Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында беренче татар хатын-кыз композиторы һәм танылган җырчы Сара Садыйкованың 120 еллыгына багышлап «Калеб» яңа буын җыены оештырган зур концерт булып узды.
Сәхнәдә – дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге үзебезчә милли итеп уйнаучы «Кәyef studio» оркестрына кушылып берсеннән берсе сокландыргыч тавышлы җырчыларыбыз Артур Исламов, Эльза Заяри, Алмас Хөсәенов, Илгиз Мөхетдинов, Динар Шәрәфетдинов, Айгиз Хәйдәршин, Илүсә Хуҗина, Инсаф Ганибаев, Алсу Фәйзуллина, Илгиз Шәйхразиев, Элина Сафина, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Алинә Шәрипҗанова, Илүзә Вәлиуллова чыгыш ясады. Алар җырлаган саен, тамашачы Сара Садыйкованың нинди көчле шәхес булганына инана баргандыр. Нинди җырлар язган ул! Мостай Кәрим сүзләренә «Өченче көн тоташ кар ява» гына да ни тора! Гүя ул мина кыйпылчыгын тәнендә үзе йөрткән һәм, яңгыр, кар яуган саен, үзе сызланган. Гүя минаның икенче ярчыгын тәнендә саклаган сержант Фоминның сызлануларын тоеп та газапланган. Яки Илдар Юзеев сүзләренә язылган «Бөркет турында җыр»да вакыты-вакыты белән музыка сәхнәгә яшен уты булып ишелә сыман. Аннары кинәт йомшый һәм, үз канатларын канатып, давылдан баласын яшереп калган ана кошның мәхәббәте булып әверелә. Яки фронттан ирләрен, улларын, әтиләрен көткән миллионлаган хатын-кызларыбызның йөрәк авазына әверелгән «Көтәм сине» беренче татар тангосы. Нинди генә җырны алма, җырчылар, композиторның сулышын тоеп, ул кичергән хисләрне башларыннан үткәреп, татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әйләнгән бу әсәрләрне югары дәрәҗәдә башкара белде.
Залдагы халык тын да алмыйча утырды. Музыкантлар, җыр мөгаллимнәре күп иде ул кичәдә. Сара апа җырларының кыйммәтен аңлаган шәхесләр барысы да. Консерваториябез профессорлары Клара Хәйретдинова, Сәгыйть Хәбибуллин, Сара апаның иҗатташ дусты танылган шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның озак еллар радиокомитетта балалар ансамбле җитәкләгән кызы, күренекле музыкант Асия ханым, Әлфия Авзалованың җыр бишегендә тирбәлеп үскән кызы Зөлфия ханым, фольклор белгече, галимә Фәнзилә Җәүһәрова, сәнгать белгече Филүсә Арслан һ.б. татар дөньясында билгеле шәхесләр бар иде ул көнне. Сүз кадерен белгән шагыйребез, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, татар театры аксакалы Равил Шәрәфи сәхнәдәге һәр җырны тын да алмыйча тыңлады. Күп тамашачыларның күңеле шатлык белән тулгандыр. Сара Садыйковаларның иҗатын дәвам итәрдәй асыл җырчыларыбыз бар, дигән уй йөрәкләрен җилкендергәндер.
Бәйрәм рухы залга кергәнче, фойедан ук сизелә иде. Анда исә җырчының туган ягы Апас районы Тутай авылындагы музее һәм Казаныбызның 4 нче мәктәбендәге музееннан китерелгән экспонатлардан күргәзмә оештырылган. Җырчының концерт күлмәкләрен, концерт афишаларын, аның турында чыккан китапларны һ.б. күрергә мөмкин иде. Талантлы каллиграфыбыз Нәҗип Нәккаш башкарган туграсы нинди матур! Сара Садыйкова исемендәге өч әлифтән «скрипка ачкычы» хасил булган! Югарыда исә – түбәндәге сүзләрне укыйбыз: «Милләтенең сагыш, шатлыкларын көйгә салып, моңы белән көйсез күңелләрне көйләде ул». Концертка апаслар күпләп килгән. Сара апабызның берсе – татарда, икенчесе башкортта опера сәнгатенә нигез салган ике бертуганның балалары Фәхри Насретдинов белән Бану Вәлиева белән бер төбәктән булуын искәртик.
Ә бу тамашада иң кадерле тамашачы Сара апаның кызы, бәгырь кисәге, әнисе вафатыннан соң аның рухына күп концертлар багышлаган күренекле балерина 101 яшьлек Әлфия Айдарская иде. Иң матур чәчкә бәйләмнәре аңа бүләк ителде. Ел саен үз акчасына әнисенең туган көнендә һәм Бөек Җиңү бәйрәмендә – елга ике тапкыр концертлар оештырган, унбиш еллап Казаннан артистларны алып барып, Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребезне татар моңын ирештереп куандырган, әнисе һәм әтисе татар режиссеры Газиз Айдарский турында китаплар чыгарган Әлфия апабызны зал аягүрә басып алкышылады. Әнисе кебек көчле шәхес ул да. Нәни генә гәүдәсендә шулкадәр көч барлыгына ышанып та булмый хәтта.
Затлы, мәгънәле бу кичәне оештырырган «Калеб» яңа буын берләшмәсенә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Казан мэриясе ярдәм иткән. Оештыручылар Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җитәкчелегенә дә рәхмәтен белдерде. Кичәнең сценарий авторы – Резеда Гобәева, режиссеры – Булат Гатауллин. «Апуш» балалар театр студиясе шәкертләренең кичәдә катнашып, затлы сәнгатебезне күңелләренә сеңдерүләре дә сөенечле хәл. Ахырдан «Калеб»леләр Сара Садыйкова иҗатына берникадәр аваздаш булган яңа җырларны да башкарды. Бигрәк тә Алсу Фәйзуллинаның Эльмир Низамов һәм Луиза Янсуар язган «Мин яшим» җыры кичәнең рухына туры килде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала