Республикада Уку өчен 2 минут

Сарман буйларында яшел алан

«Безнең мирас» журналының Сарман районына багышланган махсус санын әзерләргә баргач, бу якларның күркәмлегенә, халкының укымышлылыгына, булдыклылыгына тагын бер кат ышандык. Хәер, туган ягым Мөслим районына терәлеп торганга, ут күршеләр булып яшәгәнгә, сарманнар безгә болай да яхшы таныш.

«Мәдәни җомга» газетасы, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм редакция вәкилләре Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин белән очрашуда. /sarmanovo.tatarstan.ru фотосы.
«Мәдәни җомга» газетасы, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм редакция вәкилләре Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин белән очрашуда. /sarmanovo.tatarstan.ru фотосы.

Чаллы, Казанга Сарман аша йөргәнгә, әле асфальт юллар төшкә генә кергән заманнарда, Шыгай тавын менә алмыйча, салулап азапланган машиналар әле дә күз алдында. Шыгай авылы дигәннән. «Эрләмәгән, сукмаган – Шыгаем, сиңа ыштанлык», дигән әйтем безнең якларда әле дә еш телгә алына (әлеге авылдан бер хатын, шаулап үсеп утырган киндер басуын күргәч, улын шулай өметләндергән, диләр). 1960 еллар башында безнең районнарны кушып та маташтылар. Дөрес, бу хәл озак дәвам итмәде, берничә елдан аердылар. Әмма Мөслим районы үзәгендәге затлы гына биналарны Сарман районы үзәгенә алып китеп салып куярга өлгергәннәр иде инде. Тарих янә кабатланмас дип беркем әйтә алмый. Хәзер безнең хәрби комиссариат уртак. Армиягә алынасы егетләребез Мөслим­-Сарман юлын таптый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге дә хәзер Сарманга карый дип беләм.

Әле бу гына да түгел. Туган авылым Мәлләтамак урта мәктәбенә укырга кергәндә анда директор булып эшләүче Марс абый Антипов каршы як күршебез Галимәттәйдә фатирда тора иде. Җиде яшем тулмаса да, аның аркасында мине, урамда тырай тибеп йөрмәсен дип, беренче сыйныфка тәгаенләгәннәр. Ул, авылыбызның уңган кызы Флера апага өйләнеп, аны туган ягы Сарманга алып кайтып китте. Марс абый туган ягында район мәгариф бүлеге мөдире булып эшләде, шактый еллар мәктәп директоры вазифасын башкарды. Ишетүемчә, ул соңгы елларда, мәчет карты булып, имамнарның уң кулына әйләнгән иде.

Җитмеш һөнәр ияләре

«Сарман буйларында яшел алан, печәннәре җитәр бер заман», дип моңланган Илһам Шакиров башкаруындагы җырның язмасын тыңлый­-тыңлый килгәч, район үзәгенә барып җитүебезне сизми дә калдык. Район җирендәге беренче очрашуыбыз Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда билгеләнгән иде. Очрашу башлануга, китапханә хезмәткәрләренә: «Сез, сарманнар, заманында бик һәйбәт биналарыбызны алып китеп үзләштереп куйдыгыз. Бурычыгызны түләп бетермәдегез әле», – дип «дәгъва» белдерүем булды, «Без сезгә бик яхшы глава – хәзерге район башлыгы Альберт Хуҗинны үстереп бирдек», – дип, алар мине сүзсез калдырды.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин белән очрашуда Мөслим районында оешкан «Агромастер» акционерлык җәмгыятенең бер филиалы Сарманда барлыкка килүе, анда йөздән артык кешенең хезмәт куюы турында инде мин сүз катмадым. Чөнки ширкәтнең генераль директоры Илгиз Исламовтан: «Мөслим кешеләренә менә дигән эш урыны ич бу, нигә читтәгеләрне җәлеп итәргә булдыгыз?» – дип сораганым бар. «Бездә теләсә кем эшли алмый, квалификацияле эшчеләр кирәк», – дип җавап бирде ул.

Шулай да район башлыгына күптәннән мөслимнәрне борчый торган бер сорау-үтенечемне җиткерми кала алмадым. «Мөслимгә Юлтимер авылы аша кайтканда, ике район чигендә асфальт катламы шактый таушалган берничә чакрым ара бар, шул юлны рәткә китереп бетерәсе иде бит», – дип мөрәҗәгать иттем. «Әле бүген дә ул тарафта төзекләндерү эшләре бара. Быел булмаса, һичьюгы киләсе елда эшне төгәлләрбез», – дип белдерде Фәрит әфәнде. Аннан соң үзе: «Бу җәһәттән мине еш кына “аптыратучы” берәү бар инде, ул – “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаил Юнысов. Син үзең кайсы авылдан соң?» – дип кызыксынды. Мин Рафаил Юнысов белән бер авылдан булуыбызны әйткәч, Фәрит Хөснуллин: «Менә Мәлләтамактан икәү булдыгыз инде», – дип көлемсерәп куйды. Аннан ул, «бик төпле кешеләр, эш өчен янып­көеп торалар», дип өлкән Юнысовны, аның улы – «Туган як» агрофирмасы директоры Эдуардны мактарга кереште. Авылдашларыңны мактагач, күңелле инде.

Сарманның «Тәүфыйк» мәчете ишегалдында «70 төрле һөнәр» балалар сәнгать түгәрәге ачкан имам­хатыйп Илнур хәзрәт Сабуров үзенең олы улы Хәлим белән. /Фото – И.Сабуровның шәхси архивыннан.
Сарманның «Тәүфыйк» мәчете ишегалдында «70 төрле һөнәр» балалар сәнгать түгәрәге ачкан имам­хатыйп Илнур хәзрәт Сабуров үзенең олы улы Хәлим белән. /Фото – И.Сабуровның шәхси архивыннан.

«Сездә нинди кызыклы башлангычлар, фидакяр кешеләр бар?» – дип сорашкач, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова безне район үзәгендәге «Тәүфыйк» мәчетенә алып барды.

Дөресен әйтим: республикабыздагы әллә никадәр мәчеттә булып, ничәмә имам эшчәнлеге белән танышсам да, дин белән тормышны бу рәвешле бәйләп алып барган имамга юлыкканым юк иде. «Тәүфыйк» мәчете ишегалдындагы 6х6 метрлы бинада (элек ул гараж вазифасын башкарган) имам­-хатыйп Илнур хәзрәт Сабуров, сәүдәгәрләр һәм ата­аналар ярдәмендә, балалар, яшүсмерләрне һөнәр күнекмәләренә өйрәтүче остаханә – «70 төрле һөнәр» балалар сәнгать түгәрәге ачып җибәргән икән. Хәзрәт аңлатуынча, профориентация, ягъни һөнәрләр белән кызыксындыру максатында инде ул, ковид афәте башланганчы ук, балаларны ит, икмәк комбинатына, теплица ясаучылар янына алып барып, нинди һөнәрләр булуын күрсәткән булган.

Аннары мәчеттәге сыйныф бүлмәләрендә балаларны үз куллары белән тотып эшләргә өйрәтә башлаганнар. Анда компьютер, көнкүреш техникасын сүтеп җыярга керешкәннәр. Тик, өстәлләр җимерелә, идәннәр буяла башлагач, башка бина эзләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шул рәвешле гараж остаханәгә әверелгән. Илнур Сабуров Түбән Кама шәһәрендәге «Рисалә» мәдрәсәсендә гыйлем эстәгән, Алабуга пединститутында укып, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алган. Кыскасы, дипломлы белгеч, теләсә кайсы мәктәпкә кереп укыта ала. 2023 елдан башлап, монда балаларны ике төркемгә – малайларга һәм кызларга – бүлеп, һөнәр нигезләренә өйрәтәләр. Остазлары – имам Илнур хәзрәт, мәктәптә технология серләрен өйрәтүче Артур Шакиров һәм яшь педагог Әминә Ибраһимова җитәкчелегендә шәкертләр агач, тимер, пластмассадан төрле җисемнәр ясый, ватылган көнкүреш җиһазларын төзәтә.

Әүвәл остаханәгә Көньяк Кореяда төшерелгән, яхшы мәгълүм «Фиксиләр» мультфильмын күздә тотып, «Фикси-Сарман» дигән исем бирмәкче булганнар, әмма тора-­бара, нигә чит телне кертергә, татарда болай да һөнәр осталары күп ич, дип «70 төрле һөнәр» дигән атамага тукталганнар. Кызлар тегү, бәйләү, чигү эшләре белән шөгыльләнә, гади генә аш-­ризык пешерү ысулларын өйрәнә. Теләгән малайлар, кызлар балчык әвәләп савыт­-саба ясау хикмәтен үзләштерә башлаган. Остаханә җитәкчеләре, савытларны кыздырып­-яндырып алу өчен, махсус мич сатып алып, көйләп куйган. Бүген биредә шөгыльләнүче балаларның иң зур горурлыгы – сәгатенә 30 километр тизлек белән йөри ала торган машина җыюлары.

Ахырда хәзрәттән, мондый остакуллар түгәрәге сездә генәме, дип кызыксындык. Чистайда шушыңа охшаш «Камалия» түгәрәге, Чаллыда – «Җегет» түгәрәге эшләп килә икән. Соңгы вакытта Азнакай һәм Мөслим районнарында да шушындыйрак түгәрәкләр оешып эшли башлаган. Сөбханалла: балаларны мәчеткә җәлеп итүнең бер үтемле ысулы ич бу!

Сарман районының Морат Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илнар Шиһапов. /Р.Минһаҗ фотосы.
Сарман районының Морат Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илнар Шиһапов. /Р.Минһаҗ фотосы.

Морат Рәмзи ватанында

Әлмәт (Әлмәтмулла) авылында мәчет тә, мәктәп тә әлеге туфракта туып үскән мәшһүр дин галиме һәм тарихчы Морат Рәмзи исемен йөртә. Без авылга килеп төшүгә, укучы балалар таралганчы, мәктәпне күреп чыгыйк, дидек. Үзләре белән әңгәмә корып утырмасаң да, туган телебезнең ни дәрәҗәдә сакланганын, балаларның үз­-үзләрен тотышын, әдәп-әхлак торышын чамалау өчен мәктәптә бер­ике сәгать булу да җитә. Кызганыч, без барып җиткәндә укучы балалар, ниндидер ярышка әзерләнүләре булдымы, спорт мәйданчыгына ашыга иде.

Шунысы кызык: авылның үз халкы кимеп барса да, Әлмәт мәктәбендә укучы балалар арта башлаган. «Соңгы елларда Чаллы, Түбән Камадан кайтып җирлегебездә урнаша башладылар. Свердловск ягыннан килүчеләр дә булды. Башка авыллардан да балаларын китерүчеләр бар. Моның бер сәбәбе – бездә әдәп­-әхлак тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Хезмәт тәрбиясе яхшы куелган. Гарәп теле укытылу да җәлеп итә. Гарәп телен ислам культурасын яхшы белгән, Мисырда яшәп кайткан, Әлмәт мәдрәсәсендә гарәп теле укыта торган Динар Зарипов өйрәтә. Ул атнага бер тапкыр V­VIII сыйныфларда дәрес бирә. Дөрес, бездә төп чит тел – инглиз теле», – дип сөйләде безгә мәктәп директоры Илнар Шиһапов.

Күп кенә мәктәптән аермалы буларак, биредә мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге эшен кабат тергезгәннәр. Балалар җәен тиешле көннәрен мәктәп бакчасында тир түгә. Язын яшелчә утыртканда, көзен уңышны җыеп алганда да катнаша икән. Шуның нәтиҗәсе буларак, ашханә табынында үзләре үстергән кишер, чөгендер, суган өзелеп тормый. Киләсе уку елында бәрәңге дә үзебезнеке булыр, дип торалар. Әле берничә ел элек кенә, кызлар тегәргә өйрәнеп үссен дип, 6 тегү машинасы кайтарганнар. X­XI сыйныфта укырга калганнарга бер уңайлык булыр дип, өлкән сыйныфларда укучыларны бушлай машина йөртергә өйрәтә башлаганнар. Һәр балага 40 мең сум исәбеннән бу чыгымны район мөхтәсибәте күтәрә икән.

Авыл мәчете имам-­хатыйбы Нияз хәзрәт Тимербаев дин әһеле генә түгел, эшкуар да булып чыкты. Ул утыздан артык ат асрый икән. Кыш көннәрендә укучы балаларны биредә ат менеп йөрергә өйрәтәләр (кызганыч, хәзер күп кенә авыл баласы атка атланып йөри белми). Шунысы кызык: Нияз хәзрәт иген игү, атчылык тармагын тергезү белән бергә «тимер атлар»ны да үз иткән: авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү белән шөгыльләнүче ширкәт оештырып җибәргән.

Без Нияз хәзрәт катына барып кергәндә балта осталары мәчет түбәсен ябып бетереп килә иде. Аннан, халык намазга йөриме соң, дип кызыксындык. «Узган җомга көнне җитмешләп кеше килгән иде», – дип җавап бирде ул. Ике йөз йортлы авыл өчен аз түгел бу. Югыйсә, күп кенә авылыбызда җомга намазына килүчеләр ун-­унбиштән артмый.

Районның Әлмәт авылы мәчете имамхатыйбы, шәхси эшмәкәр Нияз хәзрәт Тимербаев. /Р.Минһаҗ фотосы.
Районның Әлмәт авылы мәчете имам-хатыйбы, шәхси эшмәкәр Нияз хәзрәт Тимербаев. /Р.Минһаҗ фотосы.

Әңгәмә вакытында ул мәктәптә балалар саны арта башлауның тагын бер серен болай аңлатты: «Безнең мәктәптә туган телебез ныклап өйрәтелә. Нинди генә милләттән булмасын – монда таҗик, үзбәк, рус балалары да бар – бездә балалар татарча сөйләшә. Өйдә әти­әнисе татарча өйрәтә алмагач, мәктәптә әйбәтләп укытырлар дип, баласын монда китерә».

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи