«Масрада ирләр озын буйлы, эре тешле, кап-кара кашлары бергә кушылган – үзенә бер аерым кешеләр. Алар, имеш, Казан ханлыгы чорында миссионерлар ролендә бу якка килеп урнашканнар. Миссионерлыкның конкрет программасы да булган, мөселманлыкка чыккан халыкның ир балаларын сөннәткә утыртырга кирәк икән», – дип яза «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә Мөхәммәт Мәһдиев. Менә каян килеп чыккан икән Кесмәс буена сөннәтчелек! Масра авылы икәү – Яңа һәм Иске Масра. Әлеге авылларда яшәүче ирләр, бер-берләреннән өйрәнеп, ир балаларны сөннәткә утырткан.