Ленар Абзалов автор яңалыклары
-
Татар илбашларының мөһерләре
Илбашы, хан тарафыннан чыгарылган карарлар Алтын Урдада ярлык дип аталган. Бу рәсми документлар тиешле бер формада язылып, ханың төрле максатлар белән бирелгән әмере булып саналган. Хан ярлыгы дәүләтнең, хакимиятнең өстенлеген, көчен чагылдырган бер символга әверелә. Шушы символның аерылгысыз өлеше булып мөһер тора. -
Евразия далалары күчмәннәрендә мөселман гигиенасы
Евразия далаларына ислам VII-VIII гасырларда үтеп керә башлый һәм, чисталыкка, пакьлеккә өндәгән дин буларак, күчмә халыкларның шәхси гигиенасына, һичшиксез, гаять зур, уңай йогынты ясый. Билгеле, мөселман мәдәнияте барча ыру-кабиләләр арасында берьюлы, тиз таралмаган. Өстәвенә, дала күчмәннәре аны беркадәр аерма белән, үзгәрәк рәвештә (беренче чиратта – йолаларны үтәү ягыннан) кабул итә.
