Ачы тәҗрибә авазы

Бездә мөхәррирләр тәмле хыялларга корбан булырга түгел, кирәк эшләремезгә дә аздыр. Әгәр… кыйбатлы мөхәррирләремез һәлак булып бетсәләр, дөньяда тик корчаңгы мөхәррирләр генә калачактыр.

Мин бит… саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә.

Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә, мәгълүмдер ки, курку берлән өркү хәрәм.

Илаһым, рәхмәтең белән шагыйрьнең бәйле телен чиш – дуслар һәм дошманнар хәленнән ул бераз хәбәр бирсен.

И каләм!.. Яз караны «кара» дип һәм акны «ак», җөпне «җөп» дип һәм шулай ук такны «так». Һәр кеше күңелен күрмә, милләт авыруына бак!

И каләм!.. Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр, ник төшердең безне – җиде кат җир астына кадәр?

Фикерегезне языгыз, тик якты булсын фикерегез; фикерегездер – фикеребез һәм фикеребездер – фикерегез. Языйк һәм басып таратыйк – олы фикерләр кузгалсын, …дөньяга фикеребез юл алсын. Чөнки фикерләр кайнаса, эшләр дә алга китәр – бу мәгълүм булсын һәркемгә – шушындый безнең фикер. Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде… Фикеребез торсын яңарып гел… Искермәсен, үзара җәнҗал-ызгыштан кыл кадәр ис кермәсен! Фикеребез халыкны таркаткыч җилләр истермәсен, истереп, милләтнең берләшү юлын кистермәсен!

Хат – күрешүнең яртысы.

Газета битләрендә бер кешегә сөйләнгән сүз бөтен дөньяга сөйләнә.

Әфкаре гомуми [1] берлә уйнарга ярамый.

Бер заман гүргә керер ялгыз ба­шың… Уйлаган башың, каләм тоткан кулың бергә черер.

Мин Казанны тәхте пай [2] һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим.

Әдәбиятымызның асылы, җәүһәре булган безнең Казан телендә фикерләр
«келт» итеп кенә искә төшәләр.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең, кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Халык әдәбияты, бер дә кәгазьгә язылмаса да, буыннан буынга ишетелеп, халык күңелендә бер дә онытылмый торадыр.

Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!

***

Тәнкыйть – кирәкле шәйдер.

Әйе, без язганнарда да кимчелекләр һәм зур кимчелекләр булырга мөмкин. Без мәкаләләребезнең башына: «Бу мәкалә яки бу шигырь барлык кимчелекләрдән пакь», – дип язмадык лабаса!

Һәр матурда начар якның берсе булгай.

Урманның да бөтен җирендә төлке булмый, мәкаләнең дә һәр сәтырында көлке булмый.

Әсәр «эз» булса, мин аның арысланмы, куянмы эзе икәнен ачык белә алам.

Цензор белән он иләүче хатын арасында аерма шул гына: берсенең иләге төбендә – эшкә ашмаганрак нәрсәләр кала, берсенекендә – иң кадерле нәрсәләр генә кала.

Һичбер шагыйрь, шигыренең бер юлы ахырын «такмак» дип язгач та, каләмен колагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр «шакмак» эзләп йөрергә мәҗбүр түгелдер… Такылдамак белән мәүзүн сүз [3] сөйләмәк икесе башка-башка булырга кирәк.

Мөмкин кадәр шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп языгыз. Сәнаигы нәфисә [4] аз гына бер хата сәбәпле тупас һөнәрләрдән булып китүе бар.

Шагыйрьгә матур шигырь язу читен. Әмма бер дә язмый тору аннан да читен.

Һәр язганыгызны нәфис вә изящный дип әйтсәм, мин сезгә дуст булудан бигрәк, монафикъ [5] булудан куркам.

Оригинальный нәрсәне мактау табигыйдер.

Әле без татарларда теория словесности вә шигырьләр өчен хорей, дактиль-фәләннәр ясалмаган чакта, вәзен вә гармонияләр төрлечә булса да зарар юк, фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифадә [6] кирәк.

Поэзия эзләргә булганда, Иделнең югары ягыннан бигрәк, түбән тарафы муафикъ.

Болынга бозау керсә – «түчә!», игенгә чыпчык төшсә – «көшш!», базга песи керсә – «прс!» дисең. Әмма әдәбиятка шушындый кешеләр керсә – ни дисең? Аптырап, уйлап торасың да, бер дә кууны аңлатырга сүз тапмагач, язучының колагына гына: «Энем, моннан болай мондый нәрсәләр язмаска тырыш!» – дисең.

Дарелголүмнән [7] яңа укып чыккан бер яшемезгә… нинди әсәрләрне укымак кирәк? Моны сайлый белергә, тәнкыйть булмаса, мөмкин түгелдер. Чөнки аңар яхшы рисалә табу бөтенләй борчак басуы өстендә бер билгеләнгән борчакны табу кадәр читендер… Әгәр бер рисаләне укып та, тиз генә тәнкыйтен дә табып алса, аңар бик уңай буладыр.

Тупаслар белми шигърият дигән сүз кадрене.

Әдәпсез сүзләр бар. Шундый сүзләргә юл киселсен иде.

Мин мәктәпләребезнең хәл теле илә миннән ярдәм көткәнен күрдем. Мин моңа салкын кан белән карый алмадым. Мәктәп китаплары язарга башладым… Бу… минем законный хакым иде. Татар балаларының рухына файдалы тәэсирем булачак, иншалла.

Тәнкыйть итүченең дә кем очрады шул булуы тагы ярамыйдыр. Мөнтәкыйд булыр өчен, әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы матлубтыр [8].

Зиннур Мансуров әзерләде

1. әфкаре гомуми – җәмәгать фикере;
2. тәхте пай – башкала;
3. 8мәүзүн сүз – тезмә сүз;
4. сәнаигы нәфисә – матур сәнгать, әдәбият;
5. монафикъ – икейөзле;
6. ифадә – аңлата белү;
7. дарелголүм – университет;
8. матлуб – таләп ителә.

Комментарий язарга