2023 елның 7 ноябрендә КФУ галиме, археограф һәм тарихчы, Кама Тамагы районының Чаллы авылы тумасы Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллинга, исән булса, 70 яшь тулган булыр иде. Җәүдәт Сәлим улы татар халкы тарихы, чыганакчылык гыйлеме буенча студентларга белем бирү, «Шәхесләребез» сериясеннән дистәләгән китапны фәнни редакцияләү һәм археографик экспедцияләрне оештыру, кулъязма мирасыбызны саклап калу, өйрәнү юнәлешендә зур хезмәтләр башкарды. Галим татар хәйриячелеге, эшкуарлыгы, мәгарифе, татар язма чыганаклары, күренекле шәхесләребез турында йөзләрчә фәнни хезмәт язды. Сезнең хозурга авторның 1989 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан (№6. – 178-181) мәкаләсен тәкъдим итәбез.