Сине өйдә көтәләр (хикәянең дәвамы)

Хикәянең башы

…Тораташтай баскан кеше артта калды. Рүзәлнең күңелен әллә нинди хис тырный башлады. Нигә туктамады инде… Үзенең дә бит мондый хәлдә калганы бар. Әле машина йөртергә өйрәнә башлаган гына чагы иде. Кулында машина йөртү хокукын раслаган таныклык бар, ә тәҗрибәсе − юк. Үч иткәндәй, машина белән килешеп бетә алмады ул. Техникага сәләт кемгәдер күкләрдән бирелә, диләр; күрәсең, Рүзәл андый сәләттән мәхрүм инде. Юк кына урында да тәгәрмәче тишелә; яңа булса да, совет машинасының ременьнәре сызгыра, саклагыч лампалары янып чыга. Сукрана-сукрана, Рүзәл аларны автосервиска барып рәтләтә дә яңадан юлга чыгып китә. Үҗәт. Бервакыт юл уртасында машинасы сүнеп калды. Нәрсә ярамады, ни булды − Рүзәл аңламады. Сукранып кына калмыйча, чыгып, машинаның тәгәрмәчләренә типкәләде, һавада йодрыкларын уйнатып алды. Кеше булса, кыйнап атар иде, валлаһи. Машинага ни − тик тора юл кырында, эһ тә итми. Капотны ачып куеп, кул күтәреп басып торудан башка чара юк иде. Рүзәл шулай эшләде дә. Озак тормады, янына тәгәрмәчләрен чыелдатып, пошкырып, зур тизлектә тормозга басылганлыктан сикергәләп, зур йөк машинасы килеп туктады. Таныш түгел ир-ат белдекле кыяфәттә капот астын тикшерде, клеммаларны актарды, иснәде, капшады, карады, руль артына кереп утырып, ачкычны борыйм дигәндә генә кычкырып көлеп җибәрде.
− Брат, «чәйнүк»ме әллә син? − диде ул, мыскыллы тавыш белән. − Кайчаннан бирле рульдә?
− Кайчаннан дип… Күптән түгел.
Аңышмыйча басып торган Рүзәлнең ачуы чыкты. Әйтерсең кайберәүләр ана карыныннан машина йөртүче булып туа.
− Бензиның беткән, кардәш. Миндә дизель, сиңа салырга ярамый. Әйдә, берәрсен туктатабыз.
Гомерлек сабак булды бу Рүзәлгә. Чит ил машинасына утыргач та, панельдәге бензин бетә башлаганын искәрткән сары утның януын көтмичә, бакны тутырып куя торган булды…

..Менә шул вакыйгалар искә төшеп, күз алдыннан үттеләр дә, уйлары Рүзәлне яңадан тораташтай басып калган кешегә алып кайтты. Өстендә дә юка иде бугай инде… Машинага ышанып, калын киенеп утырмый шул кешеләр. Ә юлда ни генә булмас. Тукта, бу кеше үзе генә идеме соң? Юк бит! Үтеп киткәндә күрде: карга чумган машинаның бозлы арткы ян тәрәзәсендә тын белән уелган тишекләр бар иде бит!
«Туктаганнардыр… Башкалар туктаганнардыр…» Ә туктамасалар?!
Әле ул кадәр ерак китмәде бит Рүзәл. Беренче чатка барып җитте дә, каршы як машиналарны үткәреп җибәреп, кирегә борылды.

…Һаман шул урында, һаман шул хәлдә басып торган кешене күреп, йөрәге сулкылдап куйды. Әй, кешеләр!.. Бәгырьсезләр.
Борылды, туктады. Тораташ адәм бу хәлгә ышанып җитмәгәндәй, баскан урынында чайкалып тора бирде. Рүзәл машинасыннан чыгып, аның янына килде.
− Нәрсә булды, кардәш? Баттыңмы?
Иреннәре зәңгәрләнеп каткан кеше көч-хәл белән калтыравын җиңеп, бер сүз сытып чыгара алды:
− Баттым.
− Әйдә, җылын әле башта. Утыр машинага.
Шул вакыт кюветка очкан машинаның ишеге ачылды, буран сызгыруын күмеп, олы яшьтәге бер апаның ыңгырашулы тавышы ишетелде:
− Сәгыйть! Нишлибез соң инде?!
Сәгыйть дигәне берни дәшми, Рүзәл машинасына кереп утырды.
− Әйдә, апа! Сез дә минем машинага утырыгыз әле, уйлашабыз хәзер.
− Нинди хәерсез көн булды инде бу, − дип сукрана башлады апа, Рүзәл машинасына кереп утыру белән үк. − Әле монысы, әле тегесе, дигәндәй, бер-бер артлы, чакырып китергәндәй, бәла аяк астыннан чыга да тора!
− Юлда төрле хәл була инде, апа, − дип, Рүзәл билгесез хатынны тынычландырырга тырышты. − Сез әле юл читенә бик җайлы гына төшеп утыргансыз, ярый, бозлавык каршы як юлга чыгарып атмаган.
− Алла саклады инде, улым, Алла саклады! Бер гаиләгә өч мәет күбрәк булыр дигәндер!
Апа, мышык-мышык килеп, борын тарта башлады, күзләрен сөрткәләп алды. Рүзәл, аңышмыйча, янында авызына су капкандай утырган иргә текәлеп карады.
− Нәрсә булды соң?
− Әти үлгән. Иртән. Апа белән күмәргә кайта идек. Ашыктым шул.
Рүзәл сискәнеп китте. Яңа ел киче бит бу! Ничек инде алай…

Апа белән аны-моны сөйләшкән арада, ниһаять, иргә дә җан керә башлады. Бүрегендәге кар, эреп, куе кара кашларына, керфек очларына кагылып үтте, суыктан җылыга кергәч, кып-кызыл булган бит алмаларына тамды, иягенә кадәр юл сызып агып төште.
− Әйттем дә бит Сәгыйтькә, иртәгә иртән кайтырбыз, мәет янында кеше бар, кичкә каршы юлга чыкмыйк дидем… Тыңламады! Менә шулай була ул!
− Ярар. Зыянлы түгел. Хәзер сөйрәп чыгарырбыз.
Ир-ат башын чайкады.
− Булмый. Күчәр сынган.
Алай икән. Димәк, эш катлаулырак, машина йөрерлек хәлдә түгел.
− Эвакуатор чакырырга кирәк.
− Чакырдым. Өч сәгать көтәм.
− Өч сәгать?! Беркем дә туктамадымы?!
− Туктадылар да, китеп бардылар. Яңа ел бит! Ашыгалар. ГИБДДга шалтыраттым. Алары килми.
− Ник?
− Зыян күрүчеләр юк, диләр. КАСКОм юк.
− Казангамы соң сез?
− Юк. Яшел Үзәнгә.
Бу − Казанның икенче ягы иде. Рүзәл шәһәргә башка яктан керә. Ярар, Казанга кадәр алып та кайтыр. Әмма аннан соң… Ихтыярсыз, Рүзәл артта яткан кара күн портфеленә күз ташлады. Соңга кала бит!
− Тәк… Эвакуаторны көтәргә кирәк. Шунсыз булмый.
Кинәт ир кеше, Рүзәлгә якынрак авышып, колагына гына әйткәндәй пышылдады:
− Кардәш, ташлама. Хәлем шәп түгел. Бәрелдем. Кара.
Күзләре белән апасына ымлады, «Дәшмә!» дигәндәй хәрәкәт ясады да, бүреген артка шудырды. Кып-кызылга манчылган кулъяулык күренде. Борынына кинәт китереп бәргән кан исеннән Рүзәлнең күңеле болганды, күзләре шар булды.
− Сез нәрсә! − диде ул, куркынып. Үзе дә сизмәстән, тавышы күтәрелде. − «Ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк!
− Мин дә шулай дим! − Апа кеше Рүзәлнең сүзләрен ишетеп, җанланып китте. − «Бәрелдек, кеше үләргә ята» дисәң, хәзер килеп җитәләр бит алар, болай интекмәс идек! Килгәч, ачуланмаслар иде әле, бәлки, ул аңын югалткан булгандыр, ә мин үлгән дип уйлаганмындыр. Аның каравы, өч сәгать юлда басып тормас идең! Инде менә кирәкмәгәннәргә шалтыратып, телефонның зарядкасы бетте!

 

Халисә Ширмән

Дәвамы бар

Фото: pixabay