Журнал «Безнең мирас»

Кем ул Закир Галиев?

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай «Уянгач беренче эшем» исемле мәкаләсендә: «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», – дип яза. Мәгълүм ки, шагыйрь иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнүче галимнәр тарафыннан бу юнәлештә шактый эш башкарылды. Әмма барысы да эшләнгән, дип әйтергә иртәрәк әле. Тукайга бәйле булган күп кенә шәхесләрне яки вакыйгаларны ачыклыйсы бар. Шагыйрьнең юмор катыш хикәяләү белән язылган «Мәкаләи махсуса» исемле юлъязмасында да бар андый ачыклыйсы урыннар. Аларның берсе Тукайның Уфадан Троицкига баруы белән бәйләнгән.


1912 елның 15 маенда кымыз эчеп дәваланырга барганда Тукай Уфадан Троицкига юлга чыга. Әмма поезд кузгалыр алдыннан гына билетның ялгыш алынганы мәгълүм була. Ягъни, Полетаевка станциясенә кадәр алынасы билет, Чиләбегә туктамый бара торган поездга алынган икән. Шуннан соң Тукайны Троицкига озатуда турыдан-туры катнашкан күренекле галим, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Габделбарый Баттал (1880-1969) Чиләбедә сәүдәгәр Галиевләргә телеграмма белән хәбәр итәргә тәкъдим итә. Шагыйрь моны кире кага. Әмма Г.Баттал, шагыйрь рөхсәт итмәсә дә, Чиләбедәге танышы, «могтәбәр сәүдәгәр Закир әфәнде Галиевкә» түбәндәге телеграмманы суга: «Челябинск, Закиру Галееву. Встречайте Тукаева шестым. Нездоров, Баттал» [1].


Тукай Чиләбе вокзалына килеп төшүен мәкаләсендә түбәндәгечә тасвирлый: «Чиләбе вокзалына төшсәм, өст-баш яхшы бер мөселман миңа тугъры карый вә һаман янымнан бара. Мин, сизенеп:


– Абзый, сез мине таныйсызмы әллә?


– Сез фәлән түгелме?


– Әйе.


– Мин Галиев булам. Сезне алырга килдем».


Шуннан соң Тукай Чиләбе каласында сәүдәгәр Галиевләр йортында кунак була. Чәй эчеп ял иткәннән соң, бу «мөхтәрәм әфәнделәр» (Тукай сүзләре) шагыйрьгә иптәш тә табып, аны ат белән Троицкига озатып җибәрә.


Тукай әсәрләрен басмага әзерләүчеләр 1986 елда нәшер ителгән 5 нче томга бирелгән искәрмә һәм аңлатмаларда «Чиләбедә Галиевләр – урта кул сәүдәгәр» дию белән генә чикләнгән (Б.273). Бу вакыйганың эчендә кайнаган Габделбарый Баттал исә сәүдәгәр Галиевне исемләп «могтәбәр сәүдәгәр Закир әфәнде Галиевкә» дип яза. Сорау туа: кем соң ул Закир Галиев, уртакул сәүдәгәрме, яисә могтәбәр сәүдәгәрме?


ХIХ йөзнең 60 нчы елларында, ягъни Россиядә крепостнойлык тәртипләре бетерелгәч, ил кызу темплар белән индустриаль җәмгыять нигезләрен төзи башлый. Яңа завод-фабрикалар салына, тимер юллар челтәре, шәһәрләшү процессы көннән-көн үсә. Ил күләмендә барган бу катлаулы процесслардан татар халкы да читтә калмаган, әлбәттә. Җирсезлектән, дини-милли изүдән җәфаланган меңнәрчә милләттәшебез туган якларын калдырып, бәхет эзләп Урта Азия, Казакъстан, Урал якларына агыла. Казан губернасы һәм өязендәге Наласа авылында 1856 елда дөньяга аваз салган Закир Гали улы Галиев тә шулар арасында була [2]. Язмыш аны Чиләбе якларына китерә. ХIХ йөз ахырларында тиз темплар белән үскән Чиләбе шәһәрендә татарларның үз заманы өчен шактый ишле төркеме оеша. 1897 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда шәһәрдәге 897 мөселманның 700ен (78%) татарлар тәшкил иткән [3].


Тора-бара татарлар сан ягыннан гына түгел, төбәкнең икътисади һәм иҗтимагый-мәдәни тормышында да әһәмиятле роль уйный башлый. Кичәге крестьяннар, мещаннар арасыннан миллионнар белән эш итүче сәүдәгәр, эшкуарлар үсеп чыга. Чиләбе мөселман-татар җәмгыятенең бер үзенчәлеге аның икътисад һәм мәдәни өлкәләрдә Троицк белән тыгыз элемтәдә торуында. Даими рәвештә Троицкида яшәүче татар сәүдәгәрләренең шактые Чиләбедә контора, кибет, складлар тотканнар. Закир Галиев иң әүвәл Чиләбедә Троицкидагы «Бертуган Яушевларның сәүдә йорты» вәкиле булып хезмәт итә. 1906 елда ул мөстәкыйль рәвештә ашлык, бакалея һәм мануфактура товарлары белән сату эшенә керешә, Чиләбедәге он тарттыру ширкәтенең пайчысы була һәм 2 нче гильдия сәүдәгәр дәрәҗәсенә күтәрелә. 1909 елда аның байлыгы 100 мең сум исәпләнә, каралтылары белән 5 йорт, 2 лавка аның милкендә була. 1918 елда аларның бәясе 500 мең сумга җиткән.


Эшлекле сәүдәгәр җәмәгать эш­лә­реннән дә читтә тормаган. Ул Рус сәүдә-сәнәгать, Берләшкән һәм Дәүләт банкларының исәп-хисап комитеты, хосусый Себер һәм Идел-Кама, Дәүләт банкларының Эрбет ярминкәсендәге вакытлы бүлекләрендә әгъза булып тора. 1894 елдан З.Галиевне Чиләбе шәһәр думасына гласный, ягъни депутат итеп сайлыйлар, 1912 елдан ул Чиләбе кызлар гимназиясе химаячеләре шурасында, ә 1914 елдан сәүдә мәктәбе химаячеләре әгъзасы. 1913 елның 1 гыйнварында эшлекле сәүдәгәр Владимир тасмалы көмеш медаль һәм шул ук елның 30 маенда Романовлар династиясенең 300 еллыгы истәлеге уңаеннан бронза медаль белән бүләкләнә.


Могтәбәр сәүдәгәр Чиләбе татар-мөселман җәмгыятендә генә түгел, империя масштабындагы милли хәрәкәттән дә читтә тормаган. Закир Галиев 1905 елның 15 августында мөселманнарның Беренче Бөтенрусия корылтаенда Чиләбе вәкиле буларак катнаша, «Иттифак әл-мөслимин» партиясен оештыруга 1 мең сум акча иганә кыла. Шул ук партиянең 1906 елның 13-23 гыйнварында Санкт-Петербургта узган II корылтаенда да делегат сыйфатында катнаша [4].


Закир Галиев Чиләбе татар-мө­сел­ман җәмгыятенең дә иң эшлек­ле әгъ­заларыннан була. Ул – Чиләбе мө­селман татар китапханәсенең фәхри, ягъни мактаулы әгъзасы [5], мөселман хәйрия җәмгыятенең хакыйкый әгъ­засы һәм идарә әгъзалыгына кандидат [6]. Чиләбе мөселман зираты ихата­сын торгызу өчен акча җыйганда да ул бертуганы белән иң күп иганә итү­челәрдән була [7], авыл мәчетләрен төзүгә дә (мәсәлән, Татарстанның хә­зерге Зәй районына кергән Чыбыклы авылы) булыша [8].


Шуңа күрә Габделбарый Батталның Тукайны каршы алу үтенече белән Закир Галиевкә мөрәҗәгать итүе очраклы хәл булмый. Бу могтәбәр сәүдәгәрдә дин һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Баруди (1857-1921) да кунак булып китүе мәгълүм.


Cүзне тәмамлап, шуны әйтергә кирәк: Чиләбедә могтәбәр татар сәүдә­гәрләре шактый булган. Әмма Г.Баттал Тукайны каршылауны теләсә кемгә түгел, ә бәлки шагыйрьнең якташы, җырларда җырланган Наласа авылы егете, могтәбәр сәүдәгәр Закир Гали улы Галиевкә (1856-1919) тапшырган икән.
______________________________
1. Баттал Г. Габдулла Тукаев (Искә төшерү) / Г.Баттал // Кояш. – 1913. – 17 апрель.
2. Закир Галеевич // Челябинск: Энциклопедия /Сост. В.С.Боже, В.А.Черноземцев. – Челябинск: Каменный пояс, 2001. – С.174; Денисов Д.Н. Очерки по истории мусульманских общин Челябинского края ( ХVIII – начало ХХ в.). – М., 2011. – С.167-169.
3. Первая всеобщая перепись населения Российской империи, 1897г. Т.ХХVIII. Оренбургская губерния. СПб., 1904. – С.54-57, 70-71.
4. Денисов Д.Н. Курс.хезмәт. – Б.169.
5. Отчет Челябинской мусульманской бесплатной народной библиотеки – читальни. За 1912 г. – Миасс, 1913. – С.10.
6. Отчет Челябинского мусульманского благотворительного общества, учрежденного в память юбилея 300 летия царствования Дома Романовых за 1914 год. – Челябинск: 1915. – С.16, 32.
7. Чиләбе мөселманнарының дәхи бер һиммәтләре // Тормыш. – 1916. – 24 апрель.
8. Минзәләдә // Вакыт. – 1906. – 3 октябрь.

Теги: Җәүдәт Миңнуллин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру