Журнал «Безнең мирас»

Р.Миңнеханов Швейцариядәге татарларга: Телне югалтмас өчен, кулдан килгәнне эшләргә кирәк

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Женева шәһәренә эш сәфәре кысаларында Швейцариядә яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, 2015 елда Женевада, татар һәм башкорт диаспоралары инициативасы буенча, «Юлдаш» татарлар һәм башкортлар ассоциациясе төзелгән. Оешмага 13 активист керә. Швейцариядә барлыгы 150ләп татар һәм башкорт яши.
Ассоциация җитәкчесе Регина Щеголева берләшмә вәкилләренең даими рәвештә төрле чаралар, шул исәптән татарларның чәй эчү мәҗлесләрен, татар ашлары әзерләү буенча мастер-класслар уздыруларын сөйләде. 2010 елдан башлап ел саен Женевада Сабантуй уздырыла, анда 400ләп кеше җыела. Шәһәр җитәкчелеге бу максатлар өчен сәхнәсе булган мәйданчык бирә.
Татар телен саклап калу мәсьәләсен Гөлҗиһан Кашаева күтәрде. Кашаевлар гаиләсе Швейцариягә 10 елдан артык элек күчеп килгән. Алар үзләренең өч баласын да татарча сөйләшергә өйрәтә. Гөлҗиһан фикеренчә, татар телен саклап калу өчен, аны популяр Google Translate онлайн-тәрҗемә системасына кертү буенча эш алып барырга кирәк. Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновка әлеге мөмкинлекне карарга кушты.
Аннары «Юлдаш» ассоциациясе вәкилләре кунаклар өчен татар милли биюен башкардылар, ә француз Гийом Дарлес кубызда уйнау осталыгын күрсәтте.
Рөстәм Миңнеханов Ассоциация вәкилләренә туган телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Масштаблы глобализация шартларында күп телләрнең юкка чыгу куркынычы бар. Бу - гаять зур проблема. Шуңа күрә, моны булдырмас өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Бүген татарларның 30 проценты гына Татарстанда яши, калганнары – Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә. Сезнең кебек битараф булмаган кешеләр генә үз телен һәм мәдәниятен саклап калуга зур өлеш кертә. Башкача булса, без аны югалтырга да мөмкинбез», - диде ТР Президенты.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/23/160497/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру