АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 1 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

 

 

Очкылыкны басу

 

Диафрагма янындагы эчке әгъзаларның ярсуы нәтиҗәсендә, күп ашаудан, коры ризыктан, кысып торган киемнән баш миенә сигнал китә, диафрагма кыскара һәм кешене очкылык тота башлый. Озакка сузылган очкылык тоту яки аның еш кабатлануы үпкә яман шеше, инфаркт, кан тамырлары чирләре барлыгын күрсәтергә мөмкин. Очкылыкны басу өчен 1 стакан суны вак кына йотымнар ясап эчәргә яки лимон телеме суырырга була. Кайвакытта тирән сулыш алып, һава йоту да булыша. Гиппократ исә төчкереп карарга киңәш итә. Тиз-тиз итеп нинди дә булса тизәйткечне берничә тапкыр кабатлау да булышырга мөмкин.

 

 

Крыжовник (1)

 

Крыжовник – тимер һәм бакырга, фосфор тозларына бай диетик җиләк, аны матдәләр алмашы бозылганда, симергәндә ашау файдалы. Ул - үт һәм бәвел кудыргыч чара, шулай ук хроник эч катудан да булыша. Җимешләре азканлылыктан, еш кан китүдән һәм тире авыруларыннан дәвалый. Элек Кавказда туберкулез белән чирләүчеләргә крыжовникның пешереп суытылган яфракларын ашатканнар. Җимешләре ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында авыртуны баса. 200 грамм крыжовник җиләген термостагы ярты литр кайнар суда 6 сәгать төнәтәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр, бераз бал кушарга була. Мондый чара куәтле үт кудыру үзлегенә ия.

 

 

Кан тамырларын киңәйтә

 

Уртача зурлыктагы сарымсакны чистартып, изәләр, пыяла банкага салып, өстенә 1 стакан чистартылмаган көнбагыш мае агызалар да, яхшылап болгатып, суыткычның аскы киштәсенә куялар. 1 атнадан дәвалана башларга була. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 чәй кашыгы сарымсак маена 1 чәй кашыгы яңа сыгылган лимон согы кушып эчәләр. Дәва курсы – 1 ай, аннары 1 ай ял итәләр һәм курсны кабатлыйлар.

 

 

Крыжовник (2)

 

Остеохондрозны, артритны дәвалау өчен, 20 крыжовник яфрагын 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтеп, көненә 3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Эч кипкәндә, 2 аш кашыгы җиләкне 300 мл суда кайнатып чыгарып, суынганчы төнәтәләр, сөзеп, һәр 3 сәгать саен 100 әр мл эчәләр. Салкын тигәндә, крыжовник согын сыгып, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр, шул сок белән тамакны да чайкыйлар.

 

 

Каррилы кәбестә

 

300 г кәбестә, 200 г бәрәңге, 200 г суган, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, ярты аш кашыгы карри порошогы, чирегешәр чәй кашыгы ак әнеч (тмин) һәм төелгән кызыл борыч, 2 канәфер кадагы, дәфнә яфрагы, 50 г томат пастасы, ярты стакан су яки шулпа, тоз кирәк. Башта боҗралап туралган суганны майда кыздыралар, карри өстиләр, 3-4 минуттан башка тәмләткечләрне һәм туралган кәбестәне салып, 10 минут кыздыралар. Аннары шакмаклап туралган бәрәңге кушалар, томат пастасы, су яки шулпа салып, сүрән утта әзер булганчы пешерәләр, тәменчә тоз өстиләр. Пешеп чыккач, дәфнә яфрагын һәм канәфер кадагын алырга кирәк.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи