Сине өйдә көтәләр (хикәя)

…Җепшек кар бөртекләре машина тәрәзәсенә килеп сылана, эреп, пыяла буйлап агып төшә, бик тиз күз күремен каплыйлар иде. Чистарткычларның җаен көйли алмый Рүзәл. Кызулатып кына куюы була − чистарткычлар, пыяланы кырдырып, сызгырган тавыш чыгара башлыйлар. Рүзәлнең моңа ачуы килә, үрелеп, аларның эш тизлеген әкренәйтә. Шуны гына көткән кебек, кар бөртекләре яңадан тәрәзәне сырып ала, юлны каплый. Көне дә көн булмады инде. Әйтерсең әбисе әкиятләрендәге Каф тавы арты җен-пәриләре, барысы да бергә сүз куешып, Казан белән Әлмәт арасында сабантуй оештырырга карар кылганнар. Юлга ятып себереләләр, күккә күтәрелеп бөтереләләр, озын карлы бармаклары белән юл читен капшап, аны юлчы күзеннән яшерәләр…. Юлга чыгар алдыннан интернеттан һава торышын да карады югыйсә, көн аяз булырга вәгъдә ителгән иде. Соң, буран чыгасын ярты көн дә алдан белә алмый микәнни бу синоптиклар?! Беркемгә, бернигә ышанырга ярамый шул, ярамый!

…Алда неон яктырткычлары белән кичке караңгылыкны ерткан зур реклама тактасы күренде. Хәер, реклама түгел икән. «Машина йөртүче! Ашыкма! Сине өйдә көтәләр!» дип язылган плакатны күреп, Рүзәл үзалдына елмаеп куйды. Ашыгырсың монда. Көч-хәл белән сөйрәлә. Тизлекне алтмыш-сиксәннән арттырып булмый. Өйдә көтәләр инде анысы, сүз дә юк. Бүген − Яңа ел киче. Хатыны пилмән бөгәдер, ике малае, чырык-чырык килеп, янында бөтереләдер. Өйдә − чыршы исе, әфлисун, мандарин иседер… Ел саен бергә мәш киләләр иде дә, быел менә башкачарак килеп чыкты шул. «Акча кирәк!» дигән уй, кулыннан җитәкләп, зур юлга алып чыгып китте. Чыгуы әйбәт булды үзе тагы, буш кул белән кайтмый: арткы утыргычта яткан кара күн тышлы портфелендә − егерме миллион сум товарга килешү. Соңгы араларда Рүзәл эшләгән фирма хисабына мондый табышның кергәне юк. Директорлары кул куйган бланкны алып киткәндә йөрәгендә шом бар иде әле. Егерме миллион бит! Хәерлегә булсын. Эшне кызуында сугып калырга кирәк: шәһәргә кайтып җиткәч, Рүзәл килешүне банкта быелның соңгы көне белән теркәп, тиешле адреска акчаны күчереп өлгерергә тиеш. Бухгалтер ханым, өенә кайтмыйча, аны көтеп тора. Әле вакыт бар. Әле Рүзәл өлгерә.

Ашкынулар үкенечкә була,
Юктыр минем сабыр канатым…
Үкенечләр − урман, урманнарда − буран,
Көлә-көлә кереп адаштым…
Салонда яңгыраган салмак җырны тыңлый-тыңлый, үз уйларына чумып барганда, дөньяны каплап алган ак кар стенасы аша алдагы машиналарның кызыл фонарьлары янып-янып алуы күзгә чалынды. Тормозга басалар. Әкренәяләр. Ни булды икән? Рүзәл дә, шомланып, тизлеген әкренәйтте, алга, ике як юл кырыена күзе чекрәйгәнче текәлеп карап бара башлады. Юк, машина туктаган, авария булган урын күренмәде. Җиңел сулап, тизлеген арттырган гына иде, юл кырыенда кулларын чак күтәреп, тораташтай басып каткан адәм күренде. Кырыйда кюветка төшеп, карга чумган машинасының арткы ягы шәйләнә. Менә нидә икән эш! Үзе исән-сау, машинасы да артык зыян күрмәгән, ахры, куркыныч юк; берәрсе туктар да, өстерәп чыгарыр. Көчлерәк машина кирәк инде монда. Рүзәл туктар иде дә, машинасы әллә ни зур түгел, җитмәсә, ашыга… Йөзләгән машина үтә бит, ярар, бу юлы Ходай кичерер, башкалар туктар әле…

 

Халисә Ширмән

Дәвамы бар

Фото: pixabay

Комментарий язарга