Түгәрәк өстәл Уку өчен 3 минут

Хәтере барның әйтере бар

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитет бинасында төбәк тарихын өйрәнүче, техник фәннәр кандидаты Артур Галимовның «Истори родного края и коренного села Сюльте» дигән китабы (16+) чыгу уңаеннан түгәрәк өстәл үткәрелде. Ул әлеге басманы ата-бабалары туып үскән төбәкне – Башкортстан Республикасының Илеш районындагы Сүлте авылы һәм нәсел-нәсәбенең тарихын өйрәнүгә багышлаган.

Данис Шакиров Артур Галимовка Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды. /Л.Гобәйдуллин фотолары.
Данис Шакиров Артур Галимовка Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды. /Л.Гобәйдуллин фотолары.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, ТР парламенты депутаты Данис Шакиров, аның урынбасары һәм Конгрессның Татарстандагы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Конгрессның татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе директоры, тарих фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев, КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы Ринат Нәбиев, Мәскәүдән «Литературная газета» вәкиле, «Настящее прошлое» проекты пресс-секретаре Вероника Одинцова, эшмәкәр Константин Кабиков, Башкортстан татарлары конгрессының Эстәрлетамак бүлеге рәисе Мөдәррис Шиһабетдинов, шулай ук Эстәрлетамактан – төбәк тарихын өйрәнүче Мөдәррис Сафин, Конгресс каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, БТК Башкарма комитетының төбәкчеләр белән эшләү комитеты башлыгы, Татарстанның Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһанов катнашты. Түгәрәк өстәл утырышын «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән Фәрит Уразаев алып барды.

Данис Шакиров. Әлеге хезмәтне Татар конгрессында тәкъдим итү бик табигый. «Литературная газета»ның беренче баш мөхәррире Антон Дельвиг исемендәге «Сүзгә һәм Ватанга тугрылык өчен» илкүләм әдәби премиясенә лаек булуы бу хезмәтнең дәрәҗәсен тагын да арттыра. Китап авторының техник фәннәр кандидаты булуы – аның тагын бер үзенчәлеге. Артур әфәнде, Сезне әлеге зур уңышыгыз белән котлыйбыз! Зур ихтирам билгесе итеп, Бөтендөнья Татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырабыз.

Фәрит Уразаев. Төбәкчелек хәрәкәте бездә дистә елдан артык дәвам итә. Без бу эшне бөтен Россия Федерациясе буенча җәелдердек. Бүген безнең алда шушы хәрәкәтнең бер вәкиле, башкортстанлы Артур Галимов хезмәте. Татарстанда 2 миллион татар булса, Башкортстанда 1,5 миллион татар яши. Татарстан, Башкортстан дип бүлү – шартлы бүленеш. Без – менталь яктан бербөтен. Шушы киңлектә соңгы 500 елда татар халкының милли үзаңы, умыртка баганасы формалашкан. Бу китап шул ягы белән дә үзенчәлекле: анда халыкның сословиеләргә бүленеше документлар нигезендә күрсәтелә. Тарихи эзлеклелек тә саклана: Идел-Кама Болгарстаны, Казан ханлыгы, Россия империясе, Советлар Союзы, бүгенге көн. Методологик яктан барысы да фәнни системалы итеп тасвирланган.

Вероника Одинцова. Дельвиг исемендәге премиянең ничек, кайчан булдырылуы турында бераз мәгълүмат биреп китим. 1829 елны Александр Пушкин дусты Антон Дельвиг белән бергә социаль-политик темаларны яктырта торган газета чыгарырга ниятли. Шулай итеп, 1830 елның гыйнварында «Литературная газета»ның беренче саны дөнья күрә. Антон Дельвиг – аның беренче редакторы. Анда шактый кызыклы материаллар, журналист тикшерүләре басыла, газета шактый уңышлы эшләп китә. Шактый кыю язмалар бирелә. Шул сәбәпле ул озакламый ябыла да. Революциядән соң, Язучылар союзы оешкач, Максим Горький башлангычы белән, газета кабат аякка бастырыла. Дөрес, конкурс оештырып, гыйбрәтле мәгълүмат-хәлләрне гадәти булмаган рәвештә, аеруча кызыклы итеп җиткергән язмалар өчен премия бирү Антон Дельвиг редакторлык иткән заманда, 1830 елда ук гамәлгә кертелә. 2020 елдан әлеге премия, «Настоящее прошлое» Бөтенроссия тарих форумы белән берлектә, тарихны бозып күрсәтүгә каршы көрәшүне, тарихи хәтерне саклауны максат итеп куйган хезмәтләр өчен тапшырыла. Заманның кискен проблемаларын яктырта, илнең мәдәни-тарихи мирасын сакларга чакыра торган әдипләр, мәдәният һәм фән әһелләре арасында «Фән һәм мәгърифәт», «Әдәби сүз» дигән ике номинация буенча конкурс оештырыла. Финалга 6-10 хезмәт сайлап алына. Артур Галимов хезмәтенә килгәндә, ул баштан ук киң колачлыгы белән игътибарны җәлеп итте. Россия җәмәгатьчелеге өчен татар тарихы Алтын Урдадан башлана да шундук Россия, Советлар Союзы тарихына килеп чыга. Мәктәпләрдә менә шушындый тәгаен материаллар җитми. Бу хезмәттә архивлардан алынган мәгълүматлар белән танышырга, аерым нәсел язмышларын күзәтергә мөмкин. Миңа калса, моны мәктәпләрдә өстәмә әдәбият буларак кулланырга була.

Артур Галимов. Бу хезмәттә VII гасырдан алып XX гасырга кадәр булган унөч гасыр аралыгы, 4 гасырны колачлаучы унике буыннан торган бер татар шәҗәрәсе тарихы күздән кичерелде. 15 ел архивларда эшләү дәверендә 200дән артык тарихи чыганакка, XI-XX гасырларга караган 12 картага таянылды. Тикшерү-өйрәнүләр барышында бер нәселнең берничә гасыр эчендә ун сословиегә каравы ачыкланды. Беренче бүлек – төбәк тарихына, икенче бүлек – Сүлте авылының барлыкка килүенә һәм үсешенә, өченче бүлек – милләткә һәм сословиеләргә, дүртенче бүлек – тамырларны эзләүгә, бишенче бүлек Бөек Ватан сугышы елларына багышланды.

Артур Галимовның монографиясе (16+) Илкүләм премиягә лаек булды.
Артур Галимовның монографиясе (16+) Илкүләм премиягә лаек булды.

Беренче бүлектә Идел-Кама Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм аларның рус кенәзлекләре, Россия дәүләте белән мөгамәләләре тасвирлана... Рәсәй империясенә кергәч, Уфа шәһәре салынгач, Ак Идел җире (Агыйдел белән Ык елгасы арасы) татарларын Уфа татарлары дип атый башлаганнар.

Икенче бүлек татарларның хәзерге Илеш районы җирләренә килеп чыгышы һәм урнашып яши башлаулары турында. Ясаклы татар Багай Башаев уллары Солтанай һәм Корбанай белән Солтанбәк Мятиковтан (ул да ясаклы татар, кыскасы, татар татардан җир алган) ике җир кишәрлеге сатып ала. Бу хакта РГАДА (Россия дәүләт борынгы актлар архивы) фондларында 1691 елгы килешү документы саклана. Шунысы кызык: Солтанбәк Мятиков бик абруйлы кеше булган. Самара янындагы баш күтәрүдә катнашкан өчен аның улын кулга алганнар. Әти кеше Россия патшасына улын азат итүен сорап хат язгач, аның үтенече канәгатьләндерелә. Кулай Ямаев та Мятиков үтенече буенча иреккә чыгарыла.

Китапның өченче бүлегендә татарларның кайсы сословиеләргә каравы ачыклана. Архив документларында татар сүлтелеләр, аларның бабалары төрле сословиеләрдә йөргән – чюваш, ясачный бобыль, припущенник, башкиры, башкирцы, ясачный татар, мещеряки, типтяр, башкирцы из мещяряков, башкиры из типтярей дип аталган. Инде җан исәбе ала башлагач, XVIII гасыр башында барысын да «татар» дип язганнар. Эзләнә торгач, мин сословиене сатып алып булуын, бүләк итеп бирелү ихтималын ачыкладым. Шулай да сүлтелеләр этник яктан кем булган соң? Бабаларымның хәзерге Илеш районындагы Турай авылыннан күчеп килүе тәгаенләнде. Турай авылында татарлар яшәгән, язу, сөйләм теле татарча булган. Патшага гариза-прошениеләр татарча язылуы да – моңа бер дәлил. Шуны онытмыйк: империя вакытында халык сословие буенча исәпкә алынган. Сүлтелеләрнең кай яклардан килеп чыгышын ачыклау өчен ир-ат хромосомаларын да чагыштырып карадым. Казан, Рязань татарлары хромосомаларына бик якын.

Бишенче бүлек Бөек Ватан сугышы елларындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән, күпне кичергән туганнарымның, якташларымның хатирәләренә нигезләнеп язылды.

Фәрит Уразаев. Сез монда патша заманында илнең социаль корылышы сословиеләргә нигезләнүен бик яхшы ачкансыз. Ул чорда, чынлап та, җир ресурсы – төп капитал, сословиеләргә бүленеш төп принцип булган. Россия 78 процентка аграр ил дип исәпләнгән. Халыктан салым сословиегә бәйле рәвештә алынган. Бу хезмәтегез – сезнең нәсел өчен генә түгел, гомумән милләттәшләребез, бигрәк тә Башкортстанда яшәгән кардәшләребез өчен дә саллы үрнәк. Сез Турай авылын искә алдыгыз. Минзәлә районында да Турай дигән авыл бар. Турай түбәсе булган. Алар да үз авылларының тарихын яза. Ул да бик кызыклы күренә.

Утырышны «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән Фәрит Уразаев алып барды.
Утырышны «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән Фәрит Уразаев алып барды.

Ринат Нәбиев. Миңа бу хезмәтнең кулъязмасын карап чыгу үтенече белән мөрәҗәгать иткәч, дөресен әйтим, мин аны шикләнебрәк кабул иттем. Әмма укый торгач, аның системалылыгына, тотрыклылыгына шаккаттым. Билгеле, һөнәри тарихчы буларак, мин аңа берничә дәгъва белдерә алам. Әмма Артур Марат улы тарих фәненең барча методологик чараларын файдаланган.

Хезмәтнең тагын бер уңышлы ягы шунда: нәселенә, ата-бабалары туып үскән авылга кагылышлы булгангамы, ул аны күңеле аша уздырып, хис-кичерешләрен кушып язган. Бу да – бик мөһим. Авылы барлыкка килүнең тарихи манзарасын тасвирлап бирү дә отышлы. Әлеге төбәккә кагылышлы катлаулы, тарихи вакыйгахәлләрне күз алдына китереп бастыру да хезмәтнең ышандыру, тәэсир көчен арттыра. Янәшә яшәүче халыклар тарихын ул күз йоммыйча, ипле генә яктыртырга тырыша.

Барча совет халкы өчен зур сынау булган Бөек Ватан сугышы елларын чагылдыруга багышланган бишенче бүлек халкыбызда ватанпәрвәрлек тәрбияләү ягыннан зур әһәмияткә ия.

Объективлык, системалылык ягыннан да бу хезмәт башка төбәк тарихчылары өчен үрнәк булырлык.

Альберт Борһанов. Татар конгрессында яңа басмаларны тәкъдим итү кичәләре уздыру матур гадәткә әйләнде. Башкортстанда төбәк тарихын өйрәнүче белгечләр шактый күп. Әмма оешма булып җитешү ягыннан аларга бердәмлек җитеп бетми әле. Ел саен татар дөньясында төбәк тарихына кагылышлы 200дән артык хезмәт дөнья күрә. Мин Артурны күптән беләм. Ул – технарь, башкачарак фикерли. Башкортстан төбәкчеләренең күпчелеге архивларда утырып, чыганакларга таянып эшли. Шөкер, Артур да шушы юлдан киткән. Кемнәрдер археологик, эпиграфик материалларга, метрикә кенәгәләренә, гаилә архивларына мөрәҗәгать итә. Мин бу хезмәтне Сүлти авылы тарихының беренче варианты гына булыр, Артур бу эшне әле алга таба да дәвам итәр дип уйлыйм. Әйе, китап шактый үзенчәлекле, кызыклы килеп чыккан. Автор бик бай архив материалы туплаган. Дөрес, монда археологик материал җитми. Бездә болгарчылар белән татарчылар арасында беркадәр каршылык яшәп килә. Әлеге каршылык бу китапта да сизелә. Шул ук вакытта мин Артурны галим-төбәкче дип атар идем. Галим, чөнки ул аналитик фикер йөртә – архивларда эшли, материал җыя белә. Моңарчы Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләренең Башкортстанга игътибары җитеп бетмәде. Татарстан җитәкчеләре, Башкортстан татар төбәкчеләре тәнкыйтеннән соң, Көнчыгыш Татарстанга, Көнбатыш Башкортстанга тарихчыларыбызның игътибары артты. Тегендә дә, монда да бер үк халык – татарлар яши. Башкортлар санын ясалма рәвештә арттырырга тырышу бернинди дә яхшы нәтиҗә бирмәячәк. Көнбатыш Башкортстанда, русларны исәпләмәгәндә, татарлар гына яши. Заманында үзе дә шул якта туып үскән Әмирханов Көнбатыш Башкортстандагы җирле халыкны ничек итеп сословиеләргә бүлүләрен күрсәткән бик бай мәгълүмат туплаган иде. Артурның хезмәте дә шушы эшне дәвам итә. Әйе, узган гасырларда «башкорт» атамасы милләтне түгел, нигездә сословиене аңлаткан. Дөрес, хезмәттә кайбер төгәлсезлекләр бар. Әйтик, автор Алтын Урда турында сөйләгәндә, мисал итеп, XVII гасыр материалларын китергән. Тулаем алганда, бу хезмәттә автор үзен галим итеп күрсәткән. Әйткәннәрне исәпкә алып, киңәйтеп, әле автор хезмәтенең икенче, тулыландырылган басмасын нәшер итәр дип уйлыйм. Әйе, кайчандыр «Уфа татарлары» дигән термин булган. Заманында ханлыкларга карап Казан, Әстерхан, Касыйм, Себер, Нугай татарлары дип бүлгәннәр. Әмма бүген Самара, Уфа, Ульян... татарлары дип бүлү – зур хата. Без – бердәм татар халкы.

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында үткәрелгән түгәрәк өстәлдә катнашучылар.
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында үткәрелгән түгәрәк өстәлдә катнашучылар.

Мөдәррис Сафин. Артур әфәнде, Казан ханлыгы вакытында бу җирләрдә кайсы халыклар яшәгән?

Артур Галимов. Андрей Курбский язмаларыннан күренгәнчә, бу җирләрдә, татарлардан тыш, мордва, чуваш, чирмеш, ар, башкортлар гомер кичергән.

Ирек Шәрипов. Бу хезмәт татар төбәкчелек хәрәкәтендә лаеклы урынын алыр дип уйлыйм. Мин 2 ел инде Конгрессның Татарстан бүлеген җитәклим. Республикабызның 45 районында аның бүлекчәләре бар. Шушы ике елда гына да мин Татарстанда төбәкчелек хәрәкәтенең елдан-ел җәелә баруына шаһит булдым. Һәр районда ел саен берничә авыл тарихы басыла. Менә Чирмешән районында үз тарихын язмаган бер татар авылы да юк. Төбәкчелек хәрәкәте – ватанпәрвәрлекнең бер чагылышы ул. Бу хәрәкәтнең асылын һәркем аңласын иде. Аны дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрәсе, финанслата хуплыйсы иде.

Мөдәррис Шиһабетдинов. Мин дә тумышым белән, Артур кебек, Дүртөйле районыннан. Мин – инженер-электронщик. Менә тарих, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнеп китәргә туры килде. Мин – хәзерге вакытта Эстәрлетамак татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе. Заманында Эстәрлетамакта эшкуарлар берлеге оештырган идем. Без Эстәрлетамак тарихы турында китап әзерләдек. Эстәрлетамакка татарлар нигез салган. Рәсми тарих моның киресен сөйли. Шулай ук Дүртөйле, Уфага да татарлар нигез салган. Бездә моны раслаучы тарихи документлар бар. Халыкта чын тарихка зур ихтыяҗ бар. Һөнәри тарихчылар кебек без хезмәт хакы алыр өчен эшләмибез. Менә Мөдәррис Сафинны актив төбәкче дип әйтергә була. Архивларда 30 ел утырып дистәләрчә шәҗәрә төзегән кеше. Ул авылда берәр эшкуарны таба да, бөтен авылны күтәрә. Бер кешенең, гаиләнең шәҗәрәсен булдыру белән генә чикләнмәскә, бөтен авылның шәҗәрәсен булдырырга кирәк. Югыйсә, кайбер авыл тарихлары, йөзләрчә фоторәсем тутырып, аерым бер кешенең нәселен тасвирлауга гына кайтып кала. Андый тарих кемгә кирәк?! Артур да авылдагы бөтен кешенең шәҗәрәсен төзесен иде. Әле җитмәсә кайберәүләр ансат кына башкорт галимнәре язганны күчереп алып бастыра да, авылдашларын башкортка әйләндерә. Без – гамәли тарихчылар. Академик тарихчылар ревизия документларын, шәҗәрәләрен белми. Без үз шәҗәрәбезне беләбез. Академик тарихчылар йомышлы татарларның ничек ясаклы татарга, аннан типтәргә әйләндерелгәнлеген, аннан башкорт булып киткәнен белми. Типтәрдән – башкорт, мещеряктан башкорт дигәннәрне унынчы халык саны алганда тәмам башкортка әйләндереп куйганнар. Көнчыгыш Татарстандагы барча мәктәп китапханәләрендә Башкортстаннан китереп таратылган «История башкирских родов» томнары тулып ята. Югыйсә, анда татарларны башкорт итеп күрсәткән, бозып язылган тарих. Әнә тарихчы Таһир Кәримов Көнчыгыш Татарстан районнарын өйрәнеп язган хезмәтләрендә хәтта русларның, мариларның да «башкирцы» дип яздырылганына шактый мисал китерә. Дөрес, «башкирцы» дигәннәрнең 80 проценты татар булган. Әле без аларның арасыннан чын башкортларны таба алмыйбыз. Чынбарлыкта башкортлар Уфа өязенә шактый соң, 1800 елларда гына килгән. Аларны Казахстан территориясеннән китергәннәр. Казахстан җирләренә алар Пермь ягыннан күчерелә. Аннан сәүдәгәр Строгановлар куып җибәргән була. Башкортларның җиргә бернинди дә вотчина-асаба хокукы булмый. Тәгаен бер халыкның да «вотчина» хокукы булмаган. Ул аерым кешегә, нәселгә дәүләт алдындагы хезмәтләре өчен бирелгән. Безнекеләр ун сословиедә булган, дип әйтеп китте Артур. Әйе, без-татарлар төрле сословиедә булганбыз. Бер нәсел кешеләре ни сәбәпле төрле сословиегә караган соң?

Артур Галимов. Әйтик, бобыль-ялгызак сословиесенә караучылар Петр патшага үтенеч белән мөрәҗәгать иткәч, зуррак салым түли башлагач, башка сословиегә күчерелгән. Мәсәлән, Солтанай Багаев җир кишәрлеге сатып алгач, ясаклы татардан «башкортка» әйләнгән. Аңлашыла ки, җир хуҗасына әйләнгәч, салымны күбрәк түли башлаган.

Мөдәррис Шиһабетдинов. Сүз уңаеннан, Артурның монографиясе менә дүрт ел инде Тарих институтында ята, һаман рецензия бирә, бастыра алмыйлар.

Альберт Борһанов. Шунысын да онытмыйк: Россия империясендә халыкларга атаманы яшәгән җиренә, географиягә карап та биргәннәр. Мәсәлән, «сибирцы», «башкирцы» атамалары шундый. Бу терминны сәяси милләт мәгънәсендә дә аңларга кирәк. Әйтик, татарлар – руслар, башка берничә фин-угыр халкы кебек тарихи милләт. Хәзерге Башкортстанның төньяк өлеше Себер ханлыгына караган, көньяк өлеше Нугай урдасында булган.

Константин Кабиков. Мин Татарстанны шактый яхшы беләм. Заманында «КамАЗ» компаниясенең вице-президенты булып эшләдем. Минем өчен татарлар – эш сөючән, максатка омтылучан халык. Шул сәбәпле Татарстан чәчәк ата, башка республика-өлкәләр өчен үсеш ноктасы булып тора да инде. Артур Галимовның бу хезмәте һәр яктан мактауга, башка халыкларга үрнәк итеп күрсәтүгә лаек. Әлбәттә, тамырларыңны өйрәнергә, нәсел-нәсәбеңне белергә кирәк.

Рәүф Хәсәнов. Аксакаллар шурасы исеменнән Артурга зур рәхмәт! Безнең халыкта, тарихын белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Ватанга мәхәббәт кече ватанга – туган нигез, туган тел, нәсел-нәсәп, туган авылга мәхәббәттән башлана. Минем дүрт улым бар. Аларның дүртесе дә татар телен камил белә. Пенсия яше җиткәч, оныкларым да чын татар булып үссен дип, Казанга күчтек. Биредә «Милләт» типографиясе бинасын сатып алып, анда «Милләт йорты» оештырып җибәрдем.

Әлхәмделилла, матур гына эшләп киттек. Татар конгрессында мондый башлангычларга бик уңай карыйлар. Дөрес, соңгы елларда балаңны татарча укыту Казанда да проблемага әйләнде. Мин күчеп килгән мәлдә оныкларны Казандагы 2нче гимназиядә укыткан идем. Хәзер хәл шактый катлауланды. Шуңа күрә өченче ел, йөртергә ерак дип, үзебезнең яндагы 80нче мәктәп директоры янына кереп сөйләшергә туры килде. Ул башлангычларда татар сыйныфы ачарга ризалык бирде.

Узган уку елында, татар ата-аналары белән күрешеп сөйләшкәч, аңлашкач, беренчеләрдә татар сыйныфы ачылды. Мондый проблемалар хәзер бик күп. Әле менә күптән түгел генә Ульяновск өлкәсенең Кулаткы районында булып кайтырга туры килде. Чиста татар районы бу. Безгә район үзәгендә Эдуард Ганиев исемендәге «Кулаткы укулары»нда катнашырга насыйп булды. Ни кызганыч, татар районы була торып балалар мәктәптә русча укытыла. Балалар татарча сөйләшми диярлек. Шушы рәвешле Кулаткы җирендә татар теле юкка чыгып бара. Ун ел элек районда 25 мең кеше булган. Хәзер 20 меңгә калган. Халык китә, бу җирнең киләчәген күрми. Мондый вәзгыятьне уртак тырышлык белән генә үзгәртергә мөмкин. Әлбәттә, беренче чиратта туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Һәр халык хөрмәткә лаек. Аның теле дә, дине дә хөрмәт ителергә тиеш. Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнар арасында процент нисбәтендә татарлар икенче урынны били. Россия дәүләтен төзүгә дә татарлар бик зур өлеш керткән. Милли горурлык югалу, туган телеңне белмәү безне – Аксакаллар шурасы әгъзаларын аеруча борчый. Минем бабам, атам татар булган дип мактанырга була. Әмма милләтне саклап калу өчен балаң гына түгел, оныгың да татар булып үсәргә, туган телебезне, тамырларыбызны яхшы белергә тиеш. Татар булып калыйк, татар булып яшик! Барыбызга да бу дөньядан ислам динендә булып узарга язсын!

Мөдәррис Шиһабетдинов. Галимнәр йоклап ятканда төбәкчелек хәрәкәте күтәрелә. Хәзер Россиядә бу хәрәкәт яңа көч-куәт алды. Айдар Әхтәриев дигән ирегетебез шәҗәрәләрне өйрәнү буенча махсус телеграм-проектны гамәлгә куйды. Инде бу проектка БДБ илләреннән дә кушыла башладылар. Яшьләр бик кызыксына, бер-берсенә ярдәм итә. Күп кенә руслашкан яшьләр анда үз татар тамырларын таба. «Татары Уфимского уезда» китабы Тарих институты белән бергә эшләү нәтиҗәсе булды. Кабатлап әйтәм: 1855 елны бик күп татарны «башкорт» дип язганнар. Югыйсә, бу сословие генә. Чын тарихны белү өчен чыганакларны өйрәнергә, архивларда утырырга кирәк.

Фәрит Уразаев. Әйдәгез, Артурның китабына әйләнеп кайтыйк әле. Техник фәннәр кандидатының шушындый китап язуы – батырлык ул.

Артур Галимов. Бүгенге тәкъдим итү кичәсе өчен оештыручыларга зур рәхмәт! Кичәнең Казанда узуы – үзе үк зур мәртәбә. Әйе, татарларны, яшәгән җиренә карап, Самара, Уфа... татарлары дип бүлгәләү дөрес түгел. Без – күп санлы, бердәм татар милләте. Сүз дә юк, татарның үзәге – Казан. Кызганыч, бүген татар тарихын пропагандалаучы китаплар күп түгел. Әйе, без беренче чиратта яшьләребезне кайгыртырга тиешбез. Яшьләр Батырша, Муса Җәлил кебек каһарманнарыбыз белән горурланырга, тарихыбызны белергә тиеш. Мәктәпләрдә тарихны күбрәк укытырга, балаларда милли горурлык, милли үзаң тәрбияләргә кирәк.

Ләбиб Лерон. Кадерле дуслар, хәтере барның әйтере бар. Безнең халык – хәтерле халык. Безнең әйтеребез бар. Без бай мирасыбызны, тарихыбызны белергә тиеш. Әлеге китабын бирегә алып килеп тәкъдим иткәне өчен Артур Марат улына зур рәхмәт! Мин үзем Татарстанның Мөслим, Актаныш ягыннан. Сезнең яклар безгә дә бәйле булырга тиеш. Мин биредә бик күп мәгълүмат алдым. Бүген бик кирәкле, эчтәлекле чара булды.

  • Әлеге язма «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 30 гыйнвар санында басылып чыкты. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи