Журнал «Безнең мирас»

Ачы тәҗрибә авазы


♦Кеше арасында гашыйкка өстенлек мәңге юк.
♦И Хода, бир акыл, тоткыннар йортына эләкмим – ...гыйшкым сәбәпле диванамын, диванамын.
♦Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә сөю хакында бернәрсә язсам, ялган имзалар астына сыгынам.
***
♦Өч кешедән дөньяда качып котылып булмый: берсе – кендек әбиседер ки, ул сине теләсәң дә, теләмәсәң дә дөньяга тартып чыгарыр. Икенчесе – яучы карчыктыр. Ул сине, аласы кызыңны күрсәң дә, күрмәсәң дә, алырга теләсәң дә, теләмәсәң дә – өйләндерер. Өченчесе – мәзиндер. Ул сине теләсәң дә, теләмәсәң дә – җуар да күмәр.
♦Гаилә хакында минем фикерем коры гына: әгәр кече яшьтән фәләнне... сүэ-истигъмаль итеп [1], рәфыйкаңнең [2] синдәге хакын бөтенләй үк тәләф итмәгән [3] булсаң, син – аны, ул сине якыннан белеп яратышсаң, шуның өстенә шәрмәндәи гыял [4] булмасын өчен, иң азында ел тәүлегенә биш йөз тәңкә килерең булса, һәркемгә өйләнү тиеш. Югыйсә, эчеңә сәнәк белән төрткәндә, бер тамчы кан чыкмаслык булса, ике күңелдә чын мәгънәсе белән булган мәхәббәт уты янмаса, гаилә өчен әллә нинди түбән кешеләргә мөрәҗәгать йә тәлинкә тотарга булса – Алла сак­ласын!
♦Тигез – тиңлеккә юл куймау бездә гадәт. Ярың тиң-пар булмаса, әлбәттә, һәлакәт, пар булу шарт... Өйләнештә иң кирәге – тигезлек.
♦Хәзерге өйләнүчеләр... Күңелләр саф чыгында шәп, матур кыз сайлыйлар анлар... Әгәр дә басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса, убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.
♦Бар микән дөньяда миннән бәхетсезләр?! Хатыным, йортым юк – ятам номерда.
♦Күңелсез сүз сөйли бәгъзе гакыллылар хатын-кызга: фәкать бер ел күңелле, дип, календарь һәм хатын безгә.
♦Уйнаш кыйлуы бик уңгай да, бала табуы бик читен, диләр.
♦Әгәр булсын дисәң бер өй эче шау-шу вә җәнҗалсыз: ире булса сукыр, ул җитми – булсын һәм хатын телсез.
♦Әгәр ир тирече булса – хатыны өчен үз тиресен дә базарга чыгарыр.
***
♦Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга, кирәкми тик ашарга дип яшәргә.
♦Тән үстерсәң – җиһанда, бер дә шиксез, фил булу мөмкин.
♦Тәмле булганга гаҗәпләнмә бу байлар ашлары, күп вакыт борычы, тозы – мескин гидайлар [5] яшьләре.
♦И бәрәңге! Син, бәрәңге! Кил, бәрәңге – җан ашым; син генә тәмләтәсең бар ярлылар, байлар ашын.
Текстны басмага Зиннур Мансуров әзерләде.
_____________________________
Сүзлекчә:
1. Сүэ-истигъмаль итү – бу урында «җенси азгынлык» мәгънәсендә.
2. Рәфыйка – хатын.
3. Тәләф итү – юкка чыгару.
4. Шәрмәндәи гыял – гаиләне оятка калдыру.
5. Гидайлар – ярлы-ябагай.
"Ачы тәҗрибә аваз"ын журналның алдагы саннарыннан укыгыз: №1, №2

Теги: Габдулла Тукай Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру