Бу актрисаның исеме үк затлы чыгышын белгертә. Беренче татар профессиональ артистларыбызның берсе Шаһсәнәм Әсфәндиярованың тууына 100 ел тула.

Фото – Г.Камал театры архивыннан.
Үткән саннарның берсендә без танылган балерина Нинель Юлтыева турында язган идек. Нинель исемен кирегә укысаң, Ленин килеп чыга, бу исемне, бөек юлбашчы белән очрашкач тәэсирләнеп, аңа әтисе – язучы, җәмәгать эшлеклесе, репрессия корбаны Даут Юлтый кушкан, дидек. Шаһсәнәм һәм Нинель. Ике исем. Берсендә шаһлар, патшалар мөһере, икенчесендә аларның башына җиткән революция җилләренең кайтавазы. Әмма язмышлар охшаш. Бу ике шәхеснең берсе – балет сәнгатендә, икенчесе драма театрында тирән эз, якты хатирә калдыра. Татарны ничек кенә атама, дәверләрдән килгән затлы асылы барыбер калкып чыгачак дигән сүз бу, күрәсең. Ни кызганыч, бу ике шәхеснең бәхетләре генә түгел, бәхетсезлекләре дә охшаш. Хатын-кыз бәхете турында әйтүем. Балет йолдызы соңгы елларын ирен, бердәнбер улын югалту ачысы белән яшәсә, драма шаһинәсенә дә пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп гомер кичерергә, бердәнбер кызларын бергәләп үстерергә насыйп булмый.
АРТИСТКА МӨКӘРРӘМӘ
Әнисе Мөкәррәмәне Иран шаһы нәселеннән дия торган булганнар. 1920 елларда фронт бригадалары белән ул да Урта Азиягә барып чыга. Аның турында кызык бер истәлек сакланган. Моңа ышаныргамы-юкмы – белмәссең. Әмма Шаһсәнәм Әсфәндиярованың үз авызыннан чыккач, ышанмыйча да булмый. Сүз Мөкәррәмәнең басмачыларга каршы сугышта катнашуы турында бара. Һәм Бохара әмиренең зиннәтле асылташлар, алтын-көмеш тулы казнасын саклаучы хәрби отрядка эләгүе хакында ул. Хезмәтен намуслы үтәгәне өчендерме, командирлары кызны бүләкләргә була. «Күңелеңә нәрсә хуш килә, шуны кереп ал», – ди. Мөкәррәмәнең күзе исә чигүле җилән һәм энҗеле таҗга төшә. Казнада – кирпеч-кирпеч алтын. Ә бу юк-барга кызыга. Кызның беркатлылыгын күреп, бөтен отряд сыгыла-сыгыла көлә. Бары командирларының гына мыегында бер кылы да селкенми. Бу тамашаны берсүзсез күзәтеп торганнан соң, ул үзе Мөкәррәмәгә бер кисәк алтын чыгарып тоттыра. Хәзер инде кызны мыскыл итеп аяктан егылганчы көлгән хәрби хезмәттәшләре җитдиләнеп тынып кала. Алтын иясе нишлиме? Сабыйланып, байлыгын печән астына яшерә. Күпмедер вакыт үткәч килеп караса, алтыннан җилләр искән. Мөкәррәмә бу вакытта утырып елагандыр, мөгаен. Алтын кисәген түгел, чигүле җиләнен һәм энҗеле таҗын кызганып... Күп еллар үткәч, Казанга Мөкәррәмәне эзләп карт бер абзый киләчәк. Ул вакытта актриса инде үлем түшәгендә. «Теге вакытта байлыгыңны мин урладым. Әмма ул миңа бәхет китермәде. Гомерем кайгы-хәсрәттә үтте. Кичер, бәхиллә мине», – дип ялварачак. Әмма Мөкәррәмә әмир байлыгын да, хәрби хезмәттәшләрен дә, хәтта җилән белән таҗын да хәтерләрлек хәлдә булмый инде...
Ни кызганыч, Казанда аңа театр сәхнәсенә чыгу бәхете эләкми, үзбәк сүзләре белән чуарланган телен яратмыйлармы, бүтән сәбәп беләнме - Мөкәррәмәне эшкә алмыйлар. Аның каруы кызы Шаһсәнәм әнисенә Бохара әмире таҗыннан да кыйммәтрәк бәхет бүләк итә.
ФАШИСТ ТЫРНАГЫННАН КОТЫЛЫП
Мөкәррәмә Хәмзә исемендәге театрда уйный. Ире дә артист халкыннан. Әмма аның турында мәгълүматлар сакланмаган. Казанга туган якларны сагынып кайттылармы икән? 1941 дә була бу хәл. Белоруссиягә туганнарына кунакка баралар. Нәкъ шул вакытта илгә фашист юлбасарлары ябырыла. Шаһсәнәмебез фашист әсирлегенә эләгеп чак кына харап булмый. Мең газап белән Казанга кайталар.
БАЛЕРИНА ШАҺСӘНӘМ
Драма театрына килгәнче, Шаһсәнәм Әсфәндиярова, Үзбәкстанда хореография училищесы тәмамлап, балерина була. Казанга кайткач та, берникадәр вакыт башкалабызның опера һәм балет театрында биеп ала. Нинель Юлтыева исә ул вакытта Башкортстан театрында бии. Дөрес, 1946 елда ул да ире Хәсби Фәзлуллин белән Казаныбызга киләчәк. Нинель белән Шаһсәнәм икесе бер сәхнәдә иҗат итәргә мөмкин иде. Әмма язмыш үзенчә хәл итә.
БЕРЕНЧЕЛӘР БЕЛӘН БЕР САФТА
Шаһсәнәм Әсфәндияровага беренче профессиональ театр артистлары белән бер сафта булып, 1950 елларда авыр сугыштан соң ярлыланып калган репертуарны күтәрергә, тамашачыны кабат театрга кайтарырга насыйп була. 1944 тә хөкүмәтебез бер төркем яшьләрне Мәскәүгә Театр сәнгате дәүләт институтына (ГИТИС) татар студиясенә укырга җибәрә. Татар театры өчен генә түгел, ГИТИС тарихында да якты эз калдырган данлыклы курс була ул. Рәфкать Бикчәнтәев, Рауза Әхмәрова, өч Асия – Харисова, Галиева, Хәйруллина, Дилүс Ильясов, Празат Исәнбәт, Гәүһәр Камалова, Гали Хөсәенов була бу төркемдә. Бер төркемдә – ике режиссер. Кайтуга Празат Исәнбәт белән Рәфкать Бикчәнтәев спектакльләр куярга керешә. Озак та үтми, драматурглар Кәрим Тинчурин һәм Фәтхи Бурнаш исемнәре аклана. Әсәрләре сәхнәгә әйләнеп кайта башлый. Атаклы «Зәңгәр шәл»ебезнең сәхнәгә кайтуы гына да озаклап, тәмләп сөйләрлек зур вакыйга ич! Менә нинди бәхетле елларда иҗат итә Шаһсәнәмебез. 1957 елда Мәскәүдә үткән татар мәдәнияте һәм сәнгате көннәрен ничек искә алмыйсың?! Театрыбыз шул вакытта Ленин орденлы була, Хәлил Әбҗәлилов татар артистларыннан беренче булып СССРның халык артисты исемен ала. Ә тагын ун елдан шаһлар хыялындагы Шаһсәнәм Ч.Айтматов әсәре буенча куелган «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Хәдичә роле өчен республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булачак.
ПАТШАБИКӘЛӘРНЕ УЙНАР ӨЧЕН ТУГАН
Үзе тормышта нинди затлы булса, Шаһсәнәм Әсфәндиярованың рольләре дә шуңа тиң. Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Канкай углы Бәхтияр» спектаклендә Екатерина II не башкаруы үзе генә дә ни тора! Безнең көннәргә телефильм буларак килеп җиткән Г.Камалның «Беренче театры»нда татар баеның кызы - иркә, назлы, нәзберек, ире ышыгында рәхәтләнеп яшәүче Гафифәне ничек килештереп уйный ул! У.Шекспирның «Отелло»сында Дездемона, Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт»ендә Луиза, А.Островскийның «Бирнәсез кыз»ында Лариса Огудалова... Бу исемлекне озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Әмма актрисаның талантына классик әсәрләр килешкәне болай да аңлашыла. Тик Ш.Әсфәндияровага милли спектакльләр төс түгел дигән сүз түгел әле бу. К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр»ендә Дилбәре, Н.Исәнбәт әсәре буенча куелган «Зифа» спектаклендә Эсмеральда роле, «Гөлҗамал»ында Мәрҗәне һәм матур милли тамашалардагы дистәләгән образлары күпләргә башкару үрнәге булырлык.
ШАҺИНӘЛЕК
Шаһлар сыйфатларына ия булуы сәхнәдә генә түгел, тормышта да чагыла. Элеккеге чын артистлар һәм бүгенгеләр арасында аерманы көн саен күреп торабыз. Бүгенгеләр дигәндә, эстрадада йөрүчеләрне күз алдында тоту әлбәттә, шөкер, театр сәхнәсе элеккечә буй җитмәс югарылыкта кала. Эстрадачыларның кемнең кайсы җиренә операция ясатканын, кайсысының нинди тән әгъзасына нәрсә китереп ялгауларын бөтен җәмәгатьчелек белеп тора. Чөнки үзләре чыгарып селки. Ничек җырлауларын гына түгел, эчтәге бөтен органнарының төзелешенә кадәр белеп торабыз. Әмма бу мәгълүмат кемгә нәрсә бирә? Әсфәндияровага исә берәү һөҗүм итеп сигез тапкыр пычак белән яралаганы турында ишеткән бар. Әмма үзе бу хакта әңгәмәләр вакытында ник бер сүз ычкындырсын! Менә ул шаһинәлек! Тырышып-тырмашып исән калган. Андый бәладән соң берәү дә чын сәламәт булмый, билгеле. Ә ул шул килеш кызын үстергән. Җәмилә Әсфәндиярова К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә, әнисе кебек үк, Татарстанның халык артисты. Киявен, шул ук театрда өч дистәгә якын вакыт баш режиссер булып эшләгән Рәшит Заһидуллинны да республикабызда белмәгән кеше юктыр.
Кайсы интернет челтәрен ачма, эстрадачыларның кавышу-аерылышу, бала бүлешү турындагы язмалары килеп чыга. Шаһсәнәмебезгә дә ир ышыгында рәхәт яшәргә насыйп булмый. Беренче мәхәббәте студент чакта бөреләнгән һәм озакка бармаган, диләр. Икенче иренең рус театрында хезмәт иткәне билгеле. Кыскасы, шаһлар сыйфатларына ия Шаһсәнәмебезне бәяләрлек ир табылмый. Әмма актриса ник бер әңгәмәсендә бу хакта ялгыш ычкындырсын! Шаһинәлек түгелмени бу?!
Файдаланылган әдәбият: Камалетдинова Р. Шаһинәлек: Иҗат портреты // «Сөембикә». 1996, №3. Шакирҗан Л. «Галиҗанәп театр» тапшыруы // «Тәртип» радиосы.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала