Журнал «Безнең мирас»

ҖИҢҮ ТАҢЫНДА (АУДИО)

🏷 Admin

       Татарстан радиосының Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлеге үзе бер батырлыкка тиң. Без бу тарихны сәхифәнең киләсе чыгарылышларында бәян итәрбез. Хәзергә 1945 елның май аенда Җиңү көннәрендә булган хәлләргә күз салыйк. Ул вакытта танылган радио журналисты Мөхәммәт Хәмитов истәлекләренә мөрәҗәгать итәрбез.

«Тагын бер сәгатьтән вокзалда сугыштан кайтучы эшелонны каршылау уздырылачак», — дип хәбәр иттеләр. Барыбызның да күңеле шатлык хисләре белән тулды. Нинди кадерле, изге сәгатьләр килде бит! Ул көнне тапшырулар программасы үзгәртелде. Батыр якташлар хөрмәтенә зур концерт әзерләнде.

         Мин барып җиткәндә, вокзал мәйданы халык белән тулы иде инде. Күп тә үтмәде, кызыл комачка, яшел куак яфракларына төренгән озын состав кайтып җитте. Паровоз алдына эленгән кызыл сатин тукымага эре хәрефләр белән: «Без җиңдек!» — дип язылган иде.

         Митинг  башланганчы  эшелон башлыгы минем янга сугышның беренче айларыннан бирле алгы сызыкта элемтәче булган сержант  кызны алып килде.

         Таныштык. Сания исемле иде ул. Казанныкы икән.

— Митинг бетүгә, безне штабка алып китәләр. Өйләребезгә шуннан кайтарачаклар. Бу минутта гына сезгә берни әйтә алмыйм, шатлыктан бөтен фикерем таралды. Сез безнең өйгә барып торыгыз, абый. Безне озак тотмаслар, тиз кайтарырлар. Өйгә кайткач сөйләрмен, — диде Сания.

Һәм мин, митинг беткәнне дә көтмичә, бу шатлыклы хәбәрне Саниянең әти-әнисенә җиткерү өчен, аларга ашыктым. Санияләр өен тиз таптым. Ике янәшә ишекнең уң яктагысыннан мөлаем йөзле бер бабай чыгып килә иде.

- Миңа фәлән абзыйлар фатиры кирәк иде, — дидем.

- Сез сораган кеше мин булам инде, ә өебез шушы, — дип, ишек алды ягына караган йортны күрсәтте.   Бабайны тизрәк шатландырасым килде: 

- Мин сезгә күңелле хәбәр китердем бит. Солдат кызыгыз Сания кайтты! Вокзалдан — аның яныннан туры сезгә килдем. — дидем. Бабайның күзеннән бөртек-бөртек яшь тамчылары тәгәрәде.

         - Безнең Сания микән? Үз күзең белән күрдеңме? Йа Хода, әле берәр ай элек кенә военкоматтан, кызыгыз хәбәрсез югалды,  дигән язу килгән иде. Шуннан бирле иртә-кич елашабыз. Менә Ходайның могҗизасы!…

         Шатлыклы хәбәр бөтен күрше-тирәгә таралып өлгерде. Ишек алды, хәтта капка төбе кешеләр белән тулды. Җаны-тәне белән куанган әби (Саниянең әнисе) ашыга-ашыга идәнгә табын әзерләп йөри.

         Ниһаять, Сания, бер иптәш кызын ияртеп, туган өенә, кадерле әти-әнисе, якыннары янына кайтты. Елашып күрешүләр, исәнләшүләр... Һәркемнең күзендә сагынулы яшь тамчылары ялтырый.

Куанычлы хәбәрне беренче булып китергән иң кадерле кунагыбыз дип, мине түгәрәк табынның түренә — бабайлар янына утырттылар. Шул арада әби миңа йөз сумлык кәгазь акча суза. «Бу  — сөенче. Хәбәрсез югалган кызыбызны табып китердең», — ди. Мин алмаска тырышып карадым, акчаны әбинең үзенә кире суздым. Бүләк алмавымны кунаклар яратмады.

— Сөенчене алмыйча ярамый. Сөенче бирү — ул борынгыдан килгән  матур гадәт, — дип, күршемдә утырган бабай акчаны кесәмә көчләп тыгып куйды.

         Сания минем янымда утыра иде. Мәҗлес барышында аңардан радиотыңлаучыларга әйтәчәк фикерләрен язып алдым да, тиешле вакытын әйтеп, аны студиягә чакырдым. Ул килде, яхшы итеп сөйләде. Радиотыңлаучыларны бөек Җиңү белән тәбрикләде...

         Сугыштан соңгы елларда һәм сугыш вакытында да сәнгать вәкилләре һәм шәһәребезгә килгән кайбер күренекле кунаклар белән очрашулар күңелле гадәт булып киткән иде. Мәсәлән, Башкортстанның атказанган җырчысы Фәридә Кудашева беренче мәртәбә концерт белән Казанга килгәч, безнең радио коллективы белән очрашты.

         Фашист илбасарлар әсирлегеннән аларның үз самолетларын кулга  төшереп, берничә иптәше белән илебезгә качып кайткан Советлар Союзы Герое Девятаев, шулай ук Брест крепосте герое, якташыбыз Гаврилов белән дә очраштык.

 

Сүзне каһарманнар ала

Җиңү алып кайттык!

1945 елның язында радио коллективына фронтовиклар килеп кушыла

                  

КАЙТМЫЙ КАЛГАННАРНЫҢ ХАКЫ БАР...

          

Мәңге дә искерми, онытылмый торган җырлар була. Алар аерым бер буынның уй-хисләрен чагылдырып дөньяга ярала, халык арасына тарла, кешеләрнең язмышларына языла һәм, көннәрнең берендә, ул җырларны яңа заман үзенеке дип кабул итеп ала, алар яңа буыннарның бәгърен телгәли. Андый җырлар кайчак бераз читкәрәк китеп тынып торалар, әмма онытылмыйлар, күңелләрнең тетрәнгән бер мәлендә яңадан мәйдан уртачына чыгалар.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткән көндә без җыр яңару мизгеленең шаһитлары булачакбыз. 9 май көнне эфирга чыгачак Бәйрәм концерты композитор Рәшит Абдуллинның шагыйрь Равил Фәйзуллин шигыренә иҗат иткән “Хәтер” җыры белән башланып китәчәк. Аны яшь җырчы, күп санлы конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллин башкара.

Әлеге җыр дөньяга яралганнан соң шактый сулар аккан. 1978 елда бертөркем яшь иҗатчылар Чаллыга КамАЗ эшчеләре белән очрашуга баралар. Завод цехларында, мәдәният йортларында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә. Халык Вафирә Гыйззәтуллинаның, Рафаэль Сәхабиевның җырларын алкышларга күмә. Әле яңа гына Габдулла Тукай премиясе алган япь-яшь Равил Фәйзуллин ялкынланып шигырь укый. Менә шушы сәфәр вакытында язмыш ике яшь иҗатчыны бергә туры китерә. “Сәйяр” вокаль-инструменталь ансамблен оештырып бөтен татар дөньясының мәхәббәтен казанган композитор Рәшит Абдуллин һәм Равил Фәйзуллин сердәшләр булып китәләр. Завод ветераннары белән очрашудан соң, күңелләре нечеәргән шагыйрь һәм композитор утлар-сулар кичкән сугыш ветераннарының бәгырьләрен телгәләгән хисләрне җырга салыра булалар. Шигырь Казанга кайткач,  1978 елның 26 май көнендә языла. Тиздән ул көйгә салына. Беренче булып аны Рәшит Абдуллин аккустик гитарага кушылып башкара, аннары башка җырчылар үз репертуарларына алалар. Татарстан радиосы эфирында моңа кадәр әнә шул язмалар яңгырап килде.  Ә быел, әйткәнебезчә, бәйрәм концертын Рөстәм Насыйбуллин шушы җырның яңартылган  варианты белән башлап җибәрә. Юк, яшь җырчы гади кабатлау юлыннан китмәгән, иҗади эзләнүләр, бәлки күңел тетрәнүләре нәтиҗәсендә җырга үз карашын, үз моңын, үз хисләрен кушуга ирешкән. Ккүптәннән таныш шушы җырга күңел белән генә сизеп була торган ниндидер бер яшьләрчәлек килеп кергән. Рөстәмнең башкаруында тантаналы горурлык белән беррәттән бик тирәннән – йөрәк түрләреннән чыккан сагыш-моң да тоемлана. Мондый хисләр палитрасы белән эш итү, аларны бер-берсенә үрә белү югары осталыкка ирешкән җырчыларның гына кодрәтеннән киләдер ул.

Милли музыка сәнгатенең классик үрнәге дип бәяләнерлек шушы җырга яңа сулыш өргән Рөстәм Насыйбуллинга рәхмәт әйтеп, җырның үзен тыңлыйк.

 

 

Рөстәм Насыйбуллин

 

ХӘТЕР

 

Рәшит Абдуллин музыкасы                             Равил Фәйзуллин шигыре

 

Гомер узган саен тынмый күңел,

Үткәннәргә хәтер еш кайта, -

Тыныч көндә авыр тойгы булып

Сугыш яраларын кузгата.

Кушымта:

Әй, син, Хәтер, гомер язларыннан

Безнең яшьлекләрне чакырып ал.

Җырлыйк әле, безнең бу көйләрдә

Кайтмый калганнарның хакы бар.

 

Көрәшләргә чыктык ил чакыргач,

Газиз башлар ниләр күрмәде.

Нинди генә суны кичмәдек тә,

Нинди генә утка кермәдек.

Кушымта шул ук.

 

Еллар арты еллар агылалар,

Тормыш үзәгендә - яңалар.

Сорый Хәтер: безнең үткәннәргә

Тугрылыкны саклыймы алар?

Кушымта шул ук.

 

 Сәхифәне Нәсим Акмал әзерләде

«Мәдәни җомга» газетасы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру