Утызынчы елларда...
2023 елның 7 ноябрендә КФУ галиме, археограф һәм тарихчы, Кама Тамагы районының Чаллы авылы тумасы Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллинга, исән булса, 70 яшь тулган булыр иде.
Җәүдәт Сәлим улы татар халкы тарихы, чыганакчылык гыйлеме буенча студентларга белем бирү, «Шәхесләребез» сериясеннән дистәләгән китапны фәнни редакцияләү һәм археографик экспедцияләрне оештыру, кулъязма мирасыбызны саклап калу, өйрәнү юнәлешендә зур хезмәтләр башкарды. Галим татар хәйриячелеге, эшкуарлыгы, мәгарифе, татар язма чыганаклары, күренекле шәхесләребез турында йөзләрчә фәнни хезмәт язды.
Сезнең хозурга авторның 1989 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан (№6. – 178-181) мәкаләсен тәкъдим итәбез.
СССР Фәннәр академиясенең археографик экспедициясе
Көнчыгыш язмаларын, шул исәптән, татар кулъязмаларын җыю һәм өйрәнүнең ике йөз елга якын тарихы бар. Нигезе күренекле галимнәр Ибраһим Хәлфин (1778-1829), Христиан Мартин Френ (1782-1851), Карл Фукс (1776-1846) һәм башкалар тарафыннан салынган татар археографиясенең барлык дәверләре дә бертигез өйрәнелмәгән әле. Бу җәһәттән караганда, СССР Фәннәр академиясе тарафыннан 1934 елда Татарстанга җибәрелгән археографик экспедициянең оешу тарихы һәм эшчәнлеге дә мәгълүм дәрәҗәдә әһәмияткә ия. Тарихи әдәбиятта бу экспедициянең оештырылуы турында төрле фикерләр яшәп килә. Мәсәлән, тарихчы Е.А.Серова аны СССР Фәннәр академиясе инициативасы белән оештырылган, дип саный. Күренекле татар археографы Сәет Вахидинең автобиографиясендә исә экспедициянең оештырылуы аның инициативасына кайтарып калдырыла. Ләкин, милли тарихыбыз нигезен тәшкил иткән меңнәрчә кулъязмаларны, документаль чыганакларны җыеп фәнни оешмаларга бүләк иткән бу затның фидакяр эшчәнлеген тәкъдир иткән хәлдә дә, без әлеге раслау белән килешеп бетә алмыйбыз. Чөнки СССР Фәннәр академиясенең 1934 елда Татарстанга оештырылган әлеге экспедициясе 20-30 нчы елларда илебездә һәм, шул исәптән, Татарстанда барган күп кенә фаҗигале хәлләргә, төрле сәяси процессларга бәйле. Экспедициянең оешуын һәм эшчәнлеген бары тик шул вакыйгалар җирлегендә генә тулырак аңларга мөмкин.
Кулъязма мирасыбызның зур өлеше 1930 нчы елларда юк ителә
20-30 нчы еллар башы Көнчыгыш, шул исәптән, татар кулъязмалары яшәешендә иң авыр вакытларның берсе була. Бу хәлнең тууы түбәндәгеләргә бәйле иде. Беренчедән, ул елларда татар әлифбасын латин графикасына күчерү нәтиҗәсендә, гарәп язулы татар кулъязмалары һәм басма китаплары үзләренең моңа кадәр мең ел буе үтәп килгән вазыйфасын югалта. Дәүләт оешмаларында, уку-укыту, фән, сәнгать, әдәбият – гомумән, җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә диярлек гарәп язулы басмалар кирәксезгә әверелә, үги хәлгә куела.
Икенчедән, 20-30 нчы елларда чын мәгънәсендә фәнни-атеистик булырга тиешле эш ил күләмендә формаль рәвештә алып барылган «ура-атеизм» сәясәте искелек калдыгы дип игълан ителгән гарәп язулы китапларга каршы көрәш белән алыштырылды. Нәкъ шушы елларда – меңәрләгән мәчет манаралары киселгәндә, мәдрәсәләр ябылганда – халкыбызның йөзләрчә еллар дәвамында тупланып килгән кулъязма байлыгы йөге-йөге белән яндырылды, җиргә күмелде, туздырылды.
Өченчедән, «солтангалиевчелек» дигән сәяси уйдырма хәрәкәтне тармар итү вакытында да кулъязма мирасыбызга зур зыян ясалды. Тора-бара эш шуңа барып җитә ки, гарәп хәрефләре белән язылган китап саклаучыларны «солтангалиевчелек»тә гаепли башлыйлар. Әйтерсең лә, В.И.Ленин әсәрләре, партия-совет документлары әле кайчан гына шушы хәрефләр белән басылмаган?! Әнә шул «солтангаливчелек»тә гаепләнеп кулга алынган татар галимнәренең шәхси китапханәсендәге кулъязмалар да (ә алар, әлбәттә, иң кыйммәтле дигән әсәрләрне саклаган) эзсез югала.
Дүртенчедән, кулъязма мирасыбызга иң зур удар Сталинның шәхес культы елларындагы репрессияләре, бигрәк тә авыл хуҗалыгын коллективлаштыру һәм «кулакны сыйныф буларак бетерү» кампаниясе чорында ясала. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, кулъязма мирасыбызның шактый зур өлеше нәкъ менә шул елларда юк ителә.
Макулатура җыю кампаниясе зур тырышлык белән башкарыла: тонналап татар кулъязма мирасы юк ителә
20 нче еллар азагында һәм 30 нчы еллар башында уздырылган макулатура җыю кампаниясе дә архив документларының күпләп юкка чыгарылуына өлешчә булышлык иткән. 1928 елның 20 декабрендә илдәге бөтен оешмаларга һәм предприятиеләргә кәгазь макулатурасын, шул исәптән, «фәнни һәм практик әһәмияте булмаган» архив документларын да Бумсиндикатка тапшырырга әмер бирелә. Бу карар үзәктә дә, урыннарда да үтә зур тырышлык белән тормышка ашырыла. Шул чордагы архив хезмәткәре А.Максимов әлеге кампаниянең Татарстан Үзәк Дәүләт архивында уңышлы алып барылуын, кәгазь промышленностена планда каралган 95 тонна урынына 103 тонна 247 килограмм архив документлары тапшырылуын хәбәр итә. Тонналаган архив материалларын макулатурага бу рәвешле тапшырганда, бик кыйммәтле документаль чыганакларның да юкка чыгарылуы көн кебек ачык. Ул вакытта архив материалларына фәнни экспертиза ясарлык махсус хезмәткәрләренең бармак белән санарлык булуын да истән чыгармыйк. Шул ук А.Максимов язуынча, 1930 ел ахырында Свияжск районы җыеп тапшырган 7,5 тоннага якын архив документлары арасында «мәңге сакланырга тиешле»ләре дә булган.
Кулъязмаларга, архив документларына карата булган мондый наданлык тарихчыларны һәм, гомумән, фән эшлеклеләрен борчымый калмаган, әлбәттә. Шуңа күрә тарихчы-марксистларның 1928 ел ахырында һәм 1929 ел башында булып узган Беренче Бөтенсоюз конференциясе тарихи кыйммәткә ия архив материалларын саклап калу турында махсус резолюция кабул итә. «Архивны юк итү җиңел. Яңадан торгызу мөмкин түгел», – дип язылган конференция резолюциясендә.
Кыскасы, тарихи чыганакларның мөһим өлешен тәшкил итүче кулъязма ядкярләр, табигый хәвеф-хәтәрләр тәэсиренә караганда, 20-30 нчы елларда күбрәк ясалма, субъектив сәбәпләр аркасында юкка чыгарылган. Һәм менә шул югарыда бәян ителгән сәбәпләр Татарстанга кулъязма истәлекләрне җыю буенча махсус археографик экспедиция оештырылуга нигез булган.
Кыйммәтле татар кулъязмаларының чит илләргә озатылуы ачыклана
Көнчыгыш телләрендә язылган кулъязмаларның күпләп юк ителүе хакындагы хәбәрләр 30 нчы еллар башында төрле яклардан (Урта Азия, Идел буе, Урал) СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтына, академик А.Н.Самойлович җитәкләгән Урта Азия кабинетына килә башлый. Көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәре, күренекле галим Е.Э.Бертельс мәгълүматларына караганда (ул 1930 елда Урта Азиядә командировкада булып кайта), кайбер бик тә кыйммәтле, уникаль кулъязмаларның чит илләргә озатылуы билгеле була. Ул вакытта СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти булып хезмәт итүче күренекле татар галиме, язучы, журналист, мәгърифәтче Риза Фәхреддинов 1932 елның 7 августында СССР Фәннәр академиясе Президиумына хат белән мөрәҗәгать итә. Ул, Фәннәр академиясенең игътибарын уникаль кулъязмалар сакланган шәхси китапханәләрнең юкка чыгарылу фактларына юнәлтеп, исән калган кулъязмаларның аеруча кыйммәтлеләрен булса да саклап калырга өнди. Кыйммәтле кулъязмалар сакланучы шәхси китапханәләр җөмләсеннән Р.Фәхреддинов Татарстанның Түнтәр авылындагы Гали ишан, Бөре өязендәге Учбүли авылындагы Тупиевлар, Саратов губернасы Кузнецк өязе Пенделка авылындагы Дебердиевлар, Сембер губернасы Карсун өязе Гурьевка (Биябашы) авылындагы Хәсән Акчуриннар китапханәләрен саный. «Төмән өязе Малчын авылындагы Сәйдуковлар китапханәсендә Багдадта Габбасилар дәверендә язылган кулъязмалар булуы турында мәгълүматлар бар», – дип яза Р.Фәхреддинов. Шунысын да әйтергә кирәк: Октябрь революциясенә кадәр үк армый-талмый халкыбыз тарихын өйрәнүче, ун ел буе үз редакторлыгында чыгып килгән «Шура» журналы аша укучыларны татар кулъязмаларын, документаль чыганакларны җыярга, сакларга чакыручы Р. Фәхреддиновнең бу мөрәҗәгать хатын галимнең совет чорында кулъязма мирасыбызны саклауга юнәлдерелгән иң соңгы өндәве дияргә дә ярый.
Ахыры бар
"Безнең мирас". – 2023. – №11. – Б. 22-25.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА