Тарихи мирас Уку өчен 5 минут

Сәгыйть Рәмиев белән

Тукай Әстерханга килгәндә, Сәгыйть Рәмиев минем абыем Давыт Мөхәммәдевләрдә тора иде.

 

Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Шәһит Гайфи (ишкәк белән). Әстерхан, 1911 ел. И.М.Бочкарев фотосурәте.

 

 

Давыт абый көймәләр күтәрүче һәм конопатчы эшчеләр бригадиры булса да, бик прогрессив кеше иде. Ул Нариман Нариманов белән дә дус, аның белән йөрешә иде. Аның хатыны Әҗәрхан апа Мөхәммәдова Әстерхан хатынкызларыннан беренче булып сәхнәгә чыкты. Давыт абый үзе дә спектакльләр, төрле җәмәгать чаралары оештыруга катнаша иде. Шуңа ул, Тукай килү хәбәрен ишетү белән, Сәгыйть Рәмиевкә Тукайны «Люкс» номерыннан үз өйләренә алырга тәкъдим итте. Соңыннан ул бөтен буш вакытын кунагы Тукайның Әстерханда булуын оештыруга багышлады. Тукайның бик ябык, авыру булуын күреп, Давыт абый Сәгыйть Рәмиев белән бергәләп аны доктор Наримановка алып бардылар.

 

Нариман Нариманов, Тукайның авыруын карагач:

 

– Бер-ике сәнә мәкаддәм килү кирәк иде, – дигән. Шулай да аңа көч җыярга, кымыз эчеп карарга киңәш биргән.

 

Шул киңәш буенча, Тукай Калмык Базарында, укытучы Шәһит Гайфидә торып, кымыз эчте.

 

Доктор Нариманов һәр ел ромашка чәчәк ата башлаган көннәрдә, «Ак чәчәк бәйрәме» оештырып, туберкулёзга каршы көрәш кампаниясе үткәрә иде. Шуңа хәзерлек барган көннәрдә, Тукай белән танышкач, ул аңа бу чарага катнашырга тәкъдим итә һәм Тукай аны кабул итә.

 

 

Әстерхан янындагы Калмык Базары авылы мәктәбе урнашкан бина. Бу мәктәпнең укытучысы Шәһит Гайфи Габдулла Тукайны шунда үзе янында берничә атна кымыз эчертеп дәвалый.

 

Әле дә исемдә: «Ак чәчәк бәйрәме» уңае белән, губернатор бакчасында (хәзер Туганнар бакчасы) митинг булды. Анда Нариман Нариманов бәйрәмнең әһәмияте, туберкулёзга каршы көрәшнең бөтен халык эше булуы турында сөйләде. Аннан ул «татарның атаклы шагыйре Габдулла Тукайга» сүз бирде. «Атаклы» сүзен ишеткәнгәме (ул үзен олылаганны һич тә яратмый иде), әллә сөйләргә хәзер булмагангамы, Тукай аптырап калды. Шулай да ул халыкны агарту, культурага якынайту, уку кирәклек турында сөйләде. Ләкин мин хәзер аның сүзләрен тулысынча хәтерләмим1 .

 

Митинг тәмам булгач, анда катнашучыларның күбесе, акча җыя торган кружкалар тотып, ярдәм итүчеләргә бирү өчен сары ромашка чәчәге төшерелгән нәни флажоклар һәм аларны түшкә кадарга булавкалар алып, шәһәр эченә таралдылар. Тукай да Сәгыйть Рәмиев белән бергә Вечерня базарына таба китте (хәзер анда шәһәрнең Октябрь мәйданы). Мин алар артыннан йөрдем. Тукай кружкага акча җыйды, ә аның янында йөрүче Сәгыйть Рәмиев ярдәм күрсәтүчеләр күкрәгенә ромашка чәчәген кадады. Бәйрәмдә катнашучылардан, ишеткәнемчә, алар кружкасына татар сәүдәгәрләре һәм приказчиклары акчаны кызганмый салганнар.

 

 

Габдулла Тукаев. Почта открыткасы. Ш.Гайфи басмасы. Әстерхан. 1911 ел.

Рәсем астында Г.Тукайның «Кыйтга («Көчләремне мин кара көннәргә…»)» шигыреннән өзек язылган:

«Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш:

Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым».

 

 

Туберкулёзга каршы көрәш фондына җыелган акчага доктор Нариманов Петроградтан профессор чакырта һәм, туберкулёз белән авыручыларны аңа күрсәтеп, аларны дәвалауны оештыра иде. Ул үзе ярлыларны акчасыз карый, кайбер бик мохтаҗларына аптекадан дару сатып алырга акча да бирә иде.

 

Нариманов һәр көн губернатор канцеляриясенә барырга тиеш була, аңа шәһәрдән чыгарга рөхсәт ителми. Шуңа карамастан, ул, авыруны дәваларга бару сылтавы белән, тирә-як авылларга да чыга, анда беседалар үткәреп, халыкның аңын күтәрү буенча зур эш алып бара иде.

 

Тукай катнашкан Сәмәк авылындагы маевкага да ул үзенең яхшы танышы, бакча хуҗасы Латыйп Умеровны дәваларга дигән сылтавы белән ялгыз фаэтонга утырып бара. Бу маевкада Габдерәхим Сәмәки, Габдерәхим Басыйри, «Идел» газетасында тәрҗемәче булып эшләгән Бари Әминов, Сәгыйть Рәмиев һәм тагын берничә кеше була. Мине анда алып бармадылар.

 

 

Элекке «Люкс» номерлары урнашкан бина. 1962 елгы рәсем. 1911 елның апрель аенда Әстерханга килгәч, Габдулла Тукай шушы йортта торган.

 

 

Тагын Тукайның Яңа Гаскәр авылына барганын хәтерлим. Анда баруны Давыт Мөхәммәдев оештырды. Ул моторлы көймә сорап алды. Бу юлы мине дә «кушчы бала» – йомыш үтәүче итеп алдылар. Баручылар арасында Сәгыйть Рәмиев, Габдерәхим Басыйри һәм Шәһит Гайфи дә бар иде.

 

Язгы су ташу вакыты иде. Көймә Аударма елгасыннан барды. Яңа Гаскәрдә «Ирагаҗе» зиратында булдык. Сәгыйть Рәмиев турыдан-туры каберлеккә барып керде, аннан аңа каршы мөҗавир2 килеп чыкты. Сәгыйть аптырап тормады:

 

– Галимҗан хәзрәт шәкертләрен изге аталарга Коръән укырга алып килдем, – диде.

 

Бу сүзләрдән инде мөҗавир аптырап калды.

 

– Ай, алай булгач, мин кузы чалып китерим, савап булыр, – диде ул һәм ашыгып авылга китте.

 

Тукай, бу эше өчен Сәгыйтьне әрләп:

 

– Әй, бирән корсак, каберлеккә кермик дип әйттем бит! – диде.

 

Шулай да бу сәяхәт бик күңелле булды. Тукай да бик риза булып кайтты.

 

Галимҗан хәзрәт дигәч, тагын бер кызыклы хәл хәтеремдә. Тукай минем абый – Мәзһәр Моради-Алиев белән бергә укыган булган3 . Мәзһәр абый Казанда Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсендә үлеп кала. Тукайны Әстерханда Мәзһәрләргә Габдерәхим Сәмәки алып барды. Киткәндә, Мәзһәрнең анасы Бәдигыльҗамал апа, аларны озата чыгып, Тукайга:

 

– Мә, балам Габдулла, Мәзһәр рухына укырсың, – дип, ун сум акча тоттырды.

 

– Әнкәй, мин сәдака алмыйм, – дип, Тукай акчаны кире кайтарды. Габдерәхим Сәмәки шунда, ике арага кереп:

 

– Мимәм4 , бир, мин аңа өйдә бирермен, ул урамда алмый, – дип, акчаны алды да, урамга чыгып, аны Тукайның кесәсенә салды.

 

Габдерәхим Сәмәки (чын фамилиясе – Әбүбәкеров) Тукайның күптәнге танышы иде. Алар әле Уральскида Габдулла Тукай Камил Мотыйгый матбагасында эшләгәндә танышалар. Сәмәки Тукайның басылмаган күп эпиграммаларын белә иде. Аңардан ишеткән бер-ике эпиграмманы әле дә хәтерлим. Менә берсе:

 

«Кем килә гөбер-дәбер сөйләнеп?

 

Исад мулласы Ибраһим Хафиз дивана.

 

Нәрсәдән соң ул болай сөйләнә?

 

Вә Зәйнәбе, кәс шәмсе вә нисаһа, кәва кибаһа».

 

Бу эпиграмма «Ялт-йолт» журналында да басылды шикелле. Сүз Әстерхандагы Зур Исад базары мәчетенең мулласы Ибраһим һәм аның чибәр хатыны Зәйнәп турында бара. Ул, хатынын айга тиңләп, шулай сөйләнеп йөри булган.

 

Тагын берәү:

 

«Бу кем килә сыткан чыраен?

Ак мәчет мулласы Кәрим хәзрәт.

Ничек соң ул чыраен сыткан?

Чөнки ул «Җәмгыяте хәйрия» мөгаллиме

Үләксәсенә тоз сипкән...»

 

Яки:

 

«Бу кем килә борнын күтәреп?

Мисле дәү эт шпиле5 .

Бу бит килә бик горур Габделбасыйр энҗеле».

 

Сүз ул чакта татар спектакльләрендә хатын-кыз ролен башкарган Басыйр Абдуллин турында бара. «Энҗе» сүзе исә шул чакта Абдулла хаҗиның яшь хатыны үзләре йөрешкән казачи кызының энҗесен урлап тотылу уңае белән кулланылган.

 

Мин тагын Төяктә «Сары агач» дип йөртелгән сыраханәдә үткәрелгән әдәби ахшамда булдым. Әдәби кичә сыраханәнең икенче катында үткәрелде. Зал шыгрым тулы иде. Кичәдә Габдулла Тукай халык әдәбияты турында сөйләде. Аннан соң артист Габдерәхим Адаков6 , Бари Әминев, Әҗдәр Моратов һәм башкалар Тукай шигырьләрен укыдылар. Җыелучылар Габдулла Тукайны бик олылап тәбрикләделәр.

 

Тукай Әстерханда вакытта җырчы Мәрьям Искәндәрова концерты булды. Ул Касыйм шәһәреннән, Петербургта консерватория тәмамлаган җырчы иде. Бу концертка Сәгыйть Рәмиев һәм Давыт абыйлар Тукайны көчләп алып бардылар. Концерт «Аркадия» исемле җәйге бакчада булды (хәзер анда Карл Маркс исемендәге шәһәр культура һәм ял паркы).

 

Төскә бик чибәр, матур җырлаучы артистканы Әстерхан публикасы бик җылы каршылады. Байлар визит карточкалары, хәтта акча да салган чәчәк бәйләмнәрен сәхнәгә яудырдылар. Ләкин аларның җырчыны үз якларына аударырга маташулары бушка чыкты. Сәгыйть Рәмиев, аның белән күрешеп, Габдулла Тукайның да концертта булуын әйтеп өлгергән иде. Шуңа җырчы концерттан соң, бакчадагы мәрдалга7 кереп, Сәгыйть Рәмиев, Габдулла Тукай һәм Габдерәхим Басыйри утырган өстәлгә барды. Мәрьямне як-яктан чакырсалар да, ул берсенә дә игътибар бирмәде. Бу хәл байлыклары белән көперенүче, культурадан, шигърияттән, музыкадан хәбәре булмаган кешеләрдә зур ачу тудырды. Алар җырчының шагыйрьләр белән сөйләшергә теләгәнен аңламадылар.

 

Киресенчә, ул кешеләр Мәрьям Искәндәрованы үз якларына аударучыларны кыйнатырга маташып карадылар һәм «Борһане тәрәкъкый» газетын аларга яла ягу өчен файдаланып, анда карикатура урнаштыруга ирештеләр. Бу хәлгә доктор Наримановның да бик ачуы килә һәм ул, редакциягә барып, мөхәррир МостафаЛотфыйны бик нык тирги. Шулай ук Тукайга Мостафа-Лотфыйның чын йөзен ачып сала.

 

Тукай китәр алдыннан аның шәрафенә шәһәрдә Зимний театрда Зәйни Солтанов җитәкчелегендә зур кичә үткәрелде. Анда катнашучыларның Тукай белән бергә төшкән рәсеме әле дә бик күп кешеләрдә бар. Бу кичәдә Әстерхан шәһәре кызларыннан беренче булып Сара ханым Байкина сәхнәгә чыкты.

 

Габдулла Тукайны Әстерханнан бик олылап озаттылар, аңа шактый зур сумма акча җыелып бирелде. Тукай Әстерханнан килгәндәге кебек 3 нче класста түгел, бәлки, 1 нче класста, аерым каютада китте. Ул үзе дә килгәндәгедән күп үзгәргән иде: башына – эшләпә, өстенә европача тегелгән яхшы костюм кигән, ак яка салып галстук бәйләгән, кымыздан соң шактый тазарган һәм матурайган иде. Ул пароход палубасыннан һаман әстерханлыларга, дусларына һәм үз ишләренә кул болгый кебек…

 


1 Тасвирланган вакыйгалар дөреслеккә туры килми. Бу хакта тулырак: Нуруллин И. Кыйммәтле хәзинә / И.Нуруллин // Тукай турында истәлекләр... – Б. 5.

2 Мөҗавир – сакчы.

3 Монда сүз Галимҗан Баруди (1857-1921) һәм аның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында барса кирәк. Әмма, билгеле булганча, Г. Тукай анда беркайчан да укымаган.

4 Мимәм – Әстерханда «әнием» дигән сүз. – С.Таһиров искәрмәсе.

5 Дәү эт – кушкач «Дәүет» була. Ягъни Давыт Мөхәммәдевнең шпиле – көймәләр күтәрү корылмасы. – С.Таһиров искәрмәсе.

6 Габдерәхим Адаков (1894-1918). Аның сәхнә псевдонимнары: Каспийский, Кинжалов

7 Мәрдалга – беседкага.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи