Журнал «Безнең мирас»

Евразия далалары күчмәннәрендә мөселман гигиенасы

(XIII-XVI гасырлар)

 

Евразия далаларына ислам VII-VIII гасырларда үтеп керә башлый һәм, чисталыкка, пакьлеккә өндәгән дин буларак, күчмә халыкларның шәхси гигиенасына, һичшиксез, гаять зур, уңай йогынты ясый. Билгеле, мөселман мәдәнияте барча ыру-кабиләләр арасында берьюлы, тиз таралмаган. Өстәвенә, дала күчмәннәре аны беркадәр аерма белән, үзгәрәк рәвештә (беренче чиратта – йолаларны үтәү ягыннан) кабул итә.

 

Күренекле госманлы галим һәм сәяхәтче Әүлия Чәләби, Көнбатыш Европа күчмәннәренең XVII гасыр көнкүрешен күзәтеп, болай дип яза: «Һәммә татарлар – дала җирләрендә яшәүчеләр... <…> Чыңгыз хан чорыннан башлап бу халык хак диндә, хәнәфи һәм шәфигый мәзһәбләре аша бер Аллаһка табына. Ләкин бу халык, татарлар, бая телгә алынган әхлакый сыйфатларга ия булса да, шул сыйфатларның кайберсен башкару ягыннан аерылып торса да, сөннәт йолаларны үтәү белән бергә аларны әледән-әле инкяр итүдән дә тайчынмый [ягъни берьюлы ике капма-каршы халәттә яши]. <…> Алар, мөселман дине гүзәллеген үзләренә күчереп алуга карамастан, бер үк вакытта өлешчә имансызлыкта һәм караңгылыкта адаша бирә» [1, б. 137].

 

«Чын» мөселман күзлегеннән бакканда Бөек дала күчмәннәре, бәлки, йолаларны, ритуалларны, хәтта дин нигезләрен аңлауда катгый (догматик) исламнан ерак торса да, үзләрен барыбер мөселман санаган, зур мөселман дөньясының бер өлеше итеп күргән.

 

19-20 нче йөзләрдә яшәгән казакъларга бәйле рәвештә, Р.М.Мостафина болай дип яза: «Көнкүреш (бытовой) исламның «мөселман дөньясы» төбәкләрендәге үзенчәлекләре халык арасында исламга кадәрле җирле гореф-гадәтләрнең ни дәрәҗәдә сакланып калуына бәйле. Ислам, элеккеге дини күзаллауларны һәм традицияләрне тулысынча кысрыклап чыгармаса да, аларны яхшы ук җимереп ташлый. Озак вакыт мөселман дине шартларында «яшәгәнгә» күрә, борынгы традицияләрнең реликтлары ислам белән үрелешә, яңа йолалар тышчасына төренә, дөньяга үзгә, исламча карашның бер элементына әверелә. Урта Азиянең башка халыклары кебек үк, казакъларның да тормыш-көнкүрешендә борынгы дини йолалар шактый мөһим урын тота. Алар яшәешнең төрле тармакларында күзәтелә: изгеләр культы, <...>, гаилә йолалары (туй, бала туу, сөннәткә утырту, үлем һ.б.) – шундыйлардан» [2, б. 114]. Ассызыклыйк: борынгы ышанулардан арынып бетмәүләре күчмәннәргә (безнең очракта – казакъларга) үзләрен мөселман дип санарга комачау итми.

 

Мөселман гигиенасы

 

Изге китапта: «Һичшиксез, Аллаһ <...> пакьләнүчеләрне сөя», – диелгән [3, 9:108], Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.): «Ислам пакьлеккә нигезләнә», – дип әйткән сүзләре дә мәгълүм [4, б. 6]. Ислам хокукында (фикъһ) гәүдәне чиста тоту кагыйдәләрен ачыклаучы, аңлатучы мөстәкыйль бүлек бар. Бәдәни һәм рухи чисталык дингә килүнең иң мөһим шартларыннан берсе булып тора.

 

Ислам, гомумән, табигать һәм яшәеш күренешләрен «чиста» вә «чиста булмаган»га (нәҗасәткә) аера, бу төшенчәләр хак мөселманнарның тормышына, аңына зур йогынты ясый [5, б. 147].

 

Шәригать буенча бәвел, тизәк, мәни, үләксә, мәет, кан, эт, дуңгыз, кяфер, шәраб, сыра һәм башка исерткеч эчемлекләр, үзләре «чиста булмаган» (яисә «чиста булмаган» тереклек иясе белән тукланган) хайваннар нәҗасәт исәпләнә [5, б. 148]. Үз чиратында, нәҗасәт «авыр» (бәвел, тизәк, мәни, косык, умырылган ит кисәге, аккан кан һ.б.) яисә «авыр булмаган»га, «җиңел»гә (йорт хайваннарының, ерткыч кошларның (бөркет, лачын, тилгән һ.б.) тизәге, бәвеле һ.б.) аерыла. Нәҗасәт кайда тисә, шул урынны хәкарәтли. Мөселманнарның кием-салымы һәм тән-бәдәне аңардан сакланырга тиеш [6, б. 259-260].

 

Күренекле галим Әбү Хәмит Мөхәммәд әл-Газәли әт-Туси (1058-1111 нче еллар) тәһарәтләнүнең дүрт дәрәҗәсен аерып күрсәтә: беренчесе кешенең тышкы пакьлегенә бәйле булса (моңа нәҗасәт, җиткән чәч, тырнак һ.б. керә), калганнары эчке дөньяга, мөселманнарның гамәлләренә, уй-фикерләренә, ниятләренә карый [4, б.7].

 

Нәҗасәттән тазартучылар булып җир, кояш, истихалә (әверелеш, метаморфоза), интикаль (күчеш), ислам, табигать һ.б. хезмәт итәргә мөмкин [5, б. 151-152]. Пакьләнү юллары – суда юыну, сөртенү, утта яндырып яисә пешереп алу, киптерү [6, б. 321-322].

 

Пакьләнү өчен су ике төрле була: беренчесе – чиста (мотлак) су (чишмә, диңгез, елга, җир асты, яңгыр сулары), икенчесе – «чиста булмаган»ы. Кечкенә савыттагы суга нәҗасәт төшсә, ул «пычрана» (шул ук вакытта, бассейннарда, зур резервуарлардагы суга бераз нәҗасәт тисә дә, ул барыбер чиста кала). Мондый су белән тәһарәтләнергә ярамый [6, б. 322].

 

Диндә пакьләнүнең берничә төре аерыла: кече тәһарәт (вуду), тулы тәһарәт (госел), туфрак белән чистарыну (тәяммүм ). Аларга кадәр җенес әгъзаларын юу (истинҗа) шарт [4, б. 22].

 

Госел бөтен гәүдәне су белән юудан гыйбарәт. «Җенси мөнәсәбәтләрдән, мәни чыгарудан, күремнән һәм бала тапканнан соңгы җәнабәт (ритуаль чистасызлык) вакытында башкарылган <...> мәҗбүри (фарыз) госелдән тыш, сөннәт госел дә бар, анысын җомга көннәрендә, Рамазан аенда, Корбан бәйрәмендә, хаҗда йөргәндә, башка диндәге бәгъзе ислам кабул иткәндә, Мәккә-Мәдинәгә сәфәр кылганда, нинди дә бер яхшы һәм файдалы гамәл кылганда, сәяхәттән кайтканда һ.б. шундый чакларда үтәү саваплы һәм кирәкле эш исәпләнә» [6, б. 91-92].

 

Госел чиста су белән алына, дымлы сөлге белән сөртенеп чикләнү хупланмый. Ният кылганнан соң, иң элек авыз һәм борын чайкала, аннары баш һәм бөтен гәүдә юыла. Су тимәгән урын калырга тиеш түгел. Чәчне, кашны, кендекне, җенси әгъзаларны һ.б. яхшылап юу шарт. Бу эшне кеше-карадан читтә башкару зарур. Андый мөмкинлек булмаганда, ким дигәндә, гәүрәт өлешләрнең каплануы мәслихәт [6, б. 91]. Юынганнан соң сөлгегә сөртенү лязем.

 

Мөхәммәд әл-Газәли әт-Туси үз хезмәтендә тузаннан, тирдән хасил кылынган кер турында да хәбәр җиткерә. Аннан арыныр өчен мунча керергә (ягъни госелне шул рәвешле алырга) кирәк дип әйтә: «Мунча керүнең һичнинди начарлыгы юк – Аллаһ илчесенең көрәштәшләре Сүрия мунчаларына йөргәләгән. Аларның бәгъзеләре: «Мунча – искиткеч урын! Гәүдәне дә тазарта, тәмуг кызуы турында да искәртә», – дип яза. <...> Мунча кереп, аннан сихәт алырга омтылу һич начар түгел, сәламәтлегеңә зыян гына китерерлек булмасын» [4, б. 43].

 

Галим бер үк вакытта мөселман кешесе мунча кергәндә истә тотарга тиешле кагыйдәләрне дә атап уза: «Ир-атларга [гаурәтне каплаган] киемнән башка мунчада юыну тыела. Хатын-кызларга, бәби тапкан яисә хасталаган чагы булмаса, мунчага бөтенләй керергә ярамый. <...> Мунча юыну ихтыяҗы туган очракта хатын-кыз [гәүдәне баштанаяк каплый торган] озын япмага төренеп кенә эчкә узарга мөмкин» [4, б. 43, 48].

 

Дини һәм бәдәни чистарынуның нәүбәттәге төре – вуду (кече тәһарәт), аннан башка намазга басарга, хаҗ вакытында Кәгъбәне урарга, Коръәнгә кагылырга ярамый [6, б. 86-87]. Мәгълүм ки, һәр мөселман кешесе намаз алдыннан тәһарәт алып, пакьләнергә тиеш [3, 5:6].

 

Мөселманнарның туалет этикетында истинҗа дип атала торган кагыйдә бар. «Истинҗа – олы яисә кече йомышны үтәгәннән соң пакьләнү. Бу очракта су – төп чистарыну чарасы. <...> Бәвел тамчылары киемгә таммасын өчен, кече йомышны чүгәләгән хәлдә башкарырга кирәк. Ләкин ир-ат, киемен юешләтмәвенә тәгаен ышанса, эшен баскан килеш тә үтәргә мөмкин. Уң кул белән су салып, сул кул белән юу яхшы. Кайбер очракларда таш, җир яисә кәгазь белән пакьләнергә дә рөхсәт ителә» [6, б. 165].

 

Исламда үзеңне бәдрәфтә тоту кагыйдәләре дә билгеләнгән: «Табигый йомышыңны махсус җирләрдә (бәдрәфләрдә) генә үтәү тиешле. Анда сул аяктан узарга кирәк. Ихтыяҗыңны җәмәгать урыннарында, бакчаларда яисә җиләк-җимеш агачлары янында башкарырга ярамый. Йомышыңны үтәгәндә алдан ук су әзерләп кую шарт, бәдрәфкә Коръән яисә Аллаһ, Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.), башка күренекле дин әһелләренең исеме язылган кәгазь битләре белән керергә рөхсәт ителми... <...> Бәдрәфтән эшең бетүгә үк чыгарга кирәк, алдың яисә артың белән кыйбла тарафына борылып басу (хәнәфи мәзһәбендә) тыела; пычракка (нәҗескә) карап торырга яисә кагылырга ярамый» [6, б. 165].

 

Шул ук вакытта, су булмаган очракта, ислам символик рәвештә ком йә таш белән пакьләнергә дә рөхсәт итә, бу гамәл, алда искәртелгәнчә, тәяммүм дип атала: «Авырып яисә сәфәрдә булып, кем дә кем ихтыяҗын үтәде яисә хатын-кызга орынды һәм су таба алмады икән, чиста ком белән йөзен, кулларын усын, шулай тәһарәтләнсен. Аллаһ һичкемгә уңайсызлыклар тудырырга теләми, ул сезгә пакьләнү тели һәм сезгә карата мәрхәмәт кыла» [3, 5:6]. Тәяммүм өчен сәбәпләр: өч чакрымлык әйләнәдә су булмау; судан берәр чир ияртү куркынычы; су аз булып, аның эчәргә кирәклеге һ.б. [6, б. 309].

 

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) һәм рухи, һәм бәдәни чисталык тарафдары булган. Бер хәдистә ул: «Пакьлек – ярты иман», – дигән. Авыз эчен чиста тотуга да зур әһәмият биргән, тамак ялгаганнан соң, тешләрен мисвәк (махсус агач тамыры) белән чистарткан, чайкаган. Чәчләрен дә карап тоткан: юган, тараган.

 

Исламда, пөхтәлек саклауны күздә тотып, чәчне тулаем кырку рөхсәт ителә. Мыекларны төзәтеп, ирен чите белән тигезләп торырга кирәк. Сакал җибәрү хуплана. Култык астындагы яисә касык урынындагы төкләрне кырырга яисә йолкырга, тырнакларны кисәргә кушыла [4, б. 49-51].

 

Мөселман өс-башын карап йөрергә, намазга бары тик чиста киемнән генә басарга тиеш.

 

Исламда шулай ук мәсех кылу да (гәүдәнең берәр өлешен дымлы уч белән сөртү) яраклы гамәлдән санала.

 

«Тубык сөягенә җиткән күн аяк киемен дымлы уч белән сөртү дә мәсех кылуга керә. <...> Моның өчен киемнең чиста аякка киелүе һәм шуннан соң салынмавы шарт. Шулай иткәндә, мәсехне 24 сәгать эчендә башкарырга мөмкин. Мосафирлар өчен бу вакыт 72 сәгатькә җитә. Мәсех кылу тәртибе: башны сөрткәннән соң дымлы уч белән (аяк бармаклары ягыннан башлап үзеңә таба) оек өстен сыпырасың, бармаклар бер-берсенә тиеп торырга тиеш. Аннары шул ук эшне сул кул һәм сул аяк белән кабатлыйсың [6, б. 455].

 

Пәйгамбәребез (с.г.в.) ислемайлар куллануны да хуплаган.

 

 

Күчмәннәрдә мөселман гигиенасы

 

Хәтта шушы кыска язмадан да күренгәнчә, ислам мөселман кешесенә гигиена ягыннан шактый катгый һәм төгәл таләпләр куя. Евразия далалары күчмәннәре әлеге таләпләрне ничек үтәгән соң?

 

Бу мәсьәләдә күчмәннәрнең исламга ни дәрәҗәдә якын килүе, аның кагыйдәләрен үтәүне ни дәрәҗәдә әһәмиятле санавы төп фактор булып торган. Мәгълүм ки, Алтын Урда күчмәннәренең исламга күчү процессы тиз бармаган һәм, әлбәттә, берьюлы илнең бар халкын колачламаган [8].

 

Исламның Алтын Урдада иң нык таралган вакыты XV гасырга туры килә: «Мөхәммәд (с.г.в.) дине татарлар арасында йөз ел элек үк гадәти күренешкә әверелә. Дөрес, элгәре аларның бик аз өлеше мөселман булып, калган өлеше, нигездә, җаннарына якын башка динне тота. Кайберләре агачтан яисә чүпрәктән потлар ясап, аларны арбаларына салып йөртә. Мөселман диненә мәҗбүриләп кертү татар ханының субашы Идегәй чорына карый...» [9, б. 140]. Ары таба күчмәннәр арасында (XVII гасырда Көнчыгыш Европа далаларына килгән калмыклардан тыш) исламның йогынтысы ныгый гына.

 

Диннең күчмә кабиләләрдәге үзенчәлекләре турында И.Л.Измайлов болай дип яза: «[Җүчи Олысы] халкының төрле катлаулары арасында мөселман хокукы кануннарын тоту җәһәтеннән аермалар булуын инкяр итәргә ярамый. Аксөякләр тышкы яктан диндар булып күренергә тырышса да, дини практика ягыннан беркадәр ирек-иркенлек саклаган: мәсәлән, шәраб эчкән, кием яисә корал белән җирләнгән. Бу аңлашыла да. Ханнар өчен татар аристократларының («тәхет таянычларының»!), нинди дин тотуыннан битәр, беренче чиратта, хакимиткә лояльлеге, ханга тугрылык саклавы, «Чыңгыз йорты»ның изгелегенә ышануы мөһим булган» [7, б. 608].

 

Билгеле, алдагы битләрдә күрсәтелгән барлык кагыйдәләрне (субъектив һәм объектив сәбәпләр аркасында) дала шартларында үтәү мөмкин булмаган. Шундый сәбәпләрнең берсе – климат: салкын көзләр һәм кышлар. Мондый чакта су белән тәһарәтләнү – четерекле генә түгел, хәтта сәламәтлек өчен куркыныч эш тә. Әйтик, вуду кылыр өчен аулак урын (далада кайда табасың аны?) һәм чагыштырмача җылы су (ягулык болай да аз килеш!) кирәк.

 

Шуларны игътибарга алып, далада гигиена йолалары еш кына бозылып башкарылган дип фикер йөртергә урын бар. Күчмәннәр, ихтимал, тәяммүм кылып чикләнгәндер. Моның өчен, шартын туры китереп, юынгандай хәрәкәтләр ясап, аяк-кулны, битне һ.б. сыпырып алу да җиткән [10, б. 125]. Ихтимал, гадәткә кергәч, күчмәннәр җәй көне, сусыз вакытта да шул рәвешле тәһарәтләнгәндер. Хәер, мөселман руханиларының һәм, гомумән, исламның роле ныгыган саен, күчмәннәр арасында мөселман гигиенасы таләпләре дә төгәлрәк, дөресрәк үтәлә башлаган.

 

Тагын шунысын истә тотарга кирәк: үзен исламда санаган байтак кешеләр мөселман гигиенасының бар нечкәлекләрен белеп бетермәгән дә. Өстәвенә алар, хәреф танымаганга күрә, үзлектән дини китаплар укып, тиешле әдәбиятны үзләштерә алмаган. Андыйларга, табигый, госел белән вудуның аермасы зур күренмәгән.

 

Бер үк вакытта, һичшиксез, алар үзләрен мөселман санаган. Язманың беренче өлешендә тәкъдим ителгән Әүлия Чәләби цитатасыннан күренгәнчә, «чын» мөселманнар да аларны читкә тибәрмәгән, дәһри яисә кяфер исәпләмәгән.

 

Археологик яисә этнографик материаллар күрсәткәнчә, тәһарәтләнү өчен Алтын Урда күчмәннәренең махсус бакыр комганнары булган. Шәһәр кешеләре керамикадан эшләнгән комганнардан (афтафа) файдаланган – борынгы калаларның хәрабәләрен өйрәнгәндә моңа дәлилләр еш очрый.

 

Алтын Урда халкы (беренче чиратта, ил агалары) мунчага йөрергә яраткан, бу да пакьләнүнең бер рәвеше булып торган [11]. Әлеге җәһәттән алар Дәште Кыпчак күчмәннәренә дә уңай йогынты ясаган. Мөгаен, далага сабын да ислам белән бергә үтеп кергәндер.

 

Әлбәттә, Алтын Урда күчмәннәрендә гигиена мәсьәләсендә традицион, үз тәртипкагыйдәләре дә булган һәм алар еш кына ислам таләпләренә туры килгән. Әйтик, табигый ихтыяҗларын үтәр өчен, күчмәннәр еракка, кеше күзеннән чит урынга барган; суга кече йомышын үтәмәгән; авызларын чайкаган; тырнакларын кискән; ир-атлар һәрдаим чәчен кыркып, сакал-мыегын төзәтеп йөргән...

 

Йомгаклап әйткәндә, XIII-XVI гасырларда Евразия далалары күчмәннәре арасында дин һәм мөселман гигиенасы киң таралыш алу ил эчендәге санитариягә уңай йогынты ясаган. Ислам халыкның рухи вә бәдәни тазалыгына, сафлыгына китергән.

 

Файдаланылган әдәбият:

 

1. Челеби Э. Книга путешествия (Извлечение из сочинения турецкого путешественника XVII века). Вып. 2: Земли Северного Кавказа, Поволжья и Подонья. – М.: Наука, 1979. – 288 с.

2. Мустафина Р.М. Представления, культы, обряды у казахов: в контексте бытового ислама в южном Казахстане в конце XIX-XX вв. Алма-Ата: Қазақ университети, – 1992. – 172 с.

3. Коран.

4. Абу Хамид Мухаммад аль-Газали ат-Туси. Возрождение религиозных наук. Пер. с араб. яз. книги «Ихйа’ ‘улум ад-дин». В 10-ти томах. Т. 2. – Махачкала: Нуруль иршад, 2011. – 460 с.

5. Керимов Г.М. Шариат: Закон жизни мусульман. Ответы Шариата на проблемы современности. – СПб.: Изд-во «ДИЛЯ», 2009. – 512 с.

6. Али-заде А.А. Исламский энциклопедический словарь. – М.: Ансар, 2007. – 400 с.

7. Измайлов И.Л., Усманов М.А. Ислам в Улусе Джучи. История татар с древнейших времен: В 7 т.: Т.3: Улус Джучи (Золотая Орда). XIII-середина XV вв. – Казань: Институт истории АН РТ, 2009. – С. 599-617.

8. Ислам в жизни казахов: от прихода в веру до сегодняшних дней. Интервью с Чарльзом Веллером (Islam in the life of Kazakhs) 10.03.2017 https://caa-network.org/ archives/8551 (дата обращения: 28.05.2021).

9. Барбаро и Контарини о России. К истории итало-русских связей в XV в. – Л.: Наука, 1971. – 275 с.

10. Гимбатова М.Б. Нормы исламского этикета в традиционной культуре ногайцев (ХIХ-начало ХХ вв.). Ногайцы: XXI век. История. Язык. Культура. От истоков к грядущему. – Черкесск, 2014. – 480 с.

11. Зиливинская Э.Д. Бани Золотой Орды // Практика и теория археологических исследований. – М., 2001. – С.174-226.

12. Геродот. История. Кн. 4. Пер. и прим. Г.А.Стратановского. – Л.: Наука, 1972. – 604 с. 

 

 

"Безнең мирас". – 2024. – №2. – Б. 4-9.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру