Кем ул Зәкия Садыйкова? Интернет челтәрендә аның хакында мәгълүмат бөтенләй юк диярлек. Кайбер язма-хәбәрләрдән (мәсәлән, Нәбирә Гыйматдинованың «Идел» журналында басылган язмасы («Җәлил кызы Люция: күләгәдә узган гомер», №12, 1995 ел), әңгәмәләрдән («Муса Җәлилнең кызы Люция: «Миндә әти каны ага!», «Интертат» электрон басмасы, 20 февраль, 2016, авторы – Мөршидә Кыямова; «Хыянәтче түгеллеген сизә идем», «Ватаным Татарстан», 17 февраль, 2013 ел, авторы – Фәния Әхмәтҗанова) һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе әзерләгән «Зәкия Садыйкова» дигән видеоязмадан чыгып, Зәкиянең тумышы белән Донбасс якларыннан булуын, әти-әнисе белән Казанда яшәгәнлеген, кайчандыр шагыйрә булганлыгын, Муса Җәлил белән таныш булуын һәм аның белән никахлашуын, 1936 елның 18 маенда аларның Люция исемле кызлары туганлыгын, каһарман-шагыйрьнең «Кызыма» шигыре нәкъ менә Люциягә багышланганын, Зәкия апаның озак еллар буе Татарстан радиосында (Балалар редакциясе, хуҗалык эшләре, профком һ.б.) эшләгәнен белергә мөмкин. Кем әйтмешли, шуның белән шул...