Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА: «Ушларымны җыя алмый торам, Туган телем кебек хәлләрем...»

Шагыйрә, прозаик, журналист, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Ф.Хөсни, Һ.Такташ, С.Сөләйманова, И.Юзеев исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фирүзә Исламетдин кызы Җамалетдинова-Фәтхетдинова 1960 елның 28 мартында Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туган. Китаплары: «Яшен күзләре» (2002), «Уйлы җил» (2002), «Толымлы ай» (2004), «Догалы корт» (2007), «Тешле карандаш» (2017) һ.б.

 

ТУГАН ТЕЛЕМ КЕБЕК

 

Калкынмакчы булам – көчем җитми.

Башка суккан саен егылам.

Бу дөньяның кеме дәшә дисәм,

Туган телем икән: «Тор, олан!»

 

Атлап китмәк булам – сукмак тайгак,

Аякларда җегәр калмаган.

Мин көрәшче булып туган идем,

Җиңелгәнмен бу таш каладан.

 

Монда ятим телем Тукай сыман

Нидер әйтер өчен тырмаша.

Бер могҗиза бирер сыман Раббым

Киләчәктән – безгә чор аша.

 

Учак ялкыннары төшә кебек,

Тояк очкыннары көнемә...

Туган телем һаман кисәтә күк:

«Җебемәче, берүк, эремә!

 

Син егылма, олан!» – Газиз аһәң...

Бик белсәм дә кемнәр жәлләрен,

Ушларымны җыя алмый торам,

Туган телем кебек хәлләрем...

 

 

БӘРӘКӘТ

 

Әбием төбәлгән күкне

Дога ураган иде:

«Оныгыма хәләл ризык

Яз!» – дип сораган иде.

 

Чәчемнән сыйпаган иде,

Аркамнан да сөйде ул.

«Хәләл генә бәрәкәтле

Була, балам,» – диде ул.

 

«Хәләл ничек күп булсын ди,

Күп була бары хәрәм...»

Бер дә калмаса да чарам,

Хәрәмләшмичә барам.

 

Мең шөкер дим, көн туды исә,

Мең шөкер биргәнеңә.

Шөкер итсәм, кояш нуры

Тарала җан-тәнемә.

 

Шул нурдан яктыра өем,

Башка чикмәм күк иза.

Әллә нинди серле сүз ул,

Әллә нинди могҗиза!

 

Хатын-кыз телендә бигрәк

Кодрәтле ул, көчле ул.

Кабатланса да туйдырмый

Хәтта иртә-кичле ул.

 

 

МИН – ДӘВАМ

 

Мин бик зур авылда туганмын,

Һәркемне бетермим танып та.

Күршемдә яшидер шикелле

Сусылу һәм Түләк, Алып та...

 

Юлларым тигез үк түгелдер,

Тарихым үткәндер иләктән.

Телемне йотарга куштылар,

Әйттеләр: «Кечкенә милләттән...»

 

Авылым зур минем! Үзем дә

Шунда дәү күренәм нигәдер.

Туган җир кадерли баласын,

Белмим, ул кемнәргә тиядер?!

 

Тарихын хәтерли авылым,

Кем әйтә: «Син бик вак милләттән...»

Телем бит үзе бер хәзинә –

Ни генә чыкмас ул келәттән!

 

Үз йортым – кояшка караган!

Мин һич тә кол түгел, хуҗамын!

Чит җирдә табалмам шикелле

Мондагы бәхтемнең учламын.

 

Һәр кеше – кунагы, түр әзер,

Булса да ул кайсы милләттән.

Мунчасы ягылыр, мул сые

Табылыр – торачак теләктән.

 

Кай якта дисезме? Һәр яктан

Карасаң – ул җирнең үзәге.

Киң кырлар, басулар иле ул,

Тауларның юк хәтта сөзәге.

 

Яшемме? Белмимен – мин дәвам, –

Ниләрдер югалган, табылган…

Мин «Йосыф кыйссасы» сыенган

Сусылу-Түләкле авылдан!

 

 

ЮАТЧЫ, ЗАМАНЫМ

 

Суына көннәрем, ялганга сыена,

Заманмы юл бирә шайтанга, өрәккә?

Шул халкым күтәреп урынын бар иткән

Мөнбәрләр ишелә минем дә йөрәккә.

 

Анда сүз күшегеп, бөрешеп тарала,

Шомнары җанымда атыла вулкандай.

Мине соң бу җирнең кемнәре ишетсен? –

Ярсыйсың, диярләр, әллә ни булгандай...

 

Мин хөкем италмыйм беркемне. Хакым юк!

Тик үзем белгәнчә яшәргә теләвем.

Богаулы кулларның, телләрнең бәһасен

Күзаллыйм берзаман кемнәрдер түләвен.

 

Заманга юл бирү күпләргә килешә,

Чигенү чикләрен билгели кемнәрдер.

Әллә соң җан зәгыйфь?! Күрәсең, безләрдә

Ил йөген күтәрмәс салынкы иңнәрдер.

 

Шулай да без бар бит, үлмәгән, дигәндә,

Күзенә карарга кыймыймын ирләрнең.

Ни көтәм яфрактай җилпенә-өзелә,

Мин табын бетерә алмамдыр керләрнең...

 

Яшим дип юл чыккач, кайдан бу өрәге? –

Килә дә баса ул аркылы юлыма.

Юатчы, заманым, өмет ул алда, дип,

Бер яхшы сүздән дә йөрәгем җылына…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи