Журнал «Безнең мирас»

Сөннәтче бабайлар язмышы

Кесмәс елгасы буендагы татар авылларының үзенә генә хас этнографик мохите, тарихы, гореф-гадәтләре бар. Шундый авылларның берсе – Түбән Масра. Бу авылда Галиәскар Камалның әнисе туып, булачак драматург биредә мәдрәсәдә укыган. 

 

Сөннәтчелеккә кыю ирләр генә алынган

 

«Масрада ирләр озын буйлы, эре тешле, кап-кара кашлары бергә кушылган – үзенә бер аерым кешеләр. Алар, имеш, Казан ханлыгы чорында миссионерлар ролендә бу якка килеп урнашканнар. Миссионерлыкның конкрет программасы да булган, мөселманлыкка чыккан халыкның ир балаларын сөннәткә утыртырга кирәк икән», – дип яза «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә Мөхәммәт Мәһдиев. Менә каян килеп чыккан икән Кесмәс буена сөннәтчелек! Масра авылы икәү – Яңа һәм Иске Масра. Әлеге авылларда яшәүче ирләр, бер-берләреннән өйрәнеп, ир балаларны сөннәткә утырткан. Бабайлар исә, яшьләрне үз урыннарына калдырып, берәм-берәм бу дөньядан китеп барган. Ләкин бу әле Масрада һәр ир заты да сөннәтче булган дигән сүз түгел. Әлеге һөнәр кыюлык, тәвәккәллек, чисталык һәм саклык чараларын төгәл үтәүне таләп иткән.

 

Элек ир балалар туып, кырык көне тулганда сөннәткә утыртканнар. Бала никадәр кечерәк булса, савыгуы да шулкадәр тизрәк булган. Әгәр дә бала ниндидер сәбәпләр белән сөннәтләнмичә кала икән, ул, үскәчрәк, так яшендә сөннәтләнгән. Әлеге йоланы аеруча хәзерге заманда истә тоталар. Авылларда сөннәт туйлары да матур гына оештырыла. Әмма сөннәтне инде табиблар башкара. Сөннәтче бабайлар да инде күптән бакый дөньяга күчеп беттеләр.

 

«...Масра бабай безнең балачактагы иң зур, иң мәкерле, иң көчле дошман иде. Безнең авылда мәктәпкәчә яшьтәге малайларны җиңүнең, куркыту һәм тәрбияләүнең иң куәтле чарасы «Масра бабай» иде...» – дип яза М.Мәһдиев шул әсәренең «Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем...» бүлегендә. Бу бүлекне укысагыз, кайсы ир баланың, сакаулыгы аркасында, «Масра бабай» диясе урынга «Мәкә бабай» диюе нәселенә «Мәкә» кушаматы булып тагылганын да белерсез. Язучы ир баланың сөннәткә утыртыласы көнендә йортта аерым мохит тудырылуы хакында яза: өй чистартыла, тәмле ризыклар әзерләнә, тәрәзә араларына кызыл башлы сөлгеләр эленеп куела, киң итеп тегелгән ыштан, яңа күлмәк әзерләнә...

 

Безнең яктагы сөннәтчеләр хакында танылган табиб Алексей Андреевич Сухарев 1904 елда дөнья күргән «Казанские татары (уезд Казанский). Опыт этнографического и медико-антропологического исследования» исемле китабында да искә ала. Бу хакта менә ни ди ул: «Сөннәткә бер елдан соң бик сирәк утырталар, баланы кызганалар. Күбрәк моны 3 яки 5 яшьтә эшлиләр. Сөннәткә так санлы яшьтә утырталар. Ике, дүрт яшьтә исә, бала үләр дип куркып, ясамыйлар. Аннан, 5-6 яшь арасында, бала, инде авыртуны аңлап, тыныч ятарга тырыша.

 

Сөннәткә утырту белән Казан өязенең Кармыш волостендагы Масра авылы кешеләре шөгыльләнә. Алар хезмәт өчен түләү сорамыйлар: кем күпме бирә ала – шуның кадәр. Шулай да 10-20 тиеннән 3 тәңкәгә хәтле акча һәм һәр очракта да бер бөтен икмәк бирү гадәткә кергән. Операцияне ясаганда ике агач чыра яисә металл планка һәм гади пәке кулланыла. Сөннәтче бабайның пәкесе, гадәттә, Түбән Новгородтагы Мәкәрҗә ярминкәсеннән сатып алынган, чәч кыру өчен үткен итеп ясалган була. Операцияне бик тиз ясыйлар һәм ярага агач череге сибәләр. Preputium озын булса, аны, кушылып үсмәсен өчен, бәйләп куялар. Шуннан соң балалар бер атнага якын авырыйлар, аякларын аерып, кузгалырга куркып яталар.

 

Сөннәттән өзлегү нәтиҗәләре бик аз, шулай да табибларга андый хәлләр билгеле. Сәбәбе – хирургия операциясен медицина кагыйдәләрен белмәүче надан, чисталык сакламаучы кешеләрнең башкаруы.

 

Казан өязендә кайбер авыллардан, аеруча Масра, Кармыш-Казанбаштан Россиянең Европа өлешендәге губерналарда 50гә якын сөннәтче таралып йөри. Бу кәсеп нәселдән-нәселгә күчеп бара» (Николай Петров-Текин тәрҗемәсе, «Безнең мирас». – №2. – 2023. – Б.18-19).

 

Сөннәтче Мөхәммәтсалих бабай язмышы

 

Сөннәтчеләр нинди булган? Ничек эш иткәннәр? Кайларга кадәр барганнар? Шушы сорауларга җавап эзләп, сөннәтчелек белән эш итүчеләр авылына барырга карар кылдым. Сөннәтче бабайның кызы – Түбән Масра авылында яшәүче Зөләйха апа Рәхимова белән очраштым. Һәм ул әтисе турында менә ниләр сөйләде: «Түбән Масра авылында сөннәтче бабайлар күп булган, шуларның берсе минем әтием – Мөхәммәтсалих. Әти – өч сугышта катнашкан кеше: Беренче бөтендөнья, Фин һәм Бөек Ватан сугышы. Сугышның соңгысына ул 1943 елда гына китә. Башта әти атлар белән орудиеләр тарттырып йөри, командиры, аның тырышлыгын күреп, ярдәмчесе итеп куя. Әти Венгрияне азат итүдә катнаша, Җиңүне ул Будапешт шәһәрендә каршылый. Бөек Ватан сугышы вакытында берничә мәртәбә яралана. Күкрәге тулы медаль белән сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Әти өйләнеп, өч баласы туа. Иң олы абыйга – егерме дүрт, кечкенәсенә ике яшь ярым вакытта хатыны үлеп китә. Аннары ул икенче тапкыр өйләнә. Уртак дүрт балалары туа, шуның берсе – мин. Без, җиде бала, бик дус-тату булып, тәгәрәшеп үстек. Иң кечкенә сеңлебезгә – ике, миңа җиде яшь вакытта әти үлеп китте. Аның урын өстендә авырып яткан вакытын хәтерлим, озак авырмады, ун көн тирәсе генә.

 

Әти бик кырыс, усал, нык характерлы кеше иде. Безнең очта гел малайлар үсте. Шуңа күрәме, әти мине алар янына уйнарга чыгармый иде. Бала бит, уйныйсым килә. Мине, уйнарга чыгармас өчен, җил капка янына басып, ике аяк арасына кыстырып торыр иде. Әти бервакытта да намазын калдырмады. «Хәтта сугыш вакытында да калдырмадым, намазымны укыдым, шуңа күрә мине командирлар да яратты», – дип сөйли торган булган ул әнигә.

 

Җитмәүчелек булдымы икән, кыюлыгы көчлеме – әти, сөннәтчелеккә өйрәнеп, Кукмара районына чыгып китеп, атналар буе кайтмыйча, балаларны сөннәткә утыртып йөргән. Кукмара авылларының исемен әйтсәң, әни, әтиегез «бабага» йөргән авыллар бит ул, дия иде. Мари-Төрәк ягына да чыккан ул, анда туганнары яшәгән. Шулар янына барганда да сөннәт пәкесен калдырмаган. Аны чиста бер чүпрәккә төреп кенә саклаган. Ул вакытта дарулар да, наркоз дигән нәрсә дә юк. Сөннәтләү урынына, тиз төзәлсен һәм инфекциядән саклау өчен, черегән агач комын сибә торган булганнар, ә киселгән тирене мич башына атканнар. Анда ул кибәргә, ә сөннәтләнгән малайлар савыгырга тиеш булган. Сөннәтчелек өчен батыр йөрәкле булу да, балаларны ярату да, пөхтәлек тә таләп ителгән. Кешенең ул вакытта акчасы юк, кул җилеше, дип, ашамлыклар, кием-салымнар белән түләгәннәр.

 

Коммунистлар партиясе динне бик кыскач, әтигә ул кәсебен ташларга туры килгән. Әти 1955 елда вафат булды. Билгеле, ул үлгәннән соң да авылда сөннәтчелек белән шөгыльләнделәр, ләкин бик саклык белән һәм яшертен генә эшләгәннәрдер инде аны. Безнең йортыбыз да сөннәтче Нурмөхәммәт абый нигезенә салынды (аны Нурмый дип йөртәләр иде). Күрше малайларын Нурмый агайның сөннәткә утыртканын хәтерлим. Малайлар авырып ятмыйлар, озын күлмәк киеп урамга уйнарга чыгалар иде. Элек инфекция дип тә курыкмаганнар, тузаны да эләккәндер, пычрагы да читтә калмагандыр». 

 

Сөннәтче Йосыф бабай язмышы

 

Сөннәтче бабайларның икенчесе – кайчандыр Йосыф, Фәттах исемле бабайлар белән авылларга чыгып китеп сөннәтчелек эшенә өйрәнгән Юныс Йосыф улы. Ул да инде күптән вафат. Мин – аның кызы, Иске Муй авылында яшәүче Язилә апа Гыйбадуллина белән очраштым.

 

– Әтиегез сөннәтче булган. Шул вакытларны искә төшерсәк, ниләр хәтерлисез?

 

– Әти 1905 елда Яңа Масра авылында гади гаиләдә туган. Авылда мәчет бар иде, шунда бераз белем алгач, Курса мәдрәсәсенә барып белем өстәгәндер дип беләм, чөнки ул Коръәнне яхшы белә иде, дини кагыйдәләрне гел үтәп яшәде. Уразасын бер дә калдырмады, биш вакыт намаз да укый иде. Аның бабасы кайчандыр Мәкәрҗә ярминкәсенә (Түбән Новгород) барып, бик күп әйберләр алып кайткан. Сату эше белән шөгыльләндеме икән – белмим. Ләкин бүгенге көнгә кадәр аның әйберләренең бер өлеше һаман да саклана. Менә алар (әңгәмәдәшем миңа кечкенә Коръән, фарфор савытлар, бизәнү әйберләре, шкатулка һ.б. әйберләр күрсәтә). Бу әйберләрне буыннан-буынга ядкяр итеп саклыйбыз. Әтием Курса мәдрәсәсендә өч ел эчендә дүрт класс белем алган. Зәйтүнә Шиһабетдин кызына өйләнеп, безне, дүрт баланы, үстерделәр. Иң өлкән абыебыз яшьли авырып үлеп китте, аннан соңгы ике абыем исән-сау, иң кечкенәсе мин инде, – дип сөйләде Язилә апа. – Әтинең Пошалымда зоотехник булып эшләгәнен хәтерлим. Чөнки ул якларда туганнарыбыз да бар иде. Аның атына утырып без дә кунакка барган вакытлар истә. Әти, сарыкчылык эше буенча эш күрсәткечләре яхшы булгандыр инде, ВДНХга барып, көмеш медаль алып кайтты. Аннан урманчы булып эшләде. Пенсиягә чыккач кына сөннәтчелек эшенә алынды ул. Анда да озак йөри алмады...

 

Әти бу һөнәргә авылдашыбыз Йосыф бабай белән читкә чыгып китеп, өйрәнеп кайтты. Эш коралларыннан скальпель (кечерәк пычак), агач материалыннан эшләнгән орчык һәм эскәге бар иде. Элеккеге бабайлар сөннәтләгән урынга черегән агач комы сипкән булсалар, безнең әти чорына дарулары бар иде инде. Аларны билгеле бер чиста янчыкка гына салып, кеше кулы тими торган урынга куеп кына саклады. Сөннәткә утырту өчен якын-тирә авылларда гына түгел, Әтнә, Лаеш кебек бездән ераграк урнашкан районнарда да булып кайта иде. Аннан кайткач, эше турында бер дә сөйләмәде, бәлки, ярамагандыр да инде. Хезмәтенә түләү (ул вакытта акча бик юк) баш яулыклары, шакмаклы сөлгеләр белән булган. Буш вакытларында агач материалыннан урындыклар, өстәл, карават һәм шкафлар ясый иде. Оста иде агач эшенә. Ул ясаган җиһазлар барысы да төп йортта, Яңа Масрада, әле дә саклана.

 

– Ә ни өчен сөннәтчелек эше белән озак йөрмәде, дисез, Язилә апа?

 

– Гөберчәк авылында ул сөннәткә утырткан бер бала үлде. Менә шуннан соң инде туктады.

 

Йөзенче кыл йоласы яки истә калган бер фаҗига

 

Бу урында 1976 елның март ае искә төште. Миңа ул вакытта җиденче яшь. Бишенче бертуганым – малай туган иде. Әти-әни сөннәткә утырту йоласын үтәде. Юныс бабайны өйгә алып килеп, баланы сөннәтләттеләр, ни кызганыч, баланың сөннәтләнгән урыныннан кан китү туктамады. Бу вакытта ишек артына басып елап торганым бүген дә хәтеремдә. Бишектә яткан бала әнинең күкрәген имгән көе үлеп китте. Сөннәтчелектә йөз кыл йоласы дигән әйбер булган. Янәсе, сөннәтләнгән йөзенче бала үләргә тиеш. Бәлки, минем бертуганым нәкъ шул йолага туры килгәндер?..

 

Баланы җирләделәр. Нәкъ бер атна вакыт үткәч, бу баланы кабердән казып алырга, дип, авылга милиционерлар килде. Алар белән унбиш тәүлеккә утыртылган ирләр дә килгән иде. Бу кешеләрне каберне казып, баланы алырга дип алып килгән булганнар. Ләкин алар да бит кемнеңдер газизе, кеше кайгысын аңлыйлар. Каберне казырга алынмыйлар. Харис бабайның бертуган энесе Зариф абый каберне мәҗбүри рәвештә ачып, милиционерларга бала мәетен алып бирә һәм алар аны экспертизага Арчага алып китәләр. Берничә көннән әти бу баланы алып кайтып, Зариф абый белән кире шул ук кабергә күмделәр. Әти Арчада, баланы экспертизадан алганнан соң, галантерея кибетенә керә һәм кибетчедән одеколон сорый. Кибетче аны ачуланып ташлый: «Үзең имчәк баласы күтәргәнсең, ә үзең эчәргә миннән нәрсә сорап торасың?!» Әти баланың үле икәнлеген, аннан ис килә башлавын аңлаткач, кибетче уңайсызлана, аңа одеколонны бушка биреп чыгара. Юл буе шул одеколонны сибеп кайттым дип искә ала иде әти. Сөннәттән үлгән бала өчен авыл фельдшеры җавап тотарга тиеш була, чөнки бала авырып үлмәгән. Шуңа күрә әлеге ханым сөннәтче бабайны судка бирә. Әти-әни бу хакта бары кулга судка чакыру кәгазе килеп кергәч кенә беләләр. Юныс бабайга Яңа Масра авылында халык суды ясыйлар. Аңарчы сорау алулар була. Шушы көннән сөннәтче бабайның сәламәтлеге какшый, ул сөннәтчелек эшеннән туктый.

 

Билгеле, аяныч вакыйга. Язмыштан узмыш юк, диләр. Син күрәсен кеше күрми, ансыз гүргә кереп булмый, дип тә әйтә халык. Әңгәмәдәшемә бу хакта сөйләгәч, ул бераз каушап та, уңайсызланып та калды. Чөнки алар да дөреслекнең ахырын белеп бетермәгәннәрдер дип уйлыйм. Фельдшерны да аңларга була, аның да үз кул астына хисапка алынган һәр бала өчен җавап тотасы бар.

 

Моңсу хатирәләрне күңелендә кабат яңартырга мәҗбүр иткәнем өчен Язилә ападан гафу үтенәм, чөнки бу вакыйга алар гаиләсе өчен дә зур сынау вакыты булган. 

 

"Безнең мирас". – 2023. – №12. – Б.24-28.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру