Унбер яшьтән әниемнең туган авылында, 1880 елларда авыл уртасындагы зур мәчетне төзеп калдырган Бакый бай варисларында үстем. 1930 елда манарасы киселгән мәчет бинасы VII сыйныфлы мәктәпкә әверелдерелгән иде. Без шунда укыдык. Кечерәк күрше авыллардан килеп укучылар да булды анда. Димәк, минем Чирмешән буендагы туган җирдән беркадәр үзгәрәк, иркенрәк тормыш итүче Оренбург өлкәсе авыллары да миңа бераз таныш. Әйе, ул төбәк урманнары сирәгрәк, сөрү җирләре күбрәк булуы белән дә аерылып тора.

Муса әнисе Рәхимә һәм сеңлесе Хәдичә белән. 1926 ел.
Безнең Бакый бабабызның да бөтен байлыгы – ике хатыныннан туган тугыз улы. Ир бала күбрәк туган саен җире дә күбрәк бирелгән бит. Тугыз ир бала үскәндә эшче кулларга кытлык булмаган. Бабабыз үз гаиләсе өчен артык дип фаразланган игененең бер өлешен Урал-суның аргы ягындагы дала авылларына озаткалап «бай» исеменә ирешкән бугай. Дөрес, ул игенне көньяк тарафларга озатучылар да күрше бистә сәүдәгәрләре булды, дип сөйләшә иде әниләр.
Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган авылы Мостафага мин үскән төбәктән 90-100 чакрым чамасы буладыр. Бу авыллар күрше районнар биләмәсенә керә. Шарлык районына дип Мәскәү, Самара тарафыннан поездда килүче пассажирлар да, еш кына, безгә якын станциядә төшәр иде. Ике арада чуерташ түшәлгән юл. Бер-ике мәртәбә без дә Булат улым белән шул Бөгелмә-Шарлык-Актау авылы юлыннан анда кайткалаган идек. Муса Җәлилнең юбилейларына багышланган чаралар үткәрелер алдыннан да ТР Язучылар берлеге җитәкчелеге: «Туган төбәгеңдәге әзерлек барышын белеп кайт әле», – дип, мине өч мәртәбә Оренбург өлкәсенә җибәрде. 1985 елда, Туфан Миңнуллин Язучылар оешмасы рәисе булган чорда, Оренбург төбәгендә кайларда йөрүләрем һәм кемнәр белән очрашуларым әле дә хәтердә. Иң элек өлкә вәкиле Зиннур Шакиров белән бергә Мусаның кече сеңлесе Хәдичә Җәлилова өендә булдык. Ул бераз сырхаулабрак тора икән. Зиннур: «Берәр санаторийга җибәрмикме?» – дигәч, ул: «Юк, бара алмам», – диде. Ул мәрхүмә апасының кызы белән бергә яши. Аны калдырып китә алмам, дигән иде. Хәдичә берничә ел элек абыйсына багышлап истәлек китабын да чыгарган иде. Ул китап миндә бар. Без шул хакта да бераз сөйләшеп алдык. (Ул китапны мин, шул ук вакыйгалар чорында бугай, берничә китап белән бергә үзем укыган мәктәптә калдырдым.)
Шул ук сәяхәт вакытында Оренбург төбәгенең күренекле журналисты һәм әдибе Владимир Альтов белән дә очрашу насыйп булды. 1950 елларда без Орск шәһәрендә әдәби түгәрәккә бергә йөрдек. Элекке еллардагы бер килүемдә инде ул миңа 1969 елда нәшер ителгән, каһарман шагыйребезгә багышланган «Юность Мусы Джалиля» китабын бүләк иткән иде (ул китап әле дә миндә саклана). Ә 1981 елда каһарман якташы истәлегенә багышлап ул тагын бер зур эш башкарган: Чиләбе шәһәре нәшриятында Муса Җәлил шигырьләренең рус телендәге өч томлыгын туплап чыгарган икән. Ул аларны безгә күрсәтте. Әмма алар инде күптән сатылып бетте, диде.
Ә өлкә газетасы «Южный Урал»да 1984 елның 25 августында басылган «Подвиг Джалиля» («Җәлилнең батырлыгы») мәкаләсен миңа шул сәяхәт барышында Орск шәһәрендә үк укырга туры килгән иде.
Элекке еллардагыча, Орск һәм Оренбург шәһәрләрендә Муса Җәлил турында беркадәр мәгълүматы булган тагын дистәләгән кеше белән очрашырга туры килде. Әйтик, элекке уртакул сәүдәгәр кызы, чая Мәрьям апа Бикбованы шәһәр кешеләре: «Алар “Шәрык клубы”нда комсомол Муса белән һаман бергә булды», – дип искә ала иде. Алтмышынчы яшендә дә борынгы озын көйләребезне үзенчә моңлы итеп җырлаучы Мәрьям сәхнәгә чыкканда, шагыйрь мандолинада уйнап аның җырлавын куәтләп торучы булган икән. «Җәй башында безнең шәһәр тирәсендәге тау битләрендә элек кызыл, сары төстәге лалә чәчәкләре гөрләп үсә иде. Муса белән без сәхнәдә булганда шәһәр кешеләре икебезне шул чәчәккә күмәр иде», – дип өстәргә дә онытмас иде ул җырчы апа. Мусалар чорында төзелә башлаган дистәләгән завод төтенли башлагач, әлеге лаләләр анда-санда гына очрый хәзер, дип тә өстәгән иде ул чая ханым мин соңгы тапкыр Орскига килгәндә.

Оренбургта 1892 елда төзелгән «Хөсәения» мәчете. 1931 елда ябылгач, биредә Татар педагогика техникумы тулай торагы урнаша. Мәчет бинасы 1992 елда мөселманнарга кайтарыла.
Орск шәһәренә сугыш чорындамы, аннан соңмы килеп төпләнгән Ситдыйка апа да: «Муса Җәлилне яхшы хәтерлим», – дип искә ала иде. Тумышы белән ул Габдрахман Әпсәләмов белән бер авылдан икән. Укуларын дәвам итәр өчен алар Мәскәүгә дә икәү бергә килә. «Иң элек без Әсәдуллаев йортындагы татар мәктәбенә йөреп укыдык. Шунда ук Муса Җәлил оештырган әдәби түгәрәк тә эшләде. Без ул түгәрәк утырышларына кала идек. Миндә шундагы бер утырышта төшерелгән фото бар иде. Аны шәһәр музеена тапшырдым», – дип сөйләгән иде Ситдыйка апа. Музей җитәкчесе белән таныш идем. Элегрәк без Мәскәү политехника институтының үз шәһәребездәге кичке бүлегендә бергә укыган идек. Ул берсүзсез Ситдыйка апа тапшырган күмәк фотоның копиясен эшләп бирде. Бу фото әле дә миндә саклана. Күмәк фотоның урта өлешендә Муса Җәлил, аның белән бер рәттә шул елларда Мәскәүдә Татар опера студиясендә укучы композитор Заһид Хәбибуллин утыра. Алар артындагы ике-өч рәттә исә әлеге чарада катнашучы яшьләр...
КЕМ ТӘРБИЯСЕНДӘ, КАЙДА ЯШӘГӘН?
Балалыктан чыкмаган алты-җиде яшьлек Муса белән «Хөсәения»дәй затлы мәдрәсәдә бер чордарак укый башлаган өлкән кешеләр дә әле Орск, Оренбург шәһәрләрендә очраштыргалый иде. Әмма аларның кайберләре шәһәрдән йөз чакрымнан артыграк җирдә урнашкан авылдан килгән Мусаны ул уку йортына кемнәрнең китереп йөртүен хәтерләми иде. Кем тәрбиясендә, кайда яшәгән соң ул анда? Элекке истәлек язмаларында шул хакта хәбәр ителмәде. Әйе, каһарман шәхесне зурлап искә алу елларында да аның комсомол яшьлегенә багышлы вакыйгалар күбрәк искә алынды шул.
Әлеге юбилейларга бәйле беренче сәяхәт барышында гына кайбер Оренбург картлары миңа: «Мусаның гаиләсе бит шул чорда мәдрәсә утарында яшәгән икән. Аның атасы Мостафаны монда баҗасы китереп урнаштырган», – дигән ачыш ясады. «Абыйсы Ибраһим да бит истәлекләрендә: “Без ул вакытта мәдрәсә ишегалдында яшәдек”, – дип яза», – диделәр... Ибраһим аганың гомере Урта Азиядә үткән. Аның истәлеген укырга туры килмәде. «Мостафа авылына барсаң, аның үз язмышына бәйле язмалары шунда саклана», – диючеләр булды. Әмма анда барылмады шул. Юбилей көннәрендә дә ул авылга барлык делегатларны алып бару планга кертелмәгән иде. Соңыннан да махсус барылмады. Ә анда Муса Җәлил әнисе Рәхимәнең атасы, ягъни мулла бабасы белән аралашканмы? Әйе, бигрәк тә аның Хөснетдин бабасы, авыл мулласы хакында якыннарының фикерен ишетәсем килә иде. Совет хакимияте дәверендә Мусадай шәхесләр янәшәсендә дин әһелләрен искә алу хупланмады шул. Хәер, ул караш әле дә сизелә. Алты-җиде яшенәчә бер авылда яшәгән Мусаның шул бабасы белән күрешү-күрешмәүләре, яисә аны искә алуы турында истәлекләрдә бер җөмлә дә теркәлмәгән.
1970 елларда шул ук төбәк картларыннан мин Оренбургтагы атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсе биналарын төзүченең Мостафа авылына бәйле кеше булганлыгын ишеттем. Аны күбрәк «төзү остасы Хаммат» буларак искә алдылар. Кайберәүләр аны агач-такталарга бәйле эшләр белгече Әбҗәлил картның элекке ярдәмчесе булган, дип тә әйтте. Ләкин шул ук Әбҗәлил карт оныгы Мостафа белән ни дәрәҗәдә баҗа булуын аңлатып бирүчеләр генә табылмады. Дөрес, Хаммат останың җәмәгате Ракия турында: «Ул – Мостафа авылы мулласы кызымы, әллә аның туганыныкымы...» – диючеләр булды. Бу фактларны, әлбәттә, Муса Җәлилнең атасы «кияү булып төшкән» Мостафа авылы кешеләреннән генә белергә мөмкин иде.
Каһарман шагыйрьне тәрбияләгән Мостафа авылы тормышы белән өлешчә танышу мөмкинлеге миңа 1989 елда гына насыйп булды. Шул көздә миңа Мусаның туганы Таһир ага Корбановның авыл яшьләре тормышына багышланган «Кызыл чәчәкләр» китабын нәшриятка әзерләп тапшыру бурычы йөкләнде. Әлеге китапның кулъязмасын без Таһир ага белән кара-каршы утырып әзерләдек диярлек. Шул чорда ул педагогика институты доценты иде. Китап нәшриятына еш кергәләп йөрде. «Менә әле абыйның 1920 еллар фотосын таптык», – дип тә килде. (Ул фото әлеге китапта бар.) Муса белән Таһир аганың аналары бер нәселдән – Мостафа авылы мулласы Хөснетдин Сәйфетдинов кызлары алар. Үзара сөйләшкәндә без шул мулла гаиләсенә кагылышлы вакыйгаларны да искә алгаладык. Әле Совет хакимияте чоры иде бит. Шул сәбәпле Таһир аганың булачак китабында ул мулла гаиләсенә кагылышлы бер генә җөмлә дә кертелмәде. Таһир ага да ул бабасы турында бик төпченеп сөйләргә ниятләмәвен сиздерә иде.
Ахыры киләсе санда.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала