Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә шагыйрь, тәрҗемәче Нури Газиз улы Арсланов (1912-1991) фонды саклана. Архив материалларын Мирасханәгә 1994 елда шагыйрьнең хатыны Клавдия Тихоновна Арсланова тапшыра. Тарихи хронологиясе 1932-1990 нчы елларга туры килә. Алар арасында Н.Арслановның автограф шигырьләре, мәкаләләре, почтасыннан меңгә якын хат, шулай ук шәхси документлары, фотолары да бар. Болар барысы да аның иҗат лабораториясен өйрәнүдә искиткеч зур кыйммәткә ия булып тора. Әдипнең иҗат лабораториясенә мөрәҗәгать итү исә аның әдәби осталыгын өйрәнергә, шигъриятен тулырак күзалларга, иҗат эволюциясен нигезле ачарга, тулы тоемларга ярдәм итә: «Кат-кат төзәтәсең, күчерәсең, тагын үзгәртәсең һәм, ниһаять, инде тәмам төгәлләнде дигән нәтиҗәгә килгәч кенә, редакциягә тапшырасың. Журналда чыккач, ул инде укучылар милкенә әйләнеп, тагы да бер нечкә иләктән үтә. Укучылар кайчакта хатлар аша үз фикерләрен синең белән уртаклашалар. Арада бик уйланырга мәҗбүр итә торганнары да була. Шулай итеп, шигырьләр, китап булып чыкканга кадәр, иҗади мәктәп парталарыннан күчә-күчә, үзләре дә яхшыралар, шомаралар һәм авторга да үз сәләте югарылыгына күтәрелергә ярдәм итәләр», – дип ассызыклый шагыйрь үзе дә бу турыда.