Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Төркиядә борынгы болгар дин белгече хезмәте табылган

Төркиядә борынгы болгар дин белгече хезмәте табылган

Төркиядә XIII гасырда яшәгән борынгы болгар дин белгече хезмәте табылган. Бу юнәлештә Болгар ислам академиясе, ТР Фәннәр академиясе белән берлектә, хезмәтне редакторлап бастыру буенча әзерлек эше алып...

Төркиядә XIII гасырда яшәгән борынгы болгар дин белгече хезмәте табылган. Бу юнәлештә Болгар ислам академиясе, ТР Фәннәр академиясе белән берлектә, хезмәтне редакторлап бастыру буенча әзерлек эше алып бара. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов сөйләде.
“Бу хезмәт хәзерге вакытка иң борынгы дип танылган хезмәт. Бу планда академия фән ягыннан үз урынын таба. Татарстан Фәннәр академиясе белән шушы юнәлештә, ә Башкортстан академиясе белән Риза Фәхретдин хезмәте буенча эшлибез. Академия белем бирүче генә түгел, фәнни оешма да. Зур мәгьрифәтчелек эшен алып бара”, - диде ректор.
Аның сүзләренчә, хезмәтнең оригиналы әзерләнә. “Рус һәм татар телләренә сыйфатлы тәрҗемәсе булырга тиешлеген дә аңлыйбыз. 500әр бит гарәп, рус, татар телләрендә булса, мөгаен, 2-3 томнан тора торган басма булыр бу. Минемчә, бу бүгенге көн дини тәгълимат үсешенә өлеш булыр”, - диде.
Данияр Абдрахманов әйтүенчә, хезмәтне академия хезмәткәре Төркиядә архивларның берсендә тапкан. “Бу эш үткәрелә, хуплана. Академиядә безнең ил дини тәгълиматын өйрәнү үзәге бар. Аның кысаларында кулъязмалар, иске татар язулары өйрәнелә”, - диде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/07/191149/

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи