Журнал «Безнең мирас»

Олуг Яса

Башын монда укый аласыз.

 

II. Яса

 

1. Бозыклык кылганга, өйләнгәнме-юкмы – барыбер, үлем җәзасы бирелә.

 

2. Җенси бозыклыкларда гаепләнүчеләр үлемгә хөкем ителә.

 

3. Кем дә кем исәп белән алдый яисә күрәзәлек кыла, кем бүтән кешенең тәртибен яшерен күзәтеп йөри яисә бәхәс-низагка кергән икәү арасын бутап, берсен икенчесенә каршы котыртып, ярдәм итә – мондый кеше үлемгә хөкем ителә.

 

4. Суга яисә утка кече йомышын башкарганны шулай ук үлем җәзасы көтә.

 

5. Кем дә булса тауар ала һәм бөлә, тагын алып бөлә, тагын тауар ала һәм бөлә, өченче тапкырдан соң үлем җәзасына тартыла.

 

6. Әсир итүче ризалыгыннан башка әсиргә ризык һәм кием-салым бирүчене үлем җәзасы көтә.

 

7. Качкын колны яисә әсирне тоткан, әмма хуҗасына кайтарып бирмәгән кеше иң каты җәзага тартыла.

 

8. Мал итен ашыйсы килгәндә, аның аякларын бәйләп, корсагын ярырга һәм йөрәген кул белән кысарга кирәк. Җаны чыккач кына мал итен ашарга мөмкин: кем дә кем, мөселманнар кебек, малны суя, аның үзен суярга кирәк.

 

9. <...> 

 

10. Алибәк, Әбуталиб нәселендәгеләргә һәммәсенә дә салым һәм ясак салмаска, шулай ук фәкыйрьләргә, Коръән укучыларга, канун чыгаручыларга, табибларга, фән эшлеклеләренә, догада булучыларга һәм дәрвишләргә, мәзиннәргә, мәет юучыларга салым һәм ясак салмаска дип боерды ул.

 

11. Ул, берсен дә аермаенча, һәммә төрле дин тотучыларга хөрмәт белән карарга боерды, моны ул Тәңре ярлыкасын өчен шулай кушты.

 

12. Ул үз халкына чит кулдан ризык алуны тыйды. Тәкъдим итүче башта үзе кабып карагач кына – хәтта ул әмир булып, алучы әсир булса да – ризыкка үрелергә мөмкин; ул бүтән кеше янәшәдә торганда, аны табынга чакырмыйча, үзең генә ашауны тыйды; ул иптәшләреннән арттырып ашауны, учак уты һәм аш савыты аша атлап чыгуны тыйды.

 

13. Табын җәеп утыручылар яныннан узып баручы, бернинди тәкъдим көтмичә, атыннан төшеп, ашарга утырырга мөмкин, моңа берәү дә каршы килергә тиеш түгел.

 

14. Ул суга кулны тыгудан тыйды, су ала торган савыт белән генә файдаланырга әмер бирде.

 

15. Ул, тәмам тузганчы, күлмәкне юмаска боерды.

 

16. Ул нинди дә булса әйберне «пычрак» дип әйтүдән тыйды, чөнки бөтен әйберләр дә асылда чиста дип раслады, чисталык һәм пычраклыкны аерып карамады.

 

17. Нинди дә булса сектага аерым хөрмәт күрсәтүне тыйды, солтанга яисә башка түрәгә мөрәҗәгать иткәндә, данлыклы исемнәрен кулланмаска, гадәти үз исемен генә әйтергә боерды.

 

18. Парча белән барыш итүче сәүдәгәрләр бу өлкәдә гаҗәеп тәҗрибәгә ирешәләр, шуның кебек үк чирү бәкләре дә малайларны атта йөрергә, ук атарга өйрәтергә, күнекмәләр бирергә, үз шөгылендә тәҗрибә туплаган сәүдәгәрләр кебек, аларны зирәк, кыю итәргә тиешләр.

 

19. Гаскәргә юлдаш хатын-кызлар яугирләр яуда чакта ир-ат эшен һәм вазыйфаларын башкарырга тиешләр.

 

20. Шәраб, аракы эчәргә сабышкан бәк кул астындагы ун, йөз һәм меңнәрдән торган гаскәрне тәртиптә тота да, эшен азакка кадәр җиткерә дә алмый. Эчәргә сабышкан гади яугирне тагын да зуррак бәлаләр көтә.

 

21. Ул һәр ел башында аларга бөтен кызларын да, үзенә һәм угланнарына сайлар өчен, солтан (хан) катына китерергә күрсәтмә бирде.

 

22. <...>

 

23. Өлкән әмирләрнең берсе, әгәр ул гаепле эш кылса, хаким аңа үзенең хезмәткәрен җибәргәч, әмир аның каршында кулларын җәеп, хакимнең җәза карарын җиренә җиткергәнче (хәтта ул үлем җәзасы булса да), чарасыз торырга тиешлеген канунлаштырды.

 

24. <...>

 

25. Ул, илдәге хәлләрне белеп тору өчен, солтанга даими эшләүче почтаны гамәлгә кертергә күрсәтмә бирде.

 

26. «Яса»ны үтәү барышын күзәтүне угланы Чыгытайга йөкләде.

 

27. <...>

 

28. Үлем җәзасына тартылганнар барыш түләп котыла ала: мөселман булса – кырык алтын, кытай булса – бер ишәк.

 

29. Кемдә урланган ат табыла, хуҗасына кайтарып бирергә һәм шунда ук тугыз ат өстәп бирергә тиеш: түләрлек хәле юк икән, ат урынына балаларын тартып алырга, балалары юк икән, угрыны сарык бәрәне урынына чалып ташларга.

 

30. Чыңгыз хан «Яса»сы ялганны, угрылыкны, җенси бозыклыкны тыя, якыныңны үзеңне яраткандай яратырга, рәнҗетмәскә, үзеңнең үпкәңне онытырга куша; үз ихтыяры белән бирелгән шәһәр һәм илләргә тимәскә, Тәңрегә багышланган гыйбадәтханәләрне, дин әһелләрен салымнан азат итәргә боера.

 

31. «Яса» күрсәтмәсе: бер-береңне яратырга, җенси бозыклык кылмаска, урлашмаска, ялган шаһитлыкка бармаска, өлкәннәрне һәм ярлы-ябагайны хөрмәтләргә; боларны бозган өчен – үлем җәзасы.

 

32. Чыңгыз хан «Яса»сы шуны белдерә: ашаганда тончыккан, тамагы тыгылган бәндәне ыстаннан сөйрәп чыгарырга һәм шул мизгелдә үк үтерергә; гаскәр башының тупсасына басканны да үлем көтә.

 

33. Әгәр инде бер чараң да калмаса, айга өч мәртәбә эчәргә мөмкин: өчтән артса – гаеп эш; айга ике тапкыры әйбәт; ә инде бер генә булса – мактауга лаек, айга бер дә эчмәгәннән дә әйбәтрәк ни бар тагын?! Әмма андый бәндәне каян таба аласың? Әгәр шундый табыла икән, ул инде һәртөрле хөрмәткә лаек.

 

34. Кол хатыннан туып тәрбияләнгән балалар законлы саналалар, ата күрсәтмәсе буенча үзләренә тигән кадәр мираска ия булалар. Байлыкны бүлешү мондый тәртиптә корыла: өлкән угланга яшьрәгенә караганда күбрәк бирелә, иң кече углан ата хуҗалыгын мирас итеп ала. Балаларны зурга, кечегә бүлү аналарының дәрәҗәсенә карап эшләнә. Никахлашу вакытына карап хатыннарның берсе өлкән санала.

 

35. Ата үлгәннән соң, аның хатыннары углан карамагына күчә, үз әнисеннән кала, ул аларга өйләнә яисә бүтәнгә кияүгә бирә ала.

 

36. Законлы варисларыннан кала кемгә дә булса мәрхүмнең әйберләре белән файдалану тыела.

 

37. Барча кешеләргә күкне һәм җирне яралтучы, ихтыярына күрә байлык һәм ярлылык, яшәү һәм үлем бирүче, барча эшләрдә кодрәткә ия булучы Бер Тәңрегә табынырга боерабыз.

 

38. (Нинди генә дин тотуларына карамастан, барлык руханиларның һәртөрле йөкләмә-бурычлардан азат ителүе турында.)

 

39. Үлем белән янау нәтиҗәсендә кемне дә булса каһан итеп бәян итү, әгәр ул ханнар, бәкләр, әмирләр тарафыннан алдан гомуми киңәшмәдә сайланмаган булса, катгый тыела.

 

40. Монголларга (магулларга. – Ред.) буйсынган халыкларның кабилә башлыкларына почетлы титул йөртү тыела.

 

41. Тулысынча буйсынуын белдерми торып, монарх, кенәз яисә халыклар белән солых төзү тыела.

 

42. Гаскәрне унлык, йөзлек һәм меңлекләргә бүлү кагыйдәсе сакланырга тиеш. Бу тәртип тиз арада гаскәрне җыю, гаскәр берәмлекләрен төзү-оештыру өчен кирәк.

 

43. Яу сәфәренә кузгалыр алдыннан һәр сугышчы үзе буйсынган хәрби түрәдән коралын алырга тиеш. Ул аны, төзек хәлдә тотып, сугышка керер алдыннан җитәкчегә күрсәтергә бурычлы.

 

44. Югары башлыктан рөхсәт булмый торып, дошманны талау тыела, фәрман булгач, инде һәр яугиргә бер үк шартлар бирелә, күпме күтәрә ала, шулкадәр әйбер эләктерергә мөмкин. Әлбәттә, ханга тиешле өлеш онытылмаска тиеш.

 

45. Һәр ир-ат, аерым очрактан кала, хәрби хезмәтне үтәргә бурычлы.

 

46. (Мал чалудагы кайбер тәртипләрне саклау турында.)

 

47. (Малның канын, эчке әгъзаларын азык итеп куллану турында.)

 

48. (Түрәләрнең, гаскәр башлыкларының хезмәте өчен бирелгән өстәмә ташламалар хакында.)

 

49. Сугышта катнашмаган кеше күпмедер вакыт дәүләткә түләүсез эшләргә тиеш.

 

50. (Угрылык өчен төрле җәзалар хакында: үлемгә хөкем итүдән алып тәнне 7дән 700гә кадәр суктыруга кадәр.)

 

51. Империянең гражданы булган һичкем монголны (магулны. – Ред.) хезмәтче яисә кол итеп тота алмый. Һәрбер ир-ат, сирәк очраклардан кала, гаскәрдә хезмәт итәргә бурычлы.

 

52. (Үлем белән куркытып, качкын колны яшерү, ризык бирү хакында һ.б.)

 

53. Ир-егет хатынны сатып ала, бертуган һәм икетуган белән өйләнешү рөхсәт ителми. Ир кешегә апалы-сеңеллегә өйләнергә яисә берничә кол хатын-кыз тотарга ярый. Ирләргә бары тик ау һәм сугыш белән генә шөгыльләнергә боерыла.

 

54. Җенси бозыклык өчен – үлем җәзасы. Андыйлар җинаять урынында ук үтерелә.

 

55. (Ата-аналарга бала-чагаларын алдан ярәшеп кую хакында.)

 

56. Агымсуда яшен вакытында су коену яисә кер юу тыела.

 

57. Шымчылар, ялган шаһитләр, сихерчеләр – бозыклык кылган һәммә кеше дә үлемгә хөкем ителә. 

 

"Безнең мирас". – 2023. – №6. – Б. 12-15.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру