Журнал «Безнең мирас»

Әгерҗедә ничек сөйләшәләр?

 

 

 

 

Әгерҗе районы – Татарстанның төньяк-көнчыгышында, Удмуртия белән чиктәш урнашкан бер төбәк. Бу җирлектә урта диалектның минзәлә сөйләшенең әгерҗе урынчылыгы таралган. Тарихның катлаулы юллары, мәдәниятләрнең үзара йогынтысы, географик урын – болар барысы да биредә яшәүчеләр сөйләменең колоритын булдырган. Нәкъ менә шушы үзенчәлекләр аны минзәлә сөйләшенең аерым бер өлеше итеп аерып чыгарырга мөмкинлек бирә.

Әгерҗе урынчылыгының чикләре Татарстанның Әгерҗе районыннан тыш, Удмуртиянең Малая Пурга һәм Алнаш районнарындагы татар авылларын да колачлый. Көньякта исә табигый чик булып Кама елгасы ага. Тарих фактларга караганда, бирегә нократ һәм казан арты татарларының күчеп утырганын күрәбез. Бу күчешләр дә, һичшиксез, телгә үз йогынтысын ясаган.

Шул ук вакытта, әдәби телнең йогынтысы да сизелерлек. Биредә 1781 елда ачылган Иж-Бубый мәдрәсәсе алдынгы укыту алымнары белән әдәби телнең таралуына зур өлеш керткән. Нәтиҗәдә, әгерҗе урынчылыгында әдәби телгә хас формалар актив кулланыла башлаган.

Әгерҗелеләр сөйләмендәге фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре – аның тере тарихы. -ай/-әй, -өй > , саңгырау п авазы, тел очы н тартыгы, иркәләү-кечерәйтү кушымчалары, күрсәтү алмашлыкларының формалары, -маға/-мәгә кушымчасы – болар барысы да әгерҗе урынчылыгының татар диалектлар системасындагы үзенчәлекле урынын билгели.

Әгерҗе урынчылыгының үзенчәлеклеләре арасында -ай/-әй кушымчасы аерым урын алып тора. Бу кушымча, бигрәк тә Әгерҗе районының көньяк өлешендә, телнең төрле катламнарында чагылыш таба. Фигыльләрдә («бармыйм» урынына «бармайым», «белмим» урынына «белмәйем»), алмашлыкларда («андый» урынына «андай», «мондый» урынына «мондай») һәм башка төр сүзләрдә («песи» урынына «песәй», «җизни» урынына «җизнәй», «тәпи» урынына «тәпәй») бу күренешнең актив кулланылышын күрәбез. Хәтта алынма сүзләр дә бу йогынтыдан читтә калмый: «культурный» урынына «культурнай», «беглый» урынына «биғлай», «сотый» урынына «сутай». Иң җылы һәм якын сүзләр – туганлык терминнары да бу үзенчәлекне чагылдыра: «әти» урынына «әтәй», «әни» урынына «әнәй», «әби» урынына «әбәй», «абый» урынына «абай».

Сөйләшләрдә телнең үзгәреп-яңарып торуын күрсәткән кызыклы күренешләр очрый. Шуларның берсе әгәрҗе урынчылыгында да таралган: дифтонгның монофтонглашуы, ягъни -өй аваз кушылмасының авазына әйләнүе. «сүкәлү» (сөялү), «түмә» (төймә), «өй» (өй), «сүләү» (сөйләү), «сүwәк» (сөяк), «күwәндә» (көянтә) кебек сүзләрдә нәкъ менә шушы үзгәреш сизелә.

Тагын бер үзенчәлек – әдәби телдәге б авазы урынына п авазының кулланылышы. «Пийәләй» (бияләй), рус теленнән алынган «пиннек» (мунча себеркесе), «пүкән» (бүкән) сүзләрендә бу ачык күренә. Кызыклысы шунда ки, башка сөйләшләрдә, мәсәлән, мамадыш һәм нократ сөйләшләрендә, «пүкән» сүзе «урындык» мәгънәсендә кулланыла. Бу мисал татар теленең төрлелеге нинди дәрәҗәдә зур булуын күрсәтә. Тел ул – тере организм шикелле, ул һәр төбәктә үзенчә сулый, үзенчә яңгырый.

Урынчылык вәкилләрендә назлы, җылы хисләрне белдерү өчен дә үзенчәлекле алымнар бар. Иркәләү-кечерәйтү мәгънәсен -қачай/-кәчәй кушымчалары ярдәмендә белдерү – шуларның берсе. «Кызкайларым» сүзе «қыdықачқайларым»га, «балакаем» – «балақачайым»га, «гөлкәем» – «гөлөкәчәйем»гә, «бәбекәем» – «бәбекәчәйем»гә әйләнә.

Күрсәтү алмашлыкларының юнәлеш килешендә дә аермалар күзәтелә. «Аңа», «шуңа», «моңа», «тегеңә» сүзләре төрле вариантларда яңгырый: «аңар», «аңғар», «шуңар», «шуңғар», «моңа», «моңғар», «тееңгәр», «тиңгәр», «тиңәр», «тееңәр», «теңәр», «теңгәр».

Элегрәк киң кулланылышта булган -маға/-мәгә кушымчасы бүгенге көндә татар теленең үзенчәлекле бер бизәге булып кала бирә. Урта диалект сөйләшләрендә кайчандыр системалы рәвештә кулланылган бу форма хәзер инде күбрәк перифериядәге сөйләшләрдә сакланган. Минзәлә сөйләшендә ул, мәсәлән, «алмаға килү» сүзтезмәсендә генә даими кулланыла: «Кыз алмаға киләләр пар атлар җигеп». Әгерҗе урынчылыгында исә бу форма, бигрәк тә өлкән буын сөйләшендә, әле дә актив кулланылышта: «Тавык чебиләренә ашамаға бирдем», «Кунакка чакырмаға килделәр», «Чәй эчмәгә кермәдегез», «Печән чапмаға төшәбез инде».

Гаҗәпләнү, кинәтлек – көтелмәгәнлек кебек хисләрне белдерү өчен кулланыла торган чы/че ымлыгы әгәрҗе урынчылыгында актив кулланышта. «Чы, акча алгач байыйккан, күрмәй дә бара», «Че, кунаклар!» – болар әгерҗелеләрнең көндәлек сөйләмендә еш ишетелә торган гыйбарәләр. Бу ымлыклар телгә эмоциональлек өсти, аны тагын да җанлырак итә.

Әгерҗе урынчылыгында үзенчәлекле сүзләр бар: «дайа» (бишек эленә торган агач), «чыгыт» (корт, кызыл эремчек), «шыган» (төз, шома һәм биек агач), «эрпек» (эрбет чикләвеге) кебек сүзләр – башка төбәкләрдә сирәк очрый торган лексик берәмлекләр. Бу сүзләрне өйрәнү – татар теленең байлыгын ачу, аның тирән катламнарына үтеп керү өчен мөһим адым.

ФОТО:

Әгерҗе районының Сагышлы авылы өлкәннәре

 

«Безнең мирас». – 2025. – №3. – Б.92-93.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру