Диплом эшемнең җитәкчесе Үзбәк Ибраһим улы Гыймадиев: «Барып кайт Хәсән ага Туфан янына үзең», – дигән тәкъдим ясады чираттагы бер сөйләшүдә.
«Диплом эшеңнең темасы кызыклы – “Хәсән Туфан иҗатында фәлсәфи лирика”. Яңа тема. Мәгълүмат тупларга кирәк, тоемлавың бар барын. Тик яңача күзаллау кирәк булыр. Аннары яшь шагыйрәгә олы әдип белән якыннан очрашып сөйләшү, диплом эше өчен генә түгел, шигъри офыкларыңны киңәйтеп җибәрү өчен дә зур этәргеч булыр», – дип киңәш бирде галим.
Хәсән абый белән танышу, иркенләп булмаса да, аралашу бәхете тигән иде инде миңа. Ул елларда репрессиягә эләгеп, хаксызга хөкем ителеп, салкын Себер якларына сөрелеп, тоткынлыкта интеккән, ниһаять, акланып туган якларына кайткан легендар шагыйрь язмышы, аның иҗаты укучыларда, бигрәк тә студент халкында зур кызыксыну уята иде.
Дилә апа Булгаковаларда булды бу хәл. Көз иде шикелле. Телефон шылтырады, Наҗар Нәҗми икән. «Уфада олы кунак – Хәсән ага Туфан, сезнең янда гына “Башкирия” кунакханәсенә (Дилә апа яшәгән йорт кунакханә артында гына иде) урнашты, сезне таныштырасым килә. Халисәгә дә хәбәр бир, мин дә хәзер барып җитәм, холлда көтегез», – диде. Без зур дулкынлану белән очрашуга юнәлдек. Күпмедер көткәннән соң, ак чәчле шагыйрь белән Наҗар ага өске этаждан төштеләр. Таныштык, холлдагы диваннарга утырып озак кына сөйләштек, берничә шигыребезне дә укып ишеттердек. Мин аның иҗаты турында диплом эше язарга ниятләгәнемне әйттем. Сораулар булса, мөрәҗәгать итәргә мөмкинчелек булырмы икән, дип кызыксындым. Ул өй телефоны номерын бирде. Беренче очрашу шулай булды.
Дулкынландыргыч хатирәләр
Февраль аенда юлга кузгалдым. Группадашым Зөбәрҗәт Фәизова да миңа кушылды. Аның диплом темасы Муса Җәлил иҗатына багышланган иде, китапханә, архивларда әзерләнү кирәк иде аңа.
Без очкычта Казанга юл алдык. Самолетның талгын гына гүләве үткәннәргә, биш ел элек булган дулкынландыргыч вакыйгаларга – абитуриентлыктан студент елларына аяк басу, курсташлар, дуслар һәм укытучыларыбыз белән бәйле хатирәләргә, кызыклы очрашуларга, иҗат мизгелләренә алып китә.
Башкорт дәүләт университетының җылы куллар белән күп «күрешүдән» ялтыратып ышкылган җиз самавырны хәтерләткән авыр ишек тоткасын көч-хәл белән тартып эчкә үтәм. Каршы алган ап-ак киң мәрмәр баскычлар сагаеп, ләкин өмет биреп үзенә, югарыга чакыра кебек. Шушы баскычлардан китап-дәфтәрләремне кочаклап дәресләргә йөгереп менүләр насыйп булыр микән миңа, дигән уйлар зиһенемне каплап ала. Ул елларда авыл баласына бернәрсә дә җиңел генә бирелми иде шул. Ишекләр дә, фән-белем кыяларын яулау да, яңа үрләр яуларга ымсындырган баскычлар да…
Республика районнарыннан төрле диалектта сөйләшүче абитуриентлар җыелганбыз. Әле белем ягы да мактанырлык түгел. Ул елларда авыл мәктәбендә югары белемле тел-әдәбият укытучылары бик аз, күбесе – үзләре дә кичә генә унынчы сыйныфны тәмамлаган яшь-җилкенчәк. Мин туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәтне кечкенәдән җор телле нәнәй-картатайның безгә иске китаплардан укыган «Сак-Сок», «Йосыф-Зөләйха» кыйссалары, аларның өйдә мәкаль-табышмаклар, такмаклар әйтеп сөйләшүе, җырлары аша күңелемә сеңдердем. Башлангыч сыйныфларда (I-II сыйныфларда) мәктәп китапханәсеннән чыкмадым диярлек. Аннары авыл китапханәсендәге байлыкка күчтем, урта мәктәпне тәмамлаганда анда мин укымаган китап калмаган иде инде. Дәрестә кушкан биремнәрне, өй эшләрен тиз-тиз генә эшлим дә китапка ябышам! Көндез әле якты, кич исә нәнәй утны сүндерергә куша (электрны күп ашый), күтәрмәгә чыгып ай яктысында укыйм. Ай булмаса, дүртпочмаклы фонарикны яндырып юрган астына чумам. Татар, башкорт, рус телендә язучыларның, чит ил классикларының да әсәрләрен су урынына эчәм. Шул елларда тәүге шигырьләрем дә «Пионер» журналында, «Башкортостан пионеры», «Ленинсе», «Кызыл таң» газеталарында басыла башлады. Һәм мин БДУ филология факультетының татар-рус филологиясе бүлегенә документларны тапшырдым.
Каләм тибрәтүчеләр бишәү идек
Ул елны абитуриентлар күп килде. Ялгышмасам, бер урынга – 13 кешелек конкурс.
Имтиханнар башланды. Сочинение яза торган аудиториягә урта буйлы, җыйнак кына гәүдәле, коңгырт чәчләрен артка урап җыйган, зәңгәр-соры күзләре ягымлы карый, ак кофтасы өстеннән карасу костюм кигән, уртача биеклектәге матур түфлиләре белән шык-шык басып, булмышыннан затлылык өстенә тыйнаклылык та бөркелгән апа килеп керде. Аның артыннан куе кара чәчләрен артка шома итеп тарап куйган, кара күзле, куе кара озын керфекле, кара тут йөзле абый аудиториягә үтте.
«Бәйнә Салих кызы Сәлимгәрәева булыр бу апагыз, хөрмәтле абитуриентлар. Татар теленең практик курсын, лексиканы укыта».
«Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗанов – фольклорчы, халык авыз иҗаты җәүһәрләренең иң зур белгече!»
Бәйнә апа тактага сочинение темаларын язып куйды. Мин ирекле теманы сайладым. Алты битле хикәя яздым. Күп язсаң хата китә, хаталары да булгандыр инде. Тик темадан аерыла алмадым. Шуның белән укытучыларны җәлеп иттем дә кебек. Соңыннан коридорга чыккач, Бәйнә апаның укытучыларга минем якка карап нидер сөйләгәнен шәйләдем. Ул заманда безнең бүлектә каләм тибрәткән абитуриентларга зур әһәмият бирелә иде. Бигрәк тә газета-журнал битләрендә басыла башласаң.
Безнең төркемгә 25 студент урынына 32 кеше кабул иттеләр, шуларның 7се – ирекле тыңлаучы. Татар-рус филологиясе бүлегенә ул елларда зур теләк белән киләләр иде. Укырга кабул ителгәннәр арасында каләм тибрәтүчеләр бишәү идек. Камил Фазлетдинов – булачак прозаик, киләчәктә Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, шигырь язучылар өчәү идек: Юнир Бәширов, Мәдинә Даутова (кызганычка, алар мәрхүм инде) һәм мин, Лотфулла Хәбибов мәкаләләр, шигырьләр дә яза иде. Соңыннан ул фән юлыннан китеп, профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде.
Студент чоры канатлы еллар булып хәтердә калды. Җәмгыятьтә җепшеклек, үзгәрешләр чоры. Киләчәккә өмет, дөньяга алсу күзлек аша багу, илдә барган вакыйгаларга тәнкыйть мөнәсәбәте, милли аң үсеше, үз телебездә кыенсынмыйча-оялмыйча (хәтта трамвайда да), курыкмыйча сөйләшә алу мөмкинлеге шәйләнү, тарихыбыз, әдәбиятыбыз белән кызыксыну, иҗатыбызда дөрес дип уйлаган фикерләребезне расларга, башкаларга да исбат итәргә, дөньяны, вазгыятьне матурларга, бәхетле булырга тырышу чоры иде бу. Бер сүз белән әйткәндә, һава яшьлек максимализмы белән тулган иде.
Илдә репрессия корбаннарын аклау, шушы фаҗигаләрне тудырган, кылганнарны анализлау, дөреслекнең өскә чыгачагына ышаныч арткан замана.
Бу шартларга Россия әдәби тормышындагы җанлылык та импульс бирә. Роберт Рождественский, Андрей Вознесенский, Евгений Евтушенко, Белла Әхмәдуллиналарның зур стадионнарны тутырып шигырь укуы, ялкынлы чыгышы. Күрше Татарстанда яшь шагыйрьләр ораны – Рәдиф Гатауллинның «Гөлләр су сорый» шигырьләр китабы, аның «Ирләр булыйк» шигыре, Равил Фәйзуллинның «Мәрмәр» китабы һәм «Аһ, тау юклыклар!» шигыре, Роберт Әхмәтҗановның «Сәгать суга» җыентыгы, башкорт шагыйрьләре Рәми Гариповның «Әманәт» китабы, «Туган тел» шигыре, Равил Бикбаевның яңа гына чыккан «Лирика. Шигырьләр. Поэма», Рәшит Назаровның «Кояш юлы буйлап» китаплары. Алардагы кыю идеяләр, үткен фикерләр, яктылыкка, көрәшкә өндәү! Алар безнең өчен заманның авангард идеяләре, чорның героикасы һәм романтикасы булып хәтердә калды.
Үзара бик дус яшәдек
Без килгәндә бүлектә икенче, өченче курсларда булачак шагыйрьләр, прозаиклар белем ала иде инде. Римзил Вәлиев бик популяр иде. Аның «Кыңгыраулар» шигырен без барыбыз да яттан сөйли идек. Бу матур шигырьгә композитор Алик Локманов бик матур көй язды, җыр һаман да эфирда яңгырый. Госман Садәнең «Караиделдә саллар ага», мөселман зиратына ишарәләп язган «Татар урамы» шигыре киң танылу алды. Ринат Хәйринең «Әле яз башы гына» шигыре үзе бер вакыйгага әйләнде. Вера Булатова, Нәҗибә Әминева, Тамара Николаева, Әнвәр Әхмәтҗанов, Гали Гатауллин, Зиннур Насыйбуллиннар – безнең бүлектә белем алып каләм чарлады, соңрак Халисә Шәмсетдинова (Мөхәммәдиева), Рафига Закирова (Усманова) килеп кушылды.
Башкорт-рус бүлегендә дә шундый ук җанлылык хөкем сөрде. Гөлфия Юнысова, Асылгуҗа Баһуманов, Факиһа Нафикова (Тугызбаева). Сабир Шәрипов, Зөһрә Котлыгильдина, Рамил Янбәк укый. Соңрак Йомабикә Ильясова, Самат Габидуллин, Гөлфия Янбаева да биредә белем алды. Киләчәктә республиканың әдәби йөзен билгеләячәк шәхесләр.
Ике бүлек, ике кафедра бик дус яшәде. Кемдер бер әсәр язса, тулай торакта бүлмәдән-бүлмәгә йөреп шигырь, хикәя уку китә, фикер алышу, бәхәсләшү, тәнкыйть – зур бер җанлы әдәби бәйгегә әйләнә.
Дәвамы бар.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала