Ачы тәҗрибә авазы

0A1921BD6A30-1

♦Валлаһи, җандай күрәм мин искеләрнең җырларын, күкрәгемдә саклыйм әйтерсең рәсүлнең тырнагын.

♦Халык җырлары– безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр.

♦Әйе, бу – кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Мәгъмур [1] Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады. Алар һаман да халык күңелендә… Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска иҗтиһат итәргә кирәк.

♦Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу – бер төрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр.

♦Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк, дип кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була.

♦Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырлавым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә һәдия [2] кыйлына иде… Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде. Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, …туган телемезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик [3] була алыр идемме?!

***
♦Минем исемдә калган: мәдрәсәдә …бер җырлаучы, үзенең иренен каты кәгазь сыярлык итеп кенә ачып, озын вә кыска көйләрне җырлап җибәрә иде… Безнең бер көйне руслар арасында бик яхшы тавышлы саналган бер кешедән җырлатсаң, әллә ничек, шуның безнең күңелгә ошарына күңел ышанмый. Көемезнең алтынын кояр шикелле тоела.

♦Безнең халыкның җырлау вә көйләвендә, минемчә, үзенә бер төрле хосусият бар кеби. Башка милләтләрдә булдыгы кеби, бездә калын тавыш илә вә мөмкин кадәр көчләнеп вә авызны бик зур итеп ачып җырлау бер дә мәкъбүл түгел [4].

♦Халык каршында җен теле төсле ят телләр илә мөнбәргә менеп җырлауны изге эш дип, әдәбият ахшамындагы халыкның ана теле илә шул ук мөнбәрдәге сүзләрне шамил булган [5] шигырьләрне яман дип, кыек күз берлә карамаска кирәктер.

♦Халыкка дәрсе гыйбрәттер – театр, күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә.

♦Татар кардәшләремез милли музыка вә җырулар тавышын ишеткәндә: «Ах, Дәҗҗал чыккан икән инде!» – дип, мич башына менеп, колакларына мамык тыгып, күзләрен бәйлеп, өстләренә дә 9 кабат юрган, 5 кабат толып ябынып, «Кяһәф» сүрәсе укып ятмаска тиештер.

♦Граммофонда татар җырлары… Тынычлыкны боза аның әче тавышы, килә аннан, бер тыңласаң, мәче тавышы; бер тыңласаң, чинау килә; бер тыңласаң – майламаган арба тәгәрмәче тавышы!

♦Зинага чакыра торган музыка хәрәм булса да, алга китәргә, тәрәккыйгә чакыра торган музыка мөстәхәб [6], хәтта ваҗиб [7] уктыр.

***
♦Гөл кадерен былбыл белер, асылташ кадерен – белгече.

♦Чәчмәгән җир күк – күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы, тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!

♦Һәр чәчәк – сеңлең, апаң; абзаң – үсеп торган агач.

♦Һәрбер кош үз тавышы белән ләззәтләнә.

♦Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар.

♦Җырлагыз сез күңелегезгә Тәңре нәрсә салганын.

♦Мин, ахрысы, сөюдә дә милләтче… Мин татар кызының телен, сөйләшү рәвешен яратам.

♦Син үзең (хур кызы. – З.М.) һәрвакыт изге, хөрмәтле… Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың, матур­ларның матурыннан матурсың. Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, асыл ташсың… Күркәмлегең, дөрес, һәртөр­ле мактауга лаек, шулай да Җир кызы синнән сөеклерәк.

♦Наз итәр кемнәргә гөл – каршында былбыл булмаса?

♦Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә [8] дөнья бәһа; ул болай бер кыз гына – каршында Мәҗнүн булмаса.

♦Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.

♦Сөюнең мәгънәсе… бигүк гали, бигүк нечкә.

♦Мин кечкенә чагымда малайлар белән алма бакчасы тирәсенә бара идем. Миннән бүтән малайлар алманы коялар һәм урлыйлар иде. Әмма мин һичбер данәсенә тимидер идем. Бакчачы, минем яхшылыгымны белгәнгә, ул алманы миңа үзе бирәдер иде. Мин шул «үзе биргән» алманы, урлаган алманы ашап торган малайлар алдында: «Менә үзе бирде!» – дип, мәгърурланып ашыйдыр идем. Мин әле кызлар тугърысында да шул ук мөгамәләдә. Бер кыз, үзе танышырга теләп, миңа яучы җибәрмәсә, мин һичвакыт танышырга эзләп, ваксынып йөрмим. Әмма үзе кул бирсә, тагы да: «Үзе бирде», – дип горурланам, кадерлим ул кулны!

♦Бик юашлатты мине яшерен сөюдән җан көю, бар иде булган чагым хәтта арысланнан кыю!

1. Мәгъмур – төзек;
2. Һәдия — бүләк;
3. Малик булу – ия булу;
4. Мәкъбүл түгел – килешми;
5. Шамил булу – үз эченә алу;
6. Мөстәхәб – гүзәл эш;
7. Ваҗиб – мәҗбүри эш;
8. Мәхбүбә – сөелгән хатын-кыз;

Текстны басмага Зиннур Мансуров әзерләде.

Комментарий язарга