Журнал «Безнең мирас»

Нури Арсланов: «Татарымны мактамыйча, кемне мактыйм?!» ​​​​​​​(Куен дәфтәрләреннән)

 

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә шагыйрь, тәрҗемәче Нури Газиз улы Арсланов (1912-1991) фонды саклана. Архив материалларын Мирасханәгә 1994 елда шагыйрьнең хатыны Клавдия Тихоновна Арсланова тапшыра. Тарихи хронологиясе 1932-1990 нчы елларга туры килә. Алар арасында Н.Арслановның автограф шигырьләре, мәкаләләре, почтасыннан меңгә якын хат, шулай ук шәхси документлары, фотолары да бар. Болар барысы да аның иҗат лабораториясен өйрәнүдә искиткеч зур кыйммәткә ия булып тора. Әдипнең иҗат лабораториясенә мөрәҗәгать итү исә аның әдәби осталыгын өйрәнергә, шигъриятен тулырак күзалларга, иҗат эволюциясен нигезле ачарга, тулы тоемларга ярдәм итә: «Кат-кат төзәтәсең, күчерәсең, тагын үзгәртәсең һәм, ниһаять, инде тәмам төгәлләнде дигән нәтиҗәгә килгәч кенә, редакциягә тапшырасың. Журналда чыккач, ул инде укучылар милкенә әйләнеп, тагы да бер нечкә иләктән үтә. Укучылар кайчакта хатлар аша үз фикерләрен синең белән уртаклашалар. Арада бик уйланырга мәҗбүр итә торганнары да була. Шулай итеп, шигырьләр, китап булып чыкканга кадәр, иҗади мәктәп парталарыннан күчә-күчә, үзләре дә яхшыралар, шомаралар һәм авторга да үз сәләте югарылыгына күтәрелергә ярдәм итәләр», – дип ассызыклый   шагыйрь үзе дә бу турыда.

Шәхси архив материаллары аша текстларның язылу тарихлары ачыклана, шулай ук шагыйрьнең теге яки бу әсәрен язуга ничек керешүе, уй-ниятләре, кичерешләре дә ачыла бара, тәрҗемәи хәлендәге кайбер фактлар да торгызыла. Мәсәлән, Н.Арсланов 1989 елгы көндәлегендә шундый юллар теркәгән: «Менә бүген Яңа ел иртәсе. Мин быел сентябрьдә Хәйретдин яшенә җитәм –78 тулачак. Ә паспортта 77 диелгән, мин анда бер яшькә яшьрәк. Мин бит 1911 елда туганмын!» Мирасханәдә шагыйрьнең берничә куен дәфтәре саклана. Һәр көн вакыйгаларын, кызыклы мизгелләрне, үзе билгеләп үткәнчә «кирәк-кирәкмәсен язмыйча, ни белән дә булса әһәмиятле көннәрне генә билгеләп», язып-теркәп барырга яраткан әдип. Кызыклы, мөһим чыганак булып торган әлеге дәфтәрләрдән кайбер үрнәкләрне укучыларга да тәкъдим итәбез.

 

1981 ел.

23 январь. Госман Садә[1] бүген килгән. Мин Нәҗип Җиһанов юбилеенда – Опера һәм балет театрында идем. Халык күп иде. Үзенә кайчандыр Дәүләт бүләге алдырмаска теләүчеләр президиумда утырдылар...

Мәрхүм Г.Әпсәләмевка[2] гомер буе иҗади дошманлык күрсәтеп килгән кешеләр аның некрологын чуарлаган кебек, мәете янында хөрмәт каравылында торган кебек...

 

13 февраль. Уфадан шалтыраттылар. «Казанны, Республиканы мактаган шигырьләр безгә туры килеп бетми, гомуми характердагылары кирәк, тагын бер 1000 юл өстәмә җибәрегез», – диләр.

14 февраль. Кичәле-бүгенле шул таләпне үтәп, яңадан мең юл җибәрдем. Шулай итеп, ике мең юллык китап (3 табак) урынына дүрт мең юл булды. Нәкъ яртысын сызмакчы булалар инде. Гаҗәп, үзләре шигырь яза белмиләр, ә үзләре минем шундый төгәл шигырьләремне юкка чыгарып утыралар! Татарымны, Ватанымны мактамыйча, кемне мактарга тиешмендер инде мин! Ну гарип замана да инде, теләсәң ничек түз!..

19 февраль. Шигырьләр  төзәтеп утырдым. Сәгать 2ләргә Ключарев каберенә бардым. Анда бүген тууына 75 ел тулу уңае белән митинг булды. Халык аз иде...

«Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү,

Без аны кайдан белик мескен үлеп аңлатмагач?!» – ди Тукай бер шигырендә. Ә хәзер бездә үлеп тә аңлатып булмый. Шундый хәлләр!..

Клава киосктан минем шигырь сөйләгән граммпластинкаларны алып кайтты. Дус-ишләр сорый. Мәскәүгә дә, Ташкентка да.

 

29 март. Бүген кояшлы көн. 4 градус салкын. Бүген машинкада сатирик шигырьләр басам. Бу көннәрдә Фаилнең[3] «Казан утлары»ндагы повестен укыйм. Әйбәт бара. Мавыктыргыч. Әсәргә иң элек шунысы кирәк бит. Хәмит Төхфидән[4] Ташкенттан хат алдым. Җибәргән китапларны –  «Балалар антологиясе»н, Сәгыйть Рәми шигырьләрен алган.

2 апрель. Әдәби ел йомгакларында булдык.

Сөйләделәр. Хәтта директор да сөйләде. Гадәттәгечә һәммәсе ал да гөл! Туры өйгә кайттым. Русча җыентыктагы тәрҗемәләрне аяусыз юкка чыгара баралар. Шулай булырын мин әллә кайчан белә идем инде. Мине бу китапның язмышы бер дә кызыксындырмый. Миңа ул китап бу хәлендә бөтенләй кирәкми. Нәшриятның планы үтәлми, шул гына (чыкмаса).

 

22 апрель. Моннан бер унбиш көннәр элек: «Тукай янында нинди шигырь укыйсыз, шуны ике экземпляр союзга җибәрегез», – дип, хат алган идем. Бу нәрсә? Шикләнүме? Ике сугышка[5] да үзем теләп киткән кешедән шигырь  укытырга шикләнәләрме? Сугыш вакытында миңа ике йөздән артык кешенең язмышын ышандылар, хәятен ышандылар!

Хатка җавап бирмәдем... Кичә шалтыраттылар: укый торган шигырьнең исемен сорадылар. Көлдем дә әйттем. Менә уяулык күрсәтүнең бер төре!.

 

21 май. Әлеге «Дүрт атым»ны төзәтә-төзәтә укыйм да, үзем белән үзем сөйләшеп утырам:

– Талант бу, талант! – дим. Йә кайсы моны яза ала. Кайсы мондый итеп яза ала?! Талант бу, һичшиксез талант!, - дим. Беркадәр вакытлар үткәч: «Әллә ние юк икән моның...» – димәсәм ярый инде.

 

10 июнь. Бүген врачтан справкалар алып кайттык. Без юлга әзер.

Хәсән Туфан үлгән – больницада. Аны күмә алмый китәм инде. Моны безгә Нәкый Исәнбәт җәмәгате әйтте. Ул Хәсәнгә төрле ашамлыклар китергән икән. Бик зур югалту!

 

26 октябрь. «Казан утлары»ның 6 нчы номерын тикшереп, бәя бирү җыелышына бардым. Бу юлы бер көндә бетте. Әйбәт кенә докладлар булды. Чыгышлар бик каршылыклы үтте. Атилла Расих[6] Туфан Миңнуллин повестын тәнкыйтьләде. Ә күпләр аның нәкъ киресен сөйләделәр.[7] Минем шигырьләрем хакында җылы сүзләр булды. Соңыннан Атилла Расих ресторанга алып китте.

 

21 декабрь. Сибгат Хәким[8] кичәсенә бардым. Халык күп иде. Тантаналы өлеше бик әйбәт булды. Сәнгать өлеше – концерт  уртача гына оештырылган иде. Аның шигырьләрен күбрәк укыйсы калган. Җырлары күп, аларны да сайлабрак җырлатасы калган. Мин түр башында – президиумда утырдым.

29 декабрь. Бүген Мәскәүдән кайттык. Башкалада «Россия» миһманханәсендә 5 көн тордык. Миңа кирәкле костюмны табып булмады. Күлмәкләр алдым. Клавага плащ белән йон күлмәк алдык. Бары шул булды.

Миһманханә буфеты ярлы, өзек-төтек кенә сыйландык.

Минем китабымны – кулъязманы «Советская Россия» нәшриятына тапшырган Мөсәгыйть[9]. Ә ул нәшрият переиздание белән шөгыльләнә икән... Менә сиңа кәлҗемә! Ул анда 4 елдан артык ята.

 

1982 ел.

15 апрель. Бүген дә иртә белән 5 градус җылы. Болытлы – кояш күренми. Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар»ын (ике санда) укып чыккан идем. Молодец – тарихи роман – аның стихиясе! Илдар[10] килде. «Мифы народов мира»ны алып килде. Өч көн инде баш күтәрми укыйм.

26 апрель. Поэзия бәйрәменә – митингка бардым. Шигырь укымадым. Чәчәк куйдырдылар. Почетлы эш. Менә бүген кич сәгать 8дә күрсәтәчәкләр. Көн бик матур булды.

1 июнь. Нәшрияткә бардым. Госман Садәгә костюм алып бирдем, 150 сумлык. Ул миңа Башкнигоиздат өчен шигырьләремне тәрҗемә иткән иде. Юк, эш хакы итеп алмадым мин аңа костюмны, ә бүләк итеп, үзе теләп хезмәт күрсәтергә теләгәч, хөрмәтләгәч, мин дә буш итмим дидем инде – бүләк бирдем. Юкса, ул эш өчен миннән берни көтмәгән иде.

5 июнь. Фаил белән Эльмира килделәр, кечкенә кызлары Резеда белән. Эльмираның шигырьләрен карарга китергәннәр. Сөйләшеп, чәйләп утырдык. Эльмираның шигырьләрен укып чыктым, ярыйсы гына.

10 июнь. Бүген дә салкынча. Барометр яңгырсыз көн вәгъдә итә. Эльмира шигырьләрен тикшерергә шагыйрьләр секциясенә барырга кирәк. Литфондтан акча аласы да, Мөсәгыйть Хәбибуллинны да, Санияне дә күрәсе бар.

Союзга кергән идем, Фәрваз[11] чакырып алып, юбилейга кагылышлы әйберләр турында сөйләде. Строительләр сараенда уздырмакчылар. Миңа барыбер дигән булдым. 60та Академия театры иде, 70тә түрдән түбән төшү...

 

Көндәлекне басмага Ләйлә Гарипова әзерләде.

 

 

 

[1]    Садә (Зәйнетдинов) Госман Мохтасар улы (1949-2014) — шагыйрь.

[2]    Әпсәләмев Габдрахман Сафа улы (1911-1979) — язучы.

[3]    Шәфигуллин Фаил Хафиз улы (1939-1982) — язучы. «Казан утлары» журналының 1982 елның 2 санында әдипнең «Өй салуның ние бар» повесте басыла.

[4]    Төхфи (Төхфәтуллин) Хәмит (1922-1994) — җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь һәм журналист.

[5]    Нури Арсланов Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

[6]    Расих Атилла Кадыйр улы (1915-1996) — язучы.

[7]   «Казан утлары» журналының 1982 елгы 10 нчы санында Туфан Миңнуллинның «Монда тудык, монда үстек» драматик повесте басыла. Журналның 2 нче санында Н.Арслановның – «Безнең Муса», 4 нче санында – «Дулкыннарга карап», 9 нчы санында «Ана сөте белән» шигырьләре дөнья күрә. Сүз шул әсәрләр хакында булса кирәк.

[8]    Хәким Сибгат Таҗи улы (1911-86) — шагыйрь.

[9]    Хәбибуллин Мөсәгыйть Мөдәррис улы (1927-2019) - язучы. Бу елларда ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә җаваплы сәркатиб булып эшли.

[10]   Сүз шагыйрь Юзеев Илдар Гафур улы (1933-2004) турында булса кирәк.

[11]   Миңнуллин Фәрваз Мөхәммәдулла углы (1934-1994) — әдәбият тәнкыйтьчесе. Бу елларда ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары вазыйфасында эшли.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №3. – Б.86-89.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру