Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылындагы Татарстан Республикасының Тау ягы татар керәшеннәре музеена бару – күпләрнең күптәнге хыялы. Ниһаять, безгә дә шундый мөмкинлек туды. Сәяхәтне Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты оештырды. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары – милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин, тарих фәннәре докторы, Россия Ислам институты профессоры Фәйзелхак Ислаев, язучы Фирдәвес Зариф һәм дә ошбу юлларның авторлары юлга кузгалдык. Әлбәттә, музейны хәләл акчасына төзеттерүче 87 яшьлек хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган икътисадчысы, фидакяр хезмәте белән дан алган, күп кенә дәүләт бүләкләре иясе Вячеслав Власович Данилов һәм аның улы – «Тау ягы татар керәшеннәре музее»ның төзелеш спонсоры, меценант, «Премьер» исемле фирманың генераль директоры Эмиль Вячеслав улы Данилов юлдашыбыз – юл күрсәтүчебез иде. Кайбычта исә безнең төркемгә район хакимияте башлагының өлкән ярдәмчесе Равия Камалиева һәм Хуҗа Хәсән авылы җирлеге башлыгы Светлана Матвеева кушылды. Сәяхәтебез бик эчтәлекле булды, соклану тудырды, күп нәрсәләргә ачыклык кертелде, бердәм фикергә дә киленде.