Утызынчы елларда...
Ризаэддин Фәхреддин 68 250 берәмлек архив материалларын саклап калуга ирешә
Соңгы вакытларда мәгълүм булганча, 1925 елның февраль азакларында Риза Фәхреддинов Казанга килә һәм Татарстан хөкүмәте вәкилләре белән рәсми очрашулар үткәрә. Әлеге сөйләшүләрдә һәм шулай ук Г.Ибраһимов фатирында булган очрашуда да ул дини оешмаларның эшчәнлеге, аларның дәүләт органнары белән мөнәсәбәте, дин әһелләренә карата законлылыкны саклау һ.б. мөһим мәсьәләләр белән бергә борынгы кулъязмаларның кайбер очракларда конфискацияләнеп юкка чыгарылуы, шәхси китапханәләрнең туздырылуы турында да ачынып сөйли. Һәм хөкүмәт вәкилләренең, галимнәрнең игътибарын янә бер кат кулъязма мирасны саклауга юнәлтә. Бер елдан соң шушы очрашуларда катнашкан һәм ул елларда Гыйльми Үзәкне җитәкләгән Г.Ибраһимовның кулы куелган документ – «Төректатар һәм Көнчыгыш кулъязмаларын җыю турында» өндәмә-мөрәҗәгатьнең басылып чыгуы очраклы хәл түгел, әлбәттә. Шул ук 1925 елда, Уфада, Диния нәзарәтенең таш биналарын бушатырга дигән боерык булгач, Р.Фәхреддинов шәһәр комитетына мөрәҗәгать итеп, киләчәк буыннар өчен әһәмиятле фәнни чыганак булган 68 250 берәмлек архив материалларын саклап калуга ирешә.
Р.Фәхреддинов белән электән үк таныш һәм дустанә мөнәсәбәттә торган академик А.Н.Самойлович, галимнән хат алгач, Көнчыгышны өйрәнү институты директоры академик С.Р.Ольденбургка мөрәҗәгать итеп, 1933 елда Идел буена һәм Урта Азиягә борынгы кулъязмалар җыю буенча ике экспедиция оештырырга тәкъдим итә. Үз чиратында, академик Ольденбург, 1933 елның 21 маенда СССР Фәннәр академиясе президиумына мөрәҗәгать итеп, Идел буена һәм Урта Азиягә оештырылачак экспедицияләрне акча белән тәэмин итүне сорый.
Шул ук вакытта, ягъни 1933 елның маенда, СССР Фәннәр академиясе секретаре академик В.П.Волгин да ВКП(б) Үзәк Комитетының Культура һәм пропаганда бүлегенә хат җибәрә. Көнчыгыш телләрендә язылган борынгы кулъязмаларның юк ителүен, шәхси китапханәләрнең туздырылуын билгеләп үтеп, В.П.Волгин СССР Фәннәр академиясенең коммунистик фракциясе исеменнән барлык милли республикалар һәм өлкәләрнең партия, совет органнарына хат җибәреп, кулъязмалар җыю, аларны саклау өчен кешеләр һәм средстволар бүлеп бирүне, фән өчен аеруча кыйммәтле кулъязмаларны сатып алуны, шулай ук Академия тарафыннан шушы максат белән Урта Азиягә, Идел һәм Урал якларына җибәрелгән белгечләргә ярдәм итүне сорый. В.П.Волгинның мөрәҗәгате дә Көнчыгышны өйрәнүче галим Е.Э.Бертельс мәгълүматлары һәм Р.Фәхреддинов хатына таянып язылган. Әмма күрсәтелгән төбәкләргә 1933 елда экспедицияләр җибәрелми кала.
Татар кулъязмаларын макулатурага тапшыру дәвам итә
1934 ел башында Казаннан күренекле археограф-тарихчы Сәет Вахиди озак еллар буе Татарстанда җыйган кулъязмаларны Көнчыгышны өйрәнү институтына бүләк итәргә теләвен хәбәр итә. Кулъязмаларны кабул итү һәм Ленинградка җибәрү өчен Казанга академик А.Н.Самойлович шәкерте, татар халык шагыйре Г.Тукайның туганнан туган энесе Вәли Габдерахман улы Зәбиров килә. С.Вахиди җыйган кулъязмаларны кабул итү һәм Ленинградка җибәрү белән бергә, 1934 елның маенда В.Зәбиров Казандагы фәнни оешмаларның архивлары, кулъязма фондларының торышы һәм XIX-XX гасыр башы татар галимнәренең, әдипләренең шәхси китапханәләре язмышы белән дә ныклап кызыксына. Кулъязма, архив фондларының торышын өйрәнү нәтиҗәсендә, ул Көнчыгышны өйрәнү институты директоры урынбасары П.И.Воробьевка, Тарих комиссиясе председателе академик В.П.Волгин, Ленинградтагы Тарих-археография институты директоры С.Г.Томсинкий һәм ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты культура һәм пропаганда бүлеге мөдире И.Рәхмәтуллинга доклад язмасы җибәрә. Әлеге документта С.Вахидинең археографик эшчәнлеге турында яза һәм аның тарафыннан Көнчыгышны өйрәнү институтына тапшырылган кулъязмаларга кыскача күзәтү ясый. Бу документта шулай ук борынгы татар китапханәләре турында шактый мәгълүмат тупланган, аларның соңгы дәвердәге язмышлары тасвирланган. Мәсәлән, Түнтәр авылындагы китапханәгә моннан өч гасыр элек нигез салынган, дип яза В.Зәбиров. Инде әйткәнебезчә, коллективлаштыру һәм «кулакларны сыйныф буларак бетерү» дәверендә шәхси китапханәләр бигрәк тә аяныч хәлдә кала. Алардагы хәзинәнең күп өлеше район һәм Авыл советы башкарма комитетлары тарафыннан макулатурага тапшырылган. Шул ук вакытта Зәбиров кулъязмаларның, сан ягыннан аз булса да, сыйфат ягыннан караганда кыйммәтле өлеше төрле юллар белән сакланып калынганлыгын да хәбәр итә.
Әлбәттә, борын-борыннан язулы, китаплы халык булган татарларда төрле-төрле гарасатлардан соң да кулъязма китаплар сакланып калган. Казан дәүләт университеты белән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтларының 60 нчы еллардан бирле даими эшләп килгән археографик экспедицияләр эшчәнлеге әнә шуны күрсәтә.
Габденнасыйр Курсави һәм Һади Атласи китаплары ОГПУ органнарында сакланган
В.Зәбиров язмасыннан күренгәнчә, Казандагы кайбер фәнни оешмалар хосусый китапханәләрне оешкан төстә «үзләренә алу» белән дә шөгыльләнгән. Мәсәлән, республиканың Үзәк фәнни китапханәсенә Түнтәр авылындагы укымышлы Нәҗип Түнтәри китапханәсенең бер өлеше, Кышкардан Исмәгыйль Үтәмешев китапханәсе, күренекле татар тарихчысы Хәсәнгата Габәши китапханәсе һәм Казанда Казаковлар китапханәсе алынган. ОГПУ органнары тарафыннан да кайбер шәхси китапханәләр хуҗалары белән бергә «кулга алынганнар». В.Зәбиров мәгълүматларына караганда, 1934 нче елларда Татарстанның ОГПУ органнарында күренекле татар галимнәре Габденнасыйр Курсави һәм Һади Атласи китапханәләре сакланган. «Солтангалиевчелек»тә гаепләнеп репрессияләнгән галимнәрнең (Гали Рәхим, Җамал Вәлиди, Юнысов һ.б.) шәхси китапханәләрендә дә кулъязмалар күп булган. Шул ук документта В.Зәбиров ул вакытта Казандагы фәнни оешмаларның кулъязмалар фондына кыскача бәя бирә һәм борынгы мирасны өйрәнүче үзәк булмавын, эшнең плансыз алып барылуын, кулъязмаларның төрле оешмаларга сибелүен һәм шулай ук аеруча кыйммәтле кайбер кулъязма истәлекләрне урлау очракларын да күрсәтеп уза. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, В.Зәбиров 1934 елның җәендә Татарстанга Көнчыгыш кулъязмаларын җыю буенча археографик экспедиция оештырырга тәкъдим итә. Моннан тыш, галим ВКП(б) Үзәк Комитеты каршына ОГПУ органнары тарафыннан алынган барлык Көнчыгыш кулъязмаларын Фәннәр академиясенә тапшыру, РСФСР һәм Татарстан хөкүмәтеннән Казандагы кулъязма чыганакларны саклау һәм фәнни эшкәртү мәсьәләләрен тәртипкә салуны таләп итү мәсьәләсен дә куя. Шулай ук Көнчыгышны өйрәнү институтында саклана торган татар кулъязмаларын тикшерү эшен кичектермичә тормышка ашырырга кирәклеген дә билгеләп үтә.
Арча, Биектау һәм Балтач районнарыннан кулъязмалар Ленинградка җибәрелә
В.Зәбиров тарафыннан язылган әлеге доклад язмасын алган академик В.П.Волгин тиешле тәкъдимнәр белән яңадан РСФСР һәм Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советларына мөрәҗәгать итә. Бары тик шушы күмәк тырышлык нәтиҗәсендә генә мәсьәлә уңай хәл ителә һәм Татарстанга СССР Фәннәр академиясенең археографик экспедициясе җибәрелә. Составында В.Зәбиров һәм С.Вахиди булган бу экспедиция Казанда, Арча, Биектау, Балтач районнарында ике ай чамасы эшли, 1203 кулъязма, бер мең данә чамасы документаль чыганаклар, 1859 басма китап җыела һәм Көнчыгышны өйрәнү институтына – Ленинградка җибәрелә. Экспедициянең эше урып-җыю вакытына туры килгәнгә күрә, төрле кыенлыклар килеп чыга, кулъязмаларны җибәрү өчен транспорт һәм әрҗәләр җитми. Экспедиция эшенә халыкның мөнәсәбәте дә төрлечә була. Берәүләр галимнәргә теләп булышсалар, икенчеләре – дингә каршы көрәш кампаниясе, «солтангалиевчелек» карачкысы белән куркытылганнары – шикләнеп карыйлар. «Халык бик сак. Күпләр счет яки расписка бирү түгел, фамилияләрен атарга теләмиләр», – дип яза В. Зәбиров Г. Папаянга адресланган хатында. Шул ук вакытта Зәбиров экспедиция эшенә «җирле органнар, бигрәк тә НКВД дустанә мөнәсәбәттә тора һәм булышлык итә», – дип яза. Экспедиция тарафыннан җыелган материаллар турында сөйли башласаң, сүз озакка китәр иде. Аларга кыскача күзәтү ясап, В. Зәбиров матбугатта чыгыш та ясаган. Һәм СССР Фәннәр академиясенең 1934 елгы декабрь сессиясендә экспедиция эше белән фәнни җәмәгатьчелекне дә таныштырган була.
Татар кулъязмаларын саклап калган галимнәр дә юк ителә
Әлеге экспедициянең уңышлы нәтиҗәләре Фәннәр академиясенә киләчәктә археографик тикшеренү эшләрен планлы рәвештә алып барырга һәм кулъязмалар җыюны, Татарстан белән генә чикләмичә, башка төбәкләргә дә җәелдерергә нигез биргән. Әйтик, 1935 елда В.Зәбиров Әстерхан-Уральск-Оренбург-Троицк-Орск маршруты буйлап археографик сәфәргә чыга һәм берничә йөз борынгы кулъязманы эзсез югалудан саклап кала. 1936 елда да Зәбиров төрле төбәкләрдә татар кулъязмалары җыярга әзерләнә. Фәнни оешмалар белән килешүләр төзелә. Әмма бу елда аңа зур иҗат планнарын тормышка ашырырга насыйп булмый. Шәхес культының җан өшеткеч җилләре Көнчыгышны өйрәнү институты коридорларында да исә башлый. Бер-бер артлы академик А.Н.Самойлович, аннары В.Зәбиров гаепсезгә кулга алынып юк ителәләр. Казанда С.Вахиди да кулга алына.
Шуннан соң милли-мәдәни тарихыбызның нигезен тәшкил иткән кулъязма мирасны планлы рәвештә, экспедиция ысулы белән җыю һәм өйрәнү эше 60 нчы еллар башына кадәр тукталып кала.
"Безнең мирас". – 2023. – №11. – Б. 25-29.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА