Журнал «Безнең мирас»

«Туган ил» җыры

🏷 Admin

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр». 

 

Габдулла Тукай

 

Туган ил 

(Татар халык җыры, Җәүдәт Фәйзи эшкәртүендә) 

 

 

Агыйделкәйләрне, ай, кичкәндә, 

Бер җырладым ишкәк ишкәндә: 

«Ай, уймалы, уймалы ла, 

Уймалы су буйлары. 

Ай-һай-ли, 

Уймалы су буйларында 

Озак яшәп булмады. 

Ай-һай-ли, 

Рәхәт булса да торган җир, 

Сагындыра туган ил». 

 

 

Бер җырларсың, дускай, бер еларсың 

Туган илең искә төшкәндә: 

«Суда йөзгән үрдәкләрнең 

Нечкә була билләре. 

Ай-һай-ли, 

Һәркемгә дә якын була 

Туган-үскән илләре. 

Ай-һай-ли, 

Рәхәт булса да торган җир, 

Сагындыра туган ил».

 

 

Композитор Җәүдәт Фәйзи (1910-1973) бу җыр хакында болай дип язган (Җ.Фәйзи, «Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары», 1987): «Җырны мин 1958 елда философия фәннәре кандидаты Камил Фасеевтан язып алдым. Аның әйтүенә караганда, бу җырны ул туган авылы Тимәштә (Татарстанның Лениногорск районы) картлар авызыннан язып алган. Җырның кушымта өлеше кайбер вариантларда:

 

«Әй, әүмәле-тәүмәле лә,

Исәнмәле-саумале», –

 

дип җырланган, аны элегрәк «Әүмәле-тәүмәле» көе дип тә атап йөрткәннәр. Шул исем белән ул, мәсәлән, М.Нигъмәтҗановның «Татар халык җырлары» китабында да (Мәскәү, 1970) урнаштырылган. Җырның хор өчен эшкәртелгән вариантын Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле башкара». 

 

 

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.

"Безнең мирас". – 2023. – №5. – Б. 102-103.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру