Композитор, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950), Татарстанның халык артисты (1964), Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1959) Мансур Әхмәт улы Мозаффаров 1902 елның 18 (кайбер чыганакларда – 6) мартында Казанда туган. Әнисе – танылган шагыйрә, кызлар мәктәбенең мөгаллимәсе Маһруй Мозаффария. 1945 елда Казан консерваториясе ачылу белән, Мансур Мозаффаров анда гомеренең соңгы көннәренә кадәр укыта. Композитор 1939 елда беренче операсын – «Галиябану»ны, 1943 елда исә икенчесен – «Зөлхабирә»не иҗат итә.
С.Хәким, М.Мазунов, Ә.Ерикәй, М.Җәлил, М.Садри кебек күренекле шагыйрьләрнең шигырьләренә көйләр язган М.Мозаффаров 1966 елның 20 ноябрендә вафат булды һәм Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.