Журнал «Безнең мирас»

Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова: «Минем зарларым Татарстанга үпкә түгелмени?»

🏷 Admin

30 сентябрьдә Оренбургта Муса Җәлилнең өлкән кызы Люция Җәлилова белән таныштым. Танышу IX Евразия туган якны өйрәнү фәнни форумында булды. Мин бу чарага журналист буларак барсам,Люция ханым мәртәбәле кунак иде. 87 яшьлек Люция Җәлилованың беренче мәртәбә әтисенең туган төбәгенә кайтуын тарихи вакыйга дип әйтергә мөмкин. Форумда катнашучыларның барысы да шуның шаһиты булдылар.

 

***

 

«Кәефем әйбәт. Бүген иртән Санкт-Петербургтан кайттым. Оренбургта беренче мәртәбә. Әтиемнең туган җирен, туган авылын, ул укыган «Хөсәения» мәдрәсәсен күрергә, ул йөргән урамнардан узарга, аның һәйкәленә чәчәкләр салырга телим. Шундый теләкләр, хис-тойгылар белән кайттым. Үземне бәхетле тоям. Минем өстә әтиемнең канаты җәелеп тора, ул мине йөртә кебек тоела», – диде миңа Люция ханым пленар утырыш башланыр алдыннан.

 

Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илдус Дәүләтов Люция Җәлиловага чәчәк бәйләме һәм Оренбургның данлыклы мамык шәлен бүләк итте.Люция ханым форум кунакларына сәламләү сүзләрен җиткергәч, бөтен кеше басып алкышлады.

 

Форум кунаклары белән аралашып, фотога төшеп алганнан соң, ул Муса Җәлил йөргән урыннарны күрергә китте. Мин дә Люция ханымны озатып йөрүчеләргә кушылдым. Без башта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдык, аннары «Хөсәения» мәдрәсәсенә,Дәрдемәнд йортына,Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәгә бардык. Шәһәр белән танышып йөргән арада, Люция Җәлилова белән аралашу мөмкинлеге дә булды.

 

– Люция ханым, әтиегезне хәтерлисезме? Ничек истә калган?

 

– Юк, әти сугышка киткәндә миңа 5 яшь кенә иде әле. Бервакыт режиссер Кәшифә Тумашева мине урамда туктатып, әти белән сөйләшкәнен сөйләде. Аның диплом яклау өчен куелган спектакленә әти бала җитәкләп килгән булган. Ул бала мин булганмын. Әтинең бронь алып сугышка бармый калу мөмкинлеге булган. Кәшифә апа аны калырга үгетләгән, ә әти аңа: «Броньне бүтәннәр алсын. Минем урыным фронтта», – дигән. Кәшифә апаның сөйләве шул спектакльдә утырганны, әтинең йомшак куллары белән битне сыпырганын искә төшерде. Казанда Качалов театрында Риза Ишморатовның «Үлемсез җыр» спектакле булды. Анда Николай Провоторов Муса Җәлилне уйнады. Мин сәхнәдән әтиемне таныдым. Спектакльдән соң әнием гримеркага алып керде. Мин, актерның муенына асылынып: «Әти!» – дип кочакладым. Шул вакытта кемнеңдер читтә елаганы ишетелде.

 

1966 елда Казанга әти белән бер камерада утырган Андре Тиммерманс килгәч, без Опера һәм балет театрына Нәҗип Җиһанов куйган «Муса» спектакленә бардык. Андре спектакльдә тудырылган образларда әтине дә, үзен дә күрмәде. «Мин тәмәке дә тартмыйм, берет та кимим», – диде ул. Ул вакытта материаллар аз булгач, геройларны ачып бетерә алмаганнардыр инде. Мин Андре Тиммерманс белән беренче мәртәбә 1957 елда очрашкан идем. Андре озын буйлы, искиткеч чибәр, затлы, кыю кеше иде.

 

– Әти-әниегез ничек танышкан? Аларның танышу тарихын беләсезме?

 

– Әнием шигырь язу түгәрәгенә йөри. Түгәрәк җитәкчесе әнигә шигырьләрен «Октябрь баласы» журналына җибәрергә тәкъдим итә. Басманың мөхәррире Муса Җәлил була. Әни поэма җибәрә. Муса Җәлил, 8 Март санына тагын берничә шигырь һәм фотографиясен сорап, әнигә хат яза. Ул фотографиядән әнигә гашыйк була да, аның эш урынына – телеграфка килә. Алар беренче мәртәбә күрешкәч, Муса Җәлил әнигә: «Абау, бигрәк кечкенә икәнсең», – ди. Әни аңа: «Син дә әллә ни зур түгел әле», – дип әйтә. Шуннан болар бер-берсенә шигырьләр яза башлыйлар. Берсендә Кабан күлендә кабат очрашып, бергә көймәдә йөзәләр.

 

Әти әнигә «Алтынчәч» либреттосы буенча күзаллауларын сөйли, ә әни: «Колхоз темасы актуальрәк», – дип әйтә. Шуннан соң «Хат ташучы» поэмасы языла.

 

 

Люция Муса кызы Җәлилова 1936 елның 18 маенда Ташкентта туган, Мәскәү кинематография институтын тәмамлаган кинорежиссер. «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов мәгълүматлары буенча, әнисе Зәкия Садыйкова Казанда типографиядә эшли, үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри, шигырьләр дә яза, аларны мөхәррире Муса Җәлил булган «Октябрь баласы» журналына, Мәскәүгә юллый. Шигырьләре Муса Җәлил белән танышуга сәбәп була. 

1936 елда Муса Җәлил Мәскәүгә киткәч, аларның юллары аерыла. Люциягә 6 ай булган вакытта, Муса Җәлил Идел аръягына чыгып, шунда кызын беренче мәртәбә кулларына алган, алар кабат аралаша башлый. 1940 нчы еллар башында Зәкия Садыйкова партиянең Татарстан өлкә комитетында эшләүче Галимҗан Шәфиевка кияүгә чыга, ире шигырь язудан тыйгач, тәрҗемә белән шөгыльләнә.

 

 

– Сез – ике иҗади шәхес баласы. Үзегез нинди юлдан киттегез?

 

– Мин музыкант идем. Матур җырлагач, әтинең дуслары әнигә мине музыка мәктәбенә бирергә тәкъдим иткәннәр. 11 яшемдә музыка мәктәбенә кердем. 7 нче класста әтиемнең «Кызыма» дигән җырын җырладым. Мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесының 2 нче курсына укырга кердем. Дирижерлык һәм хор факультетында укып йөргәндә Опера һәм балет театрында чыгышлар ясый идек. Җәүдәт Фәйзи мине күреп алды да, училище директоры Ильяс Әүхәдиевка мине вокал факультетына күчерергә кушты. Вокалга күчсәм дә, Әүхәдиев яшертен генә миңа партитура өйрәтүне дәвам итте. Шул рәвешле, мин ике белгечлекне үзләштердем. Кафедра мөдиренә бу ошамады. Гел «бишле»гә генә укысам да, чыгарылыш имтиханында, комиссия фикеренә каршы килеп, кафедра мөдире «дүртле» куеп чыгарды.

 

 

«Әтигә Герой исеме бирелгәч, минем тормыш аеруча авырлашты»

 

– Гомерегез Казанда үттеме?

 

– Күбесенчә Казанда. Дөресен генә әйткәндә, Казан ул – тар күңеллеләр, вакчыллар һәм гайбәтчеләр шәһәре. Безнең тирәдә гайбәт шулкадәр күп йөрде инде. Мәскәүдән берәрсе Казанга кайтса, безнең гаилә турында фикере начар якка үзгәрә иде.

 

Әтигә Герой исеме бирелгәч, минем тормыш аеруча авырлашты. Санкт-Петербургта хәзер рәхәтләнеп яшим.

 

Музыка училищесыннан соң документларны Консерваториягә тапшырдым. Оркестр белән никадәр яхшы дирижерлык итеп күрсәтсәм дә, юк кына сәбәп табып, комиссия «3»ле куйды. Бөтен нәрсәне ташладым да, Мәскәүгә киттем. Әтием турында кино төшерергә күптән хыялланып йөри идем, Кинематография институтына кердем, музыканттан режиссерлыкка киттем. Дөресен генә әйткәндә, мин Мәскәүдә бик әйбәт укытучыларда укыдым. Сергей Герасимов («Молодая гвардия», «Тихий дон» кинофильмнарының режиссеры), Лев Кулиджанов, Татьяна Лиознова («Семнадцать мгновений весны» фильмының режиссеры), Марлен Хуциев («Золотой теленок» режиссеры) кебек совет киносы легендаларының күңел җылысы, тәрбиясе безгә дә күчте.

 

Югары белем алып Казанга кайттым, ләкин аны куллану мөмкинлеге булмады. Кая гына барып карамадым, эш бирмәделәр. ТАССР Югары Советы рәисе Салих Батыев кабул итү бүлмәсендә кочаклаган, әтием белән горурланган була, ә эшкә урнаштыра алмый. Телевидениегә, киностудиягә бардым, берсенә дә кирәк булмадым. Хәтта балалар бакчасына музыка укытырга да алмадылар. Кинопрокатка урнаштым. Анда реклама буенча редактор булып, 90 сум айлык хезмәт хакына 1 ел эшләгәч, кыскарттылар. Һаман саен аяк чалып килделәр.

 

Шәйхи Маннурның кызы Миләүшә институтка кино тарихын укытырга чакырды. 16 ел буе «почасовик», ягъни һәр лекция өчен 4 сум, ә практик дәрес өчен 1 сум 50 тиен акча алып эшләдем. Больничныйлар да, отпускалар да түләнмәде. Кино тарихы, музыка тарихы, сөйләм культурасы, журналистика нигезләре, сценарий осталыгы, этикет дәресләре укыттым. Пенсиягә чыгу вакыты җиткәндә уртача хезмәт хакын исәпләделәр – айга 50 сум алып эшләгәнмен булып чыкты. 50 сумга 7 предмет алып бар әле! Югыйсә аларның методикасын да үзем төзегән идем.

 

Адым саен аяк чалып торсалар да, егылып калмадым, ә яшәгән саен ныгыдым, үстем. Укыту эше дә эчке дөньямны нык баетты. Мәскәүдә укыганда Мали илчелеге заказы буенча Малиның коллыктан азат ителүе турында документаль фильм төшергән идем. Ул төрле бәйгеләрдә 5 илдә җиңү яулаган, ә миңа бу турыда әйтмәделәр дә. Бу турыда 12 ел узгач кына белдем. Мин төшергән фильмны французчадан тәрҗемә итеп, Кинематография институтында студентларга күрсәткәннәр икән. Мин кинода сәнгати-публицистик жанр ачкан булып чыктым. Документаль фильмны шигъри юллар кертеп төшергән идем.

 

– Сезгә ни өчен аяк чалып тордылар?

 

– Бер ханымның өстәгеләр белән яхшы элемтәләре бар иде. Минем өстән хатлар язылып, Казанга команда бирелеп торды. Мине хөрмәт иткән кешеләр дә, «өстән» команда килеп төшкәннән соң, миңа борылып карамый башладылар. Казанның тар күңеллелеге үзәгемә үтте, ләкин мин үлмәдем, кулларны төшермәдем. 16 ел буе институтта укыту ул – «бәрән төчкерүе» генә түгел. Шуңа өстәп, матбугатка мәкаләләр дә яздым. Нәрсә дисәң дә, миндә күренекле кешеләрнең эзе калган.

 

 

«Хәзер үземне бик бәхетле тоям»

 

– Тормышыгыз кайчан җайланды?

 

– Санкт-Петербурга күченеп киткәч. Хәзер үземне бик бәхетле тоям. Беренчедән, мине анда белмиләр. Икенчедән, бөтенләй таныш булмаган кешеләр, урамда туктатып, кыяфәтемә соклану сүзләре әйтәләр. Петербургта югары культуралы халык яши. Вахит Имамов белән Ләбиб Леронга бик рәхмәтлемен. Алар мине, Казанның «баткаклыгыннан» тартып чыгарып, югары күтәрделәр.

 

– Санкт-Петербургта кайчаннан бирле яшисез?

 

– Оныгым тууга, аны карашырга килдем (оныгына хәзер 18 яшь – Р.К.).

 

– Кызыгыз театр актрисасымы?

 

– Башлыча театрда уйный, кинода да төшкәне бар (режиссер Лилиан Наврозашвили). «Волкодав», «Флешбэк», «Облачный атлас» фильмнарында төште.

 

 

«Альбертны да гомере буе яшерделәр, күрсәтмәделәр»

 

– Әтиегезнең беренче никахыннан туган Альберт абыегыз белән аралаштыгызмы?

 

– Таҗи Гыйззәт, Альбертны урамда очратып, Люция исемле сеңлесе барын җиткерә. Шуннан соң Альбертның әнисе Рауза апа, әнигә шалтыратып, мине күрергә теләүләрен әйтә. Әни аларны өйгә чакыра. Альберт белән шул рәвешле таныштык. Берничә көн элек кенә аның хатларын карап чыктым. Без 1953 елдан бирле аралашканбыз икән. Икебез дә бер-беребезне белгәнбез, Муса Җәлил балалары булуыбыз белән горурланганбыз. Берсендә ул миннән: «Армиягә китимме, әллә хәрби булырга укыйммы?» – дип сораган. Мин укырга киңәш иткәнмен. Ул хәрби булды.

 

Очраклы рәвештә әни Әминә апаның (Муса Җәлилнең хатыны. – Р.К.) мирас акчасы алуын белде. Әни Рауза апага бу турыда әйтте дә, икесе, Мәскәүгә барып, Альберт белән миңа да мирасны рәсмиләштерделәр. Шулай итеп, акча Әминә апа белән кызы Чулпанга гына түгел, 4 кешегә бүленде.

 

Әнием Альбертны улы итеп күрде. Рауза апа безгә кунакка килсә, әтине сүгә иде. Мин шакката идем, чөнки әнинең әти турында беркайчан да начар сүз әйткәне булмады.

 

Альберт, минем кебек үк, үги әти белән үсте. Башта аның фамилиясе Хисмәтуллин иде. Аннары Залилов (Җәлилов) фамилиясенә күчте. Шуннан соң конвертлар «Җәлилов Альберттан Җәлилова Люциягә» дип килә башлады. Хатларны Ләбиб Лерон белән Вахит Имамовка күрсәтергә алып килдем әле.

 

Альберт Германиядә хезмәт итте. Ул Плётцензее төрмәсенә барып, әтинең башы киселгән урынны күреп, фотосурәткә төшереп кайтты. Казанга кайткач, Германиядә төшергән фотосурәтләрне күрсәтергә иң беренче миңа алып килде. Альберт шунда Казанга күченергә теләвен әйтте. Мин аңа Салих Батыев янына барып карарга тәкъдим иттем. Бераздан аңа мин яшәгән урыннан ерак түгел йортта 3 бүлмәле фатир бирделәр. Шулай итеп, без күршеләр дә булып яшәдек. Икебез дә үги әти белән үскәч, бер-беребезне табышу кирәк булган.

 

Альберт үлгәнен телевизордан ишеттем. Альбертны да гомере буе яшерделәр, күрсәтмәделәр. Үлгәч кенә: «Җәлил улы үлде», – диделәр. Бу хәбәрне ишетүгә, аларга чыгып чаптым. Аны хөрмәт белән җирләделәр. (Альберт Җәлилов Казанда җирләнә, кабере Яңа татар бистәсе зиратында. 2023 елда «Безнең мирас» журналы редакциясе аның кабер ташын төзекләндерде һәм яңа чардуган куйдырды. – Р.К.).

 

 

«Ул безнең кеше түгел»

 

– Сеңлегез Чулпан белән күрешә идегезме?

 

– Альберт хәрби хезмәткә киткәндә, Мәскәүдә Чулпаннарга кергән. Үзен журналист буларак таныштырган, сөйләшкән. Әминә апа кайткан. Аңа да үзенең кем икәнен әйтмәгән. Бераздан Альберттан хат килде. Чулпан турында: «Ул безнең кеше түгел», – дип язган иде. Аның нәрсә әйтергә теләгәнен мин аңламадым.

 

Әтинең 50 еллыгына Альберт белән мин чакырылган булганбыз, ә без хәтта белми дә калдык. Анда Альберт хакында «алкоголик» дигәннәр, юкса шәраб урынына чәй эчә торган кеше иде. Әтинең 60 еллыгына без килдек. Безнең урын президиумда булган, ләкин Әминә апа: «Алар президиумга менсә, мин чыгып китәм», – дигән. Нәтиҗәдә, Альберт белән мине беренче рәткә утырттылар.

 

– Күзгә-күз очрашканыгыз булмадымы?

 

– Әтинең 75 еллыгында Опера һәм балет театрында очраклы рәвештә күрештек. Мин – кызым Лилиан белән, ә Чулпан кызы Татьяна белән иде. Лилиан Татьянага: «Туганым», – диде һәм кунакка чакырды. Татьяна: «Ә мин беләм», – дип кенә җавап кайтарды. Чулпан берни эндәшмәде. Безнең белән аралашырга теләмиләр икән, бәйләнеп йөрмибез инде.

 

 

«Мостафа авылына барып, әбиләрне җыеп, Коръән укытырга хыялландым»

 

– Сез бүгенге тормышыгыздан канәгатьме?

 

– Тормышым әйбәт. Кызымның 2 улы бар. Үзем белән өлкән оныгымны алып килдем. Кечесе нәкъ Муса Җәлил, аңа 10 яшь. Мәктәптә Җәлил оныгы икәнен белгәннәр, бабасына охшаган, дигәннәр. Аның күңеле дә шагыйрьләрнеке кебек нечкә.

 

– Әтиегезнең туган авылы Мостафаны кайтып күрергә теләдегезме?

 

– Бик кайтасым килде, ләкин беркем дә чакырмады. Менә ике егет (Вахит Имамов белән Ләбиб Лерон) быел килеп керделәр дә: «Мостафага барасыгыз киләме?» – диделәр. Нәрсә дип әйтим инде?! Әлбәттә, барасым килә, дидем.

 

– Яшьрәк вакытта үзегез, автобуска утырып, кайтып килә алмадыгызмы?

 

– Мостафа авылына барып, әбиләрне җыеп, Коръән укытырга хыялландым. Шундый өмет белән күп еллар яшәдем. Аена 50 сум акчага 16 ел эшләгән кешенең андый җирләргә йөрергә мөмкинлеге бармы? Әлбәттә, юк. Мин бит кызны Мәскәүдә укыттым. Стипендиясез, тулай тораксыз укырга мәҗбүр булды. Аны 4 нче курста гына бюджет урынына кабул иттеләр. Беренче стипендиясен шул вакытта алды. 40 сум шәхси пенсия ала идем. Аны тулысынча кызыма җибәреп бардым.

 

– Казанда соңгы тапкыр кайчан булдыгыз?

 

– Олы оныгыма 2 яшь иде, хәзер инде ул 18не тутырды. Димәк, Казанда 16 ел элек булганмын. Заманында мәдәният министры Зилә Вәлиевага кереп, шифаханәгә юллама сораган идем. Ул миңа бирде, рәхмәт. Бераздан шәхси пенсиямне бетерделәр. Шул мәсьәлә буенча кабат Мәдәният министрлыгына барсам, министрның сәркатибе мине Зилә Вәлиева янына кертмәде һәм миңа: «Без Җәлилнең бер генә кызын – Чулпанны гына беләбез», – диде. Җитәкчесе рөхсәтеннән башка андый сүзне сәркатип ничек әйтә ала?!

 

– Люция ханым, Татарстан хакимиятенә үпкәгез калдымы?

 

– Беркайчан да бүген ачылган кебек ачылганым булмады. Татарларның миңа карата бүгенге мөнәсәбәте, Төбәкчеләр форумында кунак итүләре мине канатландырды. «Үпкәң юкмы?» – дип сорыйсыз. Минем зарларым үпкә түгелмени?!.

 

 

Әңгәмәдәш – Рифат Каюмов 

"Безнең мирас". – 2024. – №1. – Б.48-54.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру