Журнал «Безнең мирас»

Аяз Гыйләҗевнең ятим картлары Тинчурин театры сәхнәсендә икенче кат куелды

Бүген, 25 ноябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча «Ефәк баулы былбыл кош» спектакленең премьерасы була. Алдагы көнне спектакль матбугат вәкилләренә тәкъдим ителде.


Өлкән буын моннан 34 ел элек режиссер Равил Тумашев куйган һәм зур уңыш белән барган әлеге спектакльне яхшы хәтерлидер әле. Мелодрамада өйләнү һәм ирекле мәхәббәт, балаларның рәхимсезлеге һәм исән балалары барында картларның ятимлеге сурәтләнә.


6327


«Без Татарстан картасын карадык. Шактый гына җирләрдә картлар йортлары эшли һәм аларга ихтыяҗ бар. Бер яктан караганда, дәүләт өлкәннәр, ветераннар турында кайгырта. Ә менә Кавказда, мөселманнар яшәгән җирдә, балалар һәм картлар йортлары юк. Шуңа да барлык ятимнәр гаиләдә яши», – дип ачынып сөйләде әлеге теманың актуальлеге турында спектакльнең режиссер-куючысы Рәшит Заһидуллин. Оптимист Мияссәр карт ролен уйнаучы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәлим Мифтахов сөйләвенчә, театр картлар йортларында еш була. «Аларга карыйсың да мондый хәлгә төшкәнче үлүең артыктыр, дип уйлыйсың», – диде ул. «Ул картларның күз карашлары ук икенче бит», – дип өсти Рәсим ролен башкаручы Айдар Фатхрахманов.


Режиссер әйтүенчә, әлеге спектакль ике яшь артист: Айдар Фатхрахманов (Рәсим) һәм Лилия Камалиева (Шифан) өчен дебют булган. «30 ел узгач Лилия кемне уйнар – Әсма яисә Хөриянеме, монысы кызык», – дип шаяртты режиссер һәм журналистларга хәзер Хөрия ролен башкаручы Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмованың 1982 елдагы куелышта яшь кыз Шифанны уйнаганлыгын искә төшереп үтте. «Ул вакытта чоры да икенче, совет чоры иде. Хәзер генә аңладым андагы Шифанның кичерешләрен, аның әйткән сүзләрен», – дип аңлатты Люция Галләмова.


Төп рольдә (Рәшидә) – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова. Спектакль башыннан ук ул осталыгы белән тамашачыны үз артыннан алып кереп китә һәм ахыргача җибәрми. Спектакльгә эскизларны Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Наилә Кумысникова әзерләгән. Режиссер тамашада төп урынны актерлар тота дип саный. Ул декорацияне - "гарнир", ә актерлар уенын "бифштекс" белән чагыштырды. “Бифштекс гарнирдан башка мөмкин түгел һәм киресенчә дә", - дип белдерде.



Спектакльдә шулай ук Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов (Әдһәм) һәм Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова (Әсма) уйный.


Вакыйга күл буенда урнашкан сугыш һәм тыл ветераннары өчен булган интернат-йортта бара. Күбесе якыннарын сугышта югалткан. Кайберләренең балалары да бар. Автор алар язмышын ялгызлыктан да авыр дип күрсәтә. Әмма 30 ел үтсә дә проблема шул килеш актуаль булып кала. Әлеге спектакль берәүне дә битараф калдырмас.


«Ефәк баулы былбыл кош» спектакле премьерасы Тинчурин театры сәхнәсендә 25 һәм 26 ноябрь көннәрендә үтә.


«Татар-информ»

Теги: Айсылу Хафизова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру