Журнал «Безнең мирас»

Һуннар һәм аларның бөек күчеше

Борынгы бабаларыбыз антик дөньядагы колбиләүчелек строен юкка чыгара

 

Моннан 1600 еллар элек, б.э.ның IV гасыры азагына таба, халыкларның Бөек күчеш чоры башлана. Көнбатыштан, Балтыйк буеннан көнчыгышка таба күпләгән борынгы герман кабиләләре үтеп керә һәм үзләренең юлында көнчыгыштан килүче күчмә кабиләләрнең тагын да көчлерәк ташкыны белән кара-каршы очраша. Бу ике агым бер-берсе белән очрашкач, үзара кушылып, куәтле яңа ташкын барлыкка китерәләр. Анда өстенлекне күчмәннәр — һуннар ала. Күченү бөтен Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европага җәелеп, кабиләләрнең аралашуы нәтиҗәсендә, яңа этник берләшмәләр һәм халыклар барлыкка килә.

 

Халыкларның Бөек күчеше антик дөньядагы колбиләүчелек строен юкка чыгара. Евразия тарихында яңа тарихи чор башлана— феодаль мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Колбиләүчелек строеның юкка чыгуы баштарак антик цивилизациянең җимерелүенә китерсә дә, яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр гомере беткән иске мөнәсәбәтләрне алыштыра. Яңа – беренчел феодализм чоры башлана. 

 

Кояш батышы ягына таба атаклы поход: Рим империясен яулап алу

 

Шулай итеп, урта гасырлар чорындагы бөтен Иске дөньяның сәяси һәм этник йөзе үзгәрүгә һуннар сәбәпче була. Ә кемнәр соң алар? Һуннар — б.э.к. IX гасырдан ук хунну исеме белән мәгълүм булган төрки телле күчмә кабиләләр. Алар шул чордагы Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда яшиләр. Вакытлар үтү белән һуннарда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәрә башлап, б.э.к. II гасыр башында Модэ торган ярымфеодаль дәүләт оеша. Тагын күпмедер вакыт үткәч, каршылыклар ныграк кискенләшә, һәм күчмә дәүләт ике өлешкә аерыла: көньяк хуннулар үз җирләрендә торып калалар, ә төньяктагылары Җидесу ягына, хәзерге кыргыз-казакъ далаларына таба күченеп китәләр. Аларның да беркадәре далада кала, икенче өлеше исә, иң зур күпчелеге, арырак – көнбатышка, көньяк Уралга таба юлын дәвам иттерә.

 

Менә шушы һуннар инде (көньяктагы элгәре хуннулардан аерып, нәкъ менә аларны һуннар дип атаганнар) IV гасырда кояш батышы ягына үзләренең атаклы походларын башлыйлар. Алар, Иделне кичеп, Азов (Азак) диңгезенә һәм аннары Кырымга кадәр барып җитәләр. 375 елда һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән готлардан һәм сарматлардан оешкан Германарих дәүләтен тармар итеп, Үзәк Европага килеп керәләр, элекке Рим империясе җирләрен яулап алалар. Нәтиҗәдә, Көнбатыш Евразиянең гаять зур территориясендә, Идел белән Рейн арасында, яңа империя — Һун империясе барлыкка килә.

 

Һуннар – тарихта мәгълүм беренче төрки кабилә

 

Тагын 60-70 ел үтә. V гасырның 30 нчы елларында империя икегә аерыла: көнбатыштагы яртысы белән – Аттила, ә көнчыгыштагысы белән Блада идарә итә башлый. 445 елны Аттила үзенең көндәшен үтертә һәм Евразиянең зур өлешенә тулы хакимиятле хуҗага әйләнә. Дәһшәтле җиһангир һәм талантлы гаскәр башы Аттила 453 елда үлә. Империя таркалгач, аерым кабилә берлекләре аерылып чыга. Һуннар үзләре башка төрки кабиләләр, шулай ук аланнар, готлар, славяннар һәм мадьярлар (бүгенге венгерларның бабалары – Ред.) белән кушылып «йотылалар». Көнчыгыш Европада һуннарга гына карый торган археологик истәлекләр хәзергә аз табылган. Моны аларның һәрвакыт күченеп йөрүләре һәм башка кабиләләргә кушылып бетүләре белән аңлатып буладыр.

 

Һуннар Европа һәм Азиядәге күп халыкларның һәм, әлбәттә, беренче чиратта, төрки телле халыкларның ерак тарихында зур эз калдыралар. Сезнең игътибарга, үзләренең замандашлары калдырган мәгълүматларга таянып, бу ерак чорлардагы күчмәләрнең тормыш-көнкүреше хакында кыскача гына тасвирламалар тәкъдим итәбез. Алар тагын шунысы белән дә кызыклы – һуннар тарихта мәгълүм беренче төрки кабиләләр булып исәпләнәләр. 

 

Егетләргә җәяү йөрү хурлык санала

 

Һуннарның кигәннәре – киндер күлмәк тә тире кием, кыйгач башлык, аякларында — кәҗә тиресеннән тегелгән йомшак итекләр. Алар гомер буе күченеп йөриләр, һәм аларның туган җирен беркем дә әйтә алмый. Бала ана карынында бер урында ярала, икенче бер төштә дөньяга килә, тагын да ерактарак, күкрәк сөте имеп, тәпи баса.

 

Һуннар атларга карата аеруча кайгыртучанлык күрсәтәләр. Картлар, балалар һәм хатын-кызлар өсте ябулы, көймәле арба тирәсендә, көндәлек тормыш-көнкүреш шөгыльләре белән мәшгуль булалар. Ә балачактан ук атта йөрергә күнеккән ир-егетләр һәм үсмерләр җәяү йөрүне хурлыкка саныйлар. Һуннар кылыч, авыр очлы ук һәм озын аркан белән коралланган булалар. Алар дошман белән бик сирәк очракта гына кул сугышына чыгалар (андый чакта кылычтан оста файдаланалар), гадәттә, дошманга ерактан ук яудыралар һәм, чапкан шәпкә аркан ыргытып, аны ияреннән тартып төшерәләр.

 

Гомумән, урта гасырның язма чыганакларында күчмәләрне тасвирлаганда ике төрле караш аерылып тора. Бериш язучылар, тарихчылар һәм сәяхәтчеләр күчмәчелекне чиктән тыш тәнкыйтьлиләр, дала кешеләре тормышының кара якларына гына басым ясыйлар: аларның дошманга карата аяусызлыгын, җиңелгәннәргә карата рәхимсезлеген, көнкүрештә талымсызлыгын, дөньяда бары тик көч-куәткә генә табынуларын күпертеп күрсәтергә тырышалар. Алар хәтта күчмәләрнең тышкы кыяфәтләрен дә өнәмичә сурәтлиләр, европалыларга һәм иранлыларга аларның монголча йөзләре бер дә ошамый. Бу авторлар далалыларның ат өчен җан атуларын да котны алырлык итеп бозып сурәтлиләр. Нәтиҗәдә, борынгы язмаларда һәм риваятьләрдә фантастик кентаврлар — ярымкеше, ярымат образлары барлыкка килгән.

 

Күчмәләрнең табигать эчендә кайнаулары, хайваннарны, бигрәк тә атны яратулары, аларның атта йөрү осталыгы, камилләшкән сугыш күнекмәләре, туганлашу йолалары, өлкәннәрне һәм ата-баба рухын ихтирам итүләре, кырыс дала кануннары, караклык һәм уйнашлык өчен рәхимсез җәза бирү йолалары замандашларында «дала каһарманнары» образын тудыра. Ил җыеннарында юлбашчылар сайлаганда гади күчмәләрнең үз фикерләрен әйтә алулары, шундый хокуклары булу урта гасыр европалыларын гаҗәпкә калдыра.

 

Тарихтан шунысы да мәгълүм: Һуннар дөнья халкын чалбар кияргә һәм кашык-чәнечке белән ашарга өйрәткән.

 

"Безнең мирас". – 2023. – №9. – Б. 4-7.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру