Журнал «Безнең мирас»

Музейлы Хуҗа Хәсән

(Без бел(мә)гән тарих)

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылындагы Татарстан Республикасының Тау ягы татар керәшеннәре музеена бару – күпләрнең күптәнге хыялы. Ниһаять, безгә дә шундый мөмкинлек туды. Сәяхәтне Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты оештырды. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары – милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин, тарих фәннәре докторы, Россия Ислам институты профессоры Фәйзелхак Ислаев, язучы Фирдәвес Зариф һәм дә ошбу юлларның авторлары юлга кузгалдык. Әлбәттә, музейны хәләл акчасына төзеттерүче 87 яшьлек хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган икътисадчысы, фидакяр хезмәте белән дан алган, күп кенә дәүләт бүләкләре иясе Вячеслав Власович Данилов һәм аның улы – «Тау ягы татар керәшеннәре музее»ның төзелеш спонсоры, меценант, «Премьер» исемле фирманың генераль директоры Эмиль Вячеслав улы Данилов юлдашыбыз – юл күрсәтүчебез иде. Кайбычта исә безнең төркемгә район хакимияте башлагының өлкән ярдәмчесе Равия Камалиева һәм Хуҗа Хәсән авылы җирлеге башлыгы Светлана Матвеева кушылды. Сәяхәтебез бик эчтәлекле булды, соклану тудырды, күп нәрсәләргә ачыклык кертелде, бердәм фикергә дә киленде.

Төбәкнең һәм туган авылы Хуҗа Хәсәннең тарихын барлау максатыннан, Вячеслав Власовичка күп кенә архивларда, шул исәптән, Татарстанның һәм Чуашстанның дәүләт архивларында, Мәскәүдә Россия дәүләт борынгы документлар архивында, Казан федераль университетының фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә һ.б.да бик җентекләп «казынырга» туры килә һәм ул максатына ирешә дә. Бу эшчәнлегендә аңа К.Фукс, А.Фукс, Н.Ильминский һәм православие миссионерлары хезмәтләрен дә өйрәнергә насыйп була. Шулай итеп, үзенең туган авылы тарихына гына түгел, тирә-як авыллар тарихына да зур ачыклык кертелә, бу авылларның бер-берсенә бәйле булуы ачыклана.

Хуҗа Хәсән хәзерге Кайбыч районының көнбатыш читендә, Гөбенә елгасының сул ягында, Инеш елгасы буенда урнашкан. Ул шушы төбәктәге борынгы авылларның берсе, бер гасыр чамасы (1703-1790 нчы еллар) үз тирәсендәге 23 авылны берләштереп, Хуҗа Хәсән (Хозесановская) волость үзәге булып та торган. Ул авылларның күбесе бүгенге көндә Чуашстан Республикасы составында. Заманында бу як Бөек Болгар дәүләтенең Тау ягы дип аталган. Монда, мукшылар белән бергә, чирмешләр һәм татарлар яшәгән. Соңрак, Бөек Болгарны җимергәннән соң, чуашлар (тау чирмешләре) да килә башлаган. Шуңа күрә, ахрысы, күршедәге Чуашстан Республикасының күп авыллары татар исеменә якын исемнәр белән йөртелә. Әйтик, Бикмурзино, Тормыши, Индерчи, Байбердино (Чуаш Тормуы), Байгулово-Кульбаши, Кушелга һ.б. шундыйлардан. Авыллардагы елга һәм чишмә исемнәре дә татар сүзләрен хәтерләтә. Чуаш Чүтие авылында «Тот Кош» чишмәсе бар. Новоишино авылы исеменең татарчасы исә «Ижбаш» – чуашча «Ижпусь». Бу исем, мөгаен, Иж елгасы башы тезмәсеннән алынгандыр. Новоишино авылында Иж елгасы Инеш елгасына килеп кушыла. Бу җирләр борынгы Бөек Болгар дәүләтенең көньяк-көнбатыш өлешенә кергән, Нугай далалары да, биредән башланган. Аны руслар «Дикое поле» дип атап йөрткән. «Бу тирәдә авыллар оешканда Хуҗа Хәсән авылы булган инде», – дип яза чуаш тарихчылары. Тарихи мәгълүматлар да шуны раслый.

Хуҗа Хәсән! Бу исем ничек барлыкка килгән соң?

Моңа ачыклык кертү өчен, тарихи риваятькә тукталыйк.

...Бер кеше нәселен саклап калу максатыннан, өч малаена өч ат биреп, аларны яңа җиргә – Идел елгасының Тау ягына чыгарып җибәрә. Бу балаларның берсе – Хәсән, икенчесе – Мәлик, өченчесе Карабаш, ягъни Корбан (Корбангали) була. Аларга әтиләре: «Атыгыз кайсы җиргә барып җитеп, арып егыла, шул урында ишәегез», – дип, изге теләкләрен теләп кала. Шулай итеп, тора-бара өч авыл барлыкка килә: Хуҗа Хәсән, Мәлки һәм Иске Корбаш. Хуҗа Хәсән исемен йөртүче авыл берничә булган дигән фаразлар да бар. Хуҗа Хәсән заманында бик күренекле шәхес була, мөмкин кадәр башкаларга да ярдәм кулын суза. Үзе вафат булгач та, каберенә якын-тирә авыллардан, хәтта Казан арты авылларыннан да кешеләр килеп, дога укыйлар.

Музейга бару юлында, Иске Чәчкаб авылы башында «Җиде кыз чишмәсе» дип аталган Чишмә белән каберлек янында тукталырга насыйп булды. Көчләп чукындыру чорында Хуҗа Хәсәннән җиде кыз бала төнлә чыгып качып, 20 чакрым араны үтеп, Иске Чәчкаб авылы янына җитәләр дә, шушы чишмәгә төшеп салкын су эчәләр, ял итәргә утыралар һәм йоклап китеп явызлар кулыннан һәлак булалар. Каберлек һәм чишмә тимер рәшәткә белән матур итеп бүленеп алынган, атамасын «Җиде кыз чишмәсе» дип язып куйганнар. Моннан ерак та түгел, юл өстендә, 1750-1800 нче елларда көчләп чукындырылган чәчкаблылар зираты, ә каршы ягында Бөек Ватан сугышы (1941-1945) вакытында Казанны саклап калу өчен төзелгән окоп һәм ныгытмалар – «Казанский Обвод» һәйкәле дә бар.

Көчләп чукындыру чорында Хуҗа Хәсән авылы кешеләре караңгы төннәрдә төрлесе төрле якка качып китәргә мәҗбүр булганнар. Шулардан бер төркем хәзерге Буа районындагы Бик Үти авылына нигез сала. Икенче төркем хәзерге Апас районы җирлегендә урнашкан Хуҗа Хәсән-Күкшем авылын нигезләгән. Без Хуҗа Хәсәнгә кайткач, Күкшем авылының 1740 нчы елларга кадәрге урынын да барып карадык. Әй, табигате бигрәк тә матур булган икән ул урынның! Ике елга култыгында (Инеш белән Гөбенә), Урал тавы башланган җирдә киң болыннар, матур урманнар бизәп тора ул җирләрне. Яңа урында да әлеге авылны Хуҗа Хәсән-Күкшем дип атаганнар, чөнки аның халкы, беренчедән, үзләренең кайдан килгәнлеген (Хозесаново – Хуҗа Хәсән) киләчәк буыннарга белдерергә тырышкан. Икенчедән, төнлә яңа урынга – урман эчендәге аланлыкка юлыккач, күктә кинәт кенә ай балкып чыккан. Караңгы төн яктырып киткән. Шул вакытта качкын халык арасыннан бер өлкән кеше: «Җәмәгать күк шәм белән яктыртылган кебек, әллә шушында урнашыйкмы әллә», – дип әйткән ди. Шулай итеп, Хуҗа Хәсән – Хозесаново сүзләренә күк шәм – Күкшем дә өстәлгән. Яңа оешкан ике авылны православие миссионерлары бик тиз арада хәзерге Чуашстан Республикасының Яльчек районындагы Чыпчык авылының «Знаменское» чиркәвенә беркетеп тә куялар. Әмма алар, көндез чиркәүгә йөрергә мәҗбүр булсалар да, кичләрен өйләрендә биш вакыт намазларын укыганнар, балаларына татарча исемнәр биреп теркәп барганнар. Патша Николай II 1905 елдагы рус-япон сугышыннан соң диннең халыкка ирекле булуы турындагы манифест игълан итә. Шуның нигезендә һәм, Күкшем халкының таләбенә җавап итеп, православие синоды шушы авыл кешеләренең 170 елдан яңадан исламга кайту теләген танырга мәҗбүр була һәм мәчет салырга рөхсәт бирә.

Музейда бу документларның фотокүчермәләре бар. Музейда 15 авылның тарихы, кешеләренең чукындырылу вакыты, нинди милләттән икәнлеге, чукындырганчы нинди исемдә булуы, әти-әнисенең исемнәре, русча исемнәренең дә фотокүчермәләре саклана. Алар пыяла стеллажларга куелган һәм йозак белән бикләгән.

Өченче бер төркем шул ук чорда, ягъни көчләп чукындыру чорында 1736 нчы елларда башта казак-качакларга (качкыннарга) китеп кушыла. Алар, Самара кирмәненнән ерак та түгел, Моче елгасы ярында яши. Ул урын «Мочинская слобода» дип атала. 1747 елда аларны Самара елгасы буена – Красносамара кирмәненнән 17 чакрым ераклыкка, көнбатышка күчерәләр. Балык тоту, ау белән шөгыльләнү өчен урманлы урын һәм балыклы күлләр дә бүлеп бирәләр. Шушы татар казаклары арасында Хуҗа Хәсәннән качып киткән кешеләр дә байтак була. Соңрак бу татар казакларын Чиләбе өлкәсенең яңа линиясенә күчерәләр. Аларның күбесе, 1843 елдан башлап, Варна дигән авылда яши башлый. Димәк, бу казаклар (качаклар) төрекләргә каршы Болгария җирендә дә сугышканнар һәм Варна шәһәрен азат иткәннәр. Чиләбе өлкәсендә әле дә Париж кебек Көнбатыш шәһәрләре исемендәге авыллар бар.

Шушы татар казаклары үзләре яши торган авылларга Көнбатыш илләре шәһәрләре исемнәрен биреп, сугышчан батырлыкларын тарихта калдырып мәңгеләштерергә тырышканнар, күрәсең. Без иске һәм изге Хуҗа Хәсән авылының борынгы зиратында да булдык. Ул яхшы сакланган, тирәсе тимер рәшәткә белән уратып алынган. Изге Хуҗа Хәсән ? җирләнгән, койма белән әйләндереп алынган каберлектә, сирень куаклары арасында ватык ташлар да күренә. Кабер ташын алып киткәндә ватылып калганнардыр ахрысы. Без анда дога кылып чыктык. Каберлектә карт каен үсеп утыра.

Татарстан Республикасы Тау ягы татар керәшеннәре музее бик матур бинага урнашкан. 2019 елның көзендә озак еллар партия һәм совет органнарында нәтиҗәле эшләгән шәхес – Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, бик күп дәүләт бүләкләре иясе, 87 яшьлек хезмәт ветераны Вячеслав Данилов, улы Эмиль белән үз акчаларына төзеткән аны. Бина 2 катлы, мәйданы 220 м2. Ул санитар-экология таләпләренә җавап бирә торган төзелеш материалларыннан салынган, сыйфат сертификаты да бар. Әлеге шәхеләр төзелеш өчен 10 сутый җир сатып алганнар, ул тимер койма белән әйләндерелеп алынган. Ул җирдә, төп бинадан тыш, зур җиһазлар һәм кораллар өчен (арба, чана, кошовка, агач йозаклы ишекләр, сыра ясый торган җайланма, җеп киптергеч һәм башкалар) өсте ябык «мәйданчык» та бар.

Янәшәдә хуҗалык кирәк-яраклары саклагычы, мунча һәм җәйге бәдрәф тә корылган. Калган буш җиргә алмагач, груша, чия, карлыган куаклары, слива агачлары да утыртылган, аларның күбесе инде җимеш тә бирә башлаган. Музейны 2020 елның көзендә (2 нче октябрьдә) тантаналы рәвештә ачып, эксплуатациягә тапшырганнар. Бик күп кунаклар килгән: район җитәкчеләре, Казаннан тарихчы галимнәр, журналистлар, артистлар һәм башка күренекле шәхесләр, читтән кайткан авылдашлар һәм күрше авылларда яшәүчеләр. Соңыннан бик зур концерт та булган, аны читтән кайткан артист-якташлары оештырган.

Музейның эшләү чорында биредә байтак күренекле шәхесләр дә булып киткән. Бинаның беренче катында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның, Татарстан һәм Казан метрополиты Кириллның, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиевның, Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалеевнең, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, профессор, БТКның төбәкчеләр оешмасы җитәкчесе Альберт Борһановның, тарих фәннәре докторы, РГФА академигы, БТК Милли Шурасы әгъзасы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире Дамир Исхаковның, тарих фәннәре докторы, Россия Ислам институты профессоры Фәйзелхак Ислаевның бүләкләре, шулай ук Кайбыч, Апас, Яшел Үзән, Казанның Мәскәү һәм Киров районнары башлыкларының да рәхмәт хатлары да музейның әһәмиятен күрсәтеп тора.

Чүпрәле районының Зур Чынлы авылыннан Бөек Ватан сугышы инвалиды (I группа), атказанган укытучы Гәрәй абый Алимовның олы бүләге – аккордеон гармуны да кадерле экспонатлардан. Музейның беренче катында шушы төбәкнең күренекле шәхесләренең фотосурәтләре урнаштырылган. Алар арасында Советлар Союзы Герое М.Кузьмин, Социалистик Хезмәт Герое Евдокимова, «Смерть фашистам» дигән, М.Наумов һәм С.Ковпак җитәкчелегендәге партизаннар берләшмәсенең комиссары А.Лазарев, Үзбәкстанның Төзелеш һәм архитектура министры С.Сабиров, Коми Республикасының мәдәният министры Н.Боброва, республикабызның атказанган һәм халык артистлары, табиб-онкологлары, вузларыбызның мәшһүр галимнәре, комсомол, партия һәм дәүләт эшлеклеләре, атказанган рәссамнар, зур хәрби җитәкчеләрнең 1945 елда Берлинны алуда катнашкан авыл кызы О.В.Данилова-Кузнецова да бар.

Шушы ук катта илебезнең төрле тармакларында сугыштан соң армый-талмый фидакяр хезмәт куйган якташларның экспозиция фотосурәтләре урнаштырылган. Анда Мәскәү метросын төзүдә катнашкан авылдашлар, ВДНХ медальләренә лаек булган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә уңышлы эшләгән җиңүчеләре дә шактый. Биредә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының тарихи белешмәләре һәм шулай ук, шушы зонага кергән 15 авылның В.Данилов тарафыннан язылган тарихлары да урнаштырылган. Икенче бүлмәдә 4 пыяла стеллаж эченә чукындыру турында чыккан бик күп патша Указларының күчермәләре куелган.

Монда ук руханилар рапортлары, Ревизия сказкалары (1710, 1717-1722, 1744, 1762 нче еллар һ.б.), Православие Синодының карарлары, чиркәүләрнең халыкны чукындырып, аларны приходка алу документларының, чукындырылганнарның чиркәүгә йөрү-йөрмәү исемлекләре һәм метрика кенәгәләренең күчермәләре дә саклана.

Музейда болардан тыш та тарихи документларның күчермәләре күп. Шул ук залда В.Даниловлар, Иллариевлар, Афанасьевлар, Ивановлар, Арбузовлар, Пименовлар, Ежовлар, Горшковлар, Макаровлар, Федоровлар, Капитоновлар династияләренең нәсел агачы да урнаштырылган. Вячеслав Данилов бу хакта икенче китабында болай дип яза. «Соңгы баруымда Мәскәү архивында авылыбыз Хуҗа Хәсән һәм Хуҗа-Хәсән-Күкшәм турында бик күп тарихи материалларга тап булдым. Үземнең җиденче буын бабам Алишны таптым, якынча 1630-1640 нчы еллар арасында туган, аның олы хатыны Дускай 1647 елда дөньяга килгән. Алар чукындыру җәзасыннан котылып калганнар, ахрысы. 1717 елдагы Ревизия сказкасында Алиш бабайның исеме Хуҗа Хәсән авылы буенча күрсәтелмәгән. Ул исемлектә Алиш бабайның олы улы Тукай да юк. Димәк, Алиш бабай олы улы Тутай белән авылдан чыгып киткән, ә олы хатыны Дускай, балалары Асән (1692 елда туган) һәм Әлмәт (1696 елда туган) белән, авылда калган.

Хәзерге тарихчылар Алиш бабайның улы Тутайны хәзерге Апас районындагы Тутай авылын һәм Буа районындагы Кыр Тутае авылын (Тутиел-Тойгильды) нигезләүчеләр итеп күрсәтәләр. Күп китаплар авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр каләм» конкурсының берничә мәртәбә лауреаты булган Азат Сөнкишев (ул үзе Абдулла Алиш нәселеннән) В.Даниловның (язучы Абдулла Алишның да борынгы бабасы Алишбәк булырга мөмкин, дип әйтә иде. Азат Сөнкишев үзенең «Апастовская историко-краеведческая энциклопедия» (том 3, Казань, 2014, стр. 130) дигән китабында болай дип яза: «Ш.Мәрҗани Тау ягында яшәгән шәхесләрнең шәҗәрәләре белән бик яхшы таныш булган... Ул Шәһиәхмәт Алкинны, морза Алишбәкне (Галишаһны) искә ала, үзенең Алиш нәселе белән туганлашуын да язып үтә. Ш.Мәрҗани 1850 елда Алиш нәселеннән булган (7 нче буын) кызга өйләнгән икән. Ул Алиш нәселенең килеп чыгышын яхшы белгән. Алиш бәк мишәр таифәсеннән булган. Бу мәгълүматлар күренекле галим-текстолог, татар шәҗәрәләре белгече Марсель Әхмәтҗанов тарафыннан да раслана.

Алиш бәк XVII гасырның уртасына кадәр Касыйм ханлыгында яшәгән, ханлыкта бик мөһим вазыйфа башкарган. Патша Михаил Романов чорында татар аксөякләренә көчле басым ясала башлый. Касыйм ханлыгы бетерелгәч, XVII гасырның икенче яртысында Алиш бәк балалары белән безнең Тау ягына качып килергә мәҗбүр ителә.

Алиш бәк Касыйм ханлыгының атаклы морзасы була, моны тарихчы И.Габдуллин да раслый. Алиш бәкнең балалары Тутай, Кылчык, Карабай, Иске Йомралы һәм Дәүләки авылларында бик күп җирләргә хуҗа булган. Алар Чирмешән елгасында тегермәннәр дә тотканнар. Азат Сөнкишев болай дип әйтә иде: «Шушы Алиш бәк сезнең бабаегыз Алиш булырга мөмкин, чөнки монда бик күп фактлар, шулай ук туган елы да туры килә, шул исәптән, балаларның исемнәре – Тутай һәм Ельмәт-Әлмәт, аларның яшәгән чорлары да. Ә Алиш бәкнең өлкән хатыны Дускай Булаева, аңарга 1690 нчы елларда 60 яшь була. Олы яшьтә булганга, ул балалары Әсән белән Хуҗа Хәсән авылында калырга мәҗбүр булгандыр. Алиш бәк икенче хатыны һәм аның балалары, шулай ук беренче хатынының олы улы Тутай белән Зөя һәм Идел сулары буйларына һәм Иделнең аръягына да юл тотканнардыр. Болар хакында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә дә мәгълүматлар бар. Моны яхшырак өйрәнергә генә кирәк».

Музейның икенче катында киемнәре, челтәрләр, чиккән тастымаллар, сөлгеләр, чабаталар, тукыма суга торган станоклар, җеп һәм йон эрли торган җайланмалар, орчыклар, төрле хуҗалык кирәк-яраклары, эш кораллары саклана.

Биредә тарихи китаплар, газета һәм журналлар, әдәби китаплар тупланмасы, музыка кораллары, гармуннар, патефон, радиоалгычлар, телевизорлар һәм башкалар да урын алган. Музейга, шушы якның 4 авыл җирлегенең (барысы 13 авылның) Бөек Ватан сугышында катнашучылары исемлеге, аларның фотосурәтләре дә куелган. Шулай ук Әфганстанда, Чечняда һәм СВОда катнашучылар исемлеге дә бар. Икенче катта конференц-зал да җиһазланган.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: музей матур, экспонатларга бик бай, аларның кайберләрен хәтта Татарстан милли музеенда да очратканыбыз юк иде. Ул татар халкы өчен генә түгел, Татарстанда яшәүче барлык халыклар өчен дә зур әһәмияткә ия. Без, музей белән кызыксынып, аның хуҗасы Вячеслав Даниловка шундый сорау бирдек:

– Вячеслав Власович! Сезгә тиздән 87 яшь тула. Авыр булса да, музейның чыгымнарын үз пенсиягез белән каплап барасыз. Үзегез исән чагында аны республикабызның Милли музеена аның «Татар керәшеннәре бүлеге» статусы дәрәҗәсендә тапшырырга исәбегез юкмы? Андый дәрәҗәдә булса, музеегызның татар халкы өчен генә түгел, ә җәмгыятебез өчен дә файдасы зур булыр иде. Ул очракта, беренчедән, яңа музей ачарга да кирәкми бит. Икенчедән, элек әйткән кебек, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгында, музейлар саны чикләнгән, дип акланырга урын да калмый бит.

Музейны салганда һәм оештырып җибәргән чорда Мәдәният министрлыгы Сезгә нинди ярдәм күрсәтте?

Вячеслав Данилов бу сорауларга болай дип җавап кайтарды:

– «Дөресен әйткәндә, Мәдәният министрлыгы миңа бер тиен дә ярдәм күрсәтмәде, ә музейны төзеп бетергәннән соң зыяны җитәрлек булды. Беркайчан да, нинди генә объект булуына карамастан, ул тиешле таләпләргә 100 процент җавап бирә алмый. Шулай булгач, моны 87 яшьлек карттан таләп итү урынсыз. Мәдәният министры хөрмәтле Ирада Әюпова үзе безнең музейга килеп, аны үз күзләре белән күрсә, Татарстан Милли музееның «Татар керәшеннәре бүлеге» итеп расларга инанып китәр иде дигән өметтә калам».

Вячеслав Власовичның бу теләге – күпләрнең хыялы. Без моны бертавыштан хуплыйбыз һәм хөрмәтле министр Ирада Әюповадан, милләтебезнең катлаулы киләчәген исәпкә алып һәм аның бердәмлеген тагын да ныгыту йөзеннән, шушы Татар керәшеннәре музеена лаеклы үз статусын бирүне – Татарстан Республикасы Милли музеена керәшеннәр бүлеге итеп кабул итүне үтенәбез).

Вячеслав Данилов, сүзен дәвам итеп:

– Музеебызны төзегән һәм оештырган чорда ук мин шушы «Тау ягы татар керәшеннәре музее»ның хәзерге буынга кирәклегенә шикләнеп эшләдем, чөнки бүгенге буыннар – бөек илебезне җимергән чорда тәрбияләнгән балалар. Аларның психологияләре икенчерәк дип әйтәсе килә, аларның күбесенең күңелләре байлыкка гына омтыла. Телебез һәм күркәм гореф-гадәтләребезне Марат Әхмәтов җитәкләгән комиссия белән Милли Шура хезмәткәрләре генә саклап кала алмаслар бит. Музеемны боларның барысын да исәпкә алып, аны киләчәк буын, аларны татар рухында тәрбияләр өчен оештырдым», – диде.

Татарстан Республикасы Тау ягы татар керәшеннәре музее Татарстанда бөтен Россиядә генә түгел, дөньяда да бердәнбер музей ул. Татар керәшеннәре республикабызның 15 муниципаль районында яши. Шулай ук алар Чиләбе, Свердловск, Кемерово, Төмән һәм Оренбург өлкәләрендә, Башкортстан Республикасында да гомер итә. Аларның күбесе әби-бабайларының кайчан һәм ничек чукындырылганнарын да белми. Кем чукындырган, ни өчен чукындырганнар, кайда чукындырганнар, ни өчен кайбер чукындырылганнарга 4әр кеше надзиратель билгеләгәннәрен дә белмиләр. Аларның борынгы әби-бабалары чукындырганчы кем булган, нинди дингә табынган? Көчләүчеләргә каршы торып, күпме ир һәлак булган? Күпме гаепсез кеше туган җирләрен ташлап качып китәргә мәҗбүр булган? Һәм шуның аркасында күбесе газиз халкы белән көндәлек һәм рухи элемтәләрен мәңгелеккә югалткан һәм халык санын исәпкә алганда үзләрен хәзер инде урыс дип яздыра.

Бу музейның төп максаты – барлык татар халкының (типтәрме, мишәрме, керәшенме), кайда гына яшәвенә карамастан, бердәмлеген, рухын тагын да ныгытып, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуга хезмәт итү.

Музей ул – үткәнебезне белеп, аңлап, киләчәктә юл күрсәтүче маяк.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2024 елның сентябрь аенда Дәүләт Советына юлламасында: «Тарихи хәтерне саклау – киләчәк алдындагы бурычыбыз», – дип искәртте. Бу безгә буыннар бәйләнешен тирәнтен тоярга, киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә.

Расыйх Сабирҗанов, Габделбәр Ризванов

 

 

Фото астлары:

 

  1. Вячеслав Данилов җиде кыз хакында риваять сөйли.
  2. Хуҗа Хәсән авылы күренеше
  3. Музей бинасы янында
  4. Вячеслав Данилов музей эскпонатлары белән таныштыра.

«Безнең мирас». – 2024. – №11. – Б.30-36.

Теги: Габделбәр Ризванов

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру