Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Япониядәге дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясаячагына өметләнүен әйтте. Чемпионат 18-24 март көннәрендә Япониянең Сайтама шәһәрендә узачак.«Әлегә м...
Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Япониядәге дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясаячагына өметләнүен әйтте. Чемпионат 18-24 март көннәрендә Япониянең Сайтама шәһәрендә узачак.
«Әлегә минем бернинди программалар да көтелми, әмма шөгыльләнүне дәвам итәм, тиздән дөнья чемпионатына әзерлек башланачак. Кәефем яхшы, барысын да булдыра алуымны һәм бөтенесен дә эшләячәгемне барыннан да элек үз-үземә раслап күрсәтәсем килә», - диде Заһитова Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә. Дөнья чемпионатында җиңүгә исәп тотасызмы дигән сорауга Алинә, «Әйе» дип, башын какты.
Чыганак: Татар-информ

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала