Шагыйрә Зәкия Садыйкова һәм аның «Өч хат» шигыре
Кем ул Зәкия Садыйкова?
Интернет челтәрендә аның хакында мәгълүмат бөтенләй юк диярлек. Кайбер язма-хәбәрләрдән (мәсәлән, Нәбирә Гыйматдинованың «Идел» журналында басылган язмасы («Җәлил кызы Люция: күләгәдә узган гомер», №12, 1995 ел), әңгәмәләрдән («Муса Җәлилнең кызы Люция: «Миндә әти каны ага!», «Интертат» электрон басмасы, 20 февраль, 2016, авторы – Мөршидә Кыямова; «Хыянәтче түгеллеген сизә идем», «Ватаным Татарстан», 17 февраль, 2013 ел, авторы – Фәния Әхмәтҗанова) һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе әзерләгән «Зәкия Садыйкова» дигән видеоязмадан чыгып, Зәкиянең тумышы белән Донбасс якларыннан булуын, әти-әнисе белән Казанда яшәгәнлеген, кайчандыр шагыйрә булганлыгын, Муса Җәлил белән таныш булуын һәм аның белән никахлашуын, 1936 елның 18 маенда аларның Люция исемле кызлары туганлыгын, каһарман-шагыйрьнең «Кызыма» шигыре нәкъ менә Люциягә багышланганын, Зәкия апаның озак еллар буе Татарстан радиосында (Балалар редакциясе, хуҗалык эшләре, профком һ.б.) эшләгәнен белергә мөмкин. Кем әйтмешли, шуның белән шул...
Быел гыйнвар аенда, «Татмедиа» журналистлары белән берлектә, миңа СанктПетербургта булырга туры килде. Эшлекле сәфәр вакытында безгә, «Мәдәни җомга», «Мәгариф» һәм «Безнең мирас» журналларының баш мөхәррирләре Вахит Имамов, Сөмбел Таишева һәм мин фәкыйрегезгә, Муса Җәлилнең кызы Люция ханым белән очрашу (16 гыйнвар) насыйп әйләде. Коллегаларымның әлеге кызыклы очрашуга һәм Люция апа Җәлиловага нисбәтле язмалары матбугатта («Мәдәни җомга», №4 (1420), 3 февраль, 2023 ел; «Мәгариф» журанлы, №2 (1098), 2023 ел) дөнья күрде инде. Мин исә Люция апага (һәм, әлбәттә, Зәкия апага да) кагылышлы тулы мәгълүматлы язмамны журналыбызның алдагы саннарының берсендә бастыруны күздә тотып, әлегә шагыйрә Зәкия Садыйкова, аның «Гөлкәй» исемле китабы һәм андагы «Өч хат» хат шигыре турында сөйләргә һәм Мусаның Зәкиягә язган бер хатын тәкъдим итәргә булдым.
1940 елда «Татгосиздат»та Зәкия Садыйкованың «Гөлкәй» исемле китабы (җаваплы редакторы – Хуҗи (исеме күрсәтелмәгән, шагыйрь Гали Хуҗи булуы ихтимал. – Л.Л.), тышлык рәссамы – Г.Мусин) 6000 данә тираж белән басылып чыга. Җыентыкта 13 шигырь һәм «Гөлкәй» исемле кечкенә хикәя урын алган. Әлбәттә, һәрбер әсәрдә ул чорның идеологиясе ачыктан-ачык күренеп-сизелеп тора. Кайбер шигырьләр тулаем шул рухта язылган. Әмма мин биредә андый тезмәләр турында сүз алып барырга җыенмыйм. Мине шагыйрә Зәкия Садыйкованың Муса Җәлилгә нисбәтле, әйтер идем, шактый четерекле, катлаулы эчтәлекле «Өч хат» дип аталган шигыре аеруча җәлеп итте. Шагыйрәнең үзен дә ул елларда «Өч хат авторы» дип йөрткәннәр. Нигә шулай әйтүләре шигырьне укыганда аңлашыла булса кирәк.
1936 елда язылган шигырьгә Һади Такташның: «Ана – бөек исем, нәрсә җитә ана булуга!» – дигән сүзләре эпиграф итеп куелган. Шулай итеп, «беренче хат»ны укыйбыз (шигырьләрдә авторның стиле һәм орфографиясе сакланды. – Л.Л.):
«Исеңдәме, Сине озатканда
Күзләремә яшьләр килсә дә,
Таммадылар алар
Минем күздән,
Ялгыз калуымны сизсәм дә.
Яшьләремне шулчак
Йөрәгемнең
Батырлыгы йотты үзенә.
Шатлыгымнан яшем тамар, бәлки,
Кайгы яше таммас күземнән.
Хатларымны һаман язып торам,
Нигә кала алар җавапсыз?
Конвертыңның әллә тышына син
Адресыңны ялгыш язамсың?
Аптырыймын, әллә син язып та,
Китермиләр инде почталар?..
Синнән хат, дип каршы чыксам да мин,
Тик газета биреп узалар.
Моңаям да, кайчак айга карап:
– Кемнәр күзли, димен, сине, ай?
Сине, ялгыз, диләр, дөрес түгел, –
Якыныңда синең йолдыз бар.
Ялгызлыкны сизәм мин дә кайчак,
Син еракта булгач янымнан.
Ләкин, багрем, ялгыз түгел бит мин, –
Син кушылып калган каным бар.
Сәлам хаты көтәм,
Тизрәк яз!
Сагынасыңмы мине
Син бераз?»
«Өч хат» шигырен укыган вакытта (бигрәк тә, «икенче хат» белән танышканда), Такташ сүзләренең ни өчен эпиграф итеп куелганлыгы аңлашыла төшә.
«Беренче хат»тан җылылык, самимилек, өметләнү хисе бөркелеп тора. Ә «икенче хат»ка килсәк, ул инде, кинәт, көтелмәгән төсмер ала:
«Безнең сукмак бергә түгел, кызый,
Өйләнергә әле ашыкмыйм.
Бала өчен киңәш сорап язма,
Мин бит читтә, аңар катышмыйм.
Без дә бергә була алмагандай,
Юлыбыз да хәзер аерым;
Ана булгач кинәт сулып киттең,
Тик бала дип кенә кайгырдың...»
Тормыш – ормыш, дигәндәй, мәхәббәт ул аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәреннән генә тормый шул. Көтмәгәндә-уйламаганда аңлашылмаучылык һәм үпкәләүләр башлана, бер-береңә ямьсез сүзләр әйтелә – ике гашыйк арасында тирән упкын пәйда була... Хатаны-ялгышны аңлаганда, инде соң була...
Әлбәттә, Муса араны якынайтырга, мөнәсәбәтләрне яхшыртырга тырышып караган, ләкин... Ләкин арага өченче берәү килеп керергә өлгергән була шул инде...
«Өченче хат»та шагыйрә элекке сөйгәненә «әйтмәгәнен калдырмый» диярлек – бар ачуын, бар ярсуын, үпкә-нәфрәтен шигъри юлларга салганын сизми дә кала. Шуңа күрә биредә аны китереп тормыйм...
Күпмедер вакыт үтәр, Муса Мәскәүдән Казанга кайтыр. Һәм ул алты айлык кызын кулына алып сөю бәхетенә ирешер. Вакыт-вакыт күрешеп, үзара аңлашырга тырышып карасалар да, әлбәттә, кем әйтмешли, поезд киткән була шул инде...
1939 елда Муса Җәлилне Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгелиләр. Ул арада Зәкия «бер обком кешесенә» – хатыны үлеп, ике бала белән тол калган Галимҗан Шәфиев дигән кешегә кияүгә чыгып та куя. Терсәк якын да, тик тешләп кенә булмый...
Муса Зәкияне оныта алмый, күрәсең, һаман-һаман хатлар язып тора. Беркөнне шундый эчтәлектәге хат яза (гомумән, Җәлилнең Зәкия Садыйковага унбишләп хат язганлыгы билгеле, ул хатларның әле берсе дә матбугатта тулысынча басылмаган):
«Зәкия!.. Люцияне бик күрәсем килә! Ул үсеп зур булыр. Мине белмәс тә. Минем менә шундый авырлыклар белән ярты гомерем кыскарганны аңламас та. Сез аңа мине начар итеп сөйләрсез. Ул үзенең бәхетсез әтисе өчен йөрәгеннән сызланса да, ләкин берни дә әйтә алмас. Ул, бәлки, үскәч, аңы ачылгач, минем язу ларны табып, укып, яшерен генә җылар. Күп усал сүзләргә карамастан, ул үскәч, минем шигырьләрем белән танышыр, үзендә миңа карата бик тирән якынлык сизәр. Ул мине йөрәгендә саклар, ник сакламасын?! Мин әти бит аңа!.. Ул минем ялкынлы шигырьләремдә минем тормышымны күрмәсмени?! Ул минем бер идиот булмаганмын, ә йөрәк белән янып яшәгән, зур кичерүләр белән гомер иткән шагыйрь икәнемне белмәсмени?! Кызларның күңеле йомшак була. Ул минем көндәлекләремдә үзе һәм үзем турында укыганда: «И, бер генә күрсәм иде... – дип җыламасмыни?!
..Мин бик теләр идем Люцияне үземә алырга! Син бир миңа Люцияне! Сездә болай да өч бала. Сезгә авырдыр. Мин Люцияне синнән ким тәрбияләмәм. Аннан соң Зәйнәп (сеңелем) Казанга күчә бит! Ул – инженер. Ирсез, баласыз. Ә бала бик ярата. Ул карар. (Миңа да якын булыр.)
...Дусларча килешелгәч, семьяда да татулык туар (Галимҗан Шәфиев бик көнчел адәм булган, юктан да тавыш чыгарган, үги баланы – Люцияне кыерсыткан, Зәкиянең яңа шигырьләре язылган кәгазьләрне яндырган. Муса бу хакта яхшы белгән, аның шуңа ишарәләве. – Л.Л.), балалар белән очрашу күңелле булыр...
Тәкъдимемне кире каксагыз, миңа үлем белән бер. Аны аңлагыз.
Мин озын яздым, ләкин сүзем күп иде. Йөрәктән, чын күңелдән язам. Аңлашасым килә. Аңлашып яшисем, иҗат итәсем килә.
Хуш, акыллым!.. Теләсәң нишлә, ихтыяр синдә! Сәлам белән, Муса...»
Бу хатны укыгач, Муса-Зәкия мөнәсәбәтләре күпмедер дәрәҗәдә ачыклана төсле.
Зәкия Садыйковага һәм аның иҗатына (ул гомеренең соңгы көннәренәчә иҗат иткән) мөнәсәбәтле ошбу язма соңгысы булмастыр, дип, сүземне шагыйрәнең атаклы гармунчы Фәйзулла Туишевка багышланган һәм 1934 елда язылган «Гармунчыга» шигыре белән тәмамларга булдым:
«Туиш ага, минем энекәш бар,
Гармун сорап тәмам йөдәтте:
– Миңа да, апа, Туиш абыйныкы кебек,
Бер зур тальянский кирәк, – ди.
Аның йөгерек нәни бармаклары
Тиз биетә гармун телләрен.
Олимпиадада өстен чыкты,
Әле үзе нәни пионер.
Гармунына кушып җырлата ул
Үзе кебек япь-яшь дусларын:
Алар инде хәзер белмиләр дә
Үткәннәрнең авыр моңнарын.
Фәйзулла ага, синең бәйрәмеңне,
Бүген котлый минем энекәш.
«Колхоз маршы»н уйнап җибәрде дә:
– Аның кебек булам, – ди, – үскәч!»
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА