Олуг Яса
I. Белек
Чыңгыз хан боера:
Балалары әтиләренең үгет-нәсихәтен тотмады, кече туганнар абыйларының сүзен тыңламады, ире хатынына ышанмады, ә хатыны ире әйткәнгә буйсынмады, каенаналар киленнәргә мәрхәмәт күрсәтмәде, киленнәр исә каенаналарын яратмады, өлкәннәр яшьләрне тәрбияләмәде, яшьләр исә өлкәннәр киңәшенә колак салмады, аксөякләр хезмәткәрләр йөрәгенә якын тордылар, әмма чит дөнья кешеләрен хакимлек тирәсенә китермәделәр, байлар шәфкатьлелек күрделәр, әмма хакими-дәүләт шәхесләрен көчәйтеп, ныгырга ярдәм итмәделәр; гакыл вә канәгатьлеккә юл да, тел дә билгеле түгел иде.
Шул сәбәпле, угрылар, ялганчылар, фетнәчеләр, юлбасарлар күбәйде. Андый бәндәләрнең үз куышларына да кояш нуры төшмәде; табуннар угрылар һөҗүменнән тынгылык белмәде. Алгы сызыкта барган атларга ял бирелмәде, хәлдән таеп ауган-егылганнарын кырып юк иттеләр. Менә шундый тәртипмәгънә белмәгән кавем иде бу.
Чыңгыз ханның бәхет сәгате суккач, алар хан боерыгына буйсындылар, һәм ул катгый кануннар җыелмасы – «Яса» нигезендә идарә итә башлады. Акыллы һәм гаярьләрен гаскәр бәге итте; булдыклы һәм елгырларын, кирәк-яраклар белән тәэмин итеп, табунчы итте; мокытларга, камчы тоттырып, көтү көтәргә боерды.
Менә шуның өчен дә аның эшләре (Чыңгыз ханның), яңа чыккан Ай кебек, көн арты көн үсә бара: Күктән Ходай кодрәте белән җиңүчән булышлык иңә, җирдә исә, аның ярдәме берлә, муллык арта; аның җәйләүләре мәҗлес кору, күңел ачу урынына әйләнә, кышкы ыстаннары да күңелгә хуш килә. Бөек Тәңре кодрәте илә мин, үзүзем белән фикерләшеп, тормышның асыл мәгънәсенә ирештем, шул сәбәпле, тынычлык, шатлык, кәеф-сафа корулар бүгенге көнгә кадәр бара. Әгәр нәселем минем урынны биләсә, Чыңгыз ханның халыкка уңай килгән «Яса» кануннарын үзгәртмәсә, тагын биш йөз ел, мең, ун мең ел шушылай узар, ул чакта аларга күктән мул ярдәм иңәр, һәрдаим шатлык кичереп, кәеф-сафада яшәрләр; галәм иясе аларга иминлек иңдерер; адәмнәр дога кылырлар, озын гомер белән рәхәт чигеп яшәрләр. Шуңа карата ошбу хикмәтле сүзләр китерелә:
1. Дәүләт ныклыгы – шәфкатьлелек һәм катгыйлыкта.
2. Ил башлыкларының балалары, варислыкны алганнан соң, әгәр алар кул астындагы зур түрәләр, батырлар, бәкләр «Яса»ны ныклы кулда сакламыйлар икән, дәүләт нигезеннән тетрәр һәм яшәүдән туктар. Ул чакта инде зар елап Чыңгыз ханны эзләрләр һәм таба алмаслар.
3. Ел башында вә ел азагында безнең фикерне тыңларга килеп, кире кайтып китүче төмәнбәкләр, мең вә йөзбашлары гаскәр белән җитәкчелек итәргә мөмкиннәр, ә инде үзенең тирмәсендә генә утырып безнең фикерне ишетмәгәннәр ташкынга эләккән таш хәлендә яисә камышлыкка атылган ук хәлендә: андыйлар югала, андый адәмнәр җитәкче була алмый.
4. Үз өен яхшы тоткан – биләмәне дә яхшы тота; шартына туры китереп, ун кешене урнаштыра алучыга меңлекне, төмәнне дә ышанып тапшырырга була, ул аларны урнаштыруны да хәл итәчәк.
5. Үз-үзен эчтән чистарта алган һәркем биләмәсен угрылардан да чистарта ала.
6. Үз унлыгын урнаштыра алмаган бәкне хатыны вә балалары белән гаепле саныйбыз. Шул ук унлыктан икенче бәкне сайлыйбыз. Йөзбашы, меңбашы, төмәнбашлар белән дә шулай кылабыз.
7. Өч акыллы кеше килешкән фикерне һәркайда әйтергә була, бүтәнчә икән, ул фикергә таянып булмый. Үзеңнең һәм башкаларның сүзен мәгълүматлы кешеләрнеке белән чагыштыр, сүзең теләктәшлек уятса гына әйтергә ярый, киресе булса, дәшмәвең әйбәтрәк.
8. Үзеңнән өлкән катына баргач, ул сорау бирми торып, сүзеңне әйтмә, соравына тәңгәл җавапны бир. Әгәр ул алдан сорау бирә икән – әйбәт, ә инде тыңларга әзерләнсә, ул салкын тимерне чүкегән булып чыга.
9. Таза бәдәнле ат шәп чапса, икеләтә ябыккач та шәп чапса, мондый атны әйбәт дияргә була. Йә симез чакта, йә ябык чакта гына шәп чапкан ат әйбәт бәяләнми.
10. Өлкән бәкләр дә, һәр гаскәри дә, аудагы кебек, үзен күрсәтергә, үз исемен, данын яңгыратырга тиеш. Сугыш вакытында Тәңрегә дога кылып, үз исемен сигез яктан бизәү хакында түбәнчелек белән сорарга тиешләр, чөнки борынгы Тәңре бер урында көч белән дүрт якны тота алган.
11. Халык арасында бозау кебек бәләкәй вә тыйнак бул, ә инде яу кырында ауга чыккан ач лачынга әверел, эшкә кычкырып тотын <...>.
12. Һәрбер сүз җитди әйтелгәндә генә көчле яңгырый дип уйлыйлар, шаяру катыш әйтелгән сүзне үтәп булмый.
13. Кеше үз-үзен ничек аңлауга ирешсә, бүтәннәрне дә шулай аңлый белергә тиеш.
14. Ир-ат кояш түгел, кешеләрне һәрьяклап яктырта алмый: ир кеше ауда яисә сугышта икән, йортны хатын-кыз тәртиптә һәм иминлектә тотарга тиеш, өйгә килеп кергән атчабар яисә кунакка әйбәт ризык әзерләнсә, ачык йөз белән каршы алынса, бар да тәртиптә булса, менә шул чакта инде хатын үзенең ире хакында яхшы фикер тудыра, түбәсен югары чөйгән тау кебек, җыеннарда ирнең исемен күтәрә. Хатынына карап ирен бәяләп була. Әгәр хатын аңгыра, мәгънәсез икән, гакылсыз һәм рәтсез икән, бу сыйфатлар аның иренә дә күчә. Шигырьләтә болай: йортта һәммә нәрсә дә хуҗасына охшар.
15. Фетнә килгәндә, Даргай-Ука кебек эш итәргә кирәк. Чуалыш вакытында ул хатакин кабиләсеннән ике нөкәр (юлдаш) белән кайтып килә. Ерактан ук алар ике җайдакны күреп алалар. Юлдашлары әйтә: «Без өчәү, алар икәү генә – бәреп ташлыйк!» Даргай-Ука: «Без аларны күргән кебек үк, алар да безне күрде, һөҗүм итү кирәкми», – дип, атын камчылый. Соңыннан хакыйкать ачыклана: тегеләрнең берсе татар кабиләсеннән Тимук-Ука булып чыга; ул биш йөз нөкәрен яшерен сакка куйган да үзе, әлеге өч җайдак һөҗүм итсен өчен, алга чыккан, качып киткән булып, хәйләләп, тегеләрне тозакка эләктерергә чамалаган. Даргай-Ука исә бу хәйләне сизә, чигенеп, ерактарак үзен көтеп торган егерме нөкәре төркеменә барып кушыла. Моннан шундый нәтиҗә чыга: һәрчак уяулык, алдыңны-артыңны карап эш итү кирәк <...>.
16. Без ауга чыгабыз һәм бик күп тау үгезләрен кырабыз; без яуга китәбез һәм күп дошманны кырып салабыз. Тәңре юл күрсәтә, җиңеллек бирә, без онытабыз һәм үзгәрәбез.
17. Сугышта катнашмаган кеше күпмедер вакыт дәүләткә түләүсез эшләргә тиеш.
18. Гаскәр башлыклары яу сәфәре алдыннан һәр сугышчыны, һәр коралны шәхсән үзләре энәсеннән-җебенә кадәр карап-барлап чыгарга тиешләр. Әгәр инде яугирнең кирәкле нинди дә булса әйбере юк икән, башлык аңа җәза кулланырга тиеш. Корал, кием-салым белән яугир үзен-үзе тәэмин итә.
19. Бездән соң нәселебез алтын белән каелган киемнәр кияр, майлы калҗалар, татлы ризыклар ашар, менә дигән атларга атланыр, күркәм хатыннар кочар; боларның барын да аталарыбыз, өлкән туганнарыбыз хәстәрләгән димәсләр, бу бөек көннәрне, безне истән чыгарырлар.
20. Шәраб яисә аракы эчкән бәндә, исереп алгач, берни күрмәскә әйләнә. Аны чакыралар, ә ул ишетми, чукракка әверелә; аңа эндәшәләр, ә ул җавап бирә алмый. Лаякыл исерек чакта адәм үлек белән бер була: туры утырырга тели – булдыра алмый; башына бик каты бәргән кебек, аңы саеккан, сизгерлеген җуйган хәлгә килә. Шәраб һәм аракыдан акылга да, сәнгатькә дә файда булмас, шәфкатьле сыйфат та, әхлак та юк; ул бары ямьсез эшләргә этәрә, ызгыш-талашка, үтерешкә илтә, адәмне күп нәрсәдән мәхрүм калдыра, кылган гамәлен оятлы итә, шулай итеп, ул сызган юлыннан яза.
Дәүләт башлыгы шәрабка һәм аракыга комсыз икән, тирәнтен уйлап казна эшен алып бара алмый. Бәк шәрабка һәм аракыга комсыз икән, меңнәр, йөзләр, унлыкларны тәртиптә тота алмый. Эчәргә яраткан гади яугирне тагын да зуррак бәлаләр көтә. Карачы шәрабка һәм аракыга комсыз икән, ул атын җуя, көтүен һәм бөтен мөлкәтен таратып бетерә дә шыр ярлы хәлендә кала. Эчәргә хирыс хезмәтче гомерен гел кыенсынып, газап чигеп үткәрә. Шәраб һәм аракы эчкән бәндәнең йөзенә дә, йөрәгенә дә карамый, яхшыларны да, яманнарны да бердәй исертә; син яхшымы, яманмы, дип сорап тормый. Кул хәрәкәтләреңә чыга, белгән һөнәреңне дә булдыра алмыйсың, аякларыңны йомшата, хәрәкәтләнә алмыйсың; йөрәк һәм баш миеңә тәэсир итә – аек акыл белән фикерли алмыйсың; шулай итеп, бөтен әгъзаларың да яраксыз хәлгә килә. Әгәр инде бер чараң да калмаса, айга өч мәртәбә эчәргә мөмкин: өчтән артса – гаеп эш; айга ике тапкыры әйбәт; ә инде бер генә булса – мактауга лаек; айга бер дә эчмәгәннән дә әйбәтрәк ни бар тагын?! Әмма андый бәндәне каян таба аласың? Әгәр шундый табыла икән, ул инде һәртөрле хөрмәткә лаек.
21. Алтан ханга каршы Кытайга сәфәр вакытында Чыңгыз хан берьялгызы тау өстенә менә, бил каешын чишеп муенына сала, чапанының бауларын чишә дә тезләнеп күккә бага: «И-и борынгы Тәңре! Алтан хан, алдан үзе буталыш чыгарып, дошманлык уятты. Син аны беләсең, күреп торасың. Ул татар ырулары тотып китергән бер гаепсез Өкин Баркакны, Амбагай каганны үтертте. Алар бит минем атам һәм бабамның өлкән абыйлары иде. Мин шулар өчен үч алырга, җәза бирергә телим. Әгәр бу ниятем хак икән, Күк катларыннан миңа җиңү кодрәте иңдер, фәрештәләр, адәмнәр, пәриләр һәм дөяләр ярдәменнән ташламасын дип боер». Гыйбадәт кылып, ул әнә шулай үзенең басынкы карашын белдерә. Аннан соң инде яугирләрен кузгата. Күңеле чиста, нияте хак булганга күрә, ул чиксез сандагы гаскәргә, көчле мәмләкәткә, нык кирмәннәргә ия кодрәтле, бөек илбашы – Алтан ханны җиңүгә ирешә. Ул аның бөтен олысларын һәм балаларын биләп ала.
22. Бервакыт Чыңгыз хан Алтай дигән тау өстенә күтәрелә, үзенең урдалары һәм хезмәтчеләре таралган якларга күз ташлап болай ди: «Укчыларым, яугирләрем чиксез урман кебек каралып тора; хатыннарым, киленнәрем, кызларым исә гүзәл чәчәк ялкыныдай алланып күренә.
Аларның авызыннан татлы ширбәт өзелмәсен, алдын, артын, иңен парчалы күлмәкләр бизәсен, тәмле, чиста чишмә-инеш сулары эчсеннәр, яхшы бияләргә атлансыннар, дүрт аяклы хайваннарына мул үләнле болынлыклар тисен, аларга һәртөрле бозыклыклар тулып яткан олы юллардан читтә яшәргә әмер бирелсен, шул ук вакытта алар тирмәдә чәнечкеле үлән кебек бөгәрләнеп кенә дә үсмәсеннәр – менә шул минем кайгыртучан ниятем».
23. Әгәр безнең нәсел-ырудан «Яса»ны кем дә кем боза икән, беренче юлы аңа үгет-нәсихәт биреп карасыннар, икенче тапкырында үтемле сүз белән оялтсыннар, өченчесендә инде Балҗиун-Кәлҗүргә сөрсеннәр. Анда яшәп кайтканнан соң игътибарлырак булыр. Әгәр инде акылына килмәсә, зинданга ябарга кирәк. Әгәр аннан тәүбәгә килеп чыкса, бик әйбәт; киресе булса, бөтен туган-тумачалары, җыелышып, ни кылырга икәнен киңәшсеннәр.
24. Унбашы, йөзбашы вә меңбашы гаскәрне шундый тәртип вә әзерлектә тотарга бурычлы ки, фәрман килүгә үк, төн уртасында булса да, атка атланырга тиешләр.
25. Ул әмирләрне (хәрби җитәкчеләрне) ханнан башка кемгә дә булса мөрәҗәгать кылудан тыйды, кемдер ханнан гайре берәүгә мөрәҗәгать кылса, аны үлемгә хөкем итте; кем дә кем рөхсәттән башка үз урынын алыштырса, аны үлемгә хөкем итте.
26. Мүкәли гован гаскәре белән Нанкиясуда (Кытай) 72 кирмәнне алганнан соң, Чыңгыз ханга илчесе артыннан хәбәр җибәрә. Хәбәрдә ул яулап алган өлкәләр хакында әйтелә һәм әйләнеп кайтыргамы-юкмы икәне сорала. Аңа: «Башка кирмәннәрне яуламый торып туктамаска», – дигән ярлык җибәрелә. Илче кайткач, Мүкәли аңарга мондый сорау бирә: «Син Чыңгыз хан катына килеп хәбәр иңдергәннән соң, ул нишләде?» «Баш бармагын чөеп күрсәтте», – ди илче. Мүкәли гован: «Минем исем чыккач та чөйдеме?» – дип сорый. Уңай җавап алгач, Мүкәли болай ди: «Мин юкка гына бөтен көч-гайрәтемне түкмим, юкка гына үлгәнче аңа тугры хезмәт итмим». Аннары ул: «Тагын кемнәр хөрмәтенә баш бармагын чөйде?» – дип сорый. Илче әйтә: «Ул Бүрҗи, Бургули, Кубылай, Җиләгән, Карачар, Җадай, Бадай һәм Кишлык өчен дә бармагын чөйде. Барысы хакында да ул (Чыңгыз хан) мондый сүз әйтте: «Минем алда да, минем артта да алар барысы да зур осталык күрсәтеп хезмәт иттеләр, укларын шәп аттылар, чаптар атларын, ау кошларын һәм ау этләрен һәрчак әзер хәлдә тоттылар».
27. Бервакыт мөхтәрәм бәкләрдән булган Бала-Халаҗа аннан сорады: «Сине кодрәт иясе вә баһадир дип саныйлар: кулыңда яуларыңның һәм җиңүләреңнең нинди тамгалары күренә?» Чыңгыз хан җавап бирде: «Бервакыт, әле тәхеткә утырганчы ук, юлдан ялгыз бара идем: алты адәм, тар гына урынга яшеренеп, мине үтерергә җыенып көтеп ята икән. Мин, алар турына җиткәч, кылычымны суырып алдым да һөҗүмгә ташландым. Алар ук яудыра башлады, әмма укларының берсе дә миңа тимәде. Мин ул адәмнәрнең барысын да кылычтан үткәрдем һәм юлымны дәвам иттем. Кайтканда яңадан аларның мәетләре яныннан узарга туры килде: хуҗасыз калган алашалары шунда таптана иде. Мин алашаларның алтысын да алып киттем».
28. Бервакыт мин Бүрҗи белән бара идем. Унике адәм, тау түбәсенә яшеренеп, күзәтеп яталар икән. Бүрҗи арткарак калды. Мин аны көтеп тормадым, үземнең көчкә ышанып, һөҗүмгә ташландым. Тегеләр бөтенесе берьюлы җәяләрен тарттылар, тирә-ягымда уклар сызгыра башлады, кинәт авызыма ук килеп тиде. Мин егылдым, коточкыч авыртудан аңымны җуйганмын. Бүрҗи килеп җиткәндә, мин, аякларымны селкетеп, җирдә шар кебек тәгәрәп йөрим икән. Бүрҗи тиз арада су җылытып китерде. Мин, бугазымны чайкап, оеша башлаган канны төкердем. Чыгып барган җаным кире тән кабыгына кайтты, көч кергәндәй булды. Мин торып янә һөҗүмгә ташландым. Тегеләр, минем гаярьлектән куркып, тау астына ташланып, җан тәслим кылдылар. Бүрҗи нойонның тарханлык сәбәбе шунда: хәлиткеч мизгелдә ул мактауга лаеклы ярдәм күрсәтә алды.
29. Бер таңда яшь Чыңгыз хан уянгач күрә, аның бер чәч бөртеге агарып чыккан була. Яраннары җыенда аңардан: «И-и ханыбыз! Син әле бәхетле яшьтә, син әле картлыгыңның башына кермәдең. Чал чәч бөртеге каян килгән икән?» – дип сорыйлар. «Мәңге Күк-Тәңре мине меңнәр, унмеңнәр өстеннән юлбашчы итеп куярга, минем аша игелек байрагын күтәрергә теләде, менә шуңа күрә ул миңа өлкәнлек билгесе иңдерде», – ди Чыңгыз хан.
30. Бервакыт Чыңгыз хан бәкләр башы Бүрҗи нойоннан: «Кешенең хозурлыгы һәм шатлыгы нәрсәдән тора?» – дип сорый. Бүрҗи әйтә: «Кышын каурыйларын алыштырган күк лачынны кулыңа алып, шәп атка атланып, иртә язда күк башлы кошлар ауларга чыгу, әйбәт киемнәр кию хозурлык түгелмени!» Чыңгыз хан Бургулига: «Син дә шулай әйтәсеңме?» – ди. «Ләззәт ул – лачын кебек кошларның, тырнаклары белән яралап, һавадан бәреп төшергәнче, торналар өстеннән очуы», – ди Бургули.
Кубылай балаларына да шул сорауны биргәч, алар болай дип җавап бирәләр: «Ауда кошны үзең теләгәнчә очыра алуда бар ләззәт...» Шуннан соң Чыңгыз хан: «Сез барыгыз да юньләп әйтә белмәдегез, – ди. – Ләззәт, хозурлык – баш күтәргәнне бастыруда, дошманны җиңүдә, тамырыннан кубарып чыгаруда, аның иң кыйммәтле байлыгын тартып алуда, яраннарын үксергә, күзеннән яшь агызырга мәҗбүр итүдә, хатыннарының алсу яңакларына карап соклануда, татлы иреннәрен суыруда».
Ахыры бар
"Безнең мирас". – 2023. – №6. – Б. 7-12.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА