Журнал «Безнең мирас»

Үткәннән хатлар

🏷 Admin

Күренекле язучы, публицист, галим, техник фәннәр докторы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Бөгелмә районы хакимиятенең Һ.Атласи исемендәге премиясе лауреаты (2001), ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе иясе, Эстәрлебаш районындагы Эстәрлебаш авылы тумасы Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин 2021 елның 4 мартында туган авылында вафат булды. Аның күп еллар дәвамында тупланган иҗади мирасы каләмдәшебез – Эстәрлебаш районының Тормай авылында яшәп иҗат итүче Хисаметдин Исмәгыйлевта иде. Ул аны 2021 елда миңа тапшырды. Шул архивта булган берничә хатны (Зәки Зәйнуллинга адресланганнарны) журналыбызда (№12, 2021) бастырган идек инде. Бу юлы да кайбер кызыклы хатларны басмабызга тәкъдим итәргә булдык. Хат авторлары – Фаил Шәфигуллин (1939-1982), Ренат Харис (1941), Рашат Низамиев (1950), Мирсәй Әмирнең (1907-1980) хатыны Фәүзия Әмирова һәм әдип үзе.

 

Хатларда авторларның орфографиясе сакланды. 

 

Ләбиб Лерон

 

Фаил Шәфигуллин – Зәки Зәйнуллинга

 

«Казан. 24 гыйнвар, 1979 ел.

 

Хөрмәтле иптәш Зәйнуллин!

 

Сезнең бер хикәягезне 24 нче санда баскан идек.

 

Инде менә Мирсәй Әмир аша янә өч хикәягез килеп керде. «Бал суыртканда» дигәне редакция хезмәткәрләрен кызыксындырды һәм без аны эшләп (эшкәртеп) карарга булдык.

 

Сезнең төп кимчелекләрегез: күп сөйлисез, чәйнәп каптырырга тырышасыз, тел-стиль мәсьәләсен шактый авыр сиземлисез. Бик ныгытып татарча өйрәнергә, татарча китаплар укырга кирәктер Сезгә (әгәр дә инде язучылык эше белән чынлап торып шөгыльләнергә уйласагыз, әлбәттә).

 

Шунысы әйбәт: тормышны, кешеләрне күрә, сурәтли беләсез, сюжет коруыгыз да үзегезчә, көлүегез дә ихлас.

 

«Чижук» «Чаян» стилендә түгел. Мин аны «Социалистик Татарстан» газетасына тәкъдим итеп карармын.

 

«Хор» примитиврак. Аннары татар малаен рәнҗетүнең нигә кирәге бар? Көлдерү көче дә аз анысының.

 

Кыскарак итеп, кызыграк, яңарак алымнар кулланып, тапталмаганрак темаларга язып карагыз әле. Укыйсыздыр: «Литературная газета»да кайбер юмористик әйберләрдән үрнәк алырга мөмкин бит.

 

24 нче сан аз гына калган. 1 данә татарча, 2не русча җибәрәм.

 

Сезгә уңышлар һәм сәламәтлек теләп, «Чаян»ның татар әдәбияты һәм тәрҗемәләр бүлеге мөдире /Фаил Шәфигуллин/». 

 

 

Ренат Харис – Зәки Зәйнуллинга 

 

«Казан. 11 декабрь, 1986 ел.

 

Сезнең «Үрләр аша» дигән әсәрегезне 1987 елның икенче яртысында басарга ниятлибез. «Зират күперен чыккач» дип исемләнгән кулъязмагыз белән дә таныштык. Әсәргә карата булган фикерләрне Сезгә журналның проза бүлеге хат аша җиткерер.

 

Ихтирам белән, баш редактор Р.Харис».

 

 

Рашат Низамиев – Зәки Зәйнуллинга

 

«Казан. 11.12.1986.

 

Хөрмәтле Зәки абый!

 

Сез инде беләсездер: «Үрләр аша» дигән әсәрегезне журналда файдаланырга уйлыйбыз. Ләкин исемен үзгәртербез, чөнки Сибгат ага Хәкимнең шул исемдәге поэмасын хәтерләтә ул.

 

«Зират күперен чыкканда» дип исемләнгән кулъязмагыз да укып өйрәнелде. Әдәбиятта, яшьме-өлкәнме, берәүгә дә ташламалар юк, шуңа күрә туп-турысын әйтеп сөйләшик: әсәр безне канәгатьләндермәде. Ни өчен? Менә шуны бераз аңлатып китик.

 

Беренчедән, хәрбиләр тормышыннан багышланган булуына карамастан, әсәр бик тә таныш әйберләр турында сөйли. Тагын да дөресрәк итеп әйтсәк, хәрби уставка көйләнгән солдат тормышын нәкъ менә уставтагыча, шаблон рәвештә тасвирлый. Шул сәбәпле, әсәрдә укучыны биләп алырдай яңалык, яңа фикер җитми.

 

Икенчедән, Сезнең геройларның 1952-53 нче еллардагы хәрби тормышы бүгенге көн өчен искергән. Һәм хикмәт анда гына да түгел. Әллә кайчангы таш гасырлар турында да менә дигән заманча әсәрләр язарга мөмкин. Сезнең әсәргә исә шул сугыштан соңгы еллар материалына заманчалык, актуальлек, тиешле дәрәҗәдә идея-художество нагрузкасы салынмаган. Бүгенге укучыны заманча коралланган, киеренке көннәрдә яшәүче һәм ватанын саклаучы хәрбиләр тормышы ныграк кызыксындыра.

 

Өченчедән, әсәрнең сюжеты сыек, юк дәрәҗәсендә дип әйтергә мөмкин. Үзәк конфликт юк, булганнары да вак, әһәмиятсез. Татар егетенең русча әйбәт белмәве яки имтиханнардан коелып калулар гына укучы күңеленә әллә ни тәэсир итә алмый. Баш герой Зиннурның характеры артык «матур», герой рухи үсештә күрсәтелми. Кыскасы, әсәрнең умыртка баганасын тәшкил итәрдәй саллы, киеренке, олы вакыйгалар җитенкерәми.

 

Сез тормышны яхшы беләсез, укучыга әйтер сүзегез бар. Ләкин, безгә калса, әйтергә теләгән сүзләр һәм фикерләрегезнең бик күбесе күңелегездә калган, кәгазьгә төшеп бетмәгән. Монысы инде бик зур темага – әдәби осталык мәсьәләсенә барып тоташа. Бу хакта исә хат аша гына аңлашу мөмкин түгел...

 

Менә шушы кимчелекләрдән соң, «Беренче китап тәмам» дигән сүзләрегез бик нык уйландыра. Әгәр алга таба шул дәрәҗәдә дәвам ителсә, хезмәтегез исрафка китмәс микән? Бәлки, Сезгә тәмамланган кыска әсәрләр язу хәерлерәктер.

 

Фикерләребез яхшы нияттән әйтелде. Киңәшеп, уйлашып карыйк әле.

 

Хөрмәт белән, журналның проза бүлеге редакторы – Рашат Низамиев».

 

 

Фәүзия Әмирова (Мирсәй Әмир хатыны) – Зәки Зәйнуллинга

 

«Казан. 22 февраль, 1987 ел.

 

Хөрмәтле Зәки туган!

 

Сезне Кызыл Армия көне белән котлыйм, сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар теләп калам.

 

Яңа ел белән котлап язган открыткагызны алган идем, рәхмәт. Мирсәяфне онытмавыгыз өчен рәхмәт. Ул бик күпләргә ярдәм итә иде. Үләр алдыннан да бер язучы турында сөйләде. «Бераз төзәтеп редактировать итсәң, ару гына китап килеп чыгар иде, но үземнең кәефем шәп түгел», – диде. Шул көнне үлде дә. Ә теге кеше аны күмешергә дә килмәде, ялга китте...

 

Мирсәяфкә 6/I – 80 яшь тулар иде. Торжеств. вечер 26/I булды, искиткеч начар, буранлы көн булса да, халык күп булды, диделәр. Үзем, кызганычка каршы, 22/I бик нык авырып киттем, вечерга бара алмадым. Юбилейга әзерләнүнең сүлпәнлеге дә бераз нервыга тиде бугай. Например, «К.У» журналында аның турында бер юл да язып чыкмадылар. Просто онытканнар. Башкортстаннан 3 кеше килгән иде, анда – Мәләвез районында вечер үткәрәбез, дип, үзебезне дә бик чакырдылар. Но каты чирдән соң, үзем бара алмадым, кызларым китте һәм 2 язучы.

 

Иптәшегезгә сәлам.

 

Шушы хатны язып бетерүгә Мәләвездән кызым шалтыратты, вечер бик шәп узды, выступлениелар да, концерт та шәп булды, ди. Халык күп җыелган. Безнең авылда татар мәктәбе беткән, кызым да, язучы да (авылда) русча чыгыш ясап кайттылар. Мәләвездә җыелыш башкорт телендә барган.

 

Башкортстан кешесе булгач, Сезнең өчен дә бу хәбәрләр кызык булыр дип яздым инде. Мирсәяфнең портреты Сездә юктыр, пригласительный билетны җибәрәм, истәлек булсын.

 

Сәламәтлекләр теләп, Ф.Әмирова».

 

 

Зәки Зәйнуллин – Аяз Гыйләҗевкә

 

«Рига. 23.XII.88 ел.

 

Аяз абый, исәнмесез!

 

Сезгә күп сәламнәр белән, Зәки.

 

Хатыгызны кичә алып укыдым, зур рәхмәт. Күптән көтә идем. Минем эшләр төрлечә.

 

Мәскәүгә күчерергә тиешләр иде. Хәзерге көннәрдә зур сокращениеләр бара, урыннар ягы кискен. Безнең хәрби министр беркемне дә күчерергә теләми. Шулай да мин үземнең фәнни лабораторияне һәм өч укучымны күчерергә диеп декабрь башында М.гә барып кайттым. Вроде, риза булдылар. Үзем сугыша-сугыша китәргә йөрим армиядән. Абрар абый К. (Әбрар Кәримуллин. – Л.Л.) сөйләр, күрегез, обязательно.

 

Без Ригада татарлар оешмасы төзедек 27.XI.88. Общество татар Латвии «Идель». Мин – рәисе. 10-11.XI монда форум народов Латвии булды. Мин шул форумда Татар җәмгыяте исеменнән чыгыш ясап, латыш халкын нык кына итеп поддержать иткән идем. Инде икенче көнне башланды – чыда гына. Хәзерге көндә эшләр мине партиядән чыгарып, званиене алып, пенсия бирмичә армиядән куу турында тора. Так что минем белән таныш булу, контактта тору – аяныч һәм куркыныч нәрсә. Көн-төн сугышлар монда.

 

Иртәгә беренче тапкыр татар концерты бирәбез. Хор, җыр, бию, бәләкәй чактагыча әйткәндә, дикламация сөйләүләр дә була...

 

Политикага кереп киткәннән соң язган юк. Соңгы эшләгән әйбер Саҗидә С. (Саҗидә Сөләйманова. – Л.Л.) шигырьләре турында язылды. Ул «Азат хатын» журналында ята. Айдан артыктыр инде. Исеме – «Ник ямансу икән бу көзләр».

 

Шул яңалыклар. Күңел тыныч. Чөнки айлар, еллар буена чишә алмаган мәсьәләне чишеп, яшәү, көрәш юлын таптым бугай. Бернәрсә дә куркыныч түгел. Туфан М. (Туфан Миңнуллин. – Л.Л.) кебекләр урынында мин хәзер беләм ничек яшәргә.

 

Фәрваз (Миңнуллин. – Л.Л.) кайткач хат язарга обещать итеп киткән иде – тавыш-тыны юк пока. Сәлам әйтегез.

 

Үзегез ничек яшисез? Нәрсә язасыз? Казанда нинди яңалыклар бар?

 

Кызыксынсагыз, Абрар абыйдан сорашыгыз форум турында. Мин аны алып бардым анда.

 

Исән булыгыз. Уңышлар телим Сезгә.

 

Зур хөрмәт белән Зәки З.

 

23.XII.88 ел. Рига шәһәре». 

 

 

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру