Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан.

Уфада Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафури очрашуына багышланган һәйкәл эскиз-проектының авторы Башкортстанда туып, хәзер Санкт-Петербургта иҗат итүче сынчы Әхнәф Зыякаев.
Вакыт бик тиз үтә: аерым кешенең тормышында, гомумән, дөньяда вакыйгалар шулкадәр күп була ки, кайчак чыннан да мөһим нәрсәләргә игътибар җитми. Әмма кайвакыт язмыш безгә хәтердә озакка кала торган очрашулар бүләк итә.
Күптән түгел миңа Уфада, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан бүлекчәсенә бару, анда «Рәйхан» клубы белән «Мәҗит Гафури – XXI гасыр» мәдәният фонды оештырган чарада катнашу бәхете насыйп булды. Укучылар заманында башкорт телевидениесендә барган татар телендәге «Рәйхан» тапшыруын хәтерлидер, аның мөхәррире һәм алып баручысы – Халисә Мәсгут кызы Мөхәмәдиева. Бүген Халисә Рәйхан (Халисә Мөхәмәдиеваның иҗади тәхәллүсе) лаеклы ялда булса да, актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара, кызыклы очрашулар һәм чаралар оештыра. Мин Халисә ханым белән инде ун елдан артык таныш: безнең юллар Мәҗит Гафури фонды чараларында кисеште. Бу юлы ул мине Мәҗит Гафури фонды белән берлектә оештырылган «Тукай Уфада» исемле иҗади кичәгә чакырды.
ХАЛЫК ХӘТЕРЕ
Иҗаты милли мәдәниятнең аерылгысыз өлешенә әверелгән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 140 ел тулуга багышланган кичәне Халисә Рәйхан ачып җибәрде. Ул шагыйрьнең 1912 елның язында ике тапкыр Уфада булуын билгеләп үтте. Истәлекләрдән билгеле булганча, бу сәфәрләр аның Троицк далаларына кымыз белән дәваланырга барган чорына туры килә. Тукай беренче тапкыр Петербургка киткәндә Уфада туктала. Монда язмыш аны күренекле шагыйрь, прозаик, публицист һәм драматург Мәҗит Гафури (1880-1934) белән очраштыра, шулай ук ул «Вакыт» газетасы редакциясендә була һәм җирле зыялылар белән әңгәмәләр кора. Петербургтан кайтканда шагыйрь янә Уфага керә һәм шуннан соң Троицкига юл тота.
Сәяхәттән алган тәэсирләре аның юлъязмаларында чагылыш таба. Тукайның Уфага килүенә бәйле истәлек бүген дә кадерләп саклана: Свердлов урамындагы 34 нче йортка шагыйрьнең 1912 елда биредә тукталуы турында белдергән мемориаль такта эленеп тора.
ҺӘЙКӘЛ КИРӘК
Мәҗит Гафури оныгының тол хатыны Люция Мөзәкир кызы Камаева (Халит Әнвәр улы Гафури белән алар 25 ел тату, тигез тормыш иттеләр) «Мәҗит Гафури – XXI гасыр» мәдәният фондын җитәкли, 20 елдан артык Мәҗит Гафуриның иҗади биографиясен һәм мирасын өйрәнә. (Сүз уңаеннан, мин үткән ел аның 65 яшенә багышлап, юбилей мәкаләсе язган идем, ул «Учитель Башкортостана» журналының октябрь санында басылып чыкты). Люция ханым Тукайның Уфага килүе һәм Мәҗит Гафури белән очрашуы турында җентекләп һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Ул шулай ук Уфада танылган скульптор, бүгенге көндә Санкт-Петербургта яшәүче якташыбыз Әхнәф Зыякаев тарафыннан ике бөек шагыйрьнең очрашуын мәңгеләштерүче скульптур композиция проекты турында да фикерләрен җиткерде. (Санкт-Петербургта Габдулла Тукайга куелган һәйкәлнең дә авторы Әхнәф Зыякаев). «Мәҗит Гафури – XXI гасыр» мәдәният фонды җитәкчесе әлеге истәлекле проектка битараф булмаган кешеләргә, ике тугандаш халык арасындагы дуслыкны һәм татар әдәбиятын данлый торган символ буларак «Г.Тукай белән М.Гафури очрашуы» һәйкәлен кую мөмкинлекләрен табарга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Кичәдә Люция Камаеваның улы — Мәҗит Гафури оныгының улы Мирсәет тә катнашты. Ул оештыручыларга техник мәсьәләләрдә булышты.
Тамашачы Халисә Рәйхан телевидениедә эшләгән чорда төшергән Габдулла Тукай турындагы фильмны зур кызыксыну белән карады. Кичәдә Гамбәрия Харрасова, Зәйтүнә Сәгадиева, Рамилә Ибраһимова һәм Рим Моратшин тарафыннан Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури шигырьләре яңгыратылуы да бүләк булды. Опера җырчысы Алсу Зиннурованың тавышы әсир итте. Популяр татар җырларын башкарганда аңа залдагылар да кушылды. Кичә азагында, вакыйгага рухи тирәнлек биреп, Рифат хәзрәт бөек шагыйрьләрнең рухына дога укыды.
Программаның рәсми өлешеннән соң без дусларча аралашуны кафеда дәвам иттек. Бу очрашу күңелдә җылы-якты тойгылар калдырды. Ашкынулы көнкүрешебездә тормышны мәгънә һәм шатлык белән тутыра торган милли сәнгать, рухи аралашуга да урын табарга мөмкин булуын искәртте. Мәдәни традицияләрне саклауга көч куйган һәркем һәм әлеге кичәне оештыручылар хөрмәт-мактауга лаек. Күбрәк кеше шундый үрнәктә эшләсә, киләчәгебез шулкадәр яктырак булачак.
Г.Нажимова, табиб, РФ һәм БР Язучылар берлекләре әгъзасы
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала