Сине өйдә көтәләр (хикәянең ахыры)

Хикәянең башы

Хикәянең дәвамы

Апа кеше энесенең башы бәрелгәнен белми иде. Күрәсең, шулай кирәктер, Сәгыйть дөрес эшли. Чәүчәләккә охшаган апасы.
Сәгыйть, ник әйткәненә үкенгәндәй, шунда ук бүреген бастырып киеп куйды.
− Җәрәхәтләндем, − диде ул авыз эченнән, Рүзәл ишетерлек итеп. − Түзәрлек, ярар!
Рүзәлнең күңелендә давыл уйный башлады. Урыслар «Не делай добра» дип белми әйтми шул. Нишләргә соң инде хәзер?! «Төшегез, мин сезгә ярдәм итә алмыйм, үзем ашыгам» дип, боларны машинадан куып төшерсенме? Сәгыйтьнең яралы икәнен күрәләтә белеп?
Бер генә юл: машиналарын шушы хәлдә калдырып, юлчыларны Казанга алып кайту. Рүзәлнең уйларын аңлаган кебек, ир-ат кистереп әйтеп куйды:
− Машинаны монда калдыра алмыйм. Үземнеке түгел.
− Тегеләй дә булмый, болай да − нишлибез соң инде? Миңа Казанга кайтырга кирәк! − Рүзәлнең түземе соңгы чиккә җитте.
− Ярар, кардәш, җылындык, рәхмәт! Син үз юлыңда бул инде. Әйдә, апа, чыгабыз!
− Тукта! Туктагыз.
Рүзәл үз-үзен аңламады. Нәрсәдер, ниндидер аңлашылмаган бер хис аны бу бәлага тарган юлчылар янында тота иде.
− Әйдәгез, яңадан эвакуатор хезмәтенә шалтыратып карыйк әле. Берсе килмәсә, башкасы килергә тиеш бит инде аларның!
Рүзәл шактый вакыт бер номердан икенчесенә күчеп, сөйләште, әрләште, кычкырышты. «Көтегез, килә!» диделәр.

Ул сөйләшкән арада, чыннан да, төн караңгылыгын ертып, артка зур гына машина килеп туктады, фараларының яктысы юлчыларның күзләрен камаштырды. Сәгыйть кычкырып ук җибәрде:
− Килде! Әйтәм бит, килә ул дип. Эвакуатор килде!
Юк, хәтта эвакуатор килгәч тә, Рүзәл боларны тиз генә калдырып китә алмады. Казанда көтеп утыручы бухгалтер хатын йөз шалтыратты, аңа да «Озакламый, хәзер, кайтам» диюдән башка сүз әйтә алмады. Ахырдан ул да шалтыратудан туктады. Машинаны күтәрделәр, беркеттеләр, әмма эвакуатор кабинасында апа белән энегә урын юк иде. Рүзәл юл кырыена басып, башка машиналарны туктатып карады, әмма беркем дә, ташбакадай сөйрәлеп, Яңа ел кичендә эвакуатор артыннан кайтырга ризалашмады. Рүзәл эчтән кара янды, көйде, сүгенде, әмма барыбер бу ике бичараны юлда ташлап китә алмады. Хәер, хәзер ничек кенә кызу кайтса да, вакытында кайтып өлгермәячәк иде. Кремль курантлары сукканчы өенә кайтып керсә, әйбәт. Ярый әле, хатыны аңлый торган, кычкырынмас, ә менә нәчәлниге…

…Ярты юлда кисәктән генә шалтыраган телефон тавышын сизде Рүзәл. Ишетмәде − сизде. Кулына алып, номерга күз салса − фирма башлыгы.
− Акчаны күчердеңме?!
Башлыкның тавышы яман иде. Яшелле-күкле. Исәнме-саумы юк. Мәктәптә укыганда, география укытучысы шундый тавыш белән кычкыра иде. Рүзәл калтырап төшкәнен хәтерли.
− Эээ… Ни бит, Рөстәм Әхәтович…
− Күчердеңме?!
− Буран әле монда…
− Күчердеңме, юкмы, ….!
Тозлы-борычлы сүгенүне ишеткәч, Рүзәл тынычланыбрак киткәндәй булды.
− Юк. Өлгермәдем.
Трубканың теге башында тынлык урнашты. Аннан башлыкның җиңел сулап куйганы ишетелде, шаркылдап көлде.
− Ай, Рүзәл, ай, ташбака! Юкка сиңа кушмаганмын икән! Молодец! Син килешү төзегән фирма бүгеннән банкрот! Менә шул! Давай, переваривай. Бизнес бу!
Рүзәл бераз вакыт аңышмый торды. Димәк, әгәр ул бүген акчаны күчергән булса… Яңа елдан соң товар килмәячәк! Егерме миллион фирма акчасы… Рүзәл исәбендә йөргән егерме миллион… яначак идеме?!.
− Аңладыңмы? Син юлдамы әллә һаман? Ярар, исән-сау кайтып җит, яллардан соң премия язармын. Яңа ел белән, коллега!..
Рүзәл тынсыз-сүзсез калды.
Йомшак шул ул, күңеле белән йомшак… Юкка гына аннан хатыны «Синнән нинди эшмәкәр чыксын инде, җаным, сиңа песи докторы буласы калган» дип көлми. Әллә шундый йомшак булганга, бу юлы Аллаһ саклады микән үзен?! Егерме миллион сумны түләтә калсалар, чыдамас, кешелектән чыгар диде микән?!

…Бераздан уң якта, җемелдәп, автосервис язулары күренде. Эвакуатор Сәгыйтьнең машинасын шунда калдырасы иде.
− Алиякәем-алмакаем! Пилмән салдыңмы? Хәзер кайтып җитәм, бәгырем, ачуланма! Үзем генә түгел, ике кунак алып кайтам! Кемнәр? Фәрештәләр, җаным, ике фәрештә алып кайтам!

…Төнгелеккә буран тынды. Күк йөзе, Кыш бабайның кызыл бияләе белән сөртеп алгандай, чип-чиста булып калды. Ялтырап, йолдызлар күренде. Йорт янына килеп җитәрәк, Рүзәл кунакларын алга җибәрде дә, күтәрелеп, төнге күккә карады. Әллә күзләре камашты шунда, әллә, чыннан да, могҗиза булды − төнге күктә бер төркем йолдызлар, «Не делай добра» сүзләрен сызып атып, әбисенең «Яхшылык җирдә ятмый, улым» дигәнен язып маташалар иде…

 

Халисә Ширмән

Фото: pixabay

Комментарий язарга