кыска сүзләр белән теләкне ачык аңлата белү – язу гыйлемендә олы бер әдәп һәм олы бер камиллек. Имам Хәлил нәзек язучыны күргәнендә: «Әй, туганым! Бераз булса да гомер сөрергә өметең юкмы?!» – дигән. Әбү Хәнифә хәзрәтләре нечкә язучыны күргәнендә: «Гомерең озын булса – үкенерсең, вафат булсаң – рәхмәт ишетмәсең!» – дигән. Шулай ук Габдуллаһ бин әл-Мөбәрәк: «Нинди генә хатны күрсәм дә, сүзеннән язучының акылы ни дәрәҗәдә икәнлеген аңлыйм», – дигән.
Кәгазь, кара, каләм һәм кара савыт, пәке һәм карандаш каләм һәрвакытта шәкертнең үз янында һәм үз милкендә булырга тиешле. Бу нәрсәне үзендә булдырмый кешеләргә ышану һәм кешеләрдән сорап йөрү гаеп һәм хурлык. Хәтта ки кесәдә карандаш каләм белән бергә хәтер дәфтәре йөртү бик яхшы. Чөнки кәйбер вакытларда күңелгә гүзәл нәрсәләр төшә. Әгәр дә шул минутта язылып куелмаса, хәтердән чыга. Шулай ук мәҗлесләрдә һәм башка урыннарда ишетелгән файдалы һәм яраткан нәрсәләрне тиз арада шул дәфтәргә язарга һәм соңыннан һәр көн кич яки уңайлы вакытта әйтелгән дәфтәрдәге ишәрәтләр хакында тиешле тикшерүләр кылырга тиешле. Гыйлем шулай артыр һәм үрчер.
Шуна күрә: «Каләмнән аерылма! Хәер исә кыямәт көненә кадәр каләм әһелендә» һәм тагы: «Кулыңда дәфтәр булмаган кешенең күңелендә хикмәт тормас», – диелгән. «Ишеткән гыйлемнәрне онытам», – дип зарланучыга Рәсүл хәзрәтләре: «Язып куй!», – диюне теләп: «Кулыңнан ярдәм сора!» – дигән. «Ятка алынган бер вакытта онытылыр, әмма кәгазьгә язылган югалмас», – диелгән.
Яза белү олы бер өстенлек булган кебек аны куллана белү дә – олы һөнәр. Куллана белү исә – дөнья һәм дин хаҗәтләре өчен файдалану ул. Әмма бер кешене мәсхәрә итеп язу, яла ягу – шәригать каршында олы гөнаһ һәм гаептер. Бу эшләр исә шәкерт чагында тәрбия алудан мәхрүм калган кешеләрдә булыр.
Бер кешенең халык алдында йөзен кызарту, дин һәм гадәттә тәрбиясезлек һәм явызлык булса, кәгазьләргә язып та ахирәт көненә кадәр киләчәк халыкларга фаш итүнең ни дәрәҗәдә бозык эш икәнлеге үзеннән-үзе мәгълүм булыр.
Бөтен гамәлләр һәм язулар бөтен мәхшәр халкы алдында укылачак бер көн бар. Гайбәтләре язылган һәм яла ягылган кешеләр шул сәгатьтә Аллаһы Тәгалә хозурында дәгъва кылсалар, сакларлык адам һәм качарлык урын табу мөшкел булыр. Шушы хикмәт өчен: «Кыямәттә укырлык булмаган нәрсәләрне дөньяда вакытта язма!..» – дигәннәр. Яла ягу, гайбәт һәм мәсхәрә итеп язган каралар шәһидләр каннары белән түгел, шайтан гамәлләре белән үлчәнсәләр кирәк.
Мәктәп тәртипләренә буйсыну
Мәктәп һәм мәдрәсәләр, шәкертләр хакында булган тәртипләр заман таләбе итүенә күрә гакыл әһелләре тарафыннан төзелә. Тәртип булган өчен аз мәшәкать белән күп файда күренер һәм һәркемнең хакы сакланыр, гыйлем нигезе дә нык булыр. Шуның өчен шәкертләр мәктәп тәртипләренә буйсынырга тиешләр.
Билгеләнгән көннән калмый мәктәпкә әзер булу, дәрес һәм ял вакытларын, ашау-эчү, киенү-чишенү, йоклау һәм тору заманнарын күзәтергә һәм шуларга карап гамәл кылырга кирәк.
Дөньяның торуы тәртип белән. Пәйгамбәрләр дин белән бергә тәртип бәян иткәннәр. Ислам шәригатенең һәр ноктасы тәртипле. Тәртип булмаса, бу дөнья бер сәгать тә яшәмәс иде. Тәртипкә хөрмәт ителмәсә, мәктәпләр мәктәп булмый бер хәрәбә булыр. Шушы сәбәптән мәктәп тәртипләренә буйсынуны гүзәл холык һәм саваплы гамәл дип белмәгән бала мәктәп ишегеннән атлап керү дөрес булмас.
Бал кортлары үзләренең аналары өчен җаннарын фида итәр дәрәҗәдә буйсынып эшләгәндә, дин һәм шәригать, әдәп һәм тәрбия өйрәнүче шәкертләр мәктәп тәртибен, остаз һәм башка идарәче һәм мөдирләр әмерләрен җитди кабул итмәсәләр, гыйлем әһелe булырга, хәтта ки адәм баласы саналырга лаек булмаганнарын исбат иткән булырлар. Хәлбуки, мәктәп кагыйдәләренә баш ию, остаз һәм мөгаллимнәр кушканына буйсыну – гыйлемне хөрмәтләү һәм мәгърифәткә мәхәббәт итүнең билгесе.
«Буйсыну» исә, кеше күрүеннән куркып яки берәр төрле җәзага очраудан сакланып тәртипле булудан гыйбарәт түгел, бәлки болардан һичберсе булмаса да фәкать мәктәп тәртибе булганлыгыннан күңел белән мәхәббәт итеп һәм хөрмәт кылып буйсынудан гыйбарәттер.
Пакьлек һәм тәһарәт
Пакьлек – сәламәт булуның иң баш сәбәпләреннән. Ислам шәригате дә пакьлекне боера. Пакьлек – дөрес ният белән булганда саваплы бер гамәл. Дөньяда иң пычрак халыклар да чисталыкны мактыйлар һәм үзләреннән пычрак бер кавемне күрсәләр, алардан җиренәләр.
Гыйлем нур булганлыктан пакьсезлеккә тулысынча каршы нәрсә. Тышкы якта булган чисталык һәм пычракның күңелгә олы тәсире була. Моны исә һәркем үзе тәҗрибә итеп белер. Шушы сәбәпләр өчен гыйлем эстәүче шәкертләрнең чисталыкка гадәт итүләре һәм пычракка нәфрәт кылулары тиешле. Шәкерт чагында алынган тәрбия һәм өйрәнелгән гадәт адәм баласыннан аерылмас, каберенә кадәр барыр.
Тирләү һәм тузан куну сәбәпле, мәктәп һәм мәдрәсәдә тән керләнүчән, күлмәк һәм ыштан караланучан була. Әгәр дә боларга игътибар ителмәсә, тәндә кычытулар һәм кулда бетләр, киемнәрдә хәшәрәтләр барлыкка килеп үрчеп китә, бәлки кайбер авырулар да пәйда була. Шуның өчен атнада һәм һич булмаганда ике атнада бер мәртәбә мунчага кереп пакьлану һәм атнадан калмый күлмәк һәм ыштаннарны алмаштырырга кирәк, чәч төбендә, колак эчендә, тешләрдә һәм бармак буыннарында, тырнак асларында булган керләрне һәрвакытта пакьлау һәм тырнакны кисеп тору тиешле. Рәсүл Әкрәмнең тарагы һәм көзгесе өндә дә сәфәрендә дә яныннан аерылмас иде. Бу нәрсәләр исә, әлбәттә, чисталык өчен зарури.
Аш ашаганнан соң кул һәм авызны юу, мисвәк куллану (теш чистарту), кирәк булмаганда пычрак нәрсәләргә буялмау тиешле.
Пакьлек исә һәрвакыт юынып һәм төзәнеп торудан гыйбарәт түгел. Бәлки юылган һәм пакьлангән нәрсәләрне пакь хәлендә саклаудан гыйбарәт. Юкса, үрдәк кебек бер тарафтан юынып, икенче тарафтан пычранган кешегә пакь диелмәс. Бәлки су һәм сабын һәм вакыт исраф итү булганлыгыннан мондый эш бозык сыйфатлардан саналыр. Тәндәге керләрне бетерер өчен мунча файдалы. Ләкин мунчага кергән вакытта ялгыз булырга һәм кеше булса, өртүле булып керергә тиешле, чөнки зарури булмаганда кеше янында гаүрәт ачу һәм кеше гаүрәтенә күз төшерү гөнаһ. Ят кешеләр янында ялангач булырга мөселман кешенең инсафы риза булмас.
Әбү Хәнифә хәзрәтләре мунчада бер мәҗнүннең каплаусыз булуын күреп ике күзен йомган иде. Моны күреп мәҗнүн: «Йә, имам! Кайчан сукырайдың?» – диде. Имам хәзрәтләре җавабында: «Аллаһы Тәгалә хәзрәте синең пәрдәңне ертканнан бирле!» – дип җавап бирде. Өрту куллану – шәһәр мунчаларында да авыл мунчаларында да җиңел бер эш.
Бәшир бин әл-Хәрис: «Бер кешенең байлыгы ялгыз бер алтын булып та мунчада аулак юыныр өчен шуны бирсә, акчасын исраф итмәгән булыр»,– дигән. Бәшир хәзрәтләре кебек тәүлегенә ике кисәк икмәк ашауны да исраф санаган кешенең бу мәсьәлә дә бу рәвештә бәян итүе игътибарга алынырга тиешле.
Шәригатьнең кайбер мәшәкатьсез, ләкин кирәкле мәсьәләләре хакында бездә игътибарсызлык таралган. Җыелышып өртүсез мунча керү моңа мисал булса кирәк. Башка мәсьәләләр хакында да игътибарыбыз тиешле дәрәҗәдә түгел. Ләкин моның сәбәбе нәрсәдә? Сәбәбе исә бу мөбәрәк дин безгә ата һәм бабаларыбыздан мирас булып калудыр. Әгәр дә без бу юлны үз тырышлыгыбызны сарыф итеп тапкан булсак, бер хәрефен йөз алтын хисап итәр һәм аз гына нокталарына кадәр мәхәббәт белән үтәр идек. Адәм баласы күп вакытта мирас малының кадерен белмәс. Җан тирләрен чыгарып тапкан дәүләте дәрәҗәсендә күрмәс.
Икътисад
Икътисад – тота белү ул. Кулда азмы-күпме булган акча яки башка нәрсәләрне, исраф һәм саранлыкка керми, бәлки гаделлек белән сарыф итү – фәкыйрьлектән һәм мохтаҗлыктан саклый торган нәрсәләрнең берсе. Хәдис шәрифтә: «Икътисад белән дөнья көтүе фәкыйрь булмас», – диелгән.
Ашау-эчү, кием-салым һәм башка тормыш итү әсбапларында кыйммәтле нәрсәләрне куллану шәригать хөкеменнән хәрәм булмаса да «Юрганыңа күрә аяк озат!» сүзенчә гамәл ителсә, барысын яхшы тәрбияләп кулланырга нәфесне гадәтләндәрсә, кеше күңеле дә хуш булыр. Юкса, кулда булган кадәргә риза булмаган кешенең нәфесе, бөтен дөнья малына да канәгать булмас һәм туймас.
Икътисад белән гамәл итмәгән кеше ач күзле һәм комсыз булыр. Комсызлык исә – бетми торган фәкыйрьлек һәм дәвасы табылмаган хасталык яки азатлыгы ихтимал булмаган әсирлек. Хирысның соңы да хурлык булыр. Зәрнүҗи хәзрәтләре: «Комсыз галимдә гыйлем хөрмәте булмас, хак сүзне дә сөйләмәс», – дигән.
Шуның өчен үзләренең күз нурларын түгеп чәчәк кебек гүзәл вакытларын фида итеп тапкан гыйлемнәрен, алган әдәп һәм тәрбияләрен шәкертләр комсызлык һәм хирыс кебек бозык нәрсәләргә сарыф итмәскә тиешле. Тырыш галим комсызлыкка төшмәс, комсыз кешенең күзен дә туфрактан башка нәрсә туйдырмас.
Шәкерт вакытта икътисадка гадәт итүчеләр дөньяга чыккач та шушы гадәтләр белән булып, иркенлек һәм байлык белән гомер уздырырлар. Бу хәл тәҗрибә белән беленгән. Һәр күргәнне алырга һәм һәр күңелгә килгәнне ашарга-эчәргә, кием-салымда Казан халкына иярергә падишаһлар байлыгы да җитмәс. Шәкерт байлыгы ничек җитсен? Тән сәламәт, җан рәхәт һәм күңел тыныч булса, шатланып-куанып белем алуга булырга тиешле. Гыйлем булса, кием табылыр.
Көмеш сәгатьләрен кесәләренә салган һәм зиннәт сөйгән хатыннар кебек чуклы чылбырларны күкрәкләренә аскан күп шәкертләр күренә ки, хәзинәләре тикшерелсә, һич нәрсә табылмый. Гади генә киемнәр кигән шәкертләр туры килә ки, хәзинәләре гыйлем һәм әдәп, инсаф белән тулган була.
Һөнәр
Хөрмәтле пәйгамбәрләрнең кул кәсепләре белән ашаганнары һәм үз һөнәрләре белән яшәгәннәре мәгълүм. Моны исә үзегез дә китаплардан укып белгәнсездер.
Пәйгамбәребез хәзрәтләре бу мәртәбәдә булган гыйззәт hәм хөрмәтләре белән читек һәм башмакларын ямар, йорт хезмәтләрен кылыр, сәфәрдә аш пешерүче сәхабәләргә: «Кешe эшләгән вакытта тик торырга яратмыйм»,– дип, коры үләннәр җыеп китерер иде.
Һөнәрсезлек сәбәпле адәм углы дөньяда тору өчен түгел, бәлки җаныннан буш калган калыпны саклар өчен дә чара таба алмас... Һөнәр hәм кәсеп – фарыз соңында фарыз бер эш. Һөнәрле кеше башкалар кулында булганга кызыкмас, үзен hәм әһелен рәхәт-рәхәт туйдырыр, читләрдән сорарга мохтаҗ булмас. Рәсүл Әкрәм хәзрәтләре: «Ин хәерле мал – кул көче белән табылган мал. Давыт пәйгамбәр (г.с.) дә үзенең кул көченнән тәрбияләнер иде», – дигән.
Мәэмүн хәлифә: «Кешe йә түрә, йә сәүдәгәр, йә һөнәрче, йә игенче булсын. Моннан башкалар адәмнәр өстенә йөк булырлар», – дигән. Кайбер кешеләр: «Дөньяның тормышы гыйлем һәм кәсеп белән булыр, әгәр дә «мин тәвәккәл hәм тәкъвалыкны сайладым» дип, гыйлем белән кәсепне ташласа, наданлык белән ачкүзлелек чокырына төшеп һәлак булыр», – дигәннәр.
Хәзрәте Гомәр: «Әй Аллаһ, миңа ризык бир! – дип өйдә тик ятмагыз. Белмисезмени күктән алтын да яумас, көмеш тә!», «Бер кешене күреп, яхшы гына ихлас куям, ләкин һөнәре юклыкны белсәм, ихласымны алам», – дигән. Коръән Шәрифне ачып куям да көнозын укыйм», – дигән бер кешегә Хәсән Басрый хәзрәтләре: «Коръәнне иртә һәм кич беркадәр укысаң, ярар, көндез исә кәсеп ит!» – дигән.
Заманаларында һәм мәмләкәтләрендә халыктан аерылып тау-таш араларында качып гомер итү мәртәбәләре олы булган ислам галимнәре берөзлексез сәнгать әһелләрен hәм һөнәрле кешеләрне мактарлар hәм үзләре дә халыкка үрнәк булып, кәсеп hәм эш белән мәшгуль булырлар, ялкаулык, һөнәрсезлек һәм кеше кулына карап торуның бик начар холык икәнен дөньяга фаш итәрләр иде. Безнең бу заманыбыз, аеруча бу мәмләкәтебездә, кәсеп hәм сәнгатьсез бер сәгать яшәү мөмкин түгел икәнлеге мәгълүм. Мал hәм байлыкка мохтаҗлык та кимчелек түгел. Шул жәһәттән мәхәббәт hәм ләззәт белән кәсеп итү өстебездә бурыч булса кирәк. Мал hәм дәүләт һичвакытта зарар итмәс. Аллаһы Тәгалә хәзрәтәренә мал хисабын биру, ихтимал ки, фәкыйрьлек хисабын бирүдән җиңел булыр. Дошманнарга дәүләтне мирас калдырып китү, дусларга мохтаҗ булып, йөз кызартып йөрүдән яхшырак.
Байлык булса, сәдака һәм ихсан (изгелек) ителер, мәдрәсә hәм мәктәп бина кылыныр, дин hәм шәригать юлына бирелер, әмма фәкыйрьлек белән нинди игелек табылыр?
Пароход hәм тимер юллар, телеграф hәм телефоннар, машина һәм электр дөньяны шулкадәр үзгәрттеләр ки, бәян кылырга каләмнең көче җитмәс. Биш йөз ел элек вафат булган бабаларыбыз мөмкин булып дөньяга кире кайтып килсәләр, үзләре аерылган дөньяга тулысынча башка булган икәнче дөнья килгәнлегенә ышанырлар иде. Шуның өчен шәкертләргә ахирәт өчен дин гыйлеменә hәм дөнья өчен дә һөнәр гыйлеменә мәхәббәт итәргә тиешле.
Шәкертлек заманасының бар сәгатьләре белем алу белән үтмәс, бәлки кайбер буш көннәр, хәтта ки буш айлар булыр. Әгәр дә шушы вакытларда кайбер яраклы һөнәрләр хаҗәт үтәрлек кадәр булса да өйрәнелсә, файдасыз булмас. Һөнәр ашарга сорамас, ашарга бирер. Дин гыйлеменнән башка ахирәт, һөнәрдән башка дөнья төзек булмас. Дөньясы төзелмәгән кешенең ахирәте төзелмәсә дә хәтердән чыкмасын... «Гүя иртәгә үләчәк кебек ахирәтен өчен, мең ел торачак кебек дөньяң өчен гамәл кыл!» – дигән сүзнең бер хәрефе йөз алтын.
Киләчәк көннәрегездә, бәлки, бу сүзләр кирәк булыр дип сезгә бу көннән сөйләп куйдык. Колакка кергән сүз бервакыт, бәлки, күңелгә дә керер.
Күркәм холык
Күркәм холыкның яхшы икәненең, күркәм холыклы булырга тиешлеген акыллы кешеләр һәрвакыт кабатлап торалар. Бу турында әйтелгән сүзләр һәм язылган китапларның хисабы юк. Сез шушы шәкертлек көннәрегездә әхлак дәресләре укыйсыз. Уку – олы бәхет һәм укып белгәннәр белән гамәл итү – зур бәхет һәм өстенлек (фазыләт) ул. Шуның өчен укыган гыйлем белән гамәл кылырга тырышырга тиешле.
Рәсүл Әкрәм хәзрәтләренең күркәм холык турында: «Кешеләрне малыгыз белән ризалатырга көчегез җитмәс, аларны холкыгыз белән ризалатырга тырышыгыз!» – дигән сүзеннән башка бер сүзе булмаса да, күркәм холыкның кадерен исбат итәр өчен безгә җитәр иде. Хәлбуки, моның кебек вәгазь һәм нәсихәтләре хисапсыз. Рәсүл Әкрәмнең үз холкы ни рәвештә булганлыгын сияр китапларыннан күреп аңлау безнең өчен олы дәрес һәм гыйбрәттер.
Таш йөрәкләр һәм кара күңелләр күркәм холык янында йомшарырлар, итәгать кылырлар. Дошман һәм дусны риза итәр өчен күркәм холыктан үткән корал дөньяда юк. Шуның өчен, күркәм холыкны шәкерт вакытта гадәт итәргә тиешле. Күп гаеп эшләр булып, надан кешеләр дә күргәндә «белми» дип гафу итәрләр, ләкин укыган кешеләрдә булса, аз гаеп тә кичерелмәс, әмма бозык холык һич гафу ителмәс.
Киләчәк гомерләрегездә олы галим яки башка бер кеше булсагыз булыгыз, ләкин күркәм холыктан бер карыш читкә чыкмагыз. Күркәм холык белән аз гыйлем дә күп, кыска гомер дә озын булыр. Тәкъвалык, эштә һәм сүздә дөрес булу, сабырлы һәм чыдамлы, тыйнак булу, ялыну һәм һәр эштә киңәш итү, сәламәтлекне саклау кебек эшләр күркәм холык булып, бигрәк тә шәкертләр өчен кирәкле.
Укудан, китаплар һәм фәннәрдән, мөгаллим һәм остазлардан ялыкмый һәм ихлас белән берөзлексез тырышырга кирәк. Шулай ук, дөнья мәшәкатьләре туры килгәндә артык кайгырмамый сабыр кылырга, эшләрне Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, үз-үзеңне йөртә белергә тиешле. «Баһадир кем?» – дип сораучыларга бер акыллы адәм: «Бер сәгать сабыр кыла алучы», – дип җавап биргән. Бер сәгать сабыр иткән кеше баһадир булса, ничә ай һәм ничә елларга сабыр итеп, һаман белем алу юлында йөргән шәкертләр бигрәк тә баһадир саналырлар.
Гыйлем адәм баласы өчен олы бәхет булганга, әлбәттә, михнәтсез һәм мәшәкатьсез генә табылмас. Теләкләргә михнәт күпере аркылы барылыр. Ләкин шәкертлек михнәтләре башкаларга охшатылмас. Шәкертлек михнәтләренә рәхәтлек тоташып килгәнлекен сабыр итүчеләр тәҗрибә белән белерләр. Вакыт үткәннән соң шәкертлек михнәтен фикерләп шатланмаган һәм шул көнне сагынмаган кеше булмас.
Тәкъвалык – адәм баласы, бигрәк тә шәкертләр өчен мисалы булмаган бер зиннәт. Тәкъвалык – һәр яхшылыкның нигезе, тәкъвалык белән алынган гыйлем файдалы һәм мөбәрәк булыр.
Әүвәлге заман шәкертләре гайбәт сөйләмәсләр, сүз йөртмәсләр, кешене мәсхәрә кылмаслар, күп ашамас һәм күп йокламаслар, хәтта ки базар нәрсәләрен дә авыз итмәсләр иде. Бозык кешеләр белән катышмаслар, фарыз, ваҗиб, сөннәтләрне хөрмәт итәрләр, дөнья һәм ахирәт кирәкләре турында Аллаһы Тәгаләгә һәрдаим догада булырлар иде.
Кергән юлда чыдамлы, нык һәм белем алуга киртә булган нәрсәләргә каршы торырга кодрәтле булу шәкертлекнең шартыннан. Тыйнак булу, кирәк булса, хәтта ялыну да шәкертләр өчен тиешле. Артык ялыну бозык холык булган хәлдә гыйлем эстәү вакытында яхшыдыр.
Олы һәм кечкенә эшләрдә остазлар белән киңәш итү һәм алар тарафыннан күрсәтелгән юл белән йөрү тиешле булыр. Акыл һәм белемдә үзеннән артык кеше булмаган хәлдә Рәсүлүллаһка (с.г.в.) киңәшләшү боерылган иде. Шуның өчен хәтта йорт кирәкләренә кадәр сәхабәләргә киңәш кылыр иде. Гыйлем алу – эшләрнең олысы һәм теләкләрнең иң газизе. Моның иң кечкенә саналган нокталарында да акыл әһелләренә, бигрәк тә мөгаллим һәм остазлар белән киңәшләшү тиешле. Шәкертнең киңәшләшүеннән һичкем тартылмас. Кирәге булмаган нәрсәләрне ана инандыру ихтималы да остазда булмас.
Күркәм холык турында сүз күп булыр. Шәкертләр өчен биек кирәк булганнарын без бу бүлектә яздык.
Кесә һәм янчыкларда алтын-көмеш булмау гарьлек һәм бәла түгел, ләкин күңелләрдә күркәм холык белән гыйлем булмау – гарьлек һәм олы бәладер.
Ахыры җәннәт булса, нәрсә булса да хәер; ахыры тәмуг булса, нәрсә булса да начар. Җәннәттән башка булган нигъмәт нәрсә булса да нигъмәт түгел, уттан башка булган авырлык нинди генә авырлык булса да җиңел. Үз гаебе белән шөгыльләнгән кеше кеше гаебен күрергә вакыт тапмас. Аллаһы Тәгаләнең биргән өлешенә риза булган кеше дөнья өчен кайгырмас. Кеше пәрдәсен ерткан кешенең үз пәрдәсе ертлыр. Кеше өчен казыган чокырга үзе төшми калмас. Үз хатасын онытучы кеше хатасын күрүчән булыр. Акылына гына ышанган кеше ялгышыр. Тәкәббер кеше хур булыр. Фәкыйрьлекнең зиннәте – сабыр, байлыкның зиннәте – шөкер. Сәламәтлек – байлык, әдәп – камиллек, тәүбә итү – бәхет, күркәм холык – яхшы иптәш.
Аллаһы Тәгалә хәзрәте барыбызга да һәрвакытта тәкъвалык, риза һәм ачу вакытларында дөрес һәм тугры сүзлелек, байлык һәм фәкыйрьлек вакытларында чыдамлык һәм сабырлык ихсан итсен!
Бетте.
Хезмәтне бүгенге телгә яраклаштыручы: Мөхәммәтов Илдар Ринат улы, КДУ студенты
Ризаэддин Фәхреддин «Шәкертлек әдәбе» (Гыйлем алган заманда шәкертләр өчен кирәк булган әдәпләр бәян ителгән рисалә) / «Иман» нәшрияты, Казан – 2002/1423
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала