ТАТАРСТАННЫҢ СИМФОНИК ОРКЕСТРЫ КАЙДА ТУГАН? (АУДИО)
Татарстан дәүләт симфоник оркестры, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармонисе һәм башка иҗат коллективлары ни өчен Татарстан радиосын шулай үз күрә? Чөнки беләләр: аларның тарихлары шушы радиодан башланып китә, алар якты дөньяга шушы ояда яралганнар.
1930 еллар – татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күтәрелеш чоры. Г.Ибраһимов, К. Тинчурин, Ф.Бурнаш, Ш.Усманов кебек өлкән буын янәшәсендә М.Әмир, Ф.Хөсни, Г.Кутуй, Ф.Кәрим, С.Баттал, Ә.Фәйзи һәм башкалар күтәрелеп чыга. Иң беренче татар опералары «Эшче» һәм «Сания» иҗат ителә, эстрада сәнгате яңа үсеш ала.
Бөтен дөньясы иҗатта кайнап яшәгән менә шундый заманда Татарстан радиосы әдәбият һәм сәнгать кешеләрен берләштереп торучы үзәккә әверелә. Бу вакытта инде ул хәзерге Тинчурин театрының бер бүлмәсенә сыеп беткән тар студия генә түгел, аңа Карл Маркс урамындагы өч катлы – иркен бина бирелә (хәзер Республика милли китапханәсенең бер корпусы). Радионың үз эчендә берничә сәнгать коллективы оештырыла. Болар инде килеп-китеп йөрүче артистлар гына түгел, ә бәлки шушында штатта торып, радиодан хезмәт хакы алып эшләүче җырчылар, музыкантлар, нәфис сүз осталары.
Иң әүвәле Татарстан радиокомитеты каршында симфоник оркестр оештырылу тарихына тукталыйк. Дөрес, академия театрында Салих Сәйдәшев җитәкчелегендә, Зур драма театрында Климов җитәкчелегендә оркестрлар һәм Яшь тамашачылар театрында 1935 елга кадәр кечкенә генә коллектив аңарчы да эшләп килә. Әмма татар музыка культурасы милли опера барлыкка килү алдында торганлыктан, Казанда кичекмәстән симфоник оркестр булдыру ихтыяҗы туа.
Татарстан радиосы оркестры В.И.Суслин җитәкчелегендә оеша башлый. Владимир Иванович гаҗәеп музыкант була, күп кенә уен коралларында бердәй оста уйный. Бу урында 1935-1947 елларда радио симфоник оркестрында музыкант булып эшләгән, аннан соң калган гомерен тарихчы-этнограф хезмәтенә багышлаган Евгений Бусыгин истәлекләренә мөрәҗәгать итик: «1920 еллар ахырында Суслин Казанда халык уен кораллары оркестрын җитәкләде, ә мин шул оркестрга йөри идем. Әмма соңрак безнең юллар аерылды – мин музыка училищесын тәмамлап, Зур драма театры оркестрында скрипкачы булып киттем.
Бервакытны урамда Суслин белән янә очраштык. Ул итәгать өчен генә хәл-әхвәл белеште дә, турыдан ярып, миңа радио оркестрына күчәргә тәкъдим итте. Оркестрның симфоник икәнлеген белгәч, шунда ук риза булдым.
Суслин оркестрга бик көчле музыкантларны чакырды. Концертмейстер итеп скрипкачы Шейнны билгеләде.
Никадәр генә көчле музыкант булмасын, Суслинның оркестр белән эшләү тәҗрибәсе аз иде. Шуңадыр ике-өч ай узуга, ул бездән китте, аның урынына Җәләл Садриҗиһанов килде. Табигать тарафыннан бирелгән чын талант һәм зур тырышлык аңа Суслин җиңә алмаган кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Мәскәү консерваториясе каршындагы студияне тәмамлаганнан соң, Җ.Садриҗиһанов профессиональ дирижер булып җитлекте, Татарстан дәүләт филармониясе оркестры, бераз соңрак опера театры оркестрына дирижерлык итте.
Яңа оешкан оркестрның эше күп иде. Көндәлек репетицияләрдән тыш, без атнасына дүрт концерт куя идек. Эфирга турыдан-туры чыкканлыктан, һәр музыканттан зур җаваплылык таләп ителә иде. Репертуарыбыз гаҗәеп дәрәҗәдә бай: анда татар композиторларының әсәрләре дә, халык көйләре дә, классика да бар иде. Концертларда, оркестр белән бергә күренекле артистлар да катнаша иде. Искиткеч оста гармунчы Фәйзулла Туишев чыгышлары әле дә хәтеремдә. Очкын чәчеп торган рухлы музыка тамашачыларны тәмам сихерли иде. Нежданова, Собинов кебек күренекле рус җырчылары татар гармунчысына кушылып, рәхәтләнеп җырлый иде. Туишев гармуннары аккомпониментына җырлаганда бөек рус җырчысы Федор Шаляпин да тирән канәгатьләнү кичерә иде.
Сара Садыйкова, Гөлсем Сөләйманова җырларын, скрипкачы Яушев чыгышларын оныту мөмкин түгел. Концертларны ачык зиһенле, чибәр һәм ифрат нәзакәтле Зәйнәп Хәйруллина алып бара иде.
Оркестр 1937 елда яшәүдән туктады. Мине, байтак кына башка оркестрантлар белән бергә, академия театрының С.Сәйдәшев җитәкчелегендәге оркестрына чакырдылар. 1938 елда Татар дәүләт филармониясендә симфоник оркестр оеша башлагач, ул инде асылда әзер иде һәм җиңел генә эшләп тә китте. Әмма аның да гомере озын булмады, 1939 елда Казанда ачылган опера театрының симфоник оркестрына әверелде. Мин анда 1947 елга кадәр эшләдем. Аннан соң инде тормышым тарихчы-этнограф буларак дәвам итте».
Татарстан радиосы 1930 елда К.Маркс урамындагы бинага күчә.
Җәләл Садриҗиһанов.
Евгений Бусыгин. 1960 нчы еллар.
Радиокомитет карамагында халык музыка уен кораллары кече оркестры да эшләп килә. Беренче рәттә (сулдан уңга): икенче Н.Кринкин, Е.Бусыгин, К.Шәфигуллин (радиокомитет рәисе), З.Әлмиев, Анисимов; икенче рәттә: икенче С.Разумный, Комков. 1935-1937 еллар.
ТАУЛАРГА КАРАП БАРЫШЫБЫЗ
Дөньяда моңа кадәр күрелмәгән хәл! Быел Татарстан радиосы дулкыннарында 12 радиоспектакль премьерасы көтелә.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән моңа кадәр без татар әдәбияты классиклары Г.Ибраһимовның “Казакъ кызы”, Ф.Хөснинең “Йөзек кашы”, З.Бигиевнең “Зур гөнаһлар”, Г.Тукайның “Исемдә калганнар”, бүгенге язучылардан Х.Хәйруллинның “Киржаклар иле”, В.Нуруллинның “Шинельсез солдатлар”, М.Кәбировның “Җир турында җыр”, Р.Корбанның “Тәүбә көне”, Ф.Садриевның “Кайту”, Н.Гыйматдинованың “Уйламаган көнем юк”, А.Әхмәтгалиеваның “Таллыкүлдә былбыл бар”, В.Нуриевның “Мәһдиев һәм...” әсәрләре буенча радиоспектакльләр әзерләп эфирга тапшырдык. Шулай итеп, фондыбыз бик күпкә яңарды һәм баеды. Иң мөһиме – алар халыкка хезмәт итә. Туган телебезнең матур аһаңен халыкка җиткерүдә, радиотыңлаучыларны рухи яктан баетуда, татар әдәбиятының бай дөньясына якынайтуда ифрат зур роль уйный.
17 май көнне исә быелгы сезонның беренче премьерасы тыңлаучылар игътибарына тәкъдим ителде. Югарыда телгә алынган Комиссиянең ярдәме белән Татарстанның халык язучысы, татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең “Тауларга карап” дигән хикәясе буенча эшләнгән радиоспектакль эфирга чыкты. Әсәрдәге образларны Фоат Галимуллин, Илдус Әхмәтҗан, Дания Нурлы, Артем Пискунов, Резеда Сәләхова җанландырды. Инсценировка авторы – танылган журналист, радиодраматург Раил Садри, режиссеры – Рамил Һидиятулла.
Халыктан килгән хәбәрләргә караганда, тыңламый калучылар булмаган диярлек. Менә шул “диярлек”ләр мәхрүм калмасын өчен, радиоспектакльне сайтка урнаштырдык. Бөек сүз остасы Әмирхан Еникинең иҗат дөньясына рәхим итегез!
Әмирхан Еники.
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ әзерләде
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА