Татарстаның Әтнә районы Зур Шашы авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, 19 яшеннән башлап, 50 ел буе колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи Галиев узган ел республиканың 5 млн тонна ашлык җыеп алуына ка...
Татарстаның Әтнә районы Зур Шашы авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, 19 яшеннән башлап, 50 ел буе колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи Галиев узган ел республиканың 5 млн тонна ашлык җыеп алуына карата үз фикерен әйтте.
“Икмәкне кая сатасыңны уйламыйча, үстерергә кирәкми. Шул акчага мал-туар асрарга була иде. “Икмәкне сатып булмый, бәясе төште” дип елап утырырга кирәкми. Шул ашлыкны терлеккә ашат, ит яса! Икмәк бит ул! Икмәк бит ул – тереклек тәэмин итүче байлык”, – диде экс-колхоз рәисе “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Фәйзи Галиев аграрийларның җир эшкәртү тәртибе белән дә килешмәвен әйтте.
“90 еллардан бирле мин җир белән идарә итү тәртибен аңлап бетермим. Җир ул - алтынга тиң капитал. Ул туендыра да, киендерә дә. Аның белән акылсыз идарә итәргә ярамый”, – диде аксакал.
Исегезгә төшерәбез, Фәйзи Галиев “Татар-информ”га хуҗалыкны миллионер итүнең биш факторын да санаган иде.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/11/161800/

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала