Туфан Миңнуллин: БАЛАЧАК ХАТИРӘЛӘРЕ
Туфан сеңлесе Өммия белән. 1950 нче еллар.
ЯРЫЛГАН КОРСАК
Авылыбызның аскы ягында Күпер ермагы дигән ермак бар. Тирән ермак. Ярлары текә. Яз көне таулардан шуып төшкән кар суы ермакны тутырып ага. Җәй көне ермак кибә. Ләкин бер чоңгыллы урында су җыелып кала. Без шунда чупырдашабыз. Йөзгәндәй итәбез, хәтта биек ярдан шуңа сикерәбез дә. Кайвакытта баш су төбендәге ләмгә (бездә ләмне душкын диләр) кадала. Көлешәбез. Кайберләребез сикергәндә суга корсагы белән төшә. Аңардан мыскыллап көләбез.
– Корсагың ярылмадымы? – дип, корсагын караган булабыз.
Бервакыт бездән өлкәнрәк Хәсән абый ярдан сикерде дә корсагы белән шапылдап суга килеп төште. Без көләргә тотынган идек, Хәсән абыйның кычкырып җылаганын ишетеп туктап калдык.
Хәсән абый, бер кулы белән корсагын тотып, икенче кулы белән үлән тамырларына тотына-тотына, яр өстенә менде. Үзе җылый.
– Ни булды? – дибез. Ул корсагыннан кулын алды. Анда кып-кызыл эз – корсагы ярылган. Хәсән абый:
– Үләм! – дип җиргә егылды, без авылга йөгердек. Өйләренә барып фаҗигане хәбәр иткәч, Хәсән абыйның кемедер (хәтерләмим) безнең белән бергә ермак буена чапты. Барып җитсәк, Хәсән абый чалкан яткан да шаркылдап көлә... Калганын сөйләп тормыйм. Корсак ярылуның серен генә әйтәм. Хәсән абый үзе белән кызыл җеп алып килгән икән. Судан чыкканда шул җепне юеш корсагына ябыштырып куйган.
Тамак ач, өс ялангач дип тормый идек, көләсен көлә, шаярасын шаяра идек шул. Балачак бит, нишләтәсең.
ЯРЫШ
Өченчедә укый идек микән, дүртенчедәме, кыш көне мәктәптән кайтып килешли сүздән сүз чыгып бәхәсләшеп киттек. Җыен юк-барны оештырырга мин һәвәс идем.
– Әйдәгез, ярышабыз, – дидем. Минем тәкъдимне барысы да хупладылар. Унбишләп малай юл кырыендагы кар көртенә карап тезелешеп бастык та сиптерергә тотындык. Ярышның кагыйдәсе гади: кем ераккарак сиптерә, шул җиңә. Берничәбез ярышта катнаша алмады. Теләкләре юк булып чыкты.
Мавыгып киткәнбез, яныбызга Гыйльми бабай килеп басканны күрмәгәнбез. Хәер, күрсәк тә без аңардан курыкмыйбыз, бала-чаганы яратканын беләбез. Гыйльми бабай безне куәтләп тора. Җиңүчене дә ул билгеләде.
Күп вакыйгалар онытылган, бу ярыш истә. Чөнки Гыйльми бабайның сүзләре хәтердә.
– Сезнең хәзер дилбегә озынлыгын да уздырып пес итәр чагыгыз, чабата башына пес итәр көннәрегез алда әле, – дигән иде. Әй көлгән идек. Көлгән идек шул, көлгән идек…
АБЫЙ
Малай чакта иң кызык, иң рәхәт нәрсә – абыйга ияреп йөрү. Абыйсыз малайлар нәүмиз булалар. Без абыйларга ияреп урманга барганны, анда ниләр күргәнне, абыйлар сыман җиңнәре төенләп бәйләнгән күлмәк белән Ылгыма елуыннан маймычлар сөзгәнне мактанып сөйләгәндә, абыйсызлар кызыгып тыңлыйлар.
Минем туганнан туганым Мөнир белән икебезгә бер абый иде. Безгә сигез-тугыз яшь, абыйга – унике. Унике генә булса да – абый. Аның тиңнәре бар. Бергәләшеп урманга, су буена баралар. Төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Алар белән бергә агач башына менеп, әле өлгереп тә җитмәгән миләшне яки кыргый алманы өзеп төшеп, чырайны сыта-сыта шуны ашау бәхете кемгә тәти?
Тик шунысы начар: абый абыйлыгын итә, һәрвакытта да безне ияртми. Чөнки безнең күз кирәкмәгәнне күрә, колак кирәкмәгәнне ишетә. Аларның Ылгыма ярына тезелешеп ятып тәмәке тартканын әниләр белмәскә тиеш. Ә без сер сакларга өйрәнеп җитмәгән. Бер-ике тапкыр үзебез дә сизмәстән сатканыбыз бар. Мин әләкләргә ярамаганны китаплардан укып түгел, абыйга ияреп йөргәндә белдем. Абыйга ияреп йөрү бәхетенә ирешү өчен түләргә дә кирәк иде. Без Мөнир белән икәүләп «уфалла» дип аталган арбага утыртып абыйны тартып йөрергә тиеш идек. Ләкин бу эшне без интегеп түгел, яратып эшләдек. Арбаның тәртәсенә ике яклап ябышып кешни-кешни чаба идек. Абый: «На! На!» – дип безне куалый иде. Кайвакыт тауга түбән безне утыртып үзе уйнаклап чаба иде. Әй аның рәхәтлеге. Безгә абый кирәклеген без белә идек, абыйга да энекәш кирәклеген исә соңрак аңладык. Олыгаеп, инде әтиләр булгач, бервакыт Мөнир әйтә миңа:
– Син бәхетле, Туфан, синең энекәшең бар, – ди, – ачуың килгәндә сүгү өчен дә, булмаган акылыңны өйрәтер өчен дә энекәш кирәк икән, – ди.
Хәзер уйлап-уйлап торам да абыйсыз һәм энекәшсез малайларны кызганам. Абыйлар мәктәбен үтмәгәнгә, күбесенә ир-атлык та җитеп бетми.
Унтугыз яшьлек Туфан.
БАБАЙ
Әнинең әтисе иде ул. Заманында таза хәлле крәстиян булган. Әнинең сөйләвенчә, үзе дә чабата кимәгән, балаларына да кидермәгән, чабаталы кешеләрдән мыскыллап көлгән. Бөтен тапкан малы үз көче белән табылган. Совет власте аны чабата кияргә һәм чабата ясарга өйрәткән. Без сугыш елларында бабай ясаган чабата киеп үстек. Шул чабаталы елларның матур истәлеге күңелдә сакланып калган. Без, бабайның дүрт баласының балалары, бабай өенә – төп йортка еш кына җыела идек. Әминә, Мөнир, мин – бер яшьтәгеләр бабай чабата ясаганда аның янында бөтерелә идек. Ул чабатага юкә телгәндә булыша идек, шөшлесе төшеп китсә, аны алып бирү өчен өчәүләп ызгыша идек. Ә иң кызыгы бабай чабата табанын тезгәндә аның уң кулы янында утыру иде. Бабай юкә телемен уң кулы белән тартканда терсәге белән безне этеп җибәрә дә без авып китәбез. Бабай көлә.
– И, син идеңмени анда, күрмәгәнмен, – дигән була. Без бабайның уң кулы янына утырырга чират торабыз. Бабайның күңеле булсын өчен авып кына түгел, тәгәрәп тә китәбез. Кайчакта бабайның уң ягына тезелеп утырабыз. Бабай үзе янындагын терсәге белән эткән була да, өчебез бергә тәгәрәп китәбез. Тәтәгә (әнинең йә әтинең әнисен бездә тәтә диләр) чырчу килүебез ошамый.
– Комачау итмәгез бабагызга, – ди.
– Тимә аларга, – ди бабай коры тавыш белән. Бабайның авылда коры, кырыс дигән даны булган. Без аны һич сизмәдек. Колхозда ул ат җигеп эшли иде. Еш кына безне буш арбага утыртып авыл башына хәтле алып бара иде. Дилбегәне безгә бирә иде. Без, чиратлашып атның ян-якларын дилбегә белән каккалап, бабайча итебрәк:
– На, әйдә, йоклама, атла аягыңны, – дип атны куалыйбыз. Бәки авылы янында Чабыр тавы бар. Жәйнең матур бер көнендә тирә-яктан шунда бәйрәмгә җыйналалар иде. Бәйрәмгә барганда ни өчендер атларны куып, чаптырып баралар иде. Миңа биш яшьләр чамасы булгандыр, мине дә Чабырга алып бардылар. Юлда ат кушаяклап чапканда, мин арбадан атылып төшеп калдым. Ниләр булганын, кайсы җирем авыртканны хәтерләмим. Үкереп җылаганым һәм бабайның:
– Үкермә, син ир кеше, – дигәне генә хәтердә калган. Шул сүздән соң җылаудан туктадым шикелле.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА